|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2008 Милләт
БҮГЕН ӘДӘБИЯТ УКЫЙЛАРМЫ?"Крутушка" шифаханәсендә республикакүләм олимпиадалар инде алтынчы мәртәбә уздырыла. Бирегә быел да җырдан кала мәктәптә укытыла торган 33 фәннән акыл сынашырга килделәр. Татар әдәбиятыннан олимпиада 18-20 март көннәрендә үтте. Ул республикакүләм олимпиадаларының соңгысы санала. Тел эчендә милләтнең җаны, аның иманы, соңгы чиктә, аның язмышы яшеренеп ята...(Миргазиян Юныс).
"ТУКАЙ ЛЕНИН ЯНЫНА БАРГАН..." "Крутушка" шифаханәсендә республикакүләм олимпиадалар инде алтынчы мәртәбә уздырыла. Бирегә быел да җырдан кала мәктәптә укытыла торган 33 фәннән акыл сынашырга килделәр. Татар әдәбиятыннан олимпиада 18-20 март көннәрендә үтте. Ул республикакүләм олимпиадаларының соңгысы санала. Быел сораулар башка елларга караганда бераз үзгәрәк төзелгән икән. Алар мәктәп программасына нигезләнгән, биш өлештән тора. Жюри рәисе: "Урыннар санаулы гына. Монда килү – үзе зур җиңү ул. Милләтнең йөзек кашы – сез! Милләтнең киләчәге сездә!" – дип, укучыларга фатихасын бирде, гадел, хәерхаклы булачагын әйтте. Аннан озак кына акламаның – беловик, караламаның – черновик икәнен сөйләде. Балаларның яраткан соравы – Г.Тукай турында икән. Узган елларда шагыйрь турында 25әр бит язучылар булган. Берәү хәтта болай дигән: "Тукай крестьяннарга булышырга теләп, Ленинга ярдәм сорап барган..." Яки "Тукай шундый юмарт кеше: урамда хәерчеләргә күлмәген салып бирә торган булган" һ.б. Республикабызның төрле районнарыннан килгән 182 укучы дүрт сәгать дигәндә бирелгән эшләрен төгәлләде. Казан кызы Айсылу Ибраһим "Кая шулай ашыгасың йөрәк" темасына поэма иҗат иткән! 11 сыйныфтан бер укучы: "Ничә очып, ничә мәтәлсә дә кеше барыбер сайлый кош юлын..." минисочинение биременә җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның: "Ә мин һаман яшим әле" җырына фәлсәфә корган. Укучылар Т.Миңнуллин әсәрләрен яхшы белә икән. Бер укчы хәтта драматургның 31 әсәрен (!) санаган. Укучылар дискотекада күңел ачканда аларның эшләрен КДУның әдәбият белгечләре тикшерде. Җиңүчеләрнең күбесе яулыклы кызлар иде. Күрәсең, теләк-догалары кабул булган... 11 сыйныфтан абсолют беренче урынны Яңа Чишмә районы Акъяр урта мәктәбе укучсысы Альбина Сөләйманова алды. Аңа КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга кергәндә өстенлекләр биреләчәк, диделәр. Ләкин Альбинаның әдәбиятчы буласы килми. Аның хыялы – икътисадчы булу. 10 сыйныфтан беренче урынга Казан кызы Айсылу Ибраһим, 9 сыйныфтан – Кукмара районы Зур Сәрдек мәктәбе укучысы Нәфисә Корбанова лаек булдылар. Кызык килеп чыга бит әле: татар әдәбияты олимпиадасына килүчеләрнең күбесе инженер, икътисадчы, юрист, табиб булырга тели. Болай булгач, татарның матур әдәбияты кемнәр кулында калыр икән? "БЕЗ ТАТАР ТЕЛЕНӘ СУСАДЫК!" "Крутушка"да фән олимпидалары инде 2 ай ярым бара. Традиция буенча иң соңгысы итеп төбәкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасын үткәрәләр. Быел да ул республикакүләм татар әдәбияты олимпидасы тәмамлангач ук башланып китте. Олимпиадага чакырылган 20 төбәкнең 19ыннан 70 бала килгән. Әстерхан, Омск, Мордовия, Свердлау, Пермь, Саратов, күрше Марий-Эл, Оренбург, Ульян, Киров, Башкортстан җирлекләре – әйтерсең, "Крутушка" урманына бөтен Русия җыелган! Чиләбедән килгән Эдуард исемле егеттән бирегә нинди сынаулар аша килүен сораштыра башладык. Ул, урысчалатып: – Просто подфортонуло, хотел Казань увидеть... – дип җавап бирде. – Ә Кол Галинең нинди әсәрен беләсең? – "Шүрәле"...? Кызык булып китте: танышу өчен беренче көнне үк анкета үткәрдек. Җавапларын ишетсәгез!.. М.Җәлил белән бергә Г.Тукай да Советлар Союзы Герое булып чыкты. Бүгенге көн язучылары дип Г.Исхакый, К.Тинчуринны атадылар. Шулай да киләчәкләрен татар татар теле, әдәбият белән бәйләргә омтылалар, милләтебезнең зыялылары булырга телиләр. Чиләбе өлкәсеннән килгән бер егетнең әле Татарстан президенты да буласы килә... Оренбург командасы олимпиадада беренче тапкыр катнаша икән. Әстерханлылар исә ел да киләләр. Безне Федераль сабантуйга да чакырып калдылар әле. Мәскәү шәһәрендәге бердәнбер татар мәктәбе Муса Җәлил исемен йөртә. Бу мәктәп укучылары да катнашы олимпиадада Наилә, Гүзәл һәм Динараның әти-әниләре Татарстанда туып-үскән. Күз тимәсен: алар безнең белән саф татар телендә аралашты! Кызларның укытучысы Люция ханым Рәхмәтуллина Казанда педагогика институты тәмамлаган. "Казан – рухи байлык бирә торган җир ул. Бу олимпиадада килеп, 23 елдан соң группадашларым белән очраштым. Укытучыларның да бит укытучылары була. Мине Фоат абый Галимуллин укытты. Монда аның белән дә күрештек", – диде ул. Шунысына сөендек: Мәскәү кызлары киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучылары булырга уйлый. "Үз мәктәбебездә балаларга туган телне өйрәтәсебез килә!" – диделәр. Укучыларның эшен Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тел белгечләре бәяләде. Фән бәйгесе җиңүчеләрсез булмый. Беренче, икенче, өченче урыннарны Чуаштан, Киров, Оренбург командалары бүлеште. Бүләкләү дигәннән. Җиңүчеләргә (ничә ел рәттән инде!) Дальның "Урыс теленең аңлатмалы сүзлеген", "Энциклопедический словарь школьника" китабын бирделәр. Бер кыз зарланып та алды әле: "Бу Даль сүзлекләре миндә өчәү булды инде. Ачып та караганым юк!"
Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|