поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.06.2013 Сәясәт

Разил Вәлиев: "Һәр нәрсәнең үз урыны бар" (ИНТЕРВЬЮ)

РФ Дәүләт Думасы депутатлары дин тотучыларның хис­ләрен мәсхәрәләгәннәрне җи­наять җаваплылыгына тарту максатында язылган закон проектына төзәтмәләрне хуплады. Закон 1 июльдән гамәл­гә керәчәк. Әлеге яңалык уңа­еннан без ТР Дәүләт Сове­тының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән әңгәмә кордык.

– Сүзебезне бераз читтән­рәк башлыйк әле. Менә кичә, Россия көнендә, “Беренче канал” – дәүләтнең төп телеканалы татар-мөселманнарны яман­лап төшергән “Орда” дигән фильм күрсәтте. Инде хәзер, 1 июльдән мондый фильмны төшерүчеләрне һәм күрсәтүчеләрне судка бирә алачакбызмы?

– Бу закон кабул ителгәнгә кадәр дә, әгәр без хокукый дәүләттә яшибез, мондый законнар эшли икән, ул фильмны төшергән, иҗат иткән һәм экраннарга чыгарган затларны җавап­лылыкка тарта ала идек. Чөнки бу фильм – турыдан-туры экстремизмга этәрә, динара, милләтара ызгышка сәбәп була торган фильмнарның берсе, шуның ачык мисалы. Дөрес, аны мәх­кәмәгә биреп карадылар, әмма без хокукый дәүләттә яшәмибез әле... Ә инде бу законны кабул иткәч, андый гамәлләр Россия­нең җинаятьләр кодексында бәя­ләнеп, бу фильмнарны гына тү­гел, кешеләрнең дин тотуына, гыйбадәт кылуына каршылык тудыручы бәндәләрне дә җавап­лылыкка тартып булачак. Бу – җәмгыятебез өчен бик тә кирәкле закон. Беренчедән, Россия – күп динле дәүләт. Күп динле дәүләттә һәрбер дин бертигез хокуклы булырга тиеш. Бу хакта РФ Кон­ституциясендә дә әйтелгән, вөҗ­дан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законда да ачык язылган. Әмма әлеге законның кереш өлешендә – преамбуласында ук диннәрнең Конституциядә язылган тигезлеге бозыла. Анда беренче урынга христиан дине чыгарыла. Әгәр законның үзендә үк тигезсезлек салынган икән... Бу хакта мин Дәүләт Думасында чыгыш та ясаган идем. Моннан берничә ел элек без әлеге вөҗдан иреге турындагы законга җиде төзәтмә кертергә, аерым алганда, вакыф милке дигән төшенчәне өстәргә һәм диннәрнең тигезлеге принцибын ачык итеп язарга тәкъдим иткән идек. Әмма, ни гаҗәп: Думадагы 450 депутатның 45 е генә безне яклап тавыш бирде. Инде бу яңа законга килгәндә, аның төп сәбәбе узган ел берничә кызның чиркәүгә кереп протест җыры җырлавына бәйле. Анда, мәгъ­лүм ки, христианнарның дини хисләре мәсхәрәләнгән иде. Ул кызларны төрмәгә утыртып куйдылар. Бу җәһәттә Россиядә генә түгел, дөньяда тавыш-гауга купты. Билгеле, әлеге закон кабул ителгәннән соң, дини оешмалар үз хокукларын яклау өчен актив эшләргә тиеш булачак. Әүвәл алар үз хокукларын яхшы белер­гә тиеш. Әйтик, соңгы вакытта Татарстанда һәм РФнең башка төбәкләрендә яулык бәй­ләү-бәйләмәү җәһәтендә ыгы-зыгы булып алды. Беренчедән, яулык бәйләү – дини атрибутикамы, юкмы? Россиянең бер генә законында да яулык бәйләргә ярамый дигән маддә юк. Икенче яктан караганда, мәхкәмә органнары, юристлар моңарчы яулык бәйләүне динилек билгесе дип санаган икән, бу законны кабул иткәч, алар моңа бәйләнергә тиеш түгел. Дин, вөҗдан иреге була торып, кемдер гыйбадәт кылырга, дин тотарга комачаулык итә икән, бу закон нигезендә ул кешене җаваплылыкка тартып булачак.

– Кайбер шәһәр-район­нарга, әйтик, Алексеевск, Буа районнарына кергәндә, юл буенда тәре баганалары, иконалар утыртылган. Мөселман­нар, мондый хәл безнең дини хисләребезне мәсхәрәли, дип дәгъва белдерсә...

– Бу четерекле мәсьәлә булачак. Әйтик, мин үзебезнең Түбән Кама районында да кайбер җирләрдә юл буенда өч-дүрт метрлы тәреләрне күреп, бу хакта район-шәһәр җитәкчеләренә хәбәр иткән идем. Беренчедән, алар анда ни өчен, нинди максат белән куелган? Ул гыйбадәт кыла торган урын түгел. Димәк, бу гамәл башка диндәге кешеләр­нең милли, дини хисләрендә уйнар өчен кылынган. Икенчедән, хокукый яктан караганда, җир ки­шәрлеге алып әлеге хач-тәре­ләрне кую өчен рөхсәт кәгазе кирәк. Бездә бит кабер казу өчен дә рөхсәт аласы бар. Бер квадрат метр җирне дә кеше үз белдеге белән генә ала алмый. Димәк, моңа йә район хакимиятенең, яисә җирле үзидарәнең ризалыгы алынган. Моның өчен авыл җыены җыелганмы? Ул җирлектә христиан дине тотучылар гына яшәми ләбаса. Җир бирелә икән, аның карары булырга тиеш. Белүемчә, бер җирдә дә андый карарлар юк. Димәк, бу – туры­дан-туры закон бозу. Юл – уртак урын, ул христианнарныкы яисә мөселманнарныкы гына була алмый. Бу очракта кайсыдыр бер дингә генә өстенлек бирергә ярамый. Юл буе мәчете яисә юл буе чиркәве булса да, ул рөхсәт кәгазе, карар нигезендә төзе­лергә тиеш. Ишетүемчә, кайсыдыр илдән, Украина, Беларусьтан миссионерлар килгән, бу мәсьә­ләне шулар куертып йөри.

Миңа калса, бу очракта шушы төбәктә яшәүчеләрнең җыенын җыеп әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә – әүвәл монда җирле үзидарә җитәкчеләрен, депутатларны, дин әһелләрен чакырырга; шунда уртак бер фикергә ки­лергә кирәк. Хәзер ул тәреләрне кисеп ата башласаң, тагын бер ыгы-зыгы китереп чыгарырга маташучылар булачак. Минемчә, аларны казып алып, чиркәү ишегалдына куярга мөмкин. Болай эшләгәндә мәсхәрәләү юк. Әгәр юл буена ярымай билгесе куйганнар икән, аны мәчет ишегалдына кайтарып куеп була. Дөнья­ви дәүләттә яшибез икән, әйләнә-тирәбезне төрле дин символлары белән тутырырга тиеш түгел­без. Бу дөньяда һәрнәрсәнең үз урыны бар. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 89 | 14.06.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»