10.06.2013 Шоу-бизнес
Салават Камалга кайта (ИНТЕРВЬЮ)
Салаватларда мин шактый еш булам. Бу юлы хәл-әхвәл белешү яңа сезон концертларына килеп тоташты.
– Салават, автоузыштагы былтыргы җәрәхәтләрдән соң хәлләр ничегрәк соң?
– Оныттым инде мин аны. Хәзергә Универсиада белән яшибез, бөкеләр. Ләкин тиздән барысы да тарихта калачак. Алда Сабантуйлар, ураза, концертлар.
– Концертларыгыз хакында газета укучылар кызыксына башлады инде. Кайда, кайчан, ничегрәк булачак?
– Гадәттәгечә, август аенда. Инде төгәл генә урыннарын да ачыкладык. Быел 25 нче сезон, юбилей концертлары бит. Мин зур сәхнәдәге эшчәнлегемне Шамил Зиннурович (урыны җәннәттә булсын!) хәер-фатихасы белән Г.Камал театры бинасында башлап җибәргән идем. Менә шуннан соң 25 ел үтеп тә китте. Юбилей сезоны да Камал театры сәхнәсендә башланачак. 25 еллык иҗатка күз ташлау, уңышларны барлау, югалтуларны исәпләү рәвешендә булыр, дип көтелә. 25 еллык багажны бер концертка туплау җиңел түгел. Бу урында шуны ассызыклап әйтим: 24 нче сезон концертлары филармония залында узды бит инде: ул залга, анда эшләүче коллективка бик нык ияләштем. Кадим Нуруллин белән бергәләп эшләү бик җиңел. Шуңа да концертлар августның бересеннән унберенә кадәр Камал театрында була, аннан ун көнгә филармония концертлар залына күчәбез. Камал театры җитәкчелегенә һәм коллективына да мин бик рәхмәтле. Концертларны ике урынга бүлү дә шул ихтирамым билгесе. Аннан кемдер Камал сәхнәсен үз күрә, кемдер филармонияне. Хәтсез күп җыр җырланган, шуларның кайсын репертуарга алырга дип тә баш ватабыз. Кемгәдер бер җыр ошый, кемгәдер икенчесе... Уртак фикергә киленер, сезон уңышлы булачак, күңелем шуны сизә. Күңел сизә дигәннән, “ВК” газетасы журналисты миннән: “Евровидение”дә Динә Гарипова ничәнче урынны алыр икән?” – дип кызыксынган иде. Мин, хәлбуки, Динәнең бик талантлы икәнен белсәм дә: “Бишенче урын аныкы”, – дидем, шушы сүзләр газетада басылып та чыкты һәм сиземләүдә мин ялгышмадым, бәйгенең сәяси ягын да онытырга ярамый иде.
– Алайса, август концертларын да фаразлап карыйк инде...
– Фаразлыйсы юк. Мин сиңа төп-төгәл әйтәм: концертка халык йә агылып киләчәк, йә бөтенләй килмәячәк.
– Мин исә агылып килерләр, дигән фикердә.
– Көтәбез. Әмма Универсиада төгәлләнгәнчегә кадәр урамнарда концертлар турында бер генә игълан да булмаячак. Шулай кушылган.
...Бу көннәрдә Салават тагын бер мәшәкатькә чумган. “Аучы аланы”нда мини-зоопарк булдырам, дип мәш килеп йөри. Казандагы офистан аю да “аучы аланы”на күчкән. Көн дә диярлек төрледән-төрле кошлар, попугайлар өстәлеп тора, каралты-кура, йорт-җир җиткерелә, теплицалар, мунча корыла. Бу урынны тычканнар, йомраннар, күселәр баскан икән. Төзүчеләргә: “Тычкан, йомраннарны үзегез хәл итегез, күселәргә бер үк тимәгез, алары – минеке, – дип әмер бирдем әле дип сөйләде Салават. – Күсе елында туган кеше бит мин”.
Салават гаиләсеннән кеше өзелеп тормый. “Килгән кеше менә шунда рәхәтләнеп ял итәр, җәнлекләр, кош-корт, хайваннар белән аралашыр. Мәктәпләрдән, авыллардан килеп, мини-зоопарк белән танышып йөрүчеләр дә булыр, дип өметләнәм әле мин, дигән фикерен дә җиткерде җырчы. Әйе, аның һәрнәрсәсе уйланылган, максатчан булыр. Ике ярны тоташтыручы сиртмәле күпер генә дә ни тора?! Ул корылманы рифмалаштырып “Мостик Рустик” дип исемләп йөртәләр. Моңа да Салаватның үз фәлсәфәсе: “Безнең тормыш шул сиртмәле күпер ич инде. Ул күперне гомердә дә йөгереп чыгып булмый, атлап чыкканда да әле җай белергә кирәк.
Сабантуйларга килсәк, мин аны ел да көтеп алам, – ди җырчы. – 9 ында Миңгәр Сабан туена барачакмын. Дустым Җәүдәт Мидехәтовичның туган авылы ул. Иң шәп Сабантуй – Миңгәрдә. Шул үрнәктә мин дә Аксәеттә бәйрәм оештыра башладым. Авылны данлау, милләтне, тарихны саклауның матур үрнәге ул – Сабантуй”.
Редакциядән:
Хөрмәтле укучыларыбыз! Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сәхнә эшчәнлеген башлаган елларда “Ватаным Татарстан”да “Салаватка 1001 сорау” рубрикасы белән газета укучылар сорауларына җырчының җаваплары басылып килгән иде. Хәзер инде шундый үтенечебез бар: Салават белән бәйле кызык яисә гыйбрәтле хәлләр (ул хәлләр аның җырларына, башкару ысулларына да мөнәсәбәтле булырга мөмкин) тасвирланган хат-хәбәрләр, истәлекләр һ.б. язып җибәрсәгез иде. Иң кызыклы дип табылган язма авторларына бүләк тә бар. “Татарга Салават кирәк” дип исемләнгән 8 нче китап ул. Китап җырчы тарафыннан 25 нче сезон өчен махсус нәшер ителә.