• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 21.07 «ARENALAND» фестивале. Казан-Арена. 13:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июль Әлфия Ганиева
  • 21 Июль Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)
  • 21 Июль Вадим Хомицкий
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
11.07.2013 Җәмгыять

Баладан кем рәхәт күргән? (Фикер)

Бүгенге көндә илебез демографик кризис хәлендә. Күптән түгел генә 150 миллион тирәсе идек, хәзер 140 миллионга калып барабыз. 100дән дә түбән тәгәрәр идек, икенче бала өчен бирелә торган 400 мең сум тотып тора. Элек авылларда баланы күп табалар иде, әмма хәзер ул да кимеде. Минемчә, бу кимүнең сәбәпләре – кешенең үз рәхәте өчен генә яшәргә омтылуында, йөккә узудан саклану чаралары күбәюдә, тормыш катлаулануда. Без балага бәла чыганагы итеп карый башладык.

Бер кәттә, бай эшмәкәр хатынның фикерләрен тыңларга туры килгән иде. Ул күп бала үстерүнең кирәк түгеллеген үзенчә исбатлады:

– Зур коттедж салдырдым, үземнең бизнесым бар. Чит ил машиналарын алыштырып кына торам, ел саен чит илләргә ял итәргә йөрим. Зур түрәләр арасында дусларым да шактый. Баланы берне генә таптым, әмма “берәгәйле” итеп үстердем. Хәзер улым да зур түрә, икәүләп акчаны кая куярга белмибез. Ә менә апам биш бала табып үстерде. Бөтен көчен, сәламәтлеген, акчасын аларны үстерүгә сарыф итте. Нәтиҗәдә, хәзер чирдән башы чыкмый, даруларга акча җиткерә алмый. Балалар үскәндә дә гел мохтаҗлыкта яшәделәр, ни яхшы торыр урыны, ни рәтле кием-салым күрмәделәр. Менә шул биш бала үсеп җитеп кем булдылар дисеңме? Бер малае читтә, кайтып күренгәне дә юк. Икенчесе төрмәдә утыра. Апам, үзе авыру килеш, күп чыгымнар тотып, аның янына Себергә хәл белергә йөри. Өченче малае – эчкече, гел саклап торырга кирәк, кулына акча керсә – бетте! Эчүенә чыдый алмыйча, хатыны да аерылып китте. Яхшы гына эчеп алган бер вакытта: “Фатирлы, машиналы итә алмагач, ник тудырып үстердең соң”, – дип апаның изүенә ябышкан. “Авырыйм бит, улым”, – дип ялваргач, “Күптән кабергә керергә вакыт сиңа!” – дип кенә җибәргән. Кияүдән аерылып кайткан кызының ике баласын үстерешергә акча җиткерә алмый хәзер апа. Төпчек кыз гына уртача тормышта яши, әмма анысының да мәшәкатьләре муеннан, башкаларга ярдәм итә алмый. Ә мин бер малай үстердем. Аның өчен бөтен шартлар тудырдым. Һәм дөрес эшләдем. Юкса апам гел: “Берне генә тапма, бер бала юк бала ул. Балалар тиктормас, алар җайлы гына һәлак тә булалар”, – дип кисәтә иде. Ярый әле тыңламадым. Баладан кем рәхәт күргән?

Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Балаларның нинди булып үсүе ана кешедән, тәрбиядән тора инде ул. Гел әни тиеш, дип өйрәнеп үскән бала, үзе бер нәрсә дә тиеш түгел саный. Бүгенге көндә рәтләп эшләмичә дә, укымыйча да рәхәттә яшәргә өйрәтелгән үсмерләр күбәйде. Башкаларга салынып, алдап, кеше җилкәсендә яшәргә омтылалар. Үзләрен генә яраталар, аларны акча гына кызыксындыра.

Без үскәндә һәр гаиләдә 5-6 бала була торган иде. Мохтаҗлык, хәерчелек еллары булса да, тырышып үстерделәр, ач-ялангач итмәделәр безне. Ул чагында аналарның безне күпме авырлык кичереп үстерүен аңламадык. Мохтаҗлыклар, борчулар күреп үстерелгән балалар арасында да әти-әнисенә игелек күрсәтмәгән, кайгы-хәсрәт кенә китергәне дә булды. Газиз баласын көтә-көтә, ялгызлыктан, әрнү-сызлаулардан тилмереп, рәтле тәрбия күрмичә, ачлыктан хәлсезләнеп, җан биргән аналар да булды. Шуңа да “бала үстереп кем файда күргән, алардан кайгы-хәсрәт кенә килә” дип уйлаучылар күбәйде. Хәзер күп гаиләдә ике бала, аның да икенчесе табыш алу өчен генә.

Үзебез ике кыз үстердек, университетлар тәмамладылар. Игелекле булып чыктылар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Зур кыз фатирыбызга пластик тәрәзәләр куйдырды, туган көннәргә киң экранлы телевизорларга кадәр бүләк итте, бер бәйрәм дә бүләксез калмый. Йорт эшләрендә булышалар. Кияүләр дә игелекле, гел: “Әти-әни, нәрсә кирәк?” – дип кенә торалар. Үзебез дә оныклар карашабыз бит инде.

Башка гаиләләрне күзәткәлим. Күп бала үстереп тә, алардан игелек күрмәгән, кайгыга гына батырган гаиләләр дә күп. Тәрбия җимеше инде бу! Үз рәхәте өчен генә яшәргә өйрәтелгәннәрдә өмет юк. Мәнсезлек тә геннар буенча күчә – алма агачыннан ерак төшми. Хәзерге тәрбия системасы да хәрабә хәлендә, ата-ананы тормыш авырлыклары баскан, баласына дөрес тәрбия бирә алмый.

Күршебездә әби белән бабай яши иде. Балалары бик сирәк, үзләренә кирәк чакта гына кайтып күренәләр. Картларга пенсия китергәндә кайталар, акча, ит-бәрәңге алып китәләр. Өлкәннәрне тәрбияләү түгел, үзләренә акча җитми. Башта авыру әби сызланып-ыңгырашып үлде – тавышы стена аша ишетелә иде. Соңыннан алардан бер тавыш та ишетелми башлагач, аптыраган идек. Баксаң, бабай хәлсезләнеп, ачка тилмереп үлгән, мәете сасый башлаган икән.  

Р. ӘГЪЛӘМҖАНОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№82 (847159) / 31.07.2013 00:07:27

Балаң синең көзгең инде ул. Балаңа карасаң, үзеңне танырсың. Аның әйбәт яки начар булуы синең кылган гамәлләреңә карап билгеләнә. Кызганыч, күп ата-ана шуны аңламый. Әгәр бала начар булса, яхшыдан яман туган дип әйтергә яраталар. Бер дә алай түгел шул. Юктан бернәрсә дә бар булмый. Просто кешеләргә күпмедер игелекләр эшләгән ата-ананың яшерен гамәлләрен халык белеп кенә бетерми. Ә галәмдә бернәрсә дә эзсез генә югалмый шул, яхшылык кылсаң да, кырын эш белән шөгыльләнсәң дә синең нәселеңә, туар буынга күчеп бара. Бүгенге вәзгыятьтә ялгыш фикер йөрткән һәр кешенең киләчәктә нәрсә татыйсын фаразларга бер дә кыен түгел. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Барлык халыклар өчен бердәй яңгыраган шушы мәкаль беркайчан да актуальлеген югалтмас. Балаң әйбәт булсын дисәң, әүвәл үзеңә әйбәт булырга кирәк. Көзгеңдә үз чагылышыңның позитив якларын күреп сөенгәндә бик рәхәт булыр.

№81 (847153) / 30.07.2013 22:27:24

АСтагыларны укып ,бердә исем китмәде.Мин инде күптән язган идем,татар барда хәтәр бар диеп.Татарларның күбесе кешелексез халык.Үзенә кирәктә,ул синең күтеңә керә,үз йомышын башкаргач синең барлыгыңны оныта.Андый затларны шактый гөмерем дәверендә, күпләрне очратырга туры килде.Киләчәк гөмеремдә андыйларны ходай яныма китермәсә иде.Бик күп яхшылыклар күрсәтеп тә,начарлык булып кайтканнары да аз булмады.Бүгенге көннәрдә шуларны уйлап утрам да,йөрәгем бик әрни шул.Әх минәйтәм,бүгенге акылым булса,..... дим.Яхшылыкны да бииик үлчәп эшләргә кирәк икән.

№80 (847133) / 30.07.2013 19:54:07

шулай шул (№78), әллә айный башладыңмы? Айныр- айнымас баштан гел шундыйрак сүзләр сүләйсең

№79 (847127) / 30.07.2013 18:59:24

Эчуен ташлаган,тозэлгэн алкашлар да куп бит.

№78 (847126) / 30.07.2013 18:45:47

вакытында алкаш ирлэр белэн араны озмичэ ниндидер тозэлу котэбез дэ балалардан уз кулыбыз белэн алкаш этисенен копиясен созжавать итэбез, Анлап житэбез, эммэ уже бик сон була инде

№77 (846632) / 26.07.2013 08:59:39

картлач№22 Аракы эчуче ир белэн яшэмэгез балаларыгызнын бозыдуын телэмэсэгез

№76 (845416) / 15.07.2013 12:42:10

№69 Авыл жингэсенэ. Кем ничек фикер йортэ инде, руслар эйткэндэй (правда колит глаза) автор да, эби бабайнын балаларын оныкларын хурлый бит, акча эйбергэ кайта иде дип. Уз кыз кияулэрен мактый,бик яхшы тэрбия биргэч кызларына, курше эби-бабайнын хэлен ник белмэгэннэр,жаны булган кеше андый ваемсыз булмас,хэр кылган гамэлебезгэ ахирэт доньясында да жавап тотасыбыз бар бит. Бэлки бу эби бабай куршелэр керер дип тэ ынгырашкандыр, кибеткэ я аптекага бармый тормаганнардыр (автор) ник кереп берэр эйбер кирэкмиме дип сорамаганнар.Турысын эйткэн туганына ярамаган-дигэн макэль бар,безнен якта, дореслекнен кузенэ туры карарга ойрэнегез, су язып май чыкмый. Ул узе дэ хатыны да кайтып эти-энисенэ нинди ярдэм курсэткэн, ник ул хакта язмый, без анын кызларын авылда кургэнебез булмады. Упкэлэшмик яшьти мин турысын эйтэ торган кеше инде,Хэтерлэсэн

№75 (845411) / 15.07.2013 12:16:46

"Т.Я."гэзитен бик яратып укыйм.Р.Зариповнын "Озынборыннар хэл итэ"(11июль№5) дигэн язмасында:газеталарны "укымлыклар" басты,э аларын "чэйнэмэлэр"хэм"укшытмалар"кысрыклый, дип язылган.Р.Эгълэмжановнын язмалары да ахыргы ике "сериялэргэ" керэ.

№74 (845363) / 14.07.2013 18:49:51

Авылдашыгызның шәхесен кимсетүегез турында сүз бара(№63)тә.Язмага кагылышлы фикерләр язуыгызны гына үтендем.Авторыгызны да,авылыгызны да белмим.Шулай да авылдашыгызны сайт аша хурлавыгыз мактаулы гамәл түгел.

№73 (845362) / 14.07.2013 18:37:29

Авыл жингэсе,№63не хуплап,бик дорес дип язгансыз,мин дэ килешэм.Хэм шунда ук узегезгэ-узегез капма-каршы(№71)язгансыз? Хэрбер суздэ аз булса да дореслек бар дилэр, бу язмада да автор уз эти-энисенен сонгы коннэре турында язгандыр,бэлки?

№72 (845351) / 14.07.2013 17:06:54

Сонгы жомлэсе арттыру,ничек инде куршеннен хэлен белмэскэ була? тем более авыл жирендэ яшэп.Шэхэрдэ дэ куршеннен ишек ачып кергэнен,чыкканын ишетэсен.ЧСасып яткач кына кереп хэл белергэ тугел.Менэ авылда куршелэр безнен тел.аша иртэ таннан "курше" хэл ничек ,исэн-сау тордыгызмы дип шалтыраталар,ике як куршедэ.Аннан сон кон дэвамында ике-оч тапкыр кереп хэл белеп чыгалар.Курше хакы - тэнре хакы дип юкка гына эйтмилэр.Узебездэ шулай кайткан саен ин беренче куршенен хэлен белэбез,аннан сон зираятка китэбез,улгэннэрнен хэлен белергэ.Бу Р.Эгьлэмжанов бераз авыру дияр идем.Ничек куршенне кычкыртып ачтан утерергэ була? Газиз куршенне.Оятсыз,Аллах кичермэс сезне Эгьлэмжанов.

№71 (845350) / 14.07.2013 17:04:51

кругом явызлар,кончелэр.

№70 (845349) / 14.07.2013 16:57:08

Авыл җиңгәсе, килешэм.Бар инде ул конче жыен-этрэк элэм.Бу язма авторы кадэр яза алмыйлар,булдыра алмыйлар,карават астыннан йодрык курсэтэ генэ белэлэр.

№69 (845347) / 14.07.2013 16:11:40

Ай-һай,Р.Әглямҗановның авылдашлары,күршеләре,яштиләре кара эчле,явыз кешеләр икән.Әниләр әйтә торган иде,бервакытта да"капчык тобен"селекмәгез дип.Ә,монда,ниләр генә язып бетерми авылдашлары.Балачагы,кешенең кунакка кайткач нишләгәннәре,безне,аз гына да кызыксындырмый.Язасыз икән,тема буенча языгыз.Болай,ник астыннан өрүегез сезне бизәми,ай-һай,явызлар арасында ничек яшәгән язма авторы дигән тәэсир кала.

№68 (845344) / 14.07.2013 15:00:28

халыкка нормаль хезмәт хакы түләп,эш урыннары мулдан булса,димографиә үзеннән-үзе җайланачак...

№67 (845337) / 14.07.2013 12:03:02

Зур гаилэдэ усэн кешелэр,беркайчан да узлэре ускэн гаилэ хэтле бала тапмыйлар.
Илдэ,кешегэ хормэт булса,алдагы тормышка ышаныч арта барса гына демография яхшыга таба барыр.

Элегэ илдэ итэк кисеп жин ялгыйлар шул 63!

№66 (845331) / 14.07.2013 10:56:07

Р.Әгъләмҗанов кебек җансыз күршеләр белән ил тулган,Аллаһы Тәгалә ярдәменннән ташламасын ялгызларны.Шәфкатлелек качты адәмнәрдән.Ишек артында мәче баласы тавышын да ишетәбез,ни булса да алдына салабыз.Күршедә,кычкырып ачка үлүчегә битараф без.Янгыннан соң,дигәндәй,әле дөнҗага сөрән салып ни файда...

№65 (845330) / 14.07.2013 10:42:33

Яшьти (№49)сузлэре б-н килешэм. Куршесе турында оялмыйча ничек шулай язарга кирэк......

№64 (845324) / 14.07.2013 03:13:27

Киресенчә №63.14.07.2013.00:55:08.Иллә дә дөрес фикерләрегез.

№63 (845322) / 14.07.2013 00:55:08

Киресенчә, нәк менә шул 400 мең аркасында бала табу юк та инде ул. Шундый популистик чаралар кабул итү аркасында, ил бюдҗетын Олимпия уеннары кебек җилгә очырулар, күпләп урлаулар аркасында - илдә лаеклы хезмәт хакы юк. Мәсәлән, фәннни работникларга, мәдәният эңшлеклеләренә, демографиянең төп чыганагы булган - авылда, Бар авылга 110 миллиард акча бирелә безнең илдә, Европадагыдан 100-ләрчә тапкыр азрак, аналар капиталы итеп - 400 миллиард таратыла - пенсионерлар, салым түләүчеләр кесәсеннән демагогик максатларда.
400 миллиард авылга бирелсә, авыл халкы шуның аркасында лаеклы хезмәт хакы ала башласа, - бернинди дә демаграфик проблема булмас иде.
Мәкалә авторы - компетентсыз, проблеманың төп сәбәпләрен аңламый, халыкка махсус тагылган шыр ялган, ата ялган сүзләрне аңгыра попугай кебек кабатлый гына, үзләре өчен яшәселәре килә имеш.
Демографик проблеманың төп сәбәбе - һич кенә дә анда түгел!
Халыкның аң дәрәҗәсе шушы мәкалә авторыныкы кадәр булган вакытта, кешеләр теләсә нинди ялганга ышанып утырган бер вакытта - безгә бернинди дә яхшылык көтәргә кирәкми.

№62 (845280) / 13.07.2013 19:55:39

Бала синең яшәеш статусыңа(модадагы сүз)) туры килеп,бу дөнҗяга килә.Яшәү тәртибе-нәрсә соң ул?
Үз-үзеңне алдаламыйча яшәү,мактанчык булмау Һ.б.

Хәзерге заман баласы-үскәч кем булыр?Күбесе -алланың кашка тәкәсе.Доширак ашарлар инде,Җир-бит ,тырнак арасына керә,кара төстә))



Бай эшем ияләре- кызганыч.Апасы ялгышкандыр-мәрхәмәтле булырга ярамыймы әз генә булса да?

№61 (845266) / 13.07.2013 14:18:26

хэр бала уз бэхете белэн туа!))))))
Хэр бала уз ризыгы белэн туа Вэсшэрби бабакай.
Бэхет -это теория относителнести )))) Ул чама белэн,хэркемнен уз улчэве белэн.
Э ризык,это да. Конлеген табарга була. Тик кеше,таш гасырдагы кебек буген ризык булганына гына куанып яшэми шул. Башка нэрсэлэр дэ кирэк шул ана.
Аннан килеп элек замандагы кебек,берэунен дэ расхудка китэрлек бала табасы килми.
Алла сакласын, запас баласы юк берэунен дэ. Кеше кадере культы юк бездэ.

№58.Бөрчә,миңа дастуен ир булса,җүнле була инде ул.

№59 (845259) / 13.07.2013 12:34:30

тукран узенэ кирэген бик тиз анлап ала.

№58 (845254) / 13.07.2013 11:01:02

Бөрчә,миңа дастуйный булса,җүнле була инде ул.

№57 (845253) / 13.07.2013 10:51:28

Тукран ханым, "достойный ирне" таба аладыр, бәхәсләшмим, җүнлесен- ай-һай.

№56 (845249) / 13.07.2013 04:24:32

Киңәшче, ир башың белән хатын-кыз булып язып утырасың, хвтын-кыз теләсә нинди яшьтә үзенә достойный ир таба ала, әгәр дә теләге булса. Интернетта аралаша башлагач мин шуны аңладым.

№55 (845248) / 13.07.2013 02:44:53

иркә

Сез язган идегез бугай кайчандыр, малайыгызның мәктәпкә йөрергә курыкканын..

№54 (845247) / 13.07.2013 00:26:30

/Ике курс кына бетерде/
Әй, гомер агышлары... Әле кайчан гына Иркәнең улы өчен кайгырып утырган идек...ЕГЭ, баллар, институт сайлау...

№53 (845246) / 12.07.2013 23:29:12

Киңәшче, ирен ташлап китте бит инде сине,нинди "ир " турында суз бара.2-3 кабинетка кереп елап утырганынны оныттын мени,без кызлар синен жулэрлектэн колеп улэ яздык бит.

№52 (845245) / 12.07.2013 23:26:50

Киңәшче, синен башында бар бугай.Иркэнен Сургутка барып кайтканына ике ай була бит инде.

№51 (845244) / 12.07.2013 22:53:15

Әстәге фирулла,Иркә кичә генә КАзанда йөри иде инде Сургутка барып та җиткән икән.Сургутка түгел әллә кая барсаңда,бу яшеңдә достойный ир таба алмассың бәгерем.Мин үземнекен бирер идем дә,кире әйләнеп кайтыр дип бик куркам шул.Инде, бәгерем-җаным күтеңне басып тик утыр,балаңны яхшылап тәрбиәлә,картлык көнеңдә чәй ясап бирүче булыр иде.ӘЛЕ бер көнгенә КАЗАННЫ ӘЙЛӘНЕП ЙӨРИ ИДЕҢ,үзем күрдем,кемне эзләп йөрисең син.Яшең шактый бит инде.Син дә Авыл апасына тартым,анда-монда чабасың.

№50 (845241) / 12.07.2013 22:08:44

19:09, шулай булгач, утырмагыз мине бала тәрбияләргә өйрәтеп. Әнә берсе хәтта урам тәрбиясе көчлерәк, ди. Син шул адәмдер әле баксаң!!!!

№49 (845239) / 12.07.2013 22:02:02

Р.Аглямзяновка. начар курше икэнсез, узегез стена аша ишетелеп тора тавышлары дип язасыз, ник кереп хэллэрен белмэдегез, бигрэк ваемсыз кеше икэнсез,бер тэлинкэ ашыгызны жэллэгэнсез хэзерге тормышта курше бабаен ачка утереп сасыганчы яткыргач ни дип аны хэзер язарга,узегезнен кешелексезлегегезне доньяга фаш итеп. Сезнен экиятне гел укып барабыз бер дорес язмагыз юк, бу язмагызда уз туганнарын турында язгансындыр инде. Сез дэ 6 бала устегез кайсыгызнын тормышы урнэк итеп куярлык, юк бит, берегезнен ничэ елдан бирле кайтып куренгэне юк, ярар барыгызны да язмыйм узен дэ белэсен. Эти-эниеннен вафатына ничэ ел кайтып зиратка кергэнен бармы, юк бит. Ни улгэненен каберен белмисен ни исэннэренен хэлен белмисен.Газетка язып ятарлыгын юк-ЯШЬТИ!

№48 (845198) / 12.07.2013 19:10:21

синең улың өчен без бик шат.
өченче кызыл юлда(47 дә) язганнарың мин әйткәнне раслый да инде : һәр адымын теркәп барасың икән
ял да итсен инде, ку Идел буена :)

№47 (845196) / 12.07.2013 18:58:34

Кем бу)))) синең белән ризалашмау истерия дигән сүзмени????

Мин кабат үз фикеремне кабатлыйм. Тәрбиядән гаиләдән килә. Гаиләдә тәрбия юк икән, урам тәрбиясенә бирелә.

Туганлы))) мин һәрвакыт бала табучылар ягында һәм аларга ярдәм итү ягында. Минем батырлык җитмәүне үземнең кимчелегем саныйм, әмма моның өчен гаепләргә бер кешенең хакы юк.Туганнар белән яшәү рәхәтрәк, әлбәтттә. Без һәрвакыт узара ярдәм итешеп яшәдек. Кирәкмәгән сүзне туганнарга да сөйләмим)))) Алар переживать итә башлый.Хәтта сургутка киткәндә ике апа микроинфаркт кичердек диделәр.

Минем ул өчен кайгырып үләсез инде. Ике ай йөреп кайттым. Менә дигән яшәгән.Әле кичә выключательләр, розеткалар алыштырды. Июнь аенда дустының дача түбәсен япканнар.Ярты ел элек дустының апасына дусты белән мебель җыйдылар. Сезгә әулар кирәкме??? Сезгә шул кызыклымы??? Әле хәзер ничә көн өйрәнү өстендә, программалар яза, эшкә урнашырга йөри.Ике курс кына бетерде, охранник түгел!!! үз эше буенча!!!

№46 (845195) / 12.07.2013 18:46:54

сөйләшеп утырган булалар инде, хатыныныкыннан (иренекеннән) башканы күрмәгән хәсерәтләр.

№45 (845193) / 12.07.2013 18:43:06

спид, кайчан пычрак юлда йори башлыйсын,презервативсыз кубрэк йорсэнконендэ ук элэктерерсен,анализ бирергэ килерсен,Сонга калма тулке.

№44 (845192) / 12.07.2013 18:37:43

брач апа, авыл кызларын әйткәнсең. Авыл малайларын әйтмәгәнсең.СПИД эпидемиясен кайчан көтәргә?

№43 (845190) / 12.07.2013 18:36:49

**, чишендереп кара.

№42 (845189) / 12.07.2013 18:35:10

мин чувашларда аркылы дип уйлаган идем.

№41 (845187) / 12.07.2013 18:32:20

38 гә, мин бит тулаем итеп алып этэм.Исем фамилиясен,адресын атамыйча гына.Кемнен нинди анализы,кемдэ нинди авыру бар,донжэгэ сипмибез.Сафлык турында иде мин язганнар,серлэр чишелеше турында тугел.

№40 (845184) / 12.07.2013 18:24:59

"брач апа", сиңа ничә яшь,16-17 ме?
чын врач кеше серен дөнҗага сипмидер ул

№39 (845182) / 12.07.2013 18:16:39

бөрчә, тормыштан артта калгансын,аларны сезнен кебек ,"чэчэктэн бал жыярга яратучы ,бал кортлары" боза.Торлесен татып карар очен.Татар хатыны турында суз бармый,урыс ни ,татар,чуваш,шул ук хэл,берсенен дэ аркылыга тугел.

№38 (845180) / 12.07.2013 18:14:36

Сыбызгы, брач апа буларак эйтэм.Районнан 6 айга бер тапкыр авылларга мед.осмотрга барабыз узебез.Кан,мазок алабыз,саф кызлар авыллары белэн юк.7 нче клас кызлары саф тугел,менэ хэзер уйлап кара.9-11 клас кызлары белэн уртак телдэ табабыз.узлэре ук сойлэп бирэ.Кемдер эти-энисе юклыкта кунакка киткэч,кемдер кырда,туган кондэ,кемдер администрациядэн бер абый белэн танышкан,вэйт шунда югалткан гыйфэтлеген.Торлесенен торле история.

№37 (845178) / 12.07.2013 18:09:18

Тукран, астагы язмаларны игътибар белән укып чыксаң, синдә шул ук фикергә киләрсең)))

№36 (845177) / 12.07.2013 18:07:12

Нәрсә, сез мәктәптә һәрбер кызны тикшереп карыйсызмы, сафмы, түгелме дип. Бөтенесе дә саф түгелдәр, әмма бер егетне дә якын китерми торган кызлар да күп, алар кеше исәбенә керми мени?

№35 (845176) / 12.07.2013 18:02:12

Бөрчә, гел шундый хатыннар синең юлыңда очрый икән, димәк , син дә алардан ерак китмәгәнсең.Русча әйткәндә "подобное притягивается подобному". Татар хатыннары гомер-гомергә үзләре турында уйламыйча Балаларын, ирләрен тәрбияләгән, аларның көйләрен көйләгән, ул хәзер дә шулай. Рәхәттер инде, өстәл артында аш бүлеп биргәнне көтеп утырып, хатыннан гаеп эзләү. Минем үземә ирнең акчасы да, байлыгы да кирәкми, бары тик җан тынычлыгы кирәк.

№34 (845175) / 12.07.2013 17:56:20

бөрчә, заманасы шундый булгач, каян тапмакчы буласын гыфэтлекне? Кызларны мэктэптэ ук синен кебек дэу корсаклы абыйлар боза башлады ,район главалары.18 яшькэ житеп сафлыгын саклаганнар бик сирэк.Авыл мэктэплэрендэ саф кызлар юк хэзер,шэхэр мэктэбен эйтеп тэ тормыйм.Аборт ботенлэй авыл очен яшерен карангы тема.Кайбер кызлар 11 нче класста ук подругасы янына шэхэргэ кунакка барам дип алдап китеп, ясатып кайта.Ата-анасы белмичэ дэ кала.Районда ясатса,ботен район,хэм авыл сасый.

№33 (845153) / 12.07.2013 15:02:15

\\ деморальләшкән җәмгыять көзгесе...\\

көзгесез яшәп кара син...

№32 (845152) / 12.07.2013 15:00:45

безнең балалар,без яшь чакта ата-анабызга күрсәткәнне күрсәтәләр!..
картайгансың, ә аңламыйсың.

№31 (845147) / 12.07.2013 12:02:40

Иркә, малаеңны артык опекать итмисеңме, язганнарыңнан шулай тоела.
Киленне кабул итү кыен булыр инде сиңа

№30 (845144) / 12.07.2013 11:53:20

Укып утырдым- утырдымда, шундый фикергә килдем:
Безнең татар хатыннары үзләре өчен генә яшәүче эгоистлар,
Безнең татар хатыннарына бала түгел, байлык кына кирәк,
Безнең татар хатыннары иргә туймас ачҗаннар,
Безнең татар хатыннары бозыклыкның ар ягына чыгып аяк асылындырып утыралар.
ӘӘӘӘӘллүүүү!!!! кайда сез гыйффәтле һәм балаҗанлы кызлар!!!!!!!!!!!!

№29 (845141) / 12.07.2013 11:18:02

Иркә, болай гына язам, өстерү түгел исәбем.
Минем ике балам бар. Ярый әле, икене тапканмын. ИНде зурлар. Икесе бер авызлы. Бар эшләре, уеннары бергә. Икесе ике төрле булса да. Бер бала - ятим бала инде ул. Бер туганы юк бит аның... Бар нәрсәне дә әнигә сөйләп бетереп булмый. Туганыңа сөйлисең. Гаиләдәге хәлләрне туганың белән уртаклашасың, киңәшләшәсең. Чөнки читкә чыгарырга ярамый. Бер янында тагы бер тамак сыя, өчкә китсә, читенрәктер әле. Ике бала кирәк, ким дигәндә.

№28 (845140) / 12.07.2013 11:17:49

Иркә.
Сез "карточка" системасын дөрес аңламадыгыз..Балалар ашаган өчен, без магазинда сатып алган өчен банк карточкасы белән түләгәнчә түләү турында бара

№27 (845136) / 12.07.2013 11:08:24

Иркә, сез мине дөрес аңламадыгыз.. Тик истерикага бирелмәгез..
Кайчакта урам тәрбиясе ата-ана тәрбиясенә караганда өстенерәк чыга.. Урам тәрбиясе куркыту, янау, мыскыллауга корылган..Моңа каршы бары тик бик азлар каршы тора ала..Ә урам тәрбиясе без баланы ишекне ябып озатып калуга башлана..беребездә аңа ияреп йөри алмыйбыз.. Һәм шулай ук балаларның кесәсендә "наличный" акча булу кемгәдер файдалы.

№26 (845134) / 12.07.2013 10:54:13

КЕМ БУ, ))))

үзеңнең ата-ана бурычыңны үтәмәгәнгә җәмгыять бинават түгел.

Гаиләдә тәрбия булмаган кешеләргә урам тәрбиясе кала.

Кем бу!!! хөкүмәтнең шулкадәр баланы тиешенчә тукланырлык акчасы юк һәм булмаган!!!!

Мәктәптә укулар 10 класска кадәр 12 гә, 90-11 класста 13 сәг бетәргә тиеш. Балалар өйдә ашарга тиеш!!!!

№25 (845131) / 12.07.2013 10:50:54

Монда язып утыручы кайбер кешелэрнен оятсызлына,кабэхат теллелегенэ,тэртипсезлегенэ чик-чама юк!Оялмыйсыз да икэн...

№24 (845126) / 12.07.2013 09:29:22

Картлачка.
кызганычка каршы,күп очыракта җәмгыять гаепле..Бер ата- анада баласын тәртипсез булсын дип үстерми..Ата- ана тәрбисендән генә тормый..
Ничә еллар мәктәптә балаларга тукланырга карточка системасы ясый алмыйлар..Сәбәпләре????????????7

№23 (845118) / 12.07.2013 08:34:24

Ну, мәкаләгәкилгәндә, ТЯ үз репертуарында, деморальләшкән җәмгыять көзгесе...

Төрлесе булды, карьерада ясадым, ялгыз чакта акча да бар, илләр дә гиздем. Әмма тормышымда иң татлысы бала тәрбияләү булды. Мин үземне аерым бер кеше исәпләмим, гадәти бер кеше, шунлыктан мин бала үстергәндә кичергән хисләр һзр хатынга хас дип уйлыйм.

Татлы булгач, ник күп бала табылдмады???? Әлбәттә, бала саны күп булса, аның татлысы китә, михнәткә әйләнә. Бүгенге технологияләр һәр кешене туйдыра, киендерә, фатирлы итә алырлык булса да, экономика оештыру моны тәэмин итә алмый.Ә экономика ник оештырылмый???Кичә улым белән бу темага да сөйләшеп утырдык. Бу кеше психологиясенә кайтып кала! Гаиләсе дә булмаган Прохоровны ничә миллиард бәхетле итәр иде икән???Ә калганнарын???? Акча бүгенге көнбатыш цивилизациясендә кеше кыйммәтен билгеләүче буларак кабул ителә. Һәрхәлдә аерым психик тайпылышлылар тарафыннан. Экономика шулар тарафыннан оештырыла әлегә.Ислам илләре бу якка икенчерәк. Анда икенче төрле проблемалар.

Менә үрчү буенча Кытай цивилизациясе минем өчен башваткыч булып кала. Чөнки Кытайда булганым юк, белмим аларның нинди кеше икәнен, бернигә карамый үрчиләр.

Ә Россиядә элек саклану чаралары булмаганга балалар күп иде.Аның бүтән сәбәбе юк. Хәзер дә шундый ук психологияле кеше яши. Табарлар иде, 2-3,4, әгәр материаль проблемалар 1 бала белән калдырырлык булмаса.Кичә миңа мигрантлар турында язгач, тар күңелле булма, бүлеш дип җавап бирде. Бүлешерлегем юк!!!! Булса, мин үзем 2-3не таба идем тагын....

№22 (845113) / 12.07.2013 07:35:53

сулар сибеп устергэн голлэр кебек балалар устерэбез дэ, э алар рэхмэт урынына усеп житеп, хэтта олыгайгач та йорэкне эрнетэлэр нездоровый образ жини алып барулары белэн. Мона кем гаепле: эллэ ата-ана, эллэ жэмгыять...

№21 (845112) / 12.07.2013 03:00:31

Алсу.бик дерес айтасен!!!!

№20 (845110) / 12.07.2013 00:34:30

Аста язылган фикерлэрне укып чыгарга туземлегем житмэде, уз фикеремне язмый каласым килмэде.Элек хэр гайлэдэ ким дигэндэ 3 бала иде, э хэзер куп дигэндэ 2 бала. Бик сирэк очракта шуннан артып китэ. Уземдэ дэ бер бала. Бэхете белэн уссен раббым. Амин. Хэзерге заманда шэхэрдэ тугел авылда да куршеннен башында нинди уй икэнен белеп булмый. Безнен эти энилэр иртэн эшкэ китеп карангыда кайтып керэ иделэр, шэхэрдэге дус кызларым да квартира ачкычларын муеннарына асып мэктэпкэ мостэкыйль йорегэннэрен сагынып искэ ала.Бала табу, бала багу рэхэт лэкин тирэ юньдэге кабэхэтлектэн сабыйны ничек йолып калырга. Яза калсан бик куп сэбэплэр. Тирэ юньдэ йорэк яргыч гыйбрэтле хэллэр адым саен. Ходаем узен сакла, балаларыбызны, узебезне. Ботен ышаныч бары тик Бер Алла.Шундый замана балалары без!

№19 (845102) / 11.07.2013 21:17:51

Ярдэмне бар да сорый. Шул исэптэн ялкаулар да. Рэттэн ярдэм итэргэ димэгэн ич. Кем инвалид, кем авыру- шуларга гына ярдэм итэргэ кирэктер... кеше нигэ хэерче? Эшлэмэгэнгэ! Хэзерге заманда эшлэгэн кеше ачка улми. Чрек караватта кемнендер килеп ипи биргэнен котеп яткан гаилэдэ генэ хэерчелек. Хэзер момкинчелеклэр куп.

№18 (845101) / 11.07.2013 21:14:40

Уз ризыгы белэн туса бала-чага, ник Индия кебек хэерче иллэрдэ ачтан улэ сон балалар?

№17 (845100) / 11.07.2013 21:13:52

Баланы кеше карый алса гына тапсын иде. А то кайвакыт контрацепция белмэгэннэн эллэничэне табалар да тотыналар ярдым сорап ятарга. Беркем дэ беркемгэ обязан тугел. Куоыннан килми икэн - тапма. Бала табу очен акыл кирэкми ана, шуна курэ алкашлар таба да таба детдом тутырып.
Аннары, бала-чага "пушечный мясо"мыни ул, число очен табарга? Кеше бит ул, урчеткэн чеби тугел. Башта дедомдагыларына урын тапсыннар иде, халыкны бала табарга эйдэгэнче.

№16 (845099) / 11.07.2013 21:08:23

Хэр бала уз бэхете белэн, уз ризыгы белэн туа. Акча, байлык дисез... Байлыкта, чит иллэргэ йорудэмени хикмэт?! Бала ата-ана назы куреп уссен ул, җан җылысын тойсын, гаилэнен тулылыгын, ботенлеген, яклаучыларын тойсын!

№15 (845097) / 11.07.2013 20:15:28

Бала ясар өчен акыл кирәкми, фәлән нәрсәнең эшләве кирәк. Абортка да хатыннарны ирләре җибәрә инде. Мине ир ике тапкыр абортка көчләп җибәрде, башка бала кирәкми дип, хәзер үкенә.

№14 (845095) / 11.07.2013 19:56:37

кавказда хатын-кызлар хэр ай саен аборт ясатырга чапмыйлар.

№13 (845093) / 11.07.2013 19:25:54

бала ясар очен зур акыл кирэкми,аны устереп кеше итэр очен кирэк акыл,баланы жулэрлэр йортынын хэр клиенты да ясый.

№12 (845092) / 11.07.2013 19:12:35

Бала тапмауда гел хатыннарны гаеплиләр.Ирләрнең булдыксызлыгын күрүче дә юк.Әнә Кавказда ничә ел сугыш булуга карамастан, халык саны артып кына тора.Чөнки аларның ирләре гайрәтле, хатыннарына бала ясап кына торалар. Ә бездәге ирләрнең көч-хәл белән бер-ике бала ясарга хәлләреннән килә, кайберсе аны да булдыра алмый.

№11 (845086) / 11.07.2013 18:14:11

Әллә үз иремне биреп торыйм микән. Илленең өстендә булса да, көн саен ике-өч тапкыр җаныма тия бит.
Сәрбиназ әби! Ирең синең кемгәдер биргәнеңне көтеп утырмыйдыр әле, бик самоуверенный кыланасың.

№10 (845085) / 11.07.2013 18:11:26

Кояш, Сәрбиназ әбиең бер дә борчылганга охшамаган, дәрте ташып тора кебек.

№9 (845080) / 11.07.2013 17:49:59

Сэрбиназ эби,ирен яшъ икэн ! 2-3 не кон саен ботен ирлэр дэ булдыра алмый.Бик борчыса ,интим кибеттэн курчак алып булэк ит,рэхэтлэнсен шунын белэн.

№8 (845061) / 11.07.2013 14:49:15

Сәрбиназ әбиең,кирэкми уз ирем бар,бер кызым бар.Туганнар арасында 7-8 бала тапканнар бар.Ни санатория,ни чит ил,ни нормальный кием,ризык кургэннэре юк.Шул да булдымы тормыш,эбекэй?
Балалары берсенннэн калган киемне, икенче елга мэктэпкэ кия.Житми бернэрсэ дэ,ни акча,ни букча.

№7 (845060) / 11.07.2013 14:42:31

Камилэ, кызганыч миңа син. Ир рәхәте күрмичә нужарасың икән. Әллә үз иремне биреп торыйм микән. Илленең өстендә булса да, көн саен ике-өч тапкыр җаныма тия бит.

№6 (845059) / 11.07.2013 14:41:26

Табар иден дэ,безнен илдэ иртэгесе конгэ гарантия юк.Киемнэр кыйммэт,ризык кыйммэт,уку тулэуле,каян житкермэкче буласын акча? Дэулэт чуртымда булышмагач,дэулэт лыгырдар ул бала кирэк дип.Ин беренче урнэкне бай хатыннары табып курсэтсен бер 8-12 бала.Аларнын ашатырларына да бар,бай ич алар.Ник тапмый сон алайса алар,жэмилэсен авырттырып.Юк инде жэмэгать,бер балам белэн генэ рэхэтлэнеп яшим.Бер башка гына урын табыла ул,ризыкта шулай.

№5 (845057) / 11.07.2013 14:33:50

Вэсшэбри бабагыз, хэр бала уз бэхете белэн туса,таптыр эбиеннэн хэзерге заманда бер 11 не.Аннан ничек сайрарсын икэн?
Ирлэр хэзер чупрэккэ эйлэнде,исерек,наркоман артты.Ирлэрнен уже 20 дэ тормый,импотент,"аликапс","виагра" дан башка селкенэ алмыйлар.Хатын-кыз нишлэсен,тормыш йоген тарта.Ирдэ ашатсын,бала да карасын.Конечно хэзер хэр хатын-кыз карьерага остенлек бирэ,акча эшли.Ирлэрнен кулыннан килмэгэч.Нишлэп эле,хэзерге заманда мин чуртымда эшлэмэгэн ирне ашатып ятарга тиеш? Уз очен генэ яшэсэндэ эле бу заманда,югалмыйча,таманга гына килэ эле.Чурка хатыны ник тапмасын,анда бит ирлэр эчми,конгэ 6-7 тапкыр хатыннарына куялар.Тора аларнын.Акчасында жир жимертеп таба,чэче белэн жир сорсэ сорэ,ну баласын ач-ялангач тотмый ул.Хатыны да Рэсэй хатыннары кебек изелми,авыр эштэ эшлэп,ойдэ генэ бала карап утыра.

№4 (845055) / 11.07.2013 14:23:37

хэр бала уз бэхете белэн туа!
хэерчелек гаилэдэн-нэселдэн килэ. хэерче баеп китсэ дэ,байлык белэн идэрэ итэ белми. бай баласы бай яшэячэк,норкаман-исерек булмаса.
бай тешенчэсенэ мин нэледэн килгэн продедлары бай булганнар турында. бугенге боярлар турында эйтмим.

гаилэдэ бала 3тэн дэ ким булырга тиеш тугел! энэ сез эйткэн эмигрантлар,читтэ-хэерчелектэ 4-5эр бала табалар.

россия хатыннары бозылды,ирлэрен гаилэ бвшыннан тертеп тешереп, алар урнын алдылар. карера,эш,акча табучыларга эйлэнделэр,т.е. уз вазыйфаларыннан читлэштелэр. шунга бала табарга вакытлары да,телэклэре дэ юк. э карера ясамаганнар,фэхишэлек юлына бастылар...

просто гаилэдэ татулык,бер-беренгэ ихтирам,кингэшеп ,тормыш йеген бергэ тарту юк. ир узенчэ,хатын узенчэ яши.

икен бер булып яшэгэндэ генэ яшэп була.



№3 (845054) / 11.07.2013 14:10:02

Берконне "50 ел элек"дигэн язмагызны укыдым,бугенгесендэ дэ бер яна фикер дэ юк. Кон дэ язылган,сойлэнгэн,тапталган темалар... Нинди фикер эйтергэ телисез инде сез? Узегез:баладан кем рэхэт кургэн?-дигэн сорау куясыз, узегез балаларыгызны мактыйсыз. Кайсы ата-ананын уз баласын начар итеп курсэтэсе килсен?

№2 (845052) / 11.07.2013 13:56:22

ботен авырлыклар динсезлек,имансызлыктан килэ.

№1 (845050) / 11.07.2013 13:47:07

Куп бала ботенлэй тапмаска кирэк,тем более мондый заманда.Бер баласы муеннан житкэн.Уз рэхэтен очен генэ яшэргэ,узенэ ашарга,киенергэ,яшэргэ житсэ акчан шул житкэн.Хэерчелекнен ни икэнен белэм мин.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments