11.06.2013 Җәмгыять
Ректорлар үз байлыклары турында хисап тотты
Иң бай ректор Казан милли тикшеренү технология университетында эшли. Шул ук вакытта ул коллегалары арасында иң яше дә. Кемнеңдер бер “ундүртле” машинасына өч гаражы да бар.
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында үзенең карамактагы югары уку йортлары җитәкчеләренең керемнәре хакында мәгълүмат урнаштырды. Фән эшлеклеләре бик аз акча ала дисәләр дә, асылда, ректорлар бөтенләй үк ярлы кешеләр түгел икәнлеге ачыкланды. Татарстанда да бай фән түрәләре шактый икән.
Әйтик, Казан милли тикшеренү технология университеты (гади генә әйткәндә, КХТИ) ректоры Герман Дьяконов узган ел 7 932 050,17 сум акча эшләгән. Казан ректорлары арасында ул иң яше дә булып санала. Керемнәр турындагы декларациядә шулай ук аның өч өе, өч җир кишәрлеге һәм 187 кв.метрлы фатиры күрсәтелгән. Ректор “УАЗ-3154” машинасына МЗСА 81771d арбасы тагып, “Казанка” көймәсен дә йөртергә ярата, бугай.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров исә 2012 елда биш ярым миллион сумнан артык акча эшләгән (5 585 757,9). Татарстан ректорлары арасында иң бае булып саналмаса да, Гафуров квадрат метрлар буенча беренче урында тора. Аерым алганда, күптән түгел генә Татарстан Фәннәр академиясенә әгъза итеп алынган фән докторы һәм ректорның дүрт(!) фатиры (аның берсе Украинада диелгән), ике йорты, дүрт җир кишәрлеге бар икән. Үзе “ГАЗ-21” машинасына гына ия булса да, тормыш иптәше “Тойота Камри”га утырган. Ә бит ректорның иптәше узган ел нибары 400 меңнән аз гына артыграк акча эшләгән.
Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчесе Эдвард Абдуллаҗанов та уку йорты ректоры булып әле озак эшләми, әмма ул шулай ук иң байлар арасына кергән. Узган ел аңа 4,2 миллион сумнан бераз артыграк табыш кергән. Volkswagen Touareg машинасы белән “Ямаха” кар йөргече дә бар икән. Ректорның ике генә фатиры бар, ләкин җир кишәрлеге дә, йорты да аның исәбендә.
Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы кәнәфиеннән КАИга ректор булып килгән Альберт Гыйльметдинов әле иң байлар арасына кермәгән: нибары 3,5 миллион сум гына эшләргә өлгергән. Фатиры, йорты, җир кишәрлеге дә берәр генә, машинасы да юк, дөрес, гаражы бар. Мөгаен, тормыш иптәшенең “Ауди”сы өчендер. Сүз уңаенда, Альберт Харис улының хатыны 2 миллион сумнан артык акча эшләгән.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җитәкчесе Рәшит Низамов та әллә ни бай түгел, декларациядә аның байлыгы ике миллионнан аз гына артып китә. Әмма Рәшит әфәнде белән тормыш иптәше күчемсез милеккә бик бай: ике дача, өч фатир һәм өч гараж. Шунысы кызык, икесенә бергә бер генә машиналары бар, анысы да безнең “ундүртле”.
Әлбәттә, барлык ректорлар белән чагыштырганда, безнекеләр бай да, хәерче дә түгел. Әйтик, исемлеккә иң бай уку йорты җитәкчесе буларак Санкт-Петербургтагы аэрокосмик җайланмалар ясарга өйрәтә торган университет ректоры Анатолий Оводенко кергән. 2012 елда ул 71,5 миллион сум акча эшләгән. Ә Төньяк Кавказ гуманитар-технология академиясе башлыгы Руслан Кочкаров нибары тик 589 мең сум гына эшли алган...
Сүз уңаенда, югары уку йортлары ректорларының табышлар хакындагы декларация беренче тапкыр тутырылган.