19.06.2013 Медицина
Айрат Фәррахов: Табиблар да җылы сүзгә мохтаҗ
Россиядә, шул исәптән Татарстанда да бу көннәрдә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Табиблар гына түгел, шәфкать туташлары, санитарлар, фельдшерлар, шул өлкәдә хезмәт куючы һәркемнең бәйрәме ул.
Соңгы елларда сәламәтлек саклау тармагына игътибар артты, саллы суммада казна акчасы тотыла. Модернизация программасы буенча дәвалау оешмалары яңартыла, төзекләндерелә. Әмма камиллеккә чикләр юк дигәндәй, рәткә китерәсе, яңадан төзисе биналар да шактый. Халык күзенә әнә шулар күбрәк тә чалына торгандыр әле. Чөнки сәламәтлек өлкәсендә вак-төяк була алмый. Бу җәһәттән сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов “Татар-информ” агентлыгында әлеге өлкәне тагын нинди үзгәрешләр көтүе хакында сөйләде һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.
– Айрат Зәкиевич, Модернизация программасы дигәнне еш ишетәбез. Шуның буенча нинди үзгәрешләр булды?
– Һәркем үзенең картлыгын бушлай, сыйфатлы медицина булган җирдә үткәрәсе килә. Ә модернизация программасы байтак дәвалау оешмаларын яңартырга мөмкинлек тудырды. Сез үзегез дә ул яңалыкларның шаһитлары. Бу максаттан Татарстанга күп финанслар каралды һәм без аларны эшкә җигә алдык. Әйтик, Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәге, Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсе танымаслык булып үзгәрде. Соңгысына тиздән халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтүче 15 нче хастаханә коллективы да килеп кушыла. Республикадагы Модернизация программасын бик уңай бәялим. Без аңа беренчеләрдән булып алындык, иң алдан яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләдек тә. Демографик күрсәткечләр дә шул хакта сөйли. Әлбәттә, ирешелгәннәр белән генә туктап каласы килми, әле алда бик күп бурычлар.
– Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, ә 15 нче шәһәр хастаханәсе бинасында ни булыр? Ул нинди максатларда файдаланылачак?
– Әлеге оешмада менә дигән коллектив тупланган, әллә никадәр буын табиблар үсеп чыкты. Тик бина нык искергән, яңа технологияләр кертерлек түгел. Кайбер урыннарда ярыклар да пәйда булган, куллануга яраксызлыгы хакында нәтиҗә дә бар. Төзүчеләр тикшергәннән соң, яңадан төзекләндерергә мөмкин дисәләр, ике вариант күздә тотыла: янәшәдә генә урнашкан республика онкология диспансеры өчен көндезге стационары булган поликлиника һәм кунакханә яки инвесторларны җәлеп итү өчен медицина паркы ясау. Заманча технологияләр кешене операциясез дәваларга ярдәм итәр иде. Бу эшне әлегә бюджет хисабына гына башкарып булмый. Һәрхәлдә, мин үзем бинаның медицина оешмасы буларак саклануы ягында.
– Бүген зур клиникалар төзекләндерелә, ә менә башлангыч звено – поликлиникалар игътибардан читтә кала. Казандагыларның байтагы кызганыч хәлдә: биналар таушалган, белгечләр юк, матди базасы искергән. Аның буенча нәрсә булса да эшләнәме?
– Башлангыч звено – бик мөһим юнәлеш. Медицина ярдәме кирәк булган хасталарның 80 проценты поликлиникадан ары узмый. Бу өлкәгә яңа реформалар кирәклеге хакында сүз бер генә мәртәбә күтәрелмәде. Без дә ул үзгәрешләрне көтәбез, шуңа таба барабыз. Эш башланды: икенче ел рәттән фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиблык амбулаторияләре төзекләндерелә. Халыкка яңа корылган модульле ФАПлар да бик уңайлы. Шуны аңлагыз: проблемалар озак еллар дәвамында җыела килгән, аны тиз арада гына хәл итү мөмкин түгел. Ләкин үзгәрешләр мондый тизлектә дәвам итә икән, берничә ел эчендә башлангыч звенода да яхшы шартлар тудыра алачакбыз. Тагын бер мәсьәлә кабыргасы белән килеп басты: поликлиникаларда кадрлар кытлыгы. Аларның статусын күтәрү мөһим. Кызганыч ки, бүген бу тармак Россиядә иң почетсыз һәм популяр булмаган өлкә санала. Ә бүтән илләрдә караш башкачарак. Һәр яңалык зур суммада кертемнәр сорый.
– Халык тарафыннан Шамов хастаханәсе дип йөртелгән дәвалау оешмасының язмышы белән дә кызыксынучылар бихисап. Нәрсә булып бетәр ул бинада: кунакханәме, медицина оешмасымы?..
– Мине аеруча борчыган мәсьәләгә кагылдыгыз. Аны медицинага кагылышы булмаган тармакка файдалануга тапшырсалар, ул хәл министрлык өчен дә минус булыр иде. Бина гомергә халык күңелендә Шамов хастаханәсе булып калачак. Соңгы мәгълүматлар буенча шуны әйтә алам: аңа ия булган хуҗалар һәм инвесторлар заманча, әйбәт медицина үзәге оештырырга тели. Бәлки ул дәүләт карамагында да булмас, әмма халык сәламәтлеге өчен хезмәт итәчәк.
– Соңгы коллегия утырышында кадрлар мәсьәләсе җитди игътибарга алыначагы хакында әйттегез. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
– Әйе, кадрлар белән тәэмин ителеш сәламәтлек саклау өлкәсендә иң авырткан мәсьәләләрдән санала. Шәхсән үзем уку йортын тәмамлаган белгечне элеккеге кебек кадрлар кирәк булган урыннарга мәҗбүри җибәрү яклы. Табибларның социаль статусын күтәрү шунсыз мөмкин түгел. Алар яхшы шартларда эшләргә, социаль яктан якланган булырга, хезмәтенә күрә яхшы хезмәт хакы алырга тиеш. Безгә киң профильдә эшләүче белгечләр кирәк.
– “Донор каны һәм аның компонентлары турында”гы яңа Федераль Закон гамәлгә кергәч, донорларга акчалата түләү бетте һәм кан салу станцияләрендә донорлар сизелерлек кимеде. Донорлар мәнфәгатен яклау җәһәтеннән Татарстанда нинди чаралар күрелде? Бездә кан җитмәү күзәтелдеме?
– Бу закон чыкканнан соң бездә бернинди проблемалар да булмады. Чөнки Татарстанда донорлык мәсьәләсе яхшы оештырылган. Донорлар да, кан да җитәрлек. Без, үз канын биреп, бүтәннәрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле. Медицинабыз гел үсештә, йөрәк тә, бавыр да күчереп утыртабыз, бүтән югары технологияле операцияләр дә ясала. Аның өчен кан запасы булырга тиеш. Сүз уңаеннан шуны әйтим: республика заманча кан салу үзәге төзелеше өчен субсидия алды. Өр-яңа җиһазлар канны йогышсызландырырга мөмкинлек тудыра. Бүген авыруга кан турыдан-туры салынмый диярлек. Донор каны 8 ай дәвамында саклана. Аннан соң яңадан тикшерелә. Без моңа бик җаваплы карыйбыз.
– Универсиада вакытында бала табу йортлары ябылмыймы?
– Бездә демографик мәсьәлә яхшы. Шактый гына бала табу үзәкләре төзекләндерелде. Дөрес, искеләре дә бар. Универсиада бала табу үзәкләренә кагылмый, ничек эшләсәләр, шулай дәвам итәчәк. Борчылырга урын юк. Беренчене дә, икенчене дә, дүртенчене дә алып кайта аласыз.
– Тик акчасыз беркая да барып булмый бүген, шул исәптән бала табу үзәкләренә дә...
– Акча сорыйлар дигән сүзне күп ишетәм. Шулай икән, Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшләүче электрон адресы буенча хәбәр итә аласыз. Конкрет фактлар булганда дәшми калмагыз. Министрлык катгый чаралар күрәчәк. Әгәр кеше хастаханәгә акчалата ярдәм күрсәтәсе килгән икән яки алдан ук килешү төзеп акчасын түләсә, анысы икенче мәсьәлә.
– Бер үк белгечнең дәүләт оешмасында да, шәхси клиникада да эшләвенә карашыгыз нинди?
– Закон буенча тыелмый. Кайбер белгечләр дәүләт оешмасында эшләп арыгач, шәхси куллардагыга күчә. Ул гамәле өчен үкенүчеләр дә бар. Шәхси клиникага лицензия биргәндә бернинди дә йогынты ясый алмыйбыз, теләгән вакытта барып тикшерү үткәрү мөмкинлеге дә юк. Ләкин һәр хезмәт сыйфатлы булырга тиеш. Шикаятьләр килгәндә аларның эшчәнлеге контрольгә алына. Дәүләт оешмасында эшләүче белгечнең, хезмәт урыныннан файдаланып, хастаны түләүле клиникага озатуы шулай ук дөрес түгел.
– Айрат Зәкиевич, кайбер табиблар икешәр смена эшләргә мәҗбүр. Табибларның хезмәт хакы аларның башкарган эшләренә тәңгәл киләме?
– Хезмәт хакында үзгәрешләр булса да, ул тиешенчә дип санамыйм. Аны үстерергә кирәк. Шул ук вакытта табибларга да үзгәрергә вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Мин гел әйтә киләм: табиблар пациент белән битлек аша сөйләшергә тиеш түгел. Хастаны аңларга тырышсыннар иде. Бу – аларның бурычлары. Кайбер медицина хезмәткәрләренең үз-үзен тотышы гаҗәпләндерә. Кайчакта авыруга игътибарлары җитми. Моны чамадан тыш ару нәтиҗәсе дип тә аңлатып булыр иде. Көн саен сырхаулар белән күрешеп, аларның аһ-зарларын ишетеп торалар. Форсаттан файдаланып, коллегаларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Табиблар – бүтәннәрдән үзгә халык. Алар акча өчен генә эшләми, ә кешегә ярдәм итү өчен яши. Мин бөтен кешене дә үзләренең табибларын котларга чакырам: рәхмәт әйтегез, сәламәтлек теләгез, чәчәкләр бүләк итегез. Рәхмәт хисләре аларга көч, эшләргә дәрт өстәячәк. Табиблар да җылы сүзгә мохтаҗ.