24.06.2013 Милләт
Милли университет ачу мөмкинлеге туа
28 июнь көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы сессиясе булачак. Элгәресендәге кебек анысында да депутатларның игътибар үзәгендә – ТР “Мәгариф турындагы” закон проекты булыр, икенче һәм өченче укылышта тикшерелеп, ул кабул да ителер дип көтелә.
Берничә көн элек әлеге закон проекты уңаеннан ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин матбугат җыелышы үткәрде.
Әүвәл алар журналистларны мәгариф турындагы РФ законы, ТР законы эшләнгәндә дәүләт әһелләребез, җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан ниндирәк фикер-тәкъдимнәр җиткерелүе турында бәян итте. Аерым алганда, Р.Вәлиев, федераль закон проекты эшләгәндә ТР Дәүләт Советы тарафыннан 18 төзәтмә җибәрелгән иде; аларның күбесе кабул ителде, әмма бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү таләбе үтмәде, дип сөйләде (чынлап та, сәер инде: укучы РФ Конституциясе буенча мәктәптә туган телендә белем алырга хокуклы, әмма үз телендә чыгарылыш имтиханы бирә алмый).
Гаҗәп тә түгел: мәгариф закон проекты уңаеннан журналистларның бик күп сораулары булды. Без “ВТ” исеменнән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгындагы Мәгарифне үстерү федераль институтының Милли-мәдәни, дини һәм мигрантларга белем бирү сәясәтен анализлау үзәге җитәкчесе Ольга Артеменконың REGNUM хәбәрләр агентлыгына биргән әңгәмәсенә, тәгаен алганда: “РФның дәүләт теле белән РФ субъектының дәүләт теле тигез хокуклы була алмый, “тигез хокуклылык” бер күләмдә укытуны аңлатмый. “Тигез хокуклылык” укыту телен сайлап алуда гына хокукларның тигез булуына кагыла”, – дип белдерүенә аңлатма бирүен, болай раслау татар мәктәбендә урыс теле татар теленә караганда күбрәк укытылырга тиеш дигән сүзме, дип сорадык.
– РФ Конституциясендә барча телләр дә тигез хокуклы дип таныла. Үз заманында Татарстанда татар һәм урыс телләре бер дәрәҗәдәге дәүләт телләре дигән законыбызга бәя бирүләрен сорап РФ Конституция судына мөрәҗәгать иткәч, ул да моның дөреслеген таныды, – дип җавап бирде бу уңайдан Разил әфәнде.
Данил әфәнде, үз чиратында, бу сүзләр – Ольга Артеменконың шәхси фикере; бездә – плюрализм, һәркем үз фикерен әйтә ала, дип җаваплады. Югыйсә әлеге ханым дәүләт учреждениесендә эшли, дәүләт әһеле буларак чыгыш ясый. Мондый расизм, шовинизм күренешләренә РФ дәүләт органнары да мөнәсәбәтен белдерсен иде дә бит...
Журналистларны бердәм тарих дәреслеге булдыру мәсьәләсе дә борчый икән. Бу җәһәттә Р.Вәлиев, бердәм дәреслек комачауламас иде, әмма аны язучы авторлар коллективына төрле фикерле кешеләр кертелергә тиеш, бөтенесе бер төсле уйлый торган җирдә беркем дә уйламый, дип белдерде.
Тагын бер мөһим мәсьәлә – хосусый югары уку йортлары ачу мөмкинлеге бирелү. Әлбәттә, моңарчы шәһәрләргә хосусый вузлар булдыру мөмкинлеге бирелеп тә, республика-өлкәләрнең моңа хокукы булмавы сәер иде. Инде бу проблема хәл ителгән. “Инде бездә татар милли университеты ачып булачакмы?” – дип сорадылар бу уңайдан журналистлар.
– Без закон нигезендә мөмкинлек кенә бирәбез. Милли университетны ачу, булдыру турындагы карарны Дәүләт Советы түгел, Хөкүмәт кабул итә. Бу – аның ихтыярында, – дип җаваплады моңа дәүләт әһелләре.
Шунысы кызык: законны беренче укылышта тикшергәндә парламентта вәкилләре булмаган партия тарафдарлары да катнашкан һәм үз тәкъдимнәрен керткән иде. Аларның да берничә тәкъдиме кабул ителгән.