|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2013 Җәмгыять
Депутатлар ирекле базар оештырырга тәкъдим итәҺәр кешенең өендә кирәксезгә әйләнгән әйберләр байтак. Әмма аларның башка берәүгә кирәк булуы ихтимал. Депутатлар шундый әйберләрне сату өчен елга бер мәртәбә ирекле базар оештырырга тәкъдим итә. Бу хактагы закон проекты Дәүләт Думасына юлланган инде. “Зур базар” көнен августның ахыргы шимбәсенә билгеләргә ниятлиләр. Бу көнне Россиядә яшәүче һәркем үзенә кирәк булмаган, әмма кулланырга яраклы булган көндәлек куллану товарларын сата алачак. Сату урынын билгеләү җирле хакимият органнарына йөкләнә. Халык сату урыны өчен дә, башка салымнар да түләмәячәк. Моннан тыш, депутатлар ирекле базарда өй шартларында җитештерелгән азык-төлек сатуны да рөхсәт итәргә җыена. Бу – аз керемле россиялеләр өчен кесә калынайту өчен бик әйбәт мөмкинлек булыр иде, ди алар. Әмма дәүләт теркәве узарга тиеш булган һәм Россиядә куллану тыелган товарларны сатарга рөхсәт ителмәячәк. Шунысы да бар: мондый базарда сатылган товарларга кулланучылар хокукларын яклаучы законның катнашы юк. Нәрсә сатып алуы өчен һәркем үзе җавап бирәчәк.
|
Иң күп укылган
|