09.07.2013 Спорт
2024 елгы Олимпия уеннары Казанда узмагае...
Казан 2013 елгы Универсиада аша FISUны бөтен дөньяга танытты. Әле алай гына да түгел, Татарстан башкаласы үзендә 2024 елгы Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва итәргә әзер.
Бүген Казанда «ИТАР-ТАСС» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан Универсиада чорында махсус оештырылган ТАСС-клуб үз эшен башлап җибәрде. Алар оештырган беренче матбугат очрашуы Казанда Җәйге Универсиада уеннарының барышы һәм оештырылуына багышланды. Чарада FISUның Җәйге Универсиадалар буенча директоры Марк Ванденплас һәм Россиянең Олимпия комитеты генераль сәркатибе Марат Бариев катнаштылар.
Универсиаданы оештыруда җитешсезлекләр дә бар?
Марк Ванденплас Универсиаданы ачу тантанасыннан бик канәгать калуын билгеләп узды. «Казандагы Универсиада FISU тарихындагы иң мәртәбәле чара булып тора. Казанга спорт дөньясындагы иң танылган шәхесләр җыелды. FISU тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле», - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. Җитәкче Универсиаданы оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. «Әлеге халыкара спорт чарасы аша Казан FISUны бөтен дөньяга танытты», - дип белдерде ул журналистларга.
Марк Ванденплас Универсиаданы оештыру эшчәнлегендәге җитешсезлекләргә дә тукталып узды. «Казан шундый зур масштабтагы спорт уеннарын беренче тапкыр гына кабул итә, шуңа күрә кайбер җитешсезлекләрнең булуы гадәти хәл. Беренче өч көндә әлеге проблема тулысынча хәл ителер, дип уйлыйм», - дип дәвам итте ул сүзен. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта Универсиаданың мәгълүмати яктан тәэмин ителүен оештырып бетерү сорала. Әлбәттә, тамашачыларга бу җитешсезлек күренми, тик оештыручылар әлеге мәсьәләдән хәбәрдар, дип сөйләде җитәкче.
Россия спортчылары җиңәргә тиеш!
Марат Бариев исә Универсиадада чыгыш ясаучы Россия спортчыларыннан бары тик җиңү генә таләп ителүен ассызыклап узды. «Без медальләр буенча да, чемпионнар саны буенча да беренче урынны яуларга тиеш. Әгәр дә нәтиҗәләр башкача булса, димәк Россия командасы үз бурычын үтәмәгән дигән сүз», - дип белдерде җитәкче.
Универсиаданың беренче ике көне тәэсирләре белән дә уртаклашты Марат Бариев. Аның фикеренчә, Универсиаданы оештыру өчен Татарстан җитәкчелеге бик зур көч куйган. Хәзер Казан үзендә Олимпия уеннары үткәрүгә дә дәгъва итә ала. «Әгәр дә Татарстан җитәкчелеге гариза бирергә уйласа, 2024 елгы Олимпия уеннарының Казанда узачагына шанслар бик зур», - дип саный Россиянең Олимпия комитеты генераль сәркатибе.