|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2009 Язмыш
"ЭШЛӘП КАЙТУЧЫ КЕШЕЛӘРГӘ КӨНЛӘШЕП КАРЫЙМ"Мәктәптә Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнгәндә аның ихтыяр көчен безгә үрнәк итеп куялар иде. Шагыйрьнең ачы язмышы һәр кешегә гыйбрәт булырлык. Язмамның герое Айдар Камаловның тормышы да Фәнис Яруллинныкыннан ким түгел. Айдар – Казан егете. Аңа 25 яшь. Бөтен тормышы дүрт дивар арасында – өендә уза, чөнки ул тумыштан гарип. Әмма егет язмышның ачы сынауларына бирешми. Сәламәт яшьтәшләреннән калышмыйча мәктәп программасын үзләштергән, хәзер шигырьләр, газеталарга мәкаләләр яза, интернетта судагы балыктай йөзә.
Айдарның әти-әнисе – Балык Бистәсе районы Чирмешән авылыннан. Казанга күчеп килгәч, икесе дә "Точмаш" заводына эшкә урнашканнар. Башта кызлары Люция, аннары уллары Айдар туа. Гаилә автовокзал янындагы яшәргә бернинди уңайлыклары булмаган, җимерелеп килүче иске йортта 11 квадрат метрда яши. Җәен баллон белән газ, фляга белән су ташырга туры килә. Кышын колонкада су каткач, хәлләр тагын да авырлаша. Юынырга квартал якларында яшәүче әбиләренә йөриләр. Айдарны апасы карап йөртә, үзе белән уйнарга урамга алып чыга, башка балалардан ким итмәскә тырыша. Иптәш кызлары исә: "Һаман энеңне сөйрәп йөрмә инде", – диләр. Әмма ул энесен үзеннән калдырмый. Хәтта Айдар шактый үскәч тә аны күтәреп хастаханәгә йөртә.
Камаловлар яшәү шартларын яхшырту үтенече белән мэриягә мөрәҗәгать итеп карыйлар. Әмма ярдәм итүче булмый. Бары тик Минтимер Шәймиевкә хат язгач кына мәсьәлә уңай якка хәл ителә: кварталдан фатир бирәләр.
Шул ук елны Айдарның Люция апасы мәктәпне тәмамлап, үз тырышлыгы белән медицина көллиятенә укырга керә. Булачак һөнәрен сайлаганда энесенең хәлен дә исәпкә алгандыр ул. Люция, көллиятне тәмамлап, эшкә урнаша, соңыннан читтән торып Ветеринария академиясен дә тәмамлый. СССР җимерелеп заводлар ябылган авыр чор була бу. Айлар буе акча бирми башлагач, әтиләре йөкче, каравылчы, урам себерүче булып эшли. Айдарны унбер яшенә хәтле дәү әнисе карап үстерә. Әти-әнисе иртүк эшкә киткәнче килә дә, кич кенә кайтып китә. Авызыннан "арыдым-туйдым" дигән сүз ычкынганы булмый. Тик иртә белән транспорттагы кешеләрнең: "Бу әбиләр кеше эшкә барганда аяк астында буталып йөрмәсәләр иде соң!" – дип ачуланулары гына әрнетә аны.
2001 елны Айдарның яраткан дәү әнисе үлеп китә. Ә егерме көннән соң йөрәк өянәгеннән әтисе дә җан тәслим кыла. Гаиләдә өчәү генә калалар. Әмма сынауларның иң ачысы әле алда икән...
Айдар балачактан ук тикшерүче булырга хыяллана. Ләкин хыялы тормышка ашмый. Мәктәпне тәмамлагач, Люция апасы белән югары уку йортына документлар да тапшырып карыйлар, әмма ике кулы да начар эшләгәнлектән һәм интернетны ул вакытта әле белмәгәнлектән, укырга алмыйлар. Шул вакыттан Айдар компьютерны, интернетны үзләштерә башлый һәм үз дигәненә ирешә. Кызык инде бу җәмгыять, күбебез эштән арып кайта, эшләми ял итеп ятарга гына хыяллана. Ә шул ук вакытта тәүлегенә 24 сәгать ял итәргә мәҗбүр булган кешеләрнең тормыш хыялы – эшкә урнашу, җәмгыятькә файда китерү. "Мин эшкә барып кайткан кешегә үлеп көнләшеп карыйм", – ди Айдар. Шуңа да тынгысыз җаны үзенекен итә: көннәрдән бер көнне ул компьютерда мәкаләләр яза башлый һәм шуларны электрон почта аша газета редакциясенә җибәрә. Ул язмаларның күбесе басылып та чыкты. Бу турыда бары тик әтисенең апасы Нурдидә һәм туганнан туганы Резедә генә белә иде. Резедә апасы мәкаләләрдәге хаталарны төзәтергә булыша. Ә шактый өлкән Нурдидә апасы Айдарның үзенә күрә продюсеры була: редакциядән гонорарын алып кайта. Шулай итеп, мөмкинлекләре чикләнгән егет үз көче, үз акылы белән акча эшли башлый.
Шуннан соң китә кызыклар. Өйләренә газета килә. Айдарның апасы һәм әнисе язмаларны укыйлар һәм фикер алышалар. Ә материалны Айдар язганы башларына да килми, чөнки автор псевдоним астына яшеренгән. И мактыйлар, и яманлыйлар авторны, ә ул яннарында тыңлап утыра! "Апа, әни! Мин яздым ул язманы!" – дип кычкырмый калу өчен нинди тимер сабырлык кирәктер, белмим. Әмма Айдар үзенең зур серен ачудан тыелып кала.
Берзаман Айдар үзләренең ишегалды хакында язып чыга. Бу мәкалә күршеләренә дә барып җиткәч, бөтенесе аптырашта кала: "Кай арада журналист килеп безнең фикерләрне белгән? Беркемгә бернәрсә сөйләмәгән идек бит!" Ә "журналист" яннарында мыек астыннан елмаеп утыра. Дөрес, соңрак зур сер ачылмый калмый. Айдарның сәләте турында әнисе дә, апасы да белеп, таң калалар. Айдар ни өчен бу серен шулай озак саклаган соң? Менә аның җавабы: "Әгәр бу мәкаләләрне гарип кеше язганын белсәләр, җитди кабул итмәсләр иде. Җәмгыятьтә "гарипләр – юләрләр" дигән стереотип яши. Һәм инвалидларга мондый тискәре карашка каршы көрәшүе бик авыр..."
2008 ел Камаловлар гаиләсендә иң авыр ел булып истә калыр, мөгаен... Ел башында ук табиблар Люциянең башында шеш табалар. Казандагы табиб операция ясарга алынмый, Мәскәүгә җибәрә. Апрельдә Люциягә катлаулы операция ясыйлар. Ике ай реанимациядә ятканнан соң ул үлә... Бу фаҗигане Айдар да, әнисе дә бик авыр кичерә. Чөнки Люция – аларның якты киләчәккә соңгы өметләре. Әнисе Айдарга болай дия торган була: "Мин картайгач, безнең икебезне дә апаң карар, курыкма, улым". Әмма бөтен өметләр челпәрәмә килә... "Мәскәүгә киткәндә ишек төбендә апамның соңгы мәртәбә минем битемнән үбеп: "Мин кайтырмын", – диюе әле дә күз алдымда. Миңа ул озак вакытка командировкага киткән сыман тоела", – ди Айдар, апасын сагынып.
Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Кайвакыт яшәр өчен генә дә зур көч кирәк шул. Айдар бирешми. Күбрәк әнисе өчен борчыла. Үзе хәлендә булган кешеләрне дә бирешмәскә чакыра ул. Һәм аларга шигъри юллар белән мөрәҗәгать итә:
Авыру без дип бер дә оялмагыз, Өмет, хыял булсын дустыгыз! Язмыш сынаганда сыгылмагыз, Сабыр, горур, көчле булыгыз!
P.S. Яздым, яздым да Айдардан герой ясап куйдым. Югыйсә миңа алдан ук болай дигән иде: "Язмаңда мине артык геройлаштырма, мин герой түгел. Чын герой – мине карап үстергән кешеләр..."
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|