|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2009 Җәмгыять
ТАТАРСТАНДА ЯШӘҮ КЫЙММӘТКӘ ТӨШӘМЕ?Татарстанда минималь азык-төлек җыелмасы Россиядә иң очсызлардан исәпләнелә. Федераль дәүләт статистика хезмәте хәбәр иткәнчә, Россиядә кешегә яшәү өчен кирәкле азык-төлек продуктларының минималь җыелмасы хакы узган елның декабрь аенда ил буенча уртача 1,1 процентка күтәрелгән һәм ай азагына бер кеше өчен бер айга 2116 сумны тәшкил иткән. Гомумән алганда, 2008 елда продуктлар җыелмасы барлыгы 17,5 процентка кыйммәтләнгән, 2007 елда ул, билгеле булганча, 22,3 процентка арткан иде. Декабрь аеда иң кыйммәт продуктлар җыелмасы Россия төбәкләре арасында Чукоткада иде – 5630 сум. Шулай ук Магадан өлкәсе (3466 сум), Камчатка крае (3443 сум), Сахалин (3389 сум) һәм Якутия (3267 сум) дә аеруча кыйммәтлеләр рәтендә тора.
Иң очсыз минималь азык-төлек җыелмасы исә – Татарстанда, биредә ул - 1750 сумга тиң. Моннан тыш Ульяновск өлкәсе (1783 сум), Мордовия Республикасы (1806 сум) һәм Тамбов өлкәсе (1824 сум) дә чагыштырмача арзанлы азык-төлек кәрҗине белән аерыла.
--- |
Иң күп укылган
|