|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2013 Бәйрәм
Миңгәр Сабан туеннан ФОТОрепортажТатарстанның Миңгәр авылында инде дистә елдан артык үзенчәлекле Сабан туе оештырыла. Саба районының иң гүзәл табигатенә ия булган авыл бәйрәменә республикадан гына түгел, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә халык җыела. Көн кичкә авышкач уза торган бәйрәмгә яшьләр дә, карт-коры да бик теләп җыела икән. Чөнки бәйрәм программасы бай һәм киңкырлы, биредә ярышларның гына да 33 төре тәкъдим ителә. Ягъни һәр теләгән кунак үзен шахматтан алып утын яруга кадәр сыната ала. Казан артистлары, бию коллективлары һәм җырчылары төнгә чаклы концерт куя. Сабан туеның тантаналы ачылышында башкалабызда төзелеп килүче “Казан-Арена” футбол стадионы директоры, Миңгәр егете Радик Миннәхмәтов: “Узган ел безнең авыл Сабан туе 30 мең кешене сыйдырган иде, быел тагын да күбрәк халык җыелды. Барыгызга да рәхмәт, уеннарда катнашыгыз, күңелле ял итегез. Универсиадага да шулай күпләп җыелырсыз”, - дип авыл халкына һәм кунакларга үз теләкләрен җиткерде. Киң колач белән оештырылып килүче бәйрәмгә Шәмсүнә апа Миннәхмәтова да бик теләп килә. Авыл һәм республика халкына шундый масштаблы бәйрәм оештырган балаларын мактап туя алмый өч бала анасы, Миңгәрнең ак әбисе. 85 яшен тутырган Шәмсунә апа: “Улларым кечкенәдән бик тырыш булдылар. Без аларны хезмәт белән тәрбияләдек. Урам буенда трай тибеп йөрергә вакытлары булмады. Аталары да бик коры булды, “укыгыз, кеше булыгыз, кайда гына эшләсәгез дә хезмәт сөегез”, - дип үстерде. Оныкларым да әтиләре юлыннан китте. Шәһәр балалары дип тормадылар. Ирек оныгым инде ул минем янда булды. Җәйге каникулларын да авылда хезмәттә уздыра иде, акыллы булып үсте. Бабасы Ирек малай чагында ук кечкенә кызыл трактор алып биргән иде. Каникулга кайткач, колхоз рәисенә эш сорап бара иде Ирегем. Аның да хезмәт юлы шушы Миңгәрдә башланды. Хәзер дә хәлемне белеп, гел яныма кайтып торалар. Һәр намазымда аларга Аллаһыдан исәнлек-тәүфыйк сорыйм”. Спорт мәйданында исә гер күтәрү, армрестлинг, хатын-кызлар өчен турник, аркан тарту, милли көрәш ярышлары барды. 32шәр кило авырлыктагы 2 герне Арча егете Фаил Һадиев кырык мәртәбә һавага чөйде. Гүзәл затларыбыз да сынатмый: армрестлингта Кукмарадан Рузия Габдрахмановага тиңнәр табылмады.
“Миңгәр-2013!” салюты кичке Сабан туена нокта куярга ашыкмады. Яшьләр, концерт мәйданнарына җыелган халык төнге бәйрәмгә күчте...
Фото # 1 Фото # 2 Фото # 3
Фото # 4 Фото # 5 Фото # 6 Фото # 7 Фото # 8 Фото # 9
Фото # 10 Фото # 11 Фото # 12 Фото # 13 Фото # 14 Фото # 15 Фото # 16 Фото # 17 Фото # 18 Фото # 19 Фото # 20 Фото # 21 Фото # 22
Фото # 24 Шамил АБДЮШЕВ фотолары.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|