поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.07.2013 Җәмгыять

Күрше хакы – Тәңре хакы...

Кеше олыгая башласа, яшәп үткән елларын сагынып, искә ала, артта калган гомеренә борылып карый башлый. Ә кайсыберәүләр: дөньялар үзгәрде, хәзер күршесе ян күршесенең ничек яшәгәнен дә белми, дип әйтергә дә мөмкиннәр. Ә бит гомер-гомергә әби-бабаларыбыз бер-берсе турында: “ул минем ут күршем”, дип горурланып, сөйләргә яратканнар, күрше хакы - Тәңре хакы, дип иртән-иртүк хәлләрен белергә ашыкканнар.

Тик хәзер дөнья үзгәрде, дип әйткән сүзгә мин, юк ул үзгәрмәде, дияр идем. Кояш элеккеге кебек көндә үз вакытында чыгып, билгеләнгән вакытында байый, табигатебезгә күз салсак, үз кануннарына буйсынып, салкын кышлар артыннан ямьле язлар килә, аннан соң чәчәкле, җиләкле җәйләр, тагын бераздан алтынсу көз тәрәзә кага, дип әйтер идем....

Бәлки, без, кешеләр, үзебез үзгәргәнбездер?! Ә моңа җа-вапны күпләр Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлеге башлыгы Сафиулла Насыйбулла улы МӘКЪСУТОВ сөйләгән сүзләрдән табарлар, дип уйлыйм.

- Без үскән чакта авыл халкы бертугандай, үзара берләшеп, дус булып, ярдәмләшеп яши иде. Ә бүгенге көндә болай, әйтү бик үк дөрес булмастыр кебек, - дип сүзен башлады Сафиулла Насыйбулла улы. - Чөнки элек авылда үткәрелгән бәйрәм-мәҗлесләрдә, бигрәк тә туйларда, сул ягыңда сул күршең, ә уң ягыңда уң күршең утырмаса, болар бер гаиләдәй, тату яшәмиләр дигәнне аңлата, ә бу зур оят, хурлык санала иде. Әгәр дә ут-янгын фәлән чыкса, күрше-күлән чиләген, башкасын тотып, ярдәмгә йөгерә торган иде.

Урамыбызны “Цедулка” дип атаганнар. Биредә кайчандыр шундый фамилияле хохол-украин кешесе яшәгән булган. Ә соңрак аңа “Кызыл күлмәклеләр” дигән исем дә тагылган.

Авылдашыбыз Хәдичә апа Әхмәтова, элеккечәләп әйткәндә, Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәренә еш барып, авыл халкын ситса һәм башка чүпрәк-чапрак белән тәэмин итеп тора иде. Бер елны хатын-кызларыбызга күпләп күлмәккә кызыл ситса алып кайтып бирде ул. Безнең очтагылар, инкубатордан чыккан чебиләрдәй тезелешеп, шул кызыл күлмәкләренә киенеп, Сабан туена барганнар. Ә авыл кешесе юктан да ямь табып, көләргә яраткан бит. Шунда бер шаяны безнең очка, Кызыл күлмәклеләр урамы, дип исем кушып калдырган да инде.

Кемдер кинәт авырып китсә яисә хатын-кызның бәби “алып кайтырга” тулгагы башланса, тиз арада танылган, ихтирамга лаеклы табибә Рәхимә әбекәйне өйләренә алып киләләр иде. Рәхмәт аңа, ул күп сабыйларның “кендек әбисе” булып, озак еллар шушы изге эшне башкарды.

Хөрмәтле авылдашларым арасында уңган, булган ир-егетләрләр дә күп иде. Мәсәлән, Галимҗан Мәкъсутов - терлек суярга оста. Ул әгузе бисмилласын укып суйган ит бик тәмле була. Шуңа барысы да малларын аңардан чалдырырга тырыша. Шакир бабай Иманголов тәҗрибәле пыяла кисүче буларак билгеле. Ул пыяла кисә торган алмазын Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Германиядән алып кайткан булган. Ә данлыклы балта остасы Мөхтәсим Хәбибуллинның, тегүчебез Сәгыйдә Булатова-ның, аш-су остасы Галия Хәбибуллиналарның һөнәр-ләрен онытып була димени?! Гомерлек, тырыш механизаторыбыз Хәбибулла Әпкәлимов, машина йөртүчебез Шакир Усяев бәрәңге бакчаларын сукаларга, урманнан һәм башка җирдән йөк алып кайтырга гел ашкынып тордылар. Авылда бик тә абруйлы, кануннарны белүче, мөхтәрәм аксакалыбыз Габидулла бабай Мәкъсутовка авылдашларыбыз гел киңәш сорап киләләр, кайсыбер гаиләдә тавыш-гауга купса да, аңа мөрәҗәгать итәләр иде.

Авылыбызда өлкән яшьтәге әби-бабайлар бик тә зур хөрмәткә лаеклы булдылар, ә ялгыз яшәүчеләр бигрәк тә. Әнкәй коймак пешерсә: "Барыгыз, балакайларым, күрше Ситдыйха әбиегезгә кертеп чыгыгыз, аннан соң үзегез утырып ашарсыз", - дип безне олылырны ихтирам итәргә өйрәтеп үстерде. Мин мәктәптә тырышып укый башлап, хәреф танырга, язарга өйрәнгәч, картлар миннән читтә яшәүче балаларына хатлар яздыра иде. Ул вакытта телевизор фәлән юк иде бит. Безгә җыелышып кич утырырга килгән авылдашларыма мин татар телендә басылган китапларны укыйм. Бик кызганыч хәлләр турында язылган булса, арада елап утыручылары да табыла иде.

Заманалар яхшыра башлагач, без авылда иң беренчеләрдән булып, өебезгә радио керттердек. Ял көннәрендә татарча тапшырулар, концертлар тыңларга әлеге дә баягы тирә- күршеләребез җыелыша. Халык үзара дус, тату яшәгәч, ишекләр йозакка бикләнми, хуҗа кеше анда-монда китсә, үзенең өйдә юклыгын белгертеп таяк терәтеп куя торган иде. Ә күршебез Ситдыйха әбинең акчасы гел утыргыч өстендәге япма астында торды. Моны күпләр белсә дә, әбиебезне беркем дә талап чыкмады.

Әлеге вакытта тормышыбыз көннән-көн яхшыра бара кебек. Тик шунысы уйландыра, нигә бу кадәр үзгәрдек соң?! Бездә бер-беребезне аңлау, үзара ярдәмләшү әзәя бара кебек. Ә көнчелек, хөсетлек, гайбәт сөйләү, аракы эчү артканнан - арта. Хәтта кайберәүләребез туганнары белән дә аралашмый хәзер. Ә күрше хакы - Тәңре хакы дип, хәл белешеп йөрергә тиешле ак әби-бабайларыбыз да шул шайтан тартмасыннан сабынлы сериаллар карап, өйләрендә бикләнеп утыра башладылар. Менә шундый аянычлы хәлләр күзәтелә хәзер бездә. Боларны ничек тә үзгәртәсе иде бит.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»