поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.06.2013 Дин

Татарстанда исламның бүгенге халәте: XIX гасырдан караш

Бүгенге дөньяви җәмгыятьтә ислам диненең урыны нинди булырга тиеш дигән сорау күпләрне борчый. Аңа җавап эзләгәндә, Татарстанда исламның бүгенге хәлен анык күзаллау таләп ителә. Гомумән алганда, ислам институтлары оешу, күпләрнең мөселманча яшәү рәвешенә күчеш чоры тәмам һәм мөселманнар тормышында яңа этап башланып китте, дияргә мөмкин. Бу яңа чорга Татарстан мөселманнары нинди табышлар белән аяк баса соң?

Иң мөһимнәрен санап үтик:

– авыл-шәһәрләрдә меңнән артык мәчет төзелде, аларда билгеләп куелган имамнар хезмәт итә;

– үзәк урамнарында төзелгән мәһабәт таш мәчетләр Татарстан шәһәрләренә мөселман шәһәрләре төсмерен бирә;

– ислам дини уку йортлары югары, урта һәм башлангыч баскычларга бүленеп эшли башлады;

– татарларның башлангыч дини уку йортларында белем алуы социаль күренешкә әверелде;

– дини бәйрәмнәрдә катнашучылар саны республикадагы рәсми һәм милли бәйрәмнәрдә катнашучылар саныннан артып китте;

– хакимият ислам белән хисаплаша башлады, муллаларда халыкны тупларлык көч булмаса да, исламның көчле идеология икәнлеген таныды. Бу Татарстанның Беренче Президенты һәм бүгенге Илбашының дини бәйрәм көннәрендә мәчеткә килүләрендә дә күренә. Димәк, Татарстан ил һәм дөнья күләмендә Россия Федерациясенең мөселман республикасы буларак таныла бара;

– республикада мөселман өммәсе оешты, ул бүген төрле сурәттә, төрле формада яшәүче катлаулы бер күренеш хасил итә;

– бер төркем дин әһелләре өчен ислам бизнес, акча эшләү чарасына әверелде;

– төрле дәүләт оешмалары тарафыннан ислам институтларына контроль нык артты. Бигрәк тә террор актларыннан соң мондый игътибар аермачык күзгә ташлана;

– шәһәр мәчетләрендә намазга йөрүчеләрнең күпчелеген яшь буын вәкилләре тәшкил итә башлады;

– яңа төрле әхлакый тәрбиягә нигезләнгән мөселман гаиләләре барлыкка килде. Димәк, дөньяга яңа буын мөселманнары аваз сала. Бүген шәһәрләрдә күзәтелгән уңай демографик үзгәрешләрдә мөселман гаиләләренең өлеше бар.

Шул ук вакытта бүген хакимият органнарында да, Диния нәзарәтендә дә киләчәктә ничек эшләргә, мөселманнар белән ничек җитәкчелек итәргә дигән сорауларга ачык җавап табылган дип әйтеп булмый.

Мөселманнар азчылыкны тәшкил иткән дәүләтләрдә аларга үзләре теләгәнчә яшәү, чын мөселманча тормыш-көнкүрешләрен оештыру һәрвакыт иң мөһим проблемаларның берсе булган. Шул исәптән Россия империясендә дә һәр буын бу катлаулы һәм хакимият белән килештерүне таләп иткән мәсьәләне уңай хәл итәргә омтылган. Бу өлкәдә тупланган традиция ул – татар халкының гасырлар дәвамындагы көрәш нәтиҗәсе дисәм, ялгыш булмас. Киңрәк караганда, бу тәҗрибәне мөселманнар белән хакимият арасындагы компромисс табу дип бәяләргә мөмкин.

Һәм әлеге тәҗрибәне, бигрәк тә Россия империясенең яңарыш (модернизация) чорында татар милләтенең дини-рухи халәтен өйрәнү заман куйган сорауларга да җавап бирергә ярдәм итә алырлык. Үткәннең сабакларына таянмасак, урта гасырларда корылган схоластик киртәләрне атлап чыга алмаячакбыз, бүгенге тормышка кирәкле кыйммәтләрне фанатизм өстенлек иткән җәмгыятьтән эзләячәкбез. Ә бит ничә буын татар кешеләре мөселманнарда яңарыш өчен көрәшкән. Шулар тырышлыгы нәтиҗәсендә йөз-ике йөз ел элек мөселманнарның сакланып калуы белән бәйле мәсьәләләр дә уңай хәл ителгән.

Әйтик, XIX гасыр урталарында толыпка төренеп, сырган чалбар киеп, ат юлы белән гыйнвар аенда сату-алу итәргә Эрбет ярминкәсенә килгән татар сәүдәгәрләре, маңгайга-маңгай килеп, «мөселманга чалбардан йөрү дөресме, түгелме?» дип бәхәсләшкән. XIX гасырның икенче яртысында кадимче муллалар мөселманнарга русча укуны, фотога төшүне ислам дине тыя дигәннәр. 1896 елдан рус теленнән мәҗбүри имтихан биргәндә, имам булырга теләгән кешедән фотография таләп ителә башлагач, бу мәсьәлә үзеннән-үзе уңай хәл ителгән. Мөселманнар тормышында һәрвакыт күзәтелә килгән яңалыклар Россиядәге яңарыш, дәүләт таләпләре белән генә түгел, Согуд Гарәбстаныннан үзгә җирле табигать һәм климат шартлары, халык традицияләре, гореф-гадәтләре белән дә билгеләнгән. Димәк, алар халык ихтыяҗларын күздә тотып гамәлгә кергән. Шулай икән, ислам институтларының Россия шартларында үсеш-үзгәрешен өйрәнү мөселманнар өчен күп өлкәләрдә үз мохитебезгә кулай шартлар тудырырга ярдәм итә алыр иде.

Әйтергә кирәк, Россия империясендә төрле төбәкләрдә көн күргән халыкларның ислам дине традицияләре, аларда шәригать кануннарын үтәү дәрәҗәсе төрле була. Бу яктан иң кискен үзгәрешләргә нәкъ менә безнең бабаларыбыз дучар ителә. Мәгълүм булганча, Казан яулап алынгач, дәүләт җимерелгәч, яңа хакимият ислам институтларының яшәешен тәэмин итеп торган вакыфларны тартып алган. Феодал элита зур югалтулар кичергән. Яңа шартларда финанс ярдәмсез калган мәдрәсәләр ябылган, белем бирү системасы җимерелгән. Кискен үзгәрешләр татар мәдәнияте торышына гаять дәрәҗәдә тискәре йогынты ясаган. Фәкать Екатерина II, исламны һәм мөселман дин әһелләрен рәсми танырга мәҗбүр булуы белән, ислам дине көчәю өчен кайбер шартлар тудырган. Бу яктан 1788 елда нигез салынган Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия оешу принциплары һәм эшчәнлеге игътибарга лаек. Әлеге мөселман дин әһелләре эшчәнлеген күзәтергә тиешле дәүләт оешмасының рәисе итеп мөфти куелган. Хөкүмәт шәригать суды белән шөгыльләнәчәк өч казыйны Казан губернасы дин әһелләре үзләре арасыннан 3 елга сайлау тәртибен керткән.

Оренбург мөфтиләренең беренче өчесе дини гыйлем ияләре булса (М.Хөсәенов, Г.Габдерәхимов, Г.Сөләйманов), аннан соңгы ике мөфти (С.Тәфкилев һәм М.Солтанов) – дөньяви белемле чиновниклар.

Г.Сөләйманов вафат булганнан соң, 1865 елда үзләрен мөселманнарның затлы, зыялы катлавы дип белдерүче татар сәүдәгәрләре, мөфтилеккә үз кандидатларын күрсәтеп, хөкүмәткә гаризалар юллап карыйлар. Ә рус кануннарын яхшы белгән татар дворяннары хакимият алдына мөфтине мөселманнар тарафынан сайлау оештыру мәсьәләсен куя. Бу вакытта әле «мөфтине мөселманнар үзләре сайлый» дигән Россия кануны үз көчендә була. 1865 елда Казанда яшәүче Шаһиәхмәт Алкин мөфти сайлау тәртибе проектын төзи. Аның буенча Россия империясендәге халыкның төрле хокукларга һәм матди хәлгә ия булган төркемнәреннән – төрле сословие вәкилләреннән торган мөселманнар исемлеген җирле хакимият раслагач, 11 губернадан 46 сәүдәгәр, 45 дворян, 50 мулла, 70 волость cтаршиналары, Уфага килеп, яңа мөфти сайларга тиеш була. Бу проект беренче тапкыр мөфтине, Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия рәисен, мөселман общинасының җитәкчесе буларак сайлау кирәклеген хакимият каршында көн тәртибенә куя.

Бу тәкъдимнәрнең берсе дә тормышка ашмый, император элеккечә, мөселманнар фикеренә колак салмыйча, мөфтиләрне билгеләүне дәвам итә. Ләкин проектларның эшләнүе татар зыялыларының нинди юнәлештә перспективалар билгеләгәнлеген ачык күрсәтә.

СССР таркалып, төбәкләрдә күпләп Диния нәзарәтләре оеша башлагач, аларның эшчәнлегенә нигез итеп совет чоры кануннары алына. Совет хакимияте 1920-1926 елларда уздырылган мөселман дин әһелләренең өч съездына муллаларны гына чакырып, аларны мөселманнардан аеруны, дин әһелләрен ябык корпорациягә әйләндерүне максат итеп куйган иде.

Дөрес, 1990 елларда әле мөселман өммәсе оешу юлында булып, дин өлкәсендә төзелешне милли хәрәкәт лидерлары һәм кайбер муллалар алып барды. Хәзер исә, дин әһелләре мөселман өммәсендә азчылыкны тәшкил итсә дә, мөфти сайлауда фәкать указлы имамнар гына катнаша, ә мөселман өммәсе читтән күзәтеп кенә тора. Күрәсең, кануннарны яңа шартларга яраклаштыру заманы җитте.

1879 елның 29 гыйнварында Казан шәһәренең бер төркем байлары, губернатор янына кереп, эчке эшләр министры янына барырга һәм дәүләт эшлеклесе белән берничә мөһим мәсьәлә хакында сөйләшергә теләүләрен җиткерәләр. Алар төзегән кәгазьдә беренче пункт итеп мөфтине барлык Россия мөселманнары да сайларга тиеш, дип язылган була. Алай гына да түгел, сәүдәгәрләр Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия казыйларын да сайлап куярга кирәк дип белдерә. Ул вакыттагы кануннар буенча мөфтинең шәхси фәтвәсе канун көченә ия булмый. Карарлар коллегиаль рәвештә Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия казыйлары да кул куйган очракта гына канун көчен ала. Казыйлар һәм мөфти сайлап куелган очракта гына Идел-Урал һәм Себер төбәкләре ислам общинасын халык тарафыннан сайланган Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия җитәкли булып чыгар иде.

Сәүдәгәрләр, шулай ук мирас яки милек бүлгәндә, җирле хакимият вәкилләренең шәригать кануннарына таянырга юл куймавын, җомга көнне рәсми рәвештә ял көне итеп игълан итүне сорарга җыеналар һ.б. Әлбәттә, аларга, башкалага барып, үз хокукларын яклап сүз әйтү тыела.

Исламга кагылышлы мәсьәләләрне тикшергәндә, дин әһелләре арасында үзен уңайсыз хис иткән мөфти С.Тәфкилев хөкүмәттән исламны яхшы белгән мөфти ярдәмчесе штаты сорап карый. Чөнки хакимият белән ике арада мөнәсәбәтләрне җайлы корган мөфти үзенең мөселманнар, дин әһелләре белән тулысынча уртак тел таба алмавын аңлый, моның сәбәпләрен күрә. Аның вафатыннан соң Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия аша хөкүмәткә җибәрелгән гаризаларында мөселманнар булачак мөфти дини белемле булсын дип искәртәләр. Хакимият тагын халык фикерен исәпкә алмый. 1885 елда мөфти итеп тәгаенләнгән Мөхәммәдьяр Солтанов Казанда рус гимназиясе тәмамлаган, ә мәдрәсәдә укымаган шәхес була.

Россия хөкүмәтенең мөфти итеп дөньяви белемле шәхесләр билгеләвенә галимнәр арасында тискәре караш яшәп килә. Бу яктан 1891-1906 елларда Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиядә казый булган, аннары Оренбургта «Шура» журналын нәшер итүче Ризаэддин Фәхреддиннең 1912 елда әйтелгән фикере кызыклы. Билгеле булганча, ХХ гасыр башында, бигрәк тә беренче рус инкыйлабы елларында һәм аннан соң татар җәмгыятендә дөньяви белем алуга омтылыш көчәя, европалашу хәрәкәте киң җәелә. «Вакыт» газетасында Р.Фәхреддин «Оренбург духовный собраниесендә мөфтилек» исемле кечкенә генә материал бастыра. Анда галим болай дип яза: «Мөфти әгәр дә Петербургка бардыгында иң олуг мәэмүрләр хозурында үзенә мәхәббәт иттерерлек дәрәҗәдә сүзгә маһир, замана гыйлемнәреннән хәбәрдар булса вә һәртөрле бикле ишекләрне ачтырып керерлек кәмаләте вә хөрмәте булса гына, собраниенең дәрәҗәсен күтәрә алыр вә мөселманнарның игътибарга керүләренә сәбәп булыр, юкса мәхәллә муллаларыннан берен мөфти урындыгына утыртмактан бер мәгънә дә чыкмас». Дин галименең фикеренчә, меңләгән мәхәлләләре булган Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиядәге рәис Россия шартларында «...мөфтинең дөньяви гыйлемләрдә вә иҗтимагый эшләрдә кәмаләте вә икътидары улмакын алда тотарга тиешле. Бу мәмләкәттә ислам милләтенең истикъбале шундый кешеләргә мохтаҗдыр. Әгәр дә буның илә дини гыйлемләрдә кәмаләте дә булыр исә, әлбәттә, анысы бигрәк яхшы, анда низаг булырга мөмкин түгел».
Мөхәммәтсафа Баязитов Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган, Санкт-Петербургның көнчыгыш телләр факультетын тәмамлаган, дини һәм дөньяви яктан яхшы хәзерлекле мөфти булган. Ләкин татар җәмәгатьчелеге, вакытлы матбугатта басылган тискәре эчтәлекле язмалар тәэсирендә, аны кабул итәргә ашыкмаган, чөнки хөкүмәт яңа мөфтине тагын мөселманнар белән киңәшмичә билгеләп куйган. Мөхәммәтсафа Баязитовның мөфти булып эшләгән еллары (1915-1917) Беренче Бөтендөнья сугышы чорына туры килә, Февраль революциясеннән соң мөселманнар тәүге тапкыр мөфти сайлауга ирешә: мөфти кәнәфиенә Галимҗан Баруди утыра.

Инде килеп Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиянең дини эшләре белән идарә өлкәсендә тоткан урыны хакында фикеребезне белдерик. Архив документларыннан күренгәнчә, мулланы, мөәзинне авыл халкы, мәхәллә сайлаган. Әгәр дин әһеле урынына кандидат хөкүмәт һәм полиция таләпләренә җавап бирә икән (җинаять җаваплылыгына тартылмаган, сәяси һәм әхлакый яктан тотрыклы һ.б.), губерна идарәсе бу кешене Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиягә имтихан тапшырырга, дини дәрәҗә алырга юллаган. Анда барган һәр кеше имтиханны уңышлы тапшырып кайткан. Күрәбез, җәмгыять карарына нигезләнеп, губерна идарәсе мулла булырга теләгән кешегә юл ачкан, ә Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиягә барып имтихан тапшыру гади бер формальлеккә әйләнгән.

Берничә мең мәхәлләне барлап-күзәтеп, муллаларны контрольдә тотарга Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургиянең җитәрлек штаты да, финанс мөмкинлекләре дә булмаган. Хат язышу, карарларны үтәтү яки аларның үтәлешен тикшерү өяз полициясе я волость идарәләре аркылы башкарылган. Шунлыктан мәхәлләләрдәге имамнар тулы мөстәкыйльлек шартларында яшәгән. Аларның Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия белән булган мөнәсәбәтләрен «тулы ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр» дип атап була. Чөнки кайбер муллаларның кыек эшләрен тикшерү мәхәллә халкыннан яки көндәш мулладан шикаять килгәч кенә башланган. Низагларны Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия һәрвакыт халык фикерен исәпкә алып чишкән, мулланың мәхәллә белән сүзгә килүе еш кына аны эшеннән азат итү белән тәмамланган.

Татарстанда бу модель әлегә оешмаган, хәзергә ислам институтлары белән идарә итү тәртибе Чиркәү оешмасындагыга охшашрак. Ләкин киләчәктә, һичшиксез, үзгәрешләр булачак. Әлегә мәчетләрне, мәктәп-мәдрәсәләрне, имамнарны, Диния нәзарәтен берләштерә торган бер институт җитенкерәми – мәхәлләләр оешу акрын бара. Югарыда аталган барлык институтлар да шул мәхәлләләр өчен эшләргә тиеш, югыйсә. Яшәү урыны нигезендә (прописка) мәчет тирәсендә оешкан мондый бердәмлекләр ислам үсешенә яңа төсмер бирер иде. Күрше төбәкләрдә бу өлкәдә тупланган уңай тәҗрибәне өйрәнеп, тиз арада мәхәлләләр дини-иҗтимагый оешма буларак эшләп китсен өчен, тиешле норматив актлар булдыру кирәк.

Бүген Татарстанда яшәүче мөселманнарның ил хакимиятенә лояльлеге аларның Татарстанга һәм Россия Федерациясенә мөнәсәбәтләре белән билгеләнә.

Мөселманнар үзләре яшәгән дәүләткә өч төрле позициядән торып карый:

1) «дәр-ел хәрб» – сугыш җире;
2) «дәр-ел көфр» – кяферләр җире;
3) «дәр-ел ислам» – ислам җире.

Россия империясендә Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия округына кергән мөселманнар ир белән хатын, гомумән, гаилә мөнәсәбәтләрен, мирас, милек бүлүне шәригать кануннары буенча хәл иткән. XIX гасыр азагы – ХХ йөз башында Идел-Урал төбәге мөселманнары Россия империясен «дәр-ел ислам» – «ислам җире» дип кабул иткән. Бүгенге кануннар югарыда аталган өлкәләрдә шәригатьне рәсми кулланырга рөхсәт итми.

Мондый шартларда Россия Федерациясе барлык мөселманнар өчен «ислам җире» була алырмы? Шул сәбәпле Татарстан Диния нәзарәтендә мөселманнарның бүгенге яшәү рәвешенә кагылышлы фикерләр белдерүче Голямалар шурасының роле арта, аның составына кергән голямаларны мөселманнар съездында сайлау мәслихәт. Бу очракта Голямалар шурасы чыгарган карарларның хокукый көче артыр иде.

Татарстан мөселманнар съезды хәзергә Диния нәзарәтенең дин әһелләре, указлы муллалар съезды буларак эшли. Татарстан өммәсе дини мәсьәләләрне хәл итүдә, шул исәптән мөфти сайлауда да турыдан-туры катнаша алмый дигән фикер туа. Татарстан мөселманнар съездының исеме җисеменә туры килерлек итеп Татарстан Диния нәзарәте уставына тиешле үзгәрешләр кертү, башка мөселманнарга да дин эшләре буенча карарлар кабул итүдә хокук бирү мәслихәт.

Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире
 


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН
Безнең мирас
№ 5 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»