поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.06.2013 Мәдәният

Шигърияттә шәхес һәм милли дәүләтчелек (Булат Сөйләйманның тууына 75 ел)

Шагыйрь – барысыннан да элек милли төшенчә. Аңарда, нәкъ милләт байрагындагы кебек, яшерен ялкын яна. Пассионарлык, ягъни конкрет шәхес-шагыйрьгә генә хас энергетика була инде ул.

Менә ни өчен шагыйрь чыгыш тамырыннан никадәр көчле булса, ул шулкадәр саф, катлаулы һәм эчкерсез-серле; ул аңлашылмас дәрәҗәдә ябык, газаплы, тирән, моңлы, бормалы, ничектер «кыргый-җенле-иблисле», башкаларга охшамаган, ватылган-сынган язмышлы була; андый шагыйрь «үсми», ачыла гына, әмма дан-макталуның нәрсә икәнен дә белмичә, кыйналып яши; һәм шуның киресе: шагыйрь никадәр уртакул, йомшак булса, ул шулкадәр җиңел аңлашыла, «керле-серсез», газапсыз, бормасыз-серсез, шома тормышлы, язмышы сынмас дәрәҗәдә туры, үзе һәркемгә билгеле «фәрештә» була, ул ачылмый, андыйларны, гадәттә, «китаптан-китапка үсә» дип мактыйлар һәм, урман саранасы кебек, «картлыгын» да көтмичә, төптән саргая. Әйтелгән фикердән чыгып, бу шагыйрьләрне шундый бик җиңел ысул белән ике төркемгә генә бүлә икән дип мине ялгыш аңлый күрмәсеннәр иде. Әлбәттә, һәр ике төркемнең, су өстендәге боҗралар кебек, йөз кырыкка бүленүе мөмкин. Ләкин шунысы хактин хак: чын шагыйрь «үсми» – ачыла. Мондый ачылу, әйткәнемчә, образларның газаплы диалектик каршылыклары аша гамәлгә баса.

Тагын да шунысы: җир йөзенә һәр шагыйрь үз дәгъваты белән килә. Бу дәгъват, хәтта ул теләмәсә дә, сәяси дәгъватка кайтып кала. Чөнки чын шагыйрьнең тын юлын буу – теләсә нинди тоталь хакимиятнең бурычы. Әле чын шагыйрьнең тын юлын ачарга тырышкан деспотиянең җир йөзендә булганы юк. «Сөялле, кытыршы куллары, / Битләре кояшта каралган...» – ди Булат Сөләйман. Бу Врубельның «Демон»ын хәтерләтә түгелме? Шуңа күрә шагыйрьләрнең иң бөекләрен даһилар, пәйгамбәрләр дип атыйлар. Ләкин даһилар, пәйгамбәрләр «гадиләргә» караганда «чирлерәк» була. Аларның һәркайсы иҗатлары башында, Александр Блок әйтмешли, үзләренең «дәүләти Скифия»ләрен – «Гамьле Җанаш»ларын табалмыйча, «кыргый телсезлектән» җәфалана, фаҗигаи ялгышуларга дучар була. Шагыйрь холкы тозлы чүллек: анда дуслыктан дошманлыкка, дошманлыктан дуслыкка, гомер буе кул бирешми яшәүгә бер адым.

Бу дөньяда
Себер агачының
Мин бер серле,
Моңлы яфрагы...

«Елады кошчык иреген сагынып... / Аны ишеткән-күргән кешеләр: / – Аһ, ничек матур җырлый ул! – диделәр». Менә шушы ифрат та нәзберек сызат шагыйрьнең без югарыда телгә алган «каршылыклар бердәмлеге»н ачып салмыймы? «Уйный җилләр нинди кылларда / Үзләренең кыргый көйләрен?» – дип йөрәген ертырдай булып кычкыра ул икенче бер шигырендә. Кемдер биредә яңалык та күрмәс, киресенчә, авторны кабатлану, кем әйтмешли, шигъри «болтологиядә», примитивлыкта да гаепли башлар. Автор исә, шуны сизенгәндәй: «Әй, тәнкыйтьчем! Бу юлларны укыганда, синең фикер миннән көләр», – дип тә куя. Әмма мондагы очрак – башкачарак. «Примитив» булган хәлдә, аларның сәнгать дәрәҗәсенә күчкән очрагыдыр. Минем илле елдан артык дәвам иткән иҗат юлымда бик күп сирәк иҗатчыларны очратырга туры килде. Әйе, алар арасында урмандагы аюдай, үз баласын йомшагым дип сөйгән, нечкәдән-нечкә йөрәк белән үзен «кыргыйлыкта гаепләгән», хәтта ки «кыргыйлыгы белән горурланган, менә шундый эчкерсезлеге белән «шундук ачылган», моңлы, көчле пассионарлыкка ия булып, турыдан бәргән, нәтиҗәдә, еш кына дуслары дошманга, дошманнары дуска әйләнгән, әмма һәрчак серле булып калган замандаш шагыйрьләрнең берсе – себер-татар халкының беренче «дипломлы» шагыйре Булат Вәли улы Сөләйманов иде. Ул әдәбиятка миннән бер-ике елга алдан – үткән гасырның алтмышынчы еллары уртасында килде. Без характерларыбыз, башкаларга охшамаганлыгыбыз, икебезнең дә чит-ят яклардан килүебез, Такташ әйтмешли, «икебез дә кара борынлы» булуыбыз, ниндидер «урманчыл-кыргыйлыгыбыз», «төртелеп баруыбыз» белән бер-беребезгә якын идек. Безнең юл башларыбыз, «кыйналуларыбыз» да бертөрлерәк булды. Хәтта икебезнең дә шигъри күзләре «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкта басылып ачылды: мин – 1969, Булат – 1970 ел җыентыкларында. Әмма, ни үкенеч, минем дә, аның да Казаннан читтә гомер итүебез безгә аралашып яшәргә мөмкинлек бирмәде. Шулай да, очрак­лы очрашуларыбыздан берничә якты сәхифә хәтердә уелып калган. Без 1967 елда Казанда үткән яшь язучыларның атаклы конференциясендә катнаштык һәм югары бәя алдык. 1984 елның көзендә булса кирәк, Булат (мин Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый идем) Добролюбов урамындагы гомумторагыбыздагы бүлмәмдә кунып чыкты. Егетләрчә бераз кунак булдык, әлбәттә. Минем кәбестәне дүрткә ярып, эре бәрәңгене ике-өч кило сарык ите шулпасында пешергән фирменный ашымны бик яратып ашады ул. Тотып тыя алмас дәрәҗәдә ярсулы, теңкәсе котырган, юкка да бәйләнеп барган борчулы халәттә иде кардәшем. Без, әлбәттә, күреп алып, исемнәребезне актан-ак кәгазьгә бастырган Казанга рәхмәтле һәм бер үк вакытта безне үзенең елан-кланнар мәхшәренә батырып, милләтебезне шундый яшь килеш Тукай-Такташ-Сәйдәшсез калдырган Казанга үпкәле дә идек. Борчулар һаман шул йөрәгендә кансыраган туган Себере, аның таланган байлыклары, туган халкыбызның коллыктагы язмышына бәйле иде. Әйе, уйлар-борчылулар уртак иде:

Чал Себердән Казан каласына
Кемне эзләп килдең, йөрәгем?
Салкын җилле бураннарың белән
Кемгә бар соң синең кирәгең?
Йортлар гүя бармак янап кала:
Күрмәгәнең монда күрерсең!
Төнге утлар канат кагып көлә:
Әй, адашкан!
Нишләп йөрисең?..

Йөрәктәге рухи эскәкләребез белән бу котырган илдә югала барган халкыбыз – шәхес һәм дәүләтебезне эзләп, төне буе диярлек йокламадык. Без, кызарып-бүртенеп, милләтне коткарырлык дару табарга тырыштык, әмма КПСС Үзәк Комитеты култык астында гына булса да, Калининградтан Владивостокка кадәр андый дару алырлык әптик таба алмадык. «Бу хәл шомлы булып күренә... – дип язды шагыйрь мондый халәт турында. – Ә бабайның әле кичке намаз укыйсы бар – көтә, тилмерә...» Ялгышмасам, ул Мәскәүгә Себер татарларын яклау темасына язылган мәкаләсен берәр газета-журналда чыгарып булмас микән дип килгән иде бугай. Күрәсең, чыкмагандыр андый мәкалә. Мин аны укыган булыр идем.

Алдан ук кистереп әйтергә мөмкин: Булат Сөләймановның иҗат юлы бәндәдән кеше, кешедән шәхес эзләп үтте. Шәхес эзләү аңа кайчандыр Иртыш дулкыннары астына кереп киткән дәүләтен эзләүгә тиң иде. Шуңа күрә Иртышның канлы-кызыл сулары аның шигыреннән шигыренә күчә барды. Аның характер-холкындагы кискен борылышлар, тынычсызлыклары да менә шушы уңалмаган яра үзенчәлегеннән чыга иде. Шәхес төшенчәсенең үзе күргән дәрәҗәдәге иң югары таләпләренә җавап эзләгән шагыйрьнең язмышы фаҗигале булды һәм бу фаҗига халкыбызның аерылгысыз өлеше булган себер-татар кавеменең, барча милләтебезнеке кебек, сәяси, мәдәни, икътисади хокуксызлыгы нәтиҗәсе иде.

Язмышыма башым иеп,
Килгән иде ташланасы,
Теләгемнән биек булды
Сөембикә манарасы...

Коточкыч образ!.. Колониаль изү – күзгә сытылып чыккан моң ташкыны – Булатны шагыйрь иткән булса, шул ук изүнең кешелексез сагышы – милли дәүләтсезлек аны бездән алып та китте. Азмы алар, бу юлда без биргән корбаннар? Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Рәшит Әхмәтҗан, Рифкать Закиров, Зиннур Насыйбуллин, Роберт Әхмәтҗан, Разим Вәлиуллиннар?!

Мин килмешәк түгел монда, туган җирем,
Гомерлеккә сине ташлап китә алмам.
Җирнең тарту көчен җиңдем, и Себерем,
Ләкин синең тарту көчең җиңә алмам...

Бу дүртьюллык гүя Булат Сө­ләй­­манов иҗатының дүрт бага­на­сы. «Беренче карлыгачлар»дагы Булат шушы шигыре белән ачылган иде. Аның күләме ягыннан зур булмаган – матбугатта басылган шигырьләре, «Абу-Баба» повесте, берничә хикәя һәм публицистик мәкаләсе унбиш басма табактан да артмыйдыр – иҗаты ихластан баганалары утыртылып, бәпкә-өрлекләре тоташтырылып кына чыккан төзелеш мәйданын хәтерләтә. Гүя хәл ителгән: бирегә, төзелеп яткан яңа, яшь дәүләт башкаласына, озакламый хан-хуҗа үзе кайтачак. Ул ашыга, шуңа күрә дә беренче шигырьләреннән үк, гүя «өйрәнчек чорын» үтеп тормыйча, шигъриятнең үзенә сикерә. Бер караганда, бу шигырьләр чынлап та «кыргый», таушау-таркау, хәтта оешмагандай, аларның теле ничектер чит-ят, тупас, шомармаган, килде-киттелерәк күренүе мөмкин; тын алышлары өзек-өзек һәм бик озын; шигъри юллар силлабик һәм тоник үлчәүләрдән чиксез озын ирекле шигырь – верлибрга барып тоташа, алар майланмаган арба күчәредәй шыгырдый, Пегас түбән төшкәндә дә үргә менгәндәге шикелле көчәнә, уфыра... Әмма болар барысы да алдаткыч тозак кына, чынында исә алар шагыйрь күкрәгендә кая барып бәрелергә белмичә кайнаган көч-куәт билгесе, мондый хрестоматик исәптә торган шигъри бизәкләрне астан куәтле вулканнар энергетикасы тетрәтеп тора. Татарның уйсу җиргә су җыела, дигән сүзе бар. Булат Сөләймановның шигърият уйсулыгы – ул үзенең сәяси иреген югалткан бәндәләр, заттан кешечеккә әверелгән хокуксызлар, шәхестә дәүләтчелек, дәүләттә шәхес эзләгән гармоник каршылыклар уйсулыгы. Аның шатлыгы да, кайгысы да илен сагыну аша шул уйсулыкта яратыла, кабына, сүнә һәм тагын кабына. Бу җәһәттән аның «Күптәнме җәй иде...» дигән шигыре аеруча игътибарга лаек. Анда лирик герой кыш керә башлаган Казанда «туган ягының карлары исеннән исереп йөри»; күңелендә – чиксезлек, ә менә үзе атлап килгән Казан урамнары аңа тарлавык булып күренә; сабый кебек ишелеп яуган ак карлар белән бергә тагын да нәрсәдер ява кебек, әмма ачык­лап булмый – нәрсә; төн матур, әмма ул – гүя шәфкатьсез гүзәллек, горур кызый, геройның Такташтай тилергән йөрәген кайларгадыр сихерләп илтә... Бу Блокның Гүзәл Бикәче, Такташның Алсуыдай Иляһ Иясе ләбаса!

Муенга сарылып ул әйтте:
Син тиеш хәлемне аңларга,
Мин үлсәм үләрмен,
Тик сине
Таңнарга илтәмен,
Таңнарга!..

Моннан биш гасыр элек югалткан дәүләте таңнарын үз үлеме исәбенә булса да табып бирергә сүз бирә бу татарның гүзәл Жанна д΄Аркы!.. Булат бу Таң Бикәче булачак Иляһ Иясен көтте. Әмма татардан ул табылмады. «Көтәм дисә дә гөлгенәм, вәгъдәсен сакламаган...» «Тик упкынны күрдем синең күзләреңдә – төшмәдем...» Һәм... шагыйрь үзе генә китеп барды. Бу очракта күпмедер күләмдә Такташны кабатлады. Ихластан, мин бу очракта Такташны һич тә юкка искә алмыйм: икесе дә милләте арасында милләтен эзләгән ике заман шагыйре – берсе «къаты мишәр» һәм икенчесе шундый ук «къаты себер-татар» төпкелләреннән Казанга килгән Һади Такташ белән Булат Сөләйманов арасында аларга хас булган шушы «кыргый бөтенлек», тын алыш, үлем аша «таңнарга бару» ягыннан чыгып караганда гына да күпме охшашлык бар! Алар икесе дә татар әдәби теленнән читтә тәрбияләнеп, татарча юньле-рәтле белем дә алмаган (аеруча Булат, остазы Такташ кебек мәдрәсәдә дә укымаган, замандаш шагыйрьләр кебек Казан вузларының тел-әдәбият бүлекләрендә дә белем алмаган, китапсыз, Йосыф-Зөләйхаларсыз үсеп, урта мәктәпне дә үзешчән дәгъват юлы белән генә тәмамлаган) булсалар да, ни гаҗәп, фатирсыз Казан вокзалларыннан торып, меңьеллык тамырлары булган татар әдәбиятына татар әдәби теленең иң югары үрнәкләрен бирәләр.

Таң. Томан. Авыл. Болын. Урман.
Пар диңгезе.
Ун адымда күреп булмый
Бер-береңне...
Әнә әтәч
Әйтә азан.
Уян,
И җан!
Ара-тирә кырда үгез
Гудок бирә.
Кешни атлар. Кыңгыраулар:
Чың-чың.
Аннан бер аваз юк.
Тып-тын.
Таң. Томан.
Җир чабыштан
Кайткан сыман.

Булатның бу кыска чаңнарыннан, чынлап та, Такташ дәһшәтләре ише­телә!.. Сөтле вә томанлы авыл иртә­се­нең шигъриятебездәге бу кадәр җанлы манзарасын минем моңа кадәр күргәнем юк иде. Биредә татар авылының атлы-арбалы, үгезле-мөгезле демократиясе барча кысымнарга төкереп тә бирмичә яшәп ята. Ул гынамы?! Шагыйрь тал тамырлары астыннан да лирик энҗеләр казып чыгара: «Яр буенда бөдрә таллар / кер чайкыйлар агым суда... / Үтеләсе юллар үтелмәгән!» – дип оран сала ул, һаман да шәхес иркен һәм югалткан дәүләтчелеген искә төшереп. Әмма аны кире кайтарачагына беркатлылык белән ышана:

Сикереп мендем тормыш-аргамакка,
Офыкларым иркен, чиге юк.
Әнә кояш миңа суза кулын,
Алда гүзәл дөнья, биге юк...

Татар колхозының савымчы кызларын күпме данламадык без? Ә менә Булатның савымчы кызы «күмәк ху­җа­лыкта изелми». Ул – үзе кечкенә, әмма зур шәхси хуҗалыктагы зур шәхес. Үрнәк гражданка. Әйтегез, Булатка кадәр безнең аны күргәнебез бар идеме?

Таң нурлары җиргә таралса да,
Үләннәрдә чыклар кипмәгән.
Бер кечкенә кызый сыер сава,
Әле үсеп буйга җитмәгән.
Эшең үрнәк булгач
Башкаларга,
Буй тәбәнәк булсын,
Ни хикмәт?
Алтын кисәген дә
Әйтәләр бит:
Кечкенә дә, ләкин
Бик кыйммәт...

«Теләгеннән биек булган Сөембикә манарасы» аңа гомере буе тынгы бирмәде. Чакырды һәм шом сизеп, үзеннән читкә куды. Шагыйрь Алтын Урданың варислары булган Казан, Әстерхан, Себер, Кырым, Нугай, Касыйм ханлыкларының җимерелүе белән килешмәде. Икенче бер коточкыч образ: «Астраханьнан килгән карбыз, / эче тулы кып-кызыл кан. / Әллә җир дә шулай микән / бертуктаусыз сугышлардан?» Әйе, дөрес сизенә генә түгел, тарихлардан укып белә автор: аны Себер киңлекләрендәге томаннарга кереп югалган Күчем хан рухы эзли. Бу рух халык күңеленә илне бүлгәләп талаган бәкләр һәм морзаларны берләштергән, рус юлбасары Ярмәкне армиясе-ние белән Иртышка батырган гадел хан рәвешендә сеңеп калган. Шагыйрьгә аның үтенече аерым, махсус һәм мәңгелек: басып алынган илне – һаваны-суларны, байлыкны-барлыкны, иҗади мирасы – җыры-моңы белән бар халыкны җирнең үзенә кире кайтарырга кирәк. Ул, шәхесен югалткан мәҗүси, туган ягында туган ягын җирси, ул туфрагын иснәп, суларын эчеп туймас иде, әмма алар барысы да изелгән, бозылган һәм агуланган!

Килеп кердем туган авылыма,
Сагынуларым салып иңемә.
Яраланып кйткан солдат кебек
Яши идең, авылым, күңелдә...
Кая киткән култык таякларың?..
Басып торам нигә моңаеп?..

Азатлыкны кире кайтару, гаделлекне аякка бастыруның вакыты искерми, «срогы чыкмый». Булат Сөләйманга килгәндә, аның үз «срогы» да һич кенә чыкмады, киресенчә, ул Горбачёв перестройкасына юш килде һәм аны себер-татар милли-азатлык хәрәкәтенең башына күтәрде. «Җил-давыл көтеп, минем тагын да бер көнем үтте... – дип өзгәләнә шагыйрь «Давыл көтеп» дигән шигырендә. – Әйдә, уйна, җил!.. Ярга егыла. Дөнья, бул бәхил!» Үткән гасырның туксанынчы еллары башыннан кинәт кенә аның лирикасына таулар, шаулап-даулап диңгез һәм ялгыз ишкәк образы килеп керә. Әмма Гамзатов тавына барып кына – тау, Кырым Кара диңгезенә барып кына диңгез булып булмый. «Мине диңгез, диләр. / Ә бит минем беркая да чыкканым юк... / Балыклар да миндә яши, миндә үлә...» «Мин диңгезме?» дигән фаҗигаи сорау бирә автор үзенә. Фаҗигаи сорау­га фаҗигаи җавап: юк, диңгез түгел. «Мин иген игәргә сөрелгән бердәнбер кысыр кыр». Уралдан Тын океангача җәелгән татар җирләрендәге татар нефть-газы, алтын-көмешләре булмаган хәлдә, нинди булыр иде микән Русь дигән сазлык патшалыгы? Бу хакта уйланганда, шигырьнең үлчәме-вәзене үзгәрә, рифма-вәзене өзелә:

Мин тоткын – гомергә, мәңгегә,
Ялгызлыкта гомер ителгән.
Тәнем ташка кадакланган
Эстакадалар белән.
Тимер кош – вышкалар
Көне-төне бертуктаусыз
Минем каным суыралар...

Әйе, халыкның, аның тере җаны булган шагыйрьнең туган җире белән бергә милләтенең бала чагы, егет чагы, ир чагы – димәк, барлык җаны-тәне, шәхесе, бүгенгесе һәм киләчәге тартып алынган. Бу фаҗига турында үзенең «Очты вакыт» дигән шигырендә тирәннән сыкрана ул. «Чыбык атка менгән балачагы... / чәчәкләрне кызлар кочагына аткан чагы... / авылының күге... төнге учаклары...» Барысы да киткән! Бәхет киткән. Чөнки шәхеснең бәхет түгәрәге гармониясен бары тик милли дәүләтең генә бирә ала. Дәүләтең булмаса, телең, әдәбиятың, музыкаң, барлык сәнгатең – димәк, көрәшчел шәхесең дә китә. Татар-мөселман милләтенең барлык «дәүләти һәм милли бурычы» бары тик үз исәбенә рус-христиан үстерүгә генә кайтып кала. Мәктәптә чукындыр, армиядә чукындыр, мунчада чукындыр!.. Автор раславынча, «Төн йокларга керткән хатын кебек, / Казан вокзаллары гына кире кайтара алмый бәхетне». Сорамагыз аның хәлен:

Эзләмәгез
Туган авылымны,
Табалмассыз
Рәсәй җиреннән.
Ул бит минем
Әкият дөньясында
Көрт астына кереп
Яшеренгән...

Әмма барыбер: «Яшәргә! Яшәргә! Яшәргә!» – чакыра шагыйрь. Барыбер: Җырларга! Җырларга! Җырларга! «Суласам, сулышым киңәя / бабамнар калдырган кырларда». «Таптаса да бу җирләрне / Заман дигән усал атлар, / Аклыкларын, сафлыкларын / Югалтмаган туган яклар». Туган җирен ул шулкадәр ярата ки, ялангач таллыклар да аңа иркә «болан мөгезләре» булып күренә. Булат Сөләйманов табигатьтән холык-характер, адәм баласыннан – шәхес, гамәлдән – батырлык, тормыштан азатлык эзләде. Ул шушы таләпләргә җавап экземплярын бар тирә-ягыннан эзләде, әмма анны кеше затларында гына түгел, үзендә дә тапмавына өзгәләнде. Туган ягыннан бер генә көнгә чыгып киткәндә дә мәңгелеккә кайтачагы турында хыялланды һәм шуңа инанды. Бу чын шагыйрьнең иленә, иленең чын шагыйрьгә кайтуына тиң иде. «Казанда яз... И туган як!» Менә сиңа Идел бе­лән Себер бердәмлеге. Төркиләр бер­дәмлеге. Ватылган-сатылган хан­лык­ларның бер канлылык феномены. Кем ачты мондый бердәмлекне? Булат Сөләйманов. Шул ук йортсыз-җирсез Булат язучыларның Аккош күле авылында яшәп яткан чорында язган «Кичен. Аккош күле» дигән шигырендә исеме әйтелмичә генә Туфан чагылып ала: «Күршесендә бик мөлаем карт. / Ул да учак яга / Гомер бакчасында. / Ашыкмыйча, әкрен генә / Чал чәчләрен сыйпап ала». Булатның шәхеслек постулатындагы иң камил нокта – ул Тукай. Тукай каберендәге Кара Таш. «Гүя анда кеше җаны бар. / Өзгәләнә нигә бу бәгырь?!» Казан белән Себер бердәмлеге аның өчен судагы водород белән кислород бердәмлеге – азатлыкның саф һавасы кебек таби­гый халәт иде. Ул аны гомере буе юксынды:

Яшәсәм дә Тукай Казанында,
Йөресәм дә Идел ярында,
Туган җирем
Себер кочагына
Бер кайтырмын әле тагын да...

Шушы саф, эчкерсез, гадел сагыну аны гомумтатар азатлыгы, Казан-Татарстан дәүләтчелеге контекстындагы Себер-татар дәүләтчелеге, себер-татар теленең Казан-татар теле белән беррәттән үзенә бер суверен төрки тел булу идеясенә, хәтта ки язмышының иң авыр чорларында татар бәхете өчен «Теләгеннән биек булган Сөембикә манарасы»ннан аска ташлану теләгенә китерде. Бу теләк һәм хыял, һәм реаль мөмкинлек иде. Без моны шагыйрьнең тарихи ялгышы дип түгел, ә бәлки тарихи язмышы дип кабул итәргә тиешбез. Шушы кайгы, өзгәләнүләр, читләрдә кыйналулар аркасында ул зур талант, илаһи көчләргә ия булган шагыйрь, зур милли шагыйрь, зур милли язучы, зур милли публицист булып ачылырга өлгермәде. Мин аның «Абу-Баба» дигән повестен сирәк ләззәт белән укыдым һәм Булатның татар прозасына бөек әсәрләр бирергә тиешле сирәк язучы булганлыгына инандым.

Үткән гасырның туксанынчы еллары башында, туган халкының хокуклары, туган теленең киләчәге турында кайгыртып, кискен чыгышлар ясаган Б.Сөләймановның ике ут арасында калуын мин яхшы хәтерлим. Чөнки мин үзем дә нәкъ шундый хәлдә идем. Бер якның артык «кара йөрәкләре» аны Россия белән руска, икенче якның артык «якты йөрәкләре» аны туган Татарстаны белән татарына хыянәт итүдә гаепләде. Булат исә, үз чиратында, милләтенә азатлык яулап алып бирә алмаганы өчен, үзен гаепләде. Мин, мәсәлән, Булатның туган халкын һәм туган телен нәкъ шундый радикаль адымнар белән якларга тулы хокукы бар иде дип исәпләдем һәм исәплим. Ничек кенә булса да, аның мәнфәгатьләре һич тә гомумтатар мәнфәгатьләренә каршы килми иде. Себер-татар дәүләтчелеге, себер-татар теле конституциясе темасына әйләнеп кайтканда, шагыйрьнең бу юнәлештә, газеталарда чыккан берничә публицистик мәкаләсен исәпләмәгәндә, эшләнеп беткән анык концепциясе юк иде. Әмма ул көрәшче һәм күкрәген уклы җилләргә каршы куйган гамәли көрәшче иде. Горбачёв үзгәртеп коруы нәтиҗәсендә, барча милләтләрдә кузгалып киткән мөстәкыйльлек эпопеясе уңаеннан айнып юлга чыккан Сөләймановның шигырьләрендәге «суверенитет тетрәнешләре» – бу инде аның биш гасыр тышаулы шигъри Пегасының ярсып кешнәве иде:

Әйтмәгез
Себерем хакында:
«Үткәндә каргалган җир булган».
Каргалса каргалсын,
аңлагыз,
Ул минем туган җир,
И туган!..

Айдар Хәлим, шагыйрь, публицист, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 


Айдар ХӘЛИМ
Безнең мирас
№ 5 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»