поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.07.2013 Мәдәният

Универсиадада милли күлмәкләр безнеке түгел (ФОТО)

Спортчылар, кунаклар, үзебезнекеләр... Универсиада уеннарына килгән тамашачының үз-үзен тотышын, нинди ярышларга мөкиббән китеп йөргәнен күзәттем.

Кытайлардан үрнәк алырга кирәк

Мин үзем су спорты төрләрен яратам. Синхрон йөзүне карап кайтырга туры килде. Зал халык белән тулы. Тамашачы бу спорт төрен шулкадәр яратып карый икән. Россия спортчыларының бик күп еллар дәвамында беренчелекне бирмәүләре дә моңа сәбәптер, күрәсең. Танылган йөзүче Светлана Ромашина суда чын сәнгать әсәре күрсәтте. Баллары белән аңа тиңнәр булмады хәтта. Халык шулай ук суга сикерүне дә яратып карый. Бу спорт төрләрендә дә залда алма төшәрлек урын юк иде. Өченче һәм дүртенче урын арасында тибрәлгән Виктор Миңнебаев өчен халыкның ничек дулкынланганын белсәгез иде икән! Телевизор экраннарыннан карау бер хәл, ә монда бөтенләй башка мохит. Спортчыларны тере килеш кү­рәсең. Әрсезрәк тамашачыга исә аларның кулларын тотып карау мөмкинлеге дә бар. Әмма мине барыннан ди бигрәк кытай спортчылары, кытай җа­натар­лары сокландырды. Суга сикерү буенча ирләр арасында алтын белән көмеш медальләрне кытайлар­­­ның алуы безне көн­ләштерә, әлбәттә. Безгә барыбер алардагы хәрәкәтчәнлек, төгәл­лек, түзем­лелек җитми. Финал ярышлары башланганчы ук күнекмәләр үткән спортчыларны күзәтеп тордым. Шунда кытай­ларның бер генә минутларын да бушка уздырмавына гаҗәплән­­дем. Алар башка ил спортчыларына караганда баскычтан трамплинга да тизрәк менеп җитәләр, башкаларга караганда күбрәк сикерәләр. Ә җанатар­­­­­лары? Өч сәгатькә якын сузылган ярышта бер генә тапкыр да урындыкка утырып тормадылар. Зур байрак­ларын кулларына алдылар да, алгы сафка басып, уенчылары чыгыш ясаганны туктаусыз алкышлап тордылар. Зал тулы Россия тама­шачысының тавышын кытай­ның бер төркем кешеләрдән торган “чинап” кычкыруы басып китте. Аннан Кытайның җанатарлары да башка илләрдәгедән күбрәк килгән. Аларны һәр уен төр­ләрендә диярлек күрергә мөм­кин. Телевидение, газета журналистлары да күп килгән.

Безнең тамашачының иң ярат­каны – нәфис һәм спорт гимнастикасы, әлбәттә. Халык Гимнас­тика үзәгендә кайный икән. Хәтта керә-керешкә безне дә: “Сез карарга керәсезме, язаргамы, югыйсә урын юк”, – дип каршы алдылар. Нәфис гимнас­тиканың “патша­би­кәсе” Алия Мос­тафина өчен генә дә килү­челәр бар. Үзебезнеке бит, татарыбыз.

Медаль дигәннән, янымда утырган тамашачының бер фикере колагыма эленеп калды. “Бу медаль тапшыручы кызлар милли киемнәрдән чыкса, ничек күңелле булыр иде”, – дигән иде ул. Чыннан да ак береттан йөргәнче, безнең татар калфагын кисә, күпкә отышлырак булыр иде, әлбәттә.

Туристлар милли кием белән кызыксына


Мәкалә башында “үзебез­не­келәр” дип язып куйган идем. Безне бөтен дөнья халкы Казахстан белән бутый икән, Универсиада – нәкъ менә үзебезне таныта торган иң кулай форсат. Милли киемнәре, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре белән дөнья мәйданында зур урын тоткан татар нәкъ менә шунда башын калкытырга тиеш. Универсиаданың ачылышында без бу милли рухны күрдек тә кебек. Җырларда, биюләрдә... Тукай образының килеп чыгып, шигырь укуы да кызыклы гына булды. Әмма кызларыбыз һәм егетләребез кигән милли киемнәр генә күңелне әрнетте. Безнең татар егетләре беркайчан да сары, яшел, кызыл, чәчәкле-чуклы күлмәк киеп йөрмәгән ләбаса. Кызларның да күлмәкләре калфак белән тәңгәл килгән. Ә Универсиада ачылышындагы биючеләрнең кием­нә­реннән чәчләр үрә торырлык иде. Татарстан белән шунда танышкан кунаклар безне нәкъ менә шулай истә калдырыр микәнни?!

– Ичмасам, татар киемнәре буенча белгечләргә, музей хез­мәткәрләренә мөрәҗәгать итәр­гә иде, – ди Татарстан Милли музееның директор урынбасары Светлана Измайлова. – Уни­­­­вер­сиаданың ачылыш тантанасында спортчыларны озата баручы милли киемнәр кигән кызларны карагыз сез?! Баш киемнәре татар калфагы түгел. Ә күлмәге? Татар кызлары беркайчан да тездән күлмәк кимәгән. Бизәкләр дә ташка үлчим генә.

Татарларның тарихы, алар­ның милли күлмәкләре, калфак­лары, түбәтәйләре, читекләре белән тирәнтен танышырга теләүче туристлар Милли музейга килә ала. Универсиада кысаларында әлеге күргәзмә кичке тугызга кадәр эшли икән.

– Кайсы ил туристлары күбрәк кызыксына соң? – дип сорыйм Светлана Юрьевнадан.

Милли киемнәребез белән кызыксынучылар шактый икән. Франция, Италия, Япония, Испа­ниядән вәкилләр килә. “Бигрәк тә кытайларның кызыксынуы көч­ле, – ди Светлана Измайлова. – Күргәзмәдән өзелеп тормыйлар”.

Әлбәттә, безнең көмеш бе­ләзекләр, алкалар, чулпылар, искиткеч матур ташлар, мәр­җәннәр белән бизәлгән хәситәләр кытайларны гына түгел, ә бөтен дөнья­дагы халыкны шаккатырырлык. Һәм аларның күргәзмәгә иң-иңнәре, бик тә зәвыклылары гына куелган. Милли музей фондында сакланган экспонатлар гына түгел, ә Россия музейларындагы милли киемнәребезне, түбәтәй­­­ләрне дә туплаганнар бирегә. Әстерхан, Төмән, Оренбург, Уфа, Саратов, Ижау, Саранск, Ульян, Себер һәм Урал төбәге шәһәрләре музей кол­лекцияләрендә чагылган татар халкының этник төркемнәре үзен­чәлеге күргәз­мәгә үзгә төсмер өсти.

Универсиада кысаларында ачыласы күргәзмәгә 2006 елдан ук әзерлек башланган. Татарстан районнарындагы музейлардан да экспонатлар тупланган. Алар күбрәк авыл мохитен ачып бирә. Күргәзмәдә иң күп өлешне, әлбәттә, шәһәр хатын-кыз­ла­рының күлмәкләре, калфаклары алып тора.

– Күргәзмәгә шулай ук бүген­ге заман татар хатын-кыз­ларының киемнәрен, калфак­ларын да куйдык, – ди Светлана Юрьевна. – Узган гасыр белән генә яшәп булмый бит. Әмма шуны әйтәсе килә: бүгенге дизайнерлар төсләр тәңгәллеген сак­ламый. Калфак белән күлмәк бер-берсен тулыландырып торырга тиеш. Алар хәтта авыл күл­мәкләрендә, алъяпкычларында да саклана. Ә бүгенге заманча киемнәрдәге чуарлык, зәвык­сызлык күзгә ташланып тора. Татар киемендәге, калфагындагы декоратив бизәкләрне барлый башласаң, аларның төрле­легенә исең-акылың китәрлек. Ә дизайнерлар шул бизәкләрне кулланмый. Шулай ук милли бизәнү әйберләре традициясе дә үзенең асылын җуя бара. Әйтик, татар хатын-кызлары парлы белә­зек­ләр тагып йөргән. Моны кайтарырга кирәк. Шул ук вакытта бүгенге татар калфагына да тукталып үтәсем килә. Алардагы мәрҗәннәрнең төсләр тәңгәл­леген сакларга кирәк. Бервакыт шулай чит төбәккә күргәзмәгә баргач, татар ансамбле чыгышын карарга туры килде. Әллә нинди мехлы, койрыклы калфаклар киеп чыккач, шаккаттым, оялдым хәтта. Татарның баш киемендә беркайчан да мех булмаган, ул күчмә – башкорт, казах халыкларына гына хас калфаклар.

Шул заманча киемнәр сувенир курчакларга да күчкән. Мехлы калфак кигән татар кызын еш күрергә туры килә бүген. Ә аларны безнең туристлар алып китә. Кызганыч, дөньякүләм ярмин­кәләрдә, күргәзмәләрдә дә традицион милли киемнәрдән ерак торган күлмәкләрне, калфакларны еш күреп торабыз. XVIII- XX гасырда татарларның берсе дә төсләре күзгә бәрелеп торган читек-кәвеш, чуарланган камзул, бәби итәгенең һәр каты саен ялтырап торган бизәкле күлмәкләр кимәгән. Ул безнең каныбызда, традициябездә юк. 

1

2


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 111 | 12.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»