поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.06.2013 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйхов: Самолет һавага күтәрелеп, кинәт җиргә төшеп киткәч, шаркылдап көлдем!

Татар халкында “Раяз” дигән исем юк икән. Раяз, үзенең исеме язгы кояшны аңлата, ди. Үзе һәр эшкә дәртләнеп баручы, һәрнәрсәнең яхшы ягын табып ала белүче, дөньяга позитив караучы, хәтта экстремаль ситуацияләрдә көлүче Раяз белән сөйләшеп алыйк.

- Раяз, син нинди кредо белән яшисең?

- Иҗатта – ул, әлбәттә, моң. Җырлар чын күңелдән язылырга тиеш. Моңлы, салмак, мәхәббәт җырларына өстенлек бирәм. Шәхси тормышта – ул, әлбәттә, гаилә. Мин бәләкәй чактан ук җырчы булырга хыялландым. Әти җитәкләп төрле конкурсларга алып бара иде. Шунда беренче тапкыр олы юлга чыгып попутка тотырга өйрәтте дә. Һәрвакыт оптимист булырга, уңай эмоцияләр һәм позитив күңелле булырга кирәк. Һәрнәрсәнең ике ягы бар. Шуның яхшы ягын табырга тырышам.

- Әгәр җырчы булмасаң, кем булыр идең?


- Экономист, бухгалтер. Саннар миңа бик якын. Кирәк чакта акчаны дөрес саный алам. Үземне, бәлкем, киләчәктә бизнес өлкәсендә күрәмдер. Әмма төгәл генә әйтә алмыйм. Сәхнәсез, һичшиксез, үземне күз алдына китермим.

- 10 елдан үзеңнең тормышыңны нинди итеп күрәсең?


- Моннан да начарырак булмас, дип уйлыйм. Мин бит иҗат кешесе, планнар корып яши алмыйм. Әлбәттә, ул яңа җырлар, клиплар, яңа альбомнар чыгару, әмма ун елдан нәрсә буласын бер Ходай гына белә.

- Буш вакытыңда, Раяз, нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?


- О, табигатьта ял итәргә, ау, балык тотырга яратам. Әлбәттә, рөхсәт ителгән чакта. Мин табигать безгә биргәннәрне кайтарырга тырышам. Мәсәлән, син агач киссәң, икене утыртырга кирәк. Өмәләрдә катнашам.

- Нинди спорт төре белән шөгыльләнәсең?


- Волейбол. Безнең артистлар командасы бар. Әле Пединститутта укыган чакта ук волейбол уйный идек. Факультетлар арасында өченче урын алганыбыз әле һаман исемдә. Аннары, Зөфәр Хайретдинов “Буең туры килгән” дип артистлар командасына чакырды. Ул команданың капитаны. Атнага бер очрашып уйныйбыз. Шулай ук, тау чаңгысында шуа башладым. Икенче елга тулысынча экипировка алып, үземне тауда нык тотарга өйрәнәсе килә.

- Раяз, сине нәрсә үпкәләтә ала? Нинди очракта кичерә алмыйсың?


- Бер начар ягым бар – озак үпкәләп йөри алмыйм. Кызганыч, кешеләр моның белән файдаланырга ярата. Хыянәт итүне кичерә алмыйм, моны беркем дә яратмый инде. Нинди генә вәзгыять булмасын, кеше булып калырга кирәк.

- Тормышыңны уңайлы итүче серләрне ач әле?


- Гаиләдә – хатыннан уңдым. Без аның белән шулкадәр аерылабыз. Ул минем, русча әйткәндә, “полный антипод”. Ә гомумән алганда, яхшылык эшләргә тырышам. Чөнки, ул һәрвакыт кире кайта. Әлбәттә, каядыр җитешсезлекләр бар. Әмма, мин тырышам. Беркайчан да күпсенеп яшәмим, биргәненә шөкер кылам. Дөнья артыннан да кумыйм. Үземнән соң яхшы эз калдырасы килә. Үземне идеалист дип саныйм.

- Раяз, балаларыңның кем булуын күрәсең?


- Венера – актриса. Әле аңа 5 яшь кенә булса да, аның андый сәләтләре инде ачыла башлады. Улым Рамазанга 2 яшь. Ул бик оста гармунчы булсын дип телим.

- Беренче каналда “Один в один” проекты бара. Сине анда чакырсалар, кем булып җырлар идең?


- Минем бу проектта, һичшиксез, катнашасым килә. Әлбәттә, бөтен көчемне куеп, таләпләрне үтәр идем, тырышыр идем. Әмма, кемне башкарасын әйтә дә алмыйм. Чит ил җырчысын да күрсәтә алырмын, дип уйлыйм.

- Экстремаль ситуацияләргә эләккәнең бармы?

- Шактый. Мәсәлән, автомобиль авариясе (бер генә түгел). Ял итәргә барганда, безнең самолетның двигателе ватылды. Һәм кире утырырга туры килде. Мин шулчак шаркылдап көлдем. Барысы да, Аллах тәгалә кулында. Мондый очракларны мин кисәтү дип кабул итәм. Димәк каядыр ялгышып дөрес эшләмәгәнмен. Уйланырга кирәк.

- Дусларың белән ял иткәндә җырлыйсыңмы?


- Мине көчләп җырлатып булмый. Чын дусларым белән бергә җыелгач, миннән җырларга сорамыйлар. Ял иткәндә гармунда уйнап, калганнарны җырлатырга яратам. Пермьдә Вильдан дустым бар. Аңа кунакка баргач, су буена чыгып утырабыз да, үзебезнең моңлы татар җырларын җырлыйм.

- Тормыштагы һәм сәхнәдәге Раяз аерыламы?


- Әлбәттә, аерма бик зур. Без бит иҗат кешеләре. Барлык булган борчу-мәшәкатьләрне сәхнә артында калдырып, чыгыш ясыйбыз. Тормышта мин бик шаян, шат күңелле, әйткәнемчә, һәрнәрсәнең яхшы ягын табып яшәргә тырышам. Ә мәхәббәткә килгәндә, мин бик хисле. Сәхнәдә – моңлы һәм җитди.

- Тренингларда катнашканың бармы?


- Юк, катнашырга теләгем дә юк. Миңа калса, тренинглар куәтсез кешеләр өчен. Әгәр хәлең бик начар булса, психологка барып кайт. Аллага шөкер, янымда яхшы кешеләр бик күп. Аллах тәгәләдән барсысы да яхшы булсын, дип гел сорыйм. Руслар әйтмешли, “Безвыходных ситуаций не бывает”. Бары тик, проблеманың нәрсәдә икәнен ачыкларга кирәк.

- Раяз, ниһаять, яңа альбомың дөнья күрде. Таныштыр әле безне аның белән.


- Әйе, “Тукта, вакыт” дип исемләнгән альбомым чыкты. Бу минем 3 CD һәм 4 DVD диск. Альбом берничә булектән тора. Биредә мин “Җырлы-моңлы тормышы”м турында, аннары гомер турында, дуслар һәм, әлбәттә, мәхәббәт җырлары керде. “Тукта, вакыт” җырының авторы Рафис Гаптелганиев. Ул эстрада өлкәсендә эшләмәсә дә, безнең өчен язылган җырлары шактый. Альбомның бонусы “Барс Медиа” инструменталь ансамбле белән җанлы концерттан язма - “Тукта вакыт, бер минутка” җыры. Җыентыкка “Син миңа киләсең”дигән җыр керде. Аңа Виктор Гюгоның “Человек, который смеется” әсәре буенча клип төшерелде. Бу җырның мәгънәсе - кеше күрмичә ничек гашыйк була ала. Икенче һәм өченче альбом араларында өч ел узды. “Мине сиңа онытырга кирәк” җырын ун тапкыр яздыртып караганмындыр. Ниһаять, теләгәнгә ирешеп, бу җырны үзем аша үткәреп, дөрес җырларга тырыштым.

- Раяз, син имидж артыннан куасыңмы?


- Әлбәттә, үз стилем бар. Барысы да җырдан, чыгыштан тора. Сәхнәгә мин сәер якалы күлмәк тә, җитди кара костюм да киеп чыга алам. Һәрвакыт татарча җырлыйм, әмма төрле стильдә. Төрекчә я кавказ телендә беркайчан да җырламыйм. Сәхнәгә мин зәвыклы киенеп чыгарга яратам. Имиджмейкерлар белән дә эшлибез. Заманча җырны беркайчан да кәләпүш киеп җырламыйм, сәхнәдә чыгыш ясау зур осталык сорый. Сәхнәгә чыкканда да, үзеңне лаеклы итеп тотырга кирәк. Әйтәләр бит инде: “Артистны киенүенә карап каршы алалар, җырлавына карап озатып калалар”. Шуңа да киемгә зур өстенлек бирәм.

- Раяз, ни өчен репертуарыңда моңлы җырлар бик күп?


- Җырлар сайлаганда, эчтәлегенә игътибар итәм. Мәгънәле җырлар яратам мин. Анысы әтидән күчкән. Озын көйле җырларга мәхәббәт әбидән күчте. Мин аларга бик рәхмәтле. Җырны үзең аша кичерергә кирәк. Шулчак кына ул халыкка якын булачак. Шул ук “Кыр казлары” җыры. Аның белән мин эстрадага кереп киттем. Ул һәркемгә якын, гади, җанны тетрәндерә торган җыр.

- Син нәрсәдән куркасың?


- Шар шартлаганнан (көлә). Бәләкәй чакта абыйлар мине колак төбендә шар шартлатып куркыта иде. Хәзер дә балалар шар тотып керсә, мин аннан ераграк торам. Парашюттан беркайчан да сикермим. Куркам дип әйтә алмыйм, әмма андый азарт мине кызыксындырмый.

- Раяз, “Татар җыры”нда ничә “Алтын барс” алдың?


- Мин “Татар җыры” фестивалендә инде 5 ел дәвамында катнашам. Биш тапкыр лауреат та булдым. Бу кадерле статуэткаларымны кабинетта дипломнар белән бергә саклыйм. “Татар җыры” фестивале – зур, масштаблы чара. Артистлар өчен ул бик мөһим бәйге. “Татар җыры” безне берләштерә. Ул ел буена эшләгәннең нәтиҗәсе. Һәм, дөресен генә әйткәндә, ел саен чыгыш алдыннан әле һаман каушыйм. Беренче тапкыр чыгыш ясагач, үземне гел томан эчендә шикелле хис иттем. Талантлы кешеләр бик күп. Ә ул талантны ачу – зур эш һәм тырышлык таләп итә. Мин моның өчен “Барс Медиа” компаниясенә бик рәхмәтле. Алар чыннан да кешене күтәреп, сәхнәгә чыгара, аннан тамашачы яратырдай артист ясый. Алты ел элек монда килеп эләгүемә бик шат.

- Концерт бирү, альбомнар яздырудан тыш, тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?


- Талантны һәръяклап ачырга тырышам. “Барс Медиа” компаниясе төшергән кинода төштем, татар мультфильмнарында төрле геройлар минем тавыш белән сөйли. “Белоснежка и семь гномов” мультигында Ворчун булдым. Шулай ук “Питер Пен”га да үз өлешемне керттем. 


---
Интертат.ру
№ | 12.06.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»