22.06.2013 Авыл
Сабабашның үз “чупакабрасы” (Кеше күзенә күренмәгән ерткыч сәер гадәтләре белән аерылып тора)
Авыл халкының инде Cабан туеннан бирле тынычлап йоклаганы юк. Күршебез Альберт абыйларның үсеп беткән бройлер чебешләрен нәрсәдер буып киткәннән соң хуҗалыгында кош-корты булган һәркемнең коты очып тора. Очмаслык та түгел, шушы бер атна эчендә генә дә билгесез нәрсә тагын ике тавык абзарына кереп, чебешләрнең канын суырып чыккан...
Сабабаш авылында булган бу хәл Саба районы өчен беренче очрак кына түгел. Әле узган ел гына күрше Лесхоз бистәсендә дә, Сабаның үзендә дә ниндидер ерткыч җәнлек кешенең куяннарын, тавыкларын, хәтта сарыкларын буып киткән иде. Халыкта ул ерткычка шундук исем дә табылды – чупакабра. Хайван һәм кош каны белән туенучы әлеге нәмәрсә турында матбугатта да шактый гына сүз кузгатканнар иде. Аны күрүчеләр дә булган ди, имеш. Чупакабрага ышану-ышанмау һәркемнең үз эше, әлбәттә. Әмма минем авылдашлар бу ерткычның барлыгына шикләнеп карый. Һәрхәлдә, Сабабашка ияләшкәне ул түгел диләр. Чөнки ул “кунак булган” хуҗалыкларда бернинди аяк эзләре дә, ишекне тырнап ачкан урыннар да юк. Вампир җәнлек урамда калып яки тәрәзәсе ябылмаган торакларда калган кошларга һөҗүм иткән. Аның чупакабрага охшаш бер генә ягы бар – җәнлек акыл һәм хәйлә белән эш итә.
Буган чебиләрен әйләнә буенча тезеп куя
Ерткыч җәнлек Сабан туе алдыннан авылдашларның күңеленә шом салды. Кичке аш итеп ул күршебездәге Газизҗановлар гаиләсенең симез бройлер чебешләрен сайлый.
– Үч иткәндәй, ул көнне чебешләрне ояларына япмаган идек, – дип искә ала хуҗабикә Люция апа. – Төнге сәгать берләр тирәсендә малаебыз Ришат уятканга йөгереп чыктык. Үз күзләремә ышанасы да килмәде, әллә ничаклы чебием үлеп ята иде! Калганнарын коткарып калу нияте белән оя астына качып посканнарын тартып чыгарырга тотындым. Тегеләр, мескен, шулкадәр курыкканнар, кымшана да алмыйлар. Аннан соң да берәр атналап чыпчык очып киткәннән дә өркеп йөрделәр. Бик куркыныч әйбер булгандыр инде, этебез дә бер почмакка сеңеп беткән иде.
Ул төндә Люция апаларның 20дән артык чебие җан тәслим кылган. Вампир җәнлек тешләрен кошларның канатлары өстеннәнрәк батырып, каннарын суырган. “Инде суяр вакытлары килеп җиткән иде. Күпме хезмәт әрәм. Кечкенәдән алып үстергән идем бит, – дип сукрана хуҗабикә. – Иң симезләрен буган бит. Зәгыйфьләренә тиеп тә карамаган. Кечкенәдән үк бер аксагы бар иде, үлә инде бу дип йөрдем, ә ул, мескен, шушы ерткыч тырнагыннан да котылган”. Билгесез кунак хуҗаларны аптырашта калдырырлык тагын бер нәрсә эшләгән – чебиләрнең барысын да берәр метр ара калдырып, әйләнә буенча тезеп куйган. “Кызганыч, фотога төшереп кала алмадык. Кеше ышанмаслык хәл бит бу!” – ди Люция апа.
“Биш капчык үле чеби чыгарып ташладык”
Бу хәлләр урамыбызның бөтен тынычлыгын алды. Кичен урамга чыгарга да кот алынып торды. Кош-кортларны кояш баеганчы ук ояларына бикли торган булдык. Вампир җәнлекнең чираттагы ауга чыгуы турында берәр атнадан соң ишеттек. Бу юлы ул Олы урамда торучы Сабирҗанов Илһам абыйларның чебешләренең канын эчеп тукланган. Аларның да иң эреләрен, симезләрен генә сайлап алган. Бер-икесен үзе белән дә кыстырып алып китмәкче булган, ахры, берничә түшкәне су буена таба өстерәп караган. Калганнарын исә берәм-берәм ызанга тезеп чыккан.
Ерткычның иң тәмле кичке ашларының берсе шушы атна башына туры килде. 20 чебине азга саный башлаган, күрәсең, бу юлы авылның икенче башына барып җитеп, 50 чеби белән туенган!
– Иртән тавык-чебешләргә ашарга бирим дип чыксам, артыма авып китә яздым – ишегалды җансыз түшкәләр белән тулган иде. Аларның ни рәвешле тезелгәненә дә игътибар итмәдем, шок хәлендә калган идем. Шулай да барысының да аякларын өскә күтәреп ятуларына сәерсендем. Теге җәнлек күптән түгел генә китеп барган булса кирәк, мин чыкканда кайбер чебешләр әле үлеп бетмәгән иде. Аларны шунда ук чалдык. Икесе бөтенләй башсыз ята иде. Биш капчык үле чеби чыгарып ташларга туры килде, – дип сөйли Гөлүсә Сабирова.
Урман кунагы түгелме?
Бүген авылда олысының да, кечесенең дә телендә шушы бер әйбер – билгесез ерткыч җәнлек. Нәрсә булыр бу? Кайдан килгән? Тагын күпме зыян китерер? Төрле кешедә төрле фикер. Төлке яки кыргый этләр дигәнгә берәү дә ышанмый. Алар кан суырмый, тавыкны түшкәсе белән күтәреп алып китәрләр иде, диләр. “Чупакабра” дигәнне дә әкияткә саныйлар. Авыл суга якын урнашканга күрә ерткычны суда яши торган җәнлектер дип уйлаучылар күп. Ул йә ләтчә (ласка), йә сасы көзән (хорек) булырга мөмкин. Үткән ел, төбен чистарту максатыннан, буадагы суны агызып бетергәннәр иде. Быел шуңа урман күленең суын җибәреп тутырдылар. Ерткыч җәнлек шуның белән агып килгәндер дип фаразлыйлар. Мәчегә охшаган, башы озынаеп килгән үтә дә елгыр нәрсәне берничә кеше су буенда да күргәләгән.
Авылның мал табибы Альберт Байметов бу җәнлекне ләтчә түгелме икән дип әйтә. “Үзен күрмәгәч, аның ни нәрсә булуы турында әйтүе кыен. Ә котырганмы-юкмы икәнлеген экспертиза гына күрсәтә ала. Тик аның өчен җәнлекнең баш мие кирәк. Ул калдырып киткән түшкәләрдән генә анализ алып булмый”, – ди табиб.
Зоология китабында әйтелгәнчә, ләтчә – сусарлар семьялыгына керүче ерткыч җәнлек. Ул басуларда, урманнарда, сазлыкларда, су кырыйларында яши. Гәүдә озынлыгы 11 см дан алып 22 см га кадәр җитә. Кечкенә булуына да карамастан, очлы тешләре белән дошманының бугазын чәйнәп ташларга сәләтле. Ләтчә бик яхшы йөзә, тиз йөгерә һәм бик оста итеп агачларга үрмәли. Нигездә, ул тычканнар, сукыр тычканнар, кәлтәләр, еланнар, кыслалар, балыклар белән туклана. Кешеләр янәшәсендә яшәгән ләтчәләр тавык-чебешләрне, куяннарны үз итә. Җәнлек ауга төнлә чыга.
Күршебез Альберт абый Газизҗанов та, озак еллар урманда эшләгән кеше буларак, бу ерткычның ләтчә булырга мөмкинлеген кире какмый. “Урман күлендә күп алар, шуннан килгәннәрдер, – ди ул. – Ләтчә, бәлки, үзе генә дә йөрмидер. 50 чебешнең канын берүзе эчсә, шартлар иде ул. 3-4 булып йөри торганнардыр. Ул бик елгыр җәнлек, теләсә нинди тишектән дә керә ала”. Авыл халкы өчен ләтчә дигәннәре әлегә таныш түгел нәрсә. Күпләр ул ерткычны су күсесе яки сасы көзәндер дип әйтә. Алар элек тә халык янәшәсендә яшәгән. Монысының кан эчеп туклануы һәм акыл белән эш итүе генә гаҗәпләндерә.
Марсель Галимуллин, Саба урман хуҗалыгының өлкән аучысы:
– Үз күзем белән күрмәгәч кош-кортларга һөҗүм иткән җәнлек турында төгәл берни дә әйтә алмыйм. Ләтчә дигәннәренә килсәк, әлеге җәнлек, чыннан да, безнең як урманнарда яши. Тик ул су хайваны түгел, коры җирдә яши. Зыян күргән кешеләрнең үзләре белән сөйләшергә кирәк. Әгәр алар аны күреп калган булса, кошларга ташланган ерткычның нәрсә булырга мөмкинлеген чамаларга тырышырмын.