поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.07.2013 Авыл

“ВТ” аша мөрәҗәгатьтән соң аграр министр фермер белән очрашты

Газетабызның 28 июнь санында Яшел Үзән районы Олы Җәке авылында җиләк үстерүче “Ягодная долина” крестьян-фермер хуҗалыгы турында язган идек. Аларны үстерүче Илдар Ситдыйков газета аша аграр министрга үз тәкъдимнәрен юллады.

Хәтерләсәгез, ул үзенең тәҗрибәсен киңрәк җәелдерү, җиләк игү белән шөгыльләнергә теләгән фермерлар өчен белем бирү үзәген оештыру, аларны чит илгә укытырга җибәрү кирәклеген алга сөрде. Безнең газетаны игътибар белән укып баручы Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, язма басылып чыкканнан соң, җиләк басуында булып, аны үстерүчеләр белән сөйләште.

– Илдар Ситдыйков тавык йомыркасыннан да зуррак җиләкләр үстерә дип язып чыктыгыз, – диде аграр министр “ВТ” журналистына. – Чыннан да, республика өчен гаҗәп күренеш. Бездә аны мо­ңарчы бакча кишәрлекләрендә кечкенә мәйданнарда гына үстерделәр. Әмма Илдар кебек гектарлап үстереп, бизнес җәелде­­­рүчеләр юк иде. Рес­пуб­лика ихтыяҗын канәгатьлән­дерерлек җиләк культураларын үстерү безнең максат булырга тиеш. Бәлкем, ул әйткән укыту үзәген дә биредә оештырырбыз, җиләк үстерергә уйлаучылар өчен бу басуны тәҗрибә үзәге итәрбез.

Министр әйтүенчә, моңа кадәр без авылда яшәүчеләрне күбе­сенчә терлек, кош-корт тотарга ­кодаладык. Кайберләренең бу эштән күңеле дә кайтты. Җиләк-җимеш үстерү безнең сала халкы өчен яңа тармак булачак.

Марат Әхмәтов биредә янып-көеп җиләк үстерүчеләргә үзенең соклануын белдерде. Түтәлләр арасыннан йөргәндә, күренгән чүпләрне дә өзеп алгалады әле. Җиләкләрнең зур булып үсүен дә күрде, тәмен дә татып карады. Чит илләрдә чыгарылган сортларның уңышны күбрәк бирүен дә кире какмады.

– Профессиональ дәрәҗәдә, фа­­натларча эшлиләр, – диде министр. – Мине егетләрнең эшнең рәтен белеп башкарулары сокландырды. Мондый кешеләр республикага кирәк, без аларга ярдәм кулы сузарга тиеш. Авылларда кече эшмәкәрлек белән шөгыль­ләнергә теләк белдерүчеләр шактый. Биредәге тәҗрибә алар өчен үрнәк. Бер очрашуда гына барысын да күреп, сөйләшеп, фикер­ләшеп булмый. Киләчәктә дә аралашып торачакбыз.

Фермерның эше җай гына бара дисәк тә, аның да хәл итәсе проб­лемалары бар иде. Аларга җыелган җиләкне сакларга салкын урын юк. Ә эсседә, аеруча быелгы кебек 30 градус кызу булганда җиләк тиз бозыла. Аны сак­лау өчен җир казып, махсус баз ясарга уйлаган булганнар. Аграр ми­­нистр суыткыч алырга ярдәм итәчәгенә ышандырды. Җиләкне ташу да – мәшәкатьле эш. Моның өчен суыткычлы автомобиль кирәк. Анысы да махсус программа буенча булачак. Бакча җи­ләгендә булган корткычларны юк итүдә дә кыенлык­лар бар. Дөрес, эшкәртү җай­ланмасы алын­ган. Әмма ул җиләк культураларына яраклашмаган, яфрак өслеген ге­нә эшкәртә. Ә җиләкнең “дош­ман”нары яфрак астында кала. Министр Италиядә чыгарылган агу-химикатлар сиптерү җайланма­сын алырга ярдәм итәчәген дә белдерде. Сугару эшләрен башкару өчен авыл халкы көче белән моңа кадәр сакланып килгән бөяне “Татмелиорация” аша тиешле тәртипкә китерергә вәгъдә итте. Илдар Ситдыйковның планнары җиләк үстерү генә түгел, ул бәрәңгене 100 гектардан да ким булмаган мәйданда икмәкче. Марат Әхмә­тов 10 елга арендага җир табып бирергә ярдәм итте.

Аграр министр “Ягодная долина” хуҗалыгы белән танышканнан соң Илдардан кайсы илгә барып тәҗрибә туплап кайтырга теләгең бар, дип сорады. “Италия белән Польша, – дип җавап бирде ул. – Аларда махсус институт эшли. Дистә еллар бу эш белән шө­гыль­ләнәләр. Ләкин анда августта барырга кирәк”. Марат Әхмәтов яшел­чәчелек белән шөгыльлә­нер­гә, җиләк үстерергә уйлаган фермерлар төркемен туплап, Ита­лия­гә укытырга җибәрәчәк­ләрен әйтте.

– Мондый хәлне үзем дә көт­мәгән идем, – ди Илдар Ситдыйков. – Эшебезне киләчәктә дә нык­лап җәелдерергә зур этәргеч булды бу. Татарстанны күпләп җиләк үстерүче төбәк итеп танытырга иде. “Ватаным Татарстан”га да бик зур рәхмәт, – дип озатып калды ул. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 107 | 05.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»