поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.07.2013 Җәмгыять

Аккош күле (Язучыларның иҗат йорты ни хәлдә?)

Сүземне халык шагыйре Сибгат ага Хәкимнең (1911-1986) хатыны Мөршидә апаның истәлегеннән («Аккош күле – илһам чыганагы» дигән китаптан, «Мәгариф» нәшрияты, 2007) бер кечкенә өзек китерүдән башлыйм әле: «Нык авырган елларында врачлар Сибгаткә җәйләрен нарат урманында булырга куштылар. Нарат урманлы җирдән дачаны озак эзләргә туры килде.

Займище, Обсерватория, Васильеволарда торып карадык. Күңелгә ошаганы булмады. Сугышка кадәр торган фатир хуҗабыз Сәрвәри апаның туган тиешлесе урманда яши икән. Шуны эзләп киттек. Барып таптык, матур урман. Төп-төз наратлар, зифа каеннар. Зур-зур күлләр. Дөньяның оҗмахы диярсең! Ун ел шушы апаларда тордык. Аннан соң язучылар безгә кунакка килделәр һәм... күрделәр дә, Аккош күлен бик ошатып, Язучылар союзының иҗат йортларын да Аккош күле аланына салырга булдылар...»

Мин белә-белгәндә, ул аландагы иҗат йортларында (Ибрай Гази белән Сибгат Хәким бергәләп төзегән уртак шәхси йорт «литфондныкылар» исәбенә керми) Гомәр Бәширов, Нәби Дәүли, Риза Ишморат, Хәсән Туфан, Хәсән Хәйри, Рөстәм Кутуй, Галимҗан Латыйп, Мәгъсүм Насыйбуллин, Мәҗит Рәфыйков, Фаил Шәфигуллин, Фәннур Сафин, Нил Юзиев, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Мөдәррис Әгъләм, Гәрәй Рәхим, Ринат Мөхәммәдиев, Мансур Вәлиев, Роберт Миңнуллин кебек каләм әһелләре яши иде. Соңрак андагы иҗат йортларында Ризван Хәмид, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Габдулла Шәрәфи, Мөдәррис Вәлиев, Зиннур Мансуров,Наис Гамбәр, Сафуан Муллагалиев, Рифгат Закиров, Фоат Галимуллин, Ркаил Зәйдулла, Җәүдәт Сөләйман кебек язучылар, шагыйрьләр яшәде һәм кайберләре әле дә шунда гомер итә. Хәтерлим әле, узган гасырның илленче еллары уртасында «Аккош күле»ндә иҗат йортлары булдыруда башлап йөргән әдипләребездән берсе Гомәр ага Бәширов (ул Язучылар берлеге рәисе булып торганда), үзе яшәгән йортны хосусыйлаштырырга ниятләп, берара, дачадагы суның чынлап та эчәргә яраклымы, түгелме, якындагы Оргсинтез берләшмәсенең иҗат аланына зыяны бармы, юкмы икәнлеге белән кызыксына башлаган иде. Тора-бара ул, нишләптер, әлеге ниятеннән-уеннан кире кайтты.

Нибары ике гектар чамасы урын биләгән Язучылар дачасы, миңа калса, чынлап та, ул вакытта заманы өчен менә дигән иҗат итү урыны иде. Бүгенге көндә шунда яшәп, шунда иҗат итүче Ренат Харис әйтмешли, «Аккош күле дип аталган урман аланында дөньяга килгән җыр һәм шигырь, роман һәм пьесаларны исәпләп бетереп була микән? Мөгаен, булмыйдыр...»
Аккош күлененең үзенчәлеге нидә иде ул вакытта? «Үзенчәлеге шунда – биредә путевка-юллама биреп яшәтү тәртибе булмаган диярлек. Гадәттә, бер килеп урнашкан кеше гомерлеккә төпләнеп калган. Берәүләр үзләре йорт җиткергән, икенчеләр, казна йортын үз итеп, хуҗаларча яшәп яткан. Йортлар әдәби фонд карамагында булган. Теге яки бу нәрсәне төзергә яки төзәтергә кирәк булса, язучылар оешмасына буйсынган әнә шул Әдәби фонд вәкилләренә мөрәҗәгать иткәннәр...» (Равил Фәйзуллин истәлегеннән.)

Хәзер бу дача җире Әдәби фонд карамагында түгел. Хәер, аның Әдәби фонд дип әйтерлек фонды да юк инде. Телдә – бар, эштә юк, дигәндәй... СССР таркалгач, барысы да җимерелде. Акчасыз фондтан нинди ярдәм көтмәк кирәк?! Беркөнне Мансур Вәлиев шылтырата: «Йортны сиплисе иде, ике йөз мең сум акча кирәк, Әдәби фонд ярдәм итмәс микән?» – ди. Әдәби фонд директоры булып саналган кеше буларак, нәрсә диим инде мин аңа? Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Россия Әдәби фондының ревизия комиссиясе әгъзасы Гәрәй Рәхим белән бергә Мәскәүгә барып-йөреп тә карадык, ничәмә-ничә хат-үтенечләр язып яисә телефон аша сорап карадым, юк, кем әйтмешли, Мәскәү күз яшьләренә ышанмый, менә бер елдан артык инде сукыр бер тиен дә җибәргәннәре юк. Гәрчә, Россия Әдәби фонды җитәкчесе Иван Переверзин очрашуыбыз вакытында вәгъдәләр биргән иде.

Аккош күлендәге эшне тәртипкә салу максатыннан, язучылар дачасын узган ел Рафис Корбан үз кулына алган иде (Гәрәй Рәхим белән без һәм тагын берничә идарә әгъзасы аңа, элекке иҗади Аккош күле түгел ул хәзер, зерә алынасың бу эшкә, дип әйтүебезгә карамастан). Эшнең очы-кырые юклыгын, андагы хәлләр баш тыкмаслык икәнен (хәзер биредә язучылык хезмәтенә бернинди мөнәсәбәте булмаганнар да яши) аңлады булса кирәк, алган вазифасын быел җилкәсеннән бик тиз төшереп, дилбегәне, элек Хәсән Туфан яшәгән йорт урнашкан биләмәдә яңа коттедж салып, үз укучыларын әледән-әледән авылга, республикабыз җитәкчеләренә багышлап язган романнары (әйтик, «Хуш, авылым» әсәре) белән һәрдаим сөендереп торучы Зиннур Хөсниярга тоттырды. Хөсниярның дүкәминтле-акчалы эштә тәҗрибәсе бар, җитәкчелек хезмәтендә ул азау ярган кеше, шәт, иншалла, ни дә булса башкарып чыгар дип өметләник. Һәм мин, каләмдәшем Мансур Вәлиевкә бакчадашы Зиннур әфәнде Хөснияргә дә мөрәҗәгатъ итеп карарга киңәш итәр идем. Кем белә, урыс әйтмешли, чем чёрт не шутить, бәлки, бергә-бергә, берәр җаен-мазарын табарбыз...

Миндә «теге заманнар»дан ук калган, «Аккош күле»нә нисбәтле байтак кына язма-материаллар бар. Гәрәй Рәхимнең Мәскәүдә – Сергей Михалковның уң кулы булып эшләгән чагында шәхсән үзе язган хатын, алга таба укырга дип калдырып, бу юлы исә, сезнең игътибарны инде әһәмияте әллә ни булмаган, әмма тарихи факт буларак, бик тә кызык бер гаризага юнәлтәсем килә. «Аккош күле» исемендәге иҗат дачасындагы язучылардан» килгән гариза ул чактагы Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинга адресланган: «Тиешле игътибар булмау һәм төнге каравыл оештырылмаганлыктан, соңгы вакытта иҗат дачасында тәртипсезлекләр артканнан-арта бара.

Беренчедән, бакчаларга терлекләр керү, утыртылган җиләк, яшелчә түтәлләрен таптап йөрү очраклары ешайды. Союзга бернинди катнашы булмаган ят кешеләрнең иҗат дачасына кереп, язучыларга комачаулап йөрүләре дә көннән-көн арта бара.
Икенчедән, июль-август айларында төнге якта язучыларның бакчаларына кереп, яшелчә һәм алмаларын урлау, җиләк-яшелчә түтәлләрен таптау, агач ботакларын сындыру кебек вакыйгалар бик күбәйде. Мәсәлән, Риза Ишморат бакчасына быел гына дүрт кабат керделәр, Р.Харисныкына, Сибгат Хәкимнекенә, М.Насыйбуллинныкына, Хәсән Туфанныкына, Галимҗан Латыйпныкына, Р.Гатауллинныкына – 2шәр мәртәбә һәм башка иптәшләрнекенә дә. Бер юлы өч бакчаны талау соңгы мәртәбә 6 августка каршы кичтә булды. Каравылчы Сабировларга мөрәҗәгать итү нәтиҗәсез кала бирә.

Тиешле чараны күрерсез дип ышанабыз. Идарә җаваплы вәкилен җибәреп, һич югында, елына 1-2 җыелыш үткәрсә, әйбәт булыр иде. 6 август, 1986 ел.»

Хатка биш кеше култамга салган, шулардан икесе Риза Ишморат белән Мәгъсүм Насыйбуллинныкы булуын чамалап-танып була. Туфан абый җидесе көнне әлеге гаризаның өске почмагына «т.Лероновка» дип виза салып («Ләбиб, бик игътибар белән бу хатны укы һәм тиешле чарасын күр. М.Туфан. 7. VIII. 86.»), аны миңа тапшырды. Бөтен илне караклык баскан чорда (хәер, вазгыять хәзер дә әллә ни үзгәрмәде диярлек) штатында нибары кассиры-бухгалтеры, бер каравылчысы, китапханәчесе, клуб мөдире һәм шуларга хуҗа тиешле директоры булган Литфонд бер ялгызы ни эшли ала инде? 


Ләбиб ЛЕРОН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»