поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.01.2009 Хатлар

УЛЛАРЫМА СӘЛАМӘТ КӘЛӘШЛӘР ТЕЛИМ


Мин кечкенә чакта авыл өйләренә кечкенә йолдызчыклар беркетеп чыктылар. Кемгәдер – берәү, кайсыларына – икәү, ә кемнәргәдер бөтенләй тәтемәде. Бала-чага арасында иң абруйлысы мин идем, чөнки безнең өйгә биш йолдызчык беркеттеләр! Бу бер йорттан биш ирнең сугыш кырында ятып калганлыгын искәртә иде. Бала-чага бит! Нәсел агачының тамырына балта чабуга тиң фаҗиганең тирәнлеген аңларлык акыл булмаган ул вакытларда. Нәсел агачымның шундый җәрәхәттән соң тагын да ныгып, тамырланып китүенә куанып йөргән көннәрем әле бу араларда.

...Элек авылларда ир бала дөньяга килү бөтенлек китергән, чөнки ир балага имана җире бирелгән. Өй эче тулы кыз балалылар хәерчелектә интеккәндә, ир балалар атасы иген иккән, мая туплаган. Дөньялар болганыбрак торган чорларда күбрәк ир балалар тууы күзәтелсә, карт-корылар сугыш-мазар чыкмагае дип хәвефләнгәннәр. Хәзер дә, элек тә ил ирләргә таянган. Ир – ил тоткасы дибез бит. Бездәге менә шул «тоткалар»ның шәплеген күрсәгез, санын белсәгез икән! Авылдагы төп йортка барыбыз да җыелышкач, озын итеп җәелгән өстәлләр дер селкенеп тора, ә ашарга әзерләшеп, савыт-саба җыештырышып, кул арасына кереп йөрергә ник бер кыз бала булсын! Бездә кызларга кытлык, безгә киленнәр ир бала табарга дип кенә килә. Олы җинги кыз бала турында хыяллана торгач, дүрт ир бала тәгәрәтеп атты. Хәер, ул гынамы, барыбызда да шул хәл! Төп йортта яшәүче энекәш сыер бозаулады дип сөенечен уртаклашып чылтыратып ята. «Кем?» – дим. «И-и, апа, җүләр сорау биреп торма инде, кем булсын инде – үгез бозау!» – ди. Әйе, бездә шулай: сыер үгез бозау китерә, сарык – тәкә малае. Тана итенең йомшак, тәмле икәнен кешеләрдән ишетеп кенә беләбез. Аның каравы, бездә иттарткыч әйләндерүчеләр, ягъни малайлар «завались»! Әле бер елны танышлык аша гына инкубатордан чебешләр сайлатып алып, авылга кайтарып биргән идем. Бер әтәч малае да салмадык дип ышандырып бирделәр, югыйсә. Икенче кайтуымда «тавыкларым»ның барысы да киртәдә «кикрикүк!» дип утыралар иде.

Безнең әнинең иң зур горурлыгы – йонлы тәпиле әтәче белән олы башлы ата мәчесе. Сез ул әтәчне күрсәгез! Андагы кыяфәт, андагы кикрик, койрык! Аның үз бәясен белеп кенә атлап йөрүләре! Менә ул ир заты, ичмасам. Әле күршеләрнең кетәклегенә дә кереп чыккалавын исәпләсәң, чып-чын ир әкәмәте, мәгәр. Күрше Фәйхүнә апаның чуар тавыгы утыра торгач бер оя чебеш чыгарган. Әни ни күрсен – нәни чебешләрнең барысы да йонлы тәпиле икән. Ә йонлач тәпиле әтәч авылда бездә генә. «Бәрәч, минем әтәчнекеләр бит болар, яртысын керт!» – дигән әни Фәйхүнә апага. Чыннан да, кулына картон тартма тотып кереп җиткән бит күршебез. Тартманы ачса, эчендә яңа туган буйлы-буйлы биш мәче баласы күреп аптырап киткән әни. «Менә, болары да синең йолкыш ата мәчеңнеке, үзеңә булсын!» – дип тартмасын калдырып чыгып киткән Фәйхүнә апа.

 

Ирем, бичара, гел кыз бала көтте үземнән. Ул минем нәсел шәҗәрәмнең ир затларыннан гына торганын белми иде шул, ә мин, мәкер иясе, эчтән генә ир бала исемнәре уйлап куйган идем инде. Икенче улыбыз туганын ишеткәч, башын иеп, ни көенергә, ни сөенергә белми утырганда, янына бер хезмәттәш хатын килеп җилкәсенә суккан да: «Вәйт, маладис хатын – малай тапкан, ничу дөньяга фахишәләр үрчетеп ятарга!» – дигән. Үзенең өч җилбәзәк кызы булып, шуларны тыя алмый интеккәнлектән әйткән икән, мескенкәем.

 

Үзем ир балалар шөгыльләнә торган спорт оешмасында эшләгәч, эшемдә дә гел малайлар белән генә аралашам. Мактанып әйтүем түгел: уртак тел табып, аңлашып яшибез. Ә менә уеннар булганда үзләрен хоккей җанатарлары дип санаучы бер көтү кызлар килә. Бәдрәфтә тәмәке тартмагыз, көнбагыш чиртмәгез дип кисәтү ясадыңмы – беттең! Битләре мул итеп буялган 14-15 яшьлек кызыкайлар шундый итеп җавап бирәләр, ник дәшкәнеңә үкенерсең. Хоккейчыларның акчалы, сәламәт, матур гәүдәле икәнен белеп «ау»га чыккан бу кызларның хатын-кызга хас сыйфатларга ия булырга омтылмаулары бик кызганыч. Балачакларыннан мәхрүм булып, гомерләрен спортка багышлаган егетләрнең шушылар ятьмәсенә эләгәсен уйлыйсың да кәефләр кырыла. Әле бит кыш уртасында яланбаш йөриләр, чалбарлары юка тукымадан, бил турылары ачык. Кияүгә чыгып, балага узу, сәламәт бала табу турында уйларга үзләренең башлары җитмәгән бу кызыкайларга өрфия чалбар алып кигерткән аналары ни уйлый икән? Бер кызның әнисенә шушыларны әйтеп күрсәткән идем, тыңламый бит диде. Кызгандым үзен. «Син шушы орчык кадәр кызыңны тыңлата алмагач, мин ул озын-озын малайларны ничек тыңлата дип беләсең, дидем. Әнә, көннәр суытты, ә бер улым әни күрми әле дип, мыштым гына юка чалбардан йөрүен дәвам итә. Беркөн моның чалбарын алдым да: «Улым, булыш әле, тот әле бер балагыннан. Үзем генә моны икегә аера алмыйм бит», – дим. «Бетте, бетте, әнием, алып куям», – диде. Тәти кызларның хөрмәтле әниләре, минем сезнең тәрбия ысулларын тәнкыйтьләү түгел максатым. Шулай да булачак кайнана каны бераз кымыр-җытып ала. Улларыма сәламәт киленнәр килсен иде дә, оныклар сөяргә насыйп итсен иде дигән теләк белән язуым. Кайбер кыз балаларның үз-үзләрен тотышларында әдәп-әхлак дигәннәренең күренмәве аптырата. Ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын диләр бит. Күпчелекне ир-атлар тәшкил иткән нәсел шәҗәрәмне дә килен булып төшкән таза, акыллы хатыннар баеткан бит.

 

Әнә, хәзер бер-бер артлы «пләмәш»ләр өйләнә. Кесәң һәм йөгерә-йөгерә аякларың гына чыдасын! Бөтен өмет – киләчәк киленнәрдә. 


Раушания ШӘЯХМӘТОВА, Түбән Кама
Татарстан яшьләре
№ 78 | 30.12.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»