поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.07.2013 Җәмгыять

Бистәдәге истәлекләр кунакларны таң калдырды

Универсиадага килгән Казан кунакларын иң әсәрләндергәне – Иске татар бистәседер, мөгаен. Шулай булмыйни, ел ярым эчендә Мәрҗани, Сафьян, Насыйри урамнарын ялт иттерделәр бит.

Бәйрәм тантанасына кил­гән Россия Федерациясе Хө­күмәте рәисенең беренче урын­басары, XXVII Бөтен­­дөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов та бистәнең үзгәрүе­нә, тарихи йөзе сакланып калуына соклануын яшер­мәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов һәм Казан шәһә­ре мэры Илсур Метшин кунакны Сафьян һәм Насыйри урамнары буйлап җәяү­ләп таныштырып йөрттеләр.

“Кабан күленең аргы ягында рус бистәсе булган. Ял көн­нәрендә татар сәүдәгәрләре анда сату итәргә чыккан, – дип җанланып сөйләргә керешкән “Иске шәһәр” префектурасы җитәкчесе Линар Закировны бүлдереп: “Ә элеккеге урыс йорты сакланмаганмыни? Әле яңа гына төшерелгән “Кабан күле хәзинәсе” фильмында рус өе бар иде бит. Бер рус йорты салып куярга кирәк”, – диде Игорь Шувалов.

Аңа биредә татар бистәсе булганлыгын, танылган татар мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрлә­ре яшәгәнен тагын бер кат ассызыклап киттеләр. Танышуны Мәрҗани урамында урнашкан танылган Һарун Апанаевның йортыннан башладылар. Икен­ч­е каты агачтан төзелгән, га­җәеп матур балконы булган бу йортны төзекләндерү өчен бер еллап вакыт кирәк булган. Әлбәттә, балконны яңадан тө­зе­гәннәр. Казанның үзгә архитектурасы булган әлеге бина­ның бу өлешен генә рестав­рацияләсәләр, күпкә отышлырак булыр иде, әлбәттә.

Казан кунагына Иске татар бистәсендә генә түгел, ә тирә-юньгә танылган татар бае Апанаевлар нәселенең ундүрт йорты булуын да искәртеп киттеләр. Кызганыч, күпләре инде юкка чыккан. Аларның биләмәләре янында биш-алты катлы заманча йортларның кал­кып чыгуы гына тарихи җирлекне, бистәнең матурлыгын бер тамчы дегет тамызган кебек ямьсезләп тора. Игорь Шуваловның аларны күреп, тәнкыйтьләп алуы урынлы иде, билгеле. “Безне комсызлык үтерә инде. Бер яки ике катлы тарихи йортлар янында мондый биек биналар төзетүне туктатырга кирәк”, – диде ул. Шул ук вакытта 12 нче номерлы яһүд мәктәбенең янкормасына да дәгъва белдереп алды. Шул мизгелне кулдан ычкындырмыйм дигән сылтау белән­дерме, мәктәп директорының: “Безгә спортзал төзергә рөхсәт бирмиләр, урыныбыз бар бит”, – дип хөкүмәт җитәкчесенә мө­рәҗәгать итүе гаҗәпкә калдырды, билгеле. Үзенең Апаневлар йорты урынына янкорма салуын онытып җибәрде бугай бу ханым. Татар бистәсен килбәтсезләндереп, тагын нинди бина салырга уйлый торгандыр, аңламассың да.

Каюм Насыйри урамы буйлап йөргәндә, күп кенә туристларны җәлеп итүче бизәкле, агачтан салынган Исәнбаевлар йорты яныннан тыныч кына узып булмый торгандыр. Ку­наклар да тыныч кына үтеп ки­тә алмады. Һәр тәрәзә яңагына, капканың һәр бизәгенә сок­ландылар. Иске татар бистә­сендә мондый йортлар күпме булды икән? Аны исәпли баш­ласаңмы? Кайсысы искереп, ишелеп бетте, кайсысын яндырдылар, кайберләрен шартлаттылар... Татар байларының чын йортлары, тарихи йөзе бөтен барлыгы белән әнә шул Исәнбаевлар йортында сакланып калды, дисәм, һич кенә дә ялган булмас. Танылган рәссам Рушан Шәмсетдинов бабасы­ның йортын әнә шулай күз карасы кебек саклап калган. Дөрес, ул йортны саклап калу өчен аңа шактый утлар-сулар кичәргә туры килде. Янаулар, куркытулар да булмады түгел. Сатсагыз, дүрт бүлмәле фатир бүләк итәбез, дип вәгъдәләр бирүчеләр дә бар иде. Әмма Рушан абыйга, әлеге тарихи йортка тиң булырдай бернинди дә хәзинә таба алмыйсыз, йөрмәгез дә, барыбер сатмыйм, дип кат-кат тәкрарларга туры килде. Чыннан да, Иске Татар бистәсендә бөтен барлыгы, борынгылыгы белән сакланып калган әлеге йортка бүген дә тиңнәр юк.

Игорь Шуваловны Апанаевлар мәчетенең архитектурасы да гаҗәпләндерде. “Бу бинаны XVIII гасырда Әби патша мәчетләр салырга рөхсәт бирә башлагач кына төзегәннәр”, – дип сөйләргә тотынгач, хөкүмәт җитәкчесе урынбасары: “Мәчетләр салырга рөхсәт тә булмаганмыни?” – дип шаккатты. Бина эчендәге бизәкләрнең матурлыгын, үзгәлеген, гыйбадәт кылырга килүчеләргә салкынча һава булуын да ассызыклап китте. “Лондонда кайбер чиркәү ләргә кеше йөрми дип, рестораннар ача башладылар. Бу бит – башка сыймаслык хәл”, – дип үз фикерен белдереп алды. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дип безгә бу биналарны саклап калырга кирәк лекне искәртүе иде бугай.

Ел ярым эчендә Иске татар бистәсе күзгә күренеп үзгәрде. Инде юкка чыккан Күнче урамы да пәйда булган. Күннән каеп эшләгән читекләре, кәвешләре белән тирә-юньгә даны таралган татар кәсепчеләренең Иске татар бистәсендә урамы булмаса, гаҗәп булыр иде. Каюм Насыйри урамының җәяүлеләр урамына әверелүе дә күңелгә май булып ята. Үзебезнең белгечләр булмау сәбәпле, бирегә Әзәрбайҗан, Балтыйк илләреннән борынгы ташларны реставрацияләү челәр не алып килеп, шактый гына биналарны төзекләгәннәр. Агач эше белән дә кыенлыклар килеп чыккан. Андый йортларны төзекләндерү өчен Архангельск шәһәреннән реставраторлар чакырганнар.

Иске татар бистәсендә барлыгы 24 бина төзекләнгән. Реставрация эшләре күбрәк Насыйри, Сафьян урамнарында

иде. Ә бит Иске татар бистәсендә башка урамнар да шактый. Әле анда аякка басасы, танылган шәхесләр рухын саклаучы Тукай урамында да йортлар торгызасы бар. Алар безне көтә. Иске татар бистәсе дип мактанганда, бер-ике урам белән генә чикләнеп калырга ярамый торгандыр. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 110 | 10.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»