поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.01.2009 Бәйрәм

2008 ЕЛ НИЧЕК ИСТӘ КАЛДЫ?

Әлфия Авзалова, Миңназыйм Сәфәров, Айдар Галимов, Тимур Нагуманов, Йолдыз Миңнуллина, Илнур Фәйзрахманов, Камияр Байтимеров, Фарис Галләмов, Шамил Закиров, Дамир Исхаков, Ирек Шәрипов, Илфак Шиһапов, Алия Сабирова, Фирдүс Гыймалтдинов, Марат Нуриев cөйли.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА:

– Узып баручы ел күңелле вакыйгаларга бай булды. Гыйнварда гөрләтеп 75 яшьлек юбилеемны үткәрдем. Июльдә Камчатканы күреп кайттым. Сахалинга сабан туена бардым.

Кызым Зөлфия гаиләсе белән Америкадан кайтып, җәй буе миндә торды.

Ләкин иң мөһиме – югары күрсәткеч белән иген җыелу.

Киләсе елда төзелеп бетмәгән дачамны сафка бастырырга ниятлим. Республикадагы шәһәр, районнар, авылларга барып концерт куярга уйлыйм. Күптән булмаган төбәкләр бар әле. Моның өчен техника кирәк, шуңа күрә бәйрәмнәр үтүгә, президент янына кереп, машина сорарга җыенам. Бик күпләр аның ярдәме белән тимер атлы булды. Миңа да кирәк. Инсульттан соң аксап йөри башладым. Әмма кеше яныннан үткәндә матур итеп атларга тырышам.

Яңа елны Чаллыда, иптәш кызым Гөлчирәдә каршы алам.

 

МИҢНАЗЫЙМ СӘФӘРОВ, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире:

– Татар яңа баскычка күтәрелер алдыннан зур адым ясады дип уйлыйм. Төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез Казанга карап торуларын читкә куеп, интеллектуаль көчләрен эшкә җигеп,  үз-үзләрен якларга тиешлеген аңлап, хәрәкәт итә башлады. Тырышлыгы белән тормышта үз урынын алырга тиеш татар. Кризис кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтәчәк.

Газета эшенә килгәндә, хакимиятне безнең турыда уйланырга мәҗбүр итә алдык. Сүз “Ватаным Татарстан” турында гына түгел, ә милләт язмышы хакында икәнлегенә күндердек. газетаның 90 еллыгын билгеләп уздык. Дүртенче ел рәттән милли матбугат чаралары арасында “Тираж. Ел рекорды” дигән исемгә лаек булдык.

Кызым Гөлназ кияүгә чыкты. Күңелле вакыйга булса да, моны авыр кабул иттем.

 

АЙДАР ГАЛИМОВ:

– Кәбисә елы авыр булды, диләр. Миңа алай тоелмый. Киресенчә, уңышлы үтте. Сәламәтлек белән бәйле проблема да уңай якка чишелеш тапты. Машина сатып алдым, яңа программа эшләдем. Майда “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирүләре минем өчен зур вакыйга булды. Җитәкчеләрнең эшемне югары бәяләве киләсе елда тагын да тырышып хезмәт куярга өнди.

Һич көтмәгәндә килеп чыккан дөньякүләм кризисны искә алсак, 2009 елга әллә ни зур өметләр багларга кирәкмидер. Коллективымдагыларга да шулай дидем. Аңлашып, бер-беребезгә таянып эшләү мөһим. Бу яңа программа белән бөтен илне әйләнеп чыгасы бар. Моның өчен сәламәтлек, дөньяның тыныч булуы кирәк. Калганына түзәрбез, безнең халык сабыр ул.

 

ТИМУР НАГУМАНОВ, Чүпрәле районы хакимияте башлыгы:

– Быел Чүпрәле районы башлыгы итеп билгеләүләренә 1 ел тулды. Шактый вакыйгалар булды. Февральдә Үби авылында балалар йорты, Чүпрәледә ике мәктәп, хастаханә, мәдәният сарае ачылды. Күптән түгел бездә республика президенты Минтимер Шәймиев булып китте. 

Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, киләсе елда гаиләбезгә шатлык өстәп сабыебыз дөньяга туар дип өметләнәм.

 

ЙОЛДЫЗ МИҢНУЛЛИНА, яшь шагыйрә:

– 2008 ел минем өчен шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның пәйда булуы белән истә калыр, мөгаен. Аның шигърияте – мөһим ачыш. Үземнең иҗатыма килгәндә, шигъриятем ниндидер бер калыпка салынды дип уйлыйм. Моңа кадәр эзләнү юлында идем.

Мәскәүдәге әдәбият институтында курсларда укыдым, яңа, үзгә фикерле, иҗади кешеләр белән таныштым. Бүгенге көн язучылары белән аралаша алдым. Быел икенче тапкыр “Яңа буын” дип исемләнгән яшь иҗатчылар очрашуы булды, ниндидер үсеш күзәтелә. Безгә бер-беребез белән аралашуыбыз кирәк.

 

ИЛНУР ФӘЙЗРАХМАНОВ, “Яңа гасыр” радиосының баш мөхәррире:

– Ниндидер эзләнү процессы бара радиода, яңа форматны булдыру өстендә эшләүдә адымнар ясыйбыз. Ел дәвамында ике тапкыр эфир челтәрен үзгәрттек, шуның бәрабәренә безнең күп булмаса да рейтинг үсте. Радио хезмәткәрләре өчен уңышлы ел булды. Наилә Курамшина, Гөлназ Фазлыева, Дилбәр республика күләмендә узган бәйгеләрдә җиңүче булдылар.

Машина йөртүдә бер ел тәҗрибәм булмый торып та гаиләм белән Кара диңгезгә сәяхәттән йөреп кайттык.

 

КАМИЯР БАЙТИМЕРОВ, Татарстан фермерлар берлеге рәисе:

– Быел республикада игеннең көткәннән дә артыграк җыеп алынуы куандыра, әлбәттә. Ләкин аны сату мондый кризис шартларында катлаулы мәсьәлә булып тора. Игеннең бәясе арзанайды, сорау да кимеде. Шушы хәл буласын түрәләр алдан чамаласа да, чара күрергә теләмәде. Кризис ике-өч ел буена сузылмагае дип куркам. Шуңа карамастан, кул кушырып утырырга җыенмыйбыз. Киләсе елда фермерлар өчен элеваторлар төзергә планлаштырабыз. Иген шуннан тизрәк сатылыр дип уйлыйбыз.

 

ФАРИС ГАЛЛӘМОВ, психотерапевт:

– Минем өчен бик әйбәт ел булды. Күп кешеләрне сәламәтләндердем. Гарипләргә һәм пенсионерларга 50 % ташлама ясадым. Киләсе елда да адәмнәрне терелтеп сөенергә язсын. Иң мөһиме – илдә тынычлык булсын, иген уңсын. Һәммә кешегә сәламәтлек телим!

 

ШАМИЛ ЗАКИРОВ, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры:

–  2008 елда театрда сөенечләр дә, көенечләр дә бер-берсенә үрелеп барды. Мәскәүдә уңышлы гастрольләр узды. Финляндиягә барып кайттык. “Телсез күке” спектакленә фин тамашачысы да югары бәя бирде. Брестта узган “Белая вежа” Халыкара театр фестивалендә җиңү яуладык. 

“Яңа татар пьесасы-2007”дә җиңеп чыгучы әсәрләр сәхнәләштерелде. “Дивана”, “Люстра”, “Мылтык”, “Бәби” тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

Безнең өчен зур фаҗигагә тиң вакыйгалар – ул берничә артистыбызның вафат булуы. Наил Әюп, Идрис Мәсгутов, Васил Касыймовсыз калдык.

яшь артистлар килде. Яңа труппа белән театрыбыз тагын да җанланыр, зур уңышларга ирешер дип ышанасы килә. 2009 ны күтәрелеш елы дип көтәм.

Үзем өчен сокландыргыч бер вакыйга булды: миңа Гаяз Исхакый премиясен тапшырдылар. Премияләр, бүләкләр бирүне кирәксез мәшәкать, ялтыравык кебек кенә кабул итәм. Ләкин Гаяз Исхакый исеме минем өчен бик кадерле, бу зур адреналин булды. 

 

ДАМИР ИСХАКОВ, галим:

–  Татарлар өчен 2008 ел әһәмиятле һәм авыр булды. Без беренче тапкыр милләтнең никадәр артка чигенгәнен аңладык. Бу мәгарифтәге милли-мәдәни компонентны алып ташлауда ачык күренде. Үзебезнең төп нигезләрнең берсе булган телне мәктәптә укыту хокукын югалта яздык. Бу безнең өчен сигнал булды, ләкин милли һәм сәяси элита вәзгыятьтән чыгу юлларын билгеләмәде.

Икътисадый кризис булганлыктан, югары даирәдәге кешеләргә федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Ә бу бәйсезлегебез тагын да кыскарачак, хәерче булып Мәскәүгә соранырга барабыз дигән сүз. Шәймиев, төбәк җитәкчеләрен сайлауны кайтарырга кирәк, диде, Мәскәү бернинди дә сайлаулар булмаячак дип кырт кисте. Федераль үзәккә бәйлелек елдан-ел артачак. Мәсьәләнең уңай якка үзгәрүе халыкның актив булуына бәйле.

Тарихи һәйкәл саналган “Болгар номерлары”н җимерү дә милләтнең хәлсезләнүенең бер чагылышы.

Үзем өчен дә ел катлаулы узды. ТР Фәннәр академиясенең академигы була алмадым, ТДГПУда интеллектуаль үзәк оештырырга теләдек, әмма проектларны тормышка ашыра алмадык. Ләкин бу эшне киләсе елларда дәвам итәчәкбез.  2009 да “Татар тарихы” китабының чираттагы дүртенче томын чыгарырга планлаштырабыз. Ул татар ханлыклары чорына багышланачак.

 

ИРЕК ШӘРИПОВ, Удмуртия милли-мәдәни мохтарияты рәисе:

– 2008 – Удмуртия татарлары өчен иң нәтиҗәле ел булды. Өч ел элек төзегән планнар тормышка аша бара. Татарча газетабыз бар, республика телевидениесендә көн саен тапшырулар чыга. Әле менә көнозын сөйләп торучы татарча радио ачарга планлаштырабыз. Татар яшьләре интернетта берләшеп, тыгыз аралаша, үзләре дискәтүкләр оештыралар. Удмуртиянең мәгариф министрлыгы белән тыгыз эшли башладык. Татар гимназиясе өчен зур бина биреләчәк. 600 баланы сыйдырышлы заманча мәктәп ул.

Безнең тырышлык белән “Дуслык йорты” ачылды. Республика буенча дистәдән артык татарча мәдәни чара уза. Быел татар бию һәм җыр фестивален зурлап үткәрдек.

Көрәш буенча Таһир Хуҗагалиев Русия күләмендә уздырылган бәйгедә икенче булды, командалар арасында дүртенче урынны яуладык. Бу – безнең өчен зур күрсәткеч. Ижауның татар гимназиясе базасында татар көрәше мәктәбен оештырырга ниятлибез.

Ижауда Җәмигъ мәчетеннән башка тагын ике гыйбадәтханә төзелеп килә. Берсенең эше төгәлләнде, аның ачылышын киләсе елга калдырдык. Сабан туе бәйрәме 20 елдан артык уза иде, хәзер ул рәсми бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Башкарган эшләребездән бик канәгать.

Үзем өчен дә шатлыклы ел булды, өченче улым туды. Хәзер безнең 16 яшьлек Инсаф, 8 яшьлек Ильяс, 6 айлык Камилебез бар.

 

ИЛФАК ШИҺАПОВ, Илсөя Бәдретдинованың продюсеры, җырларының авторы һәм ире:

– 2008 ел уңышлы булды, планлаштырган эшләр башкарылды. Илсөянең өч альбомын чыгардык, йөздән артык концерт куйдык, гастрольләргә күп йөрелде.

Татарның яшәешенә килгәндә, көн саен матбугатны карыйм, әллә нинди бәхәсләр, тарткалаш. “Татар бетә, бетте, бетерделәр” дип зар елау бар. Башка еллар белән чагыштырганда, татар бүген оҗмахта гомер кичерә. Иң зәһәр елларда да ул үлмәде, сакланып калырга, яшәргә мөмкинлек тапты. Геноцид вакытында да юкка чыкмады. Шуңа күрә “беттек” дип төшенкелеккә бирелү булмаска тиеш. Татарның барлык мөмкинлеге бар хәзер. Ничәмә-ничә газета чыга, радиолар ярышып эшли, интернетка да кердек. Дистәләгән театрыбыз, 600 дән артык җырчы бар. Начармы бу?!

Әйе, “аһ” итәрлек, искиткеч шәп дигән вакыйгалар булмады, татар гадәти тормыш белән яши. Кризис дип сөйлиләр, бәлки, бардыр ул. Безгә дә китереп җиткерерләр аны, ләкин халык төшенкелеккә бирелмәсен. Адәм баласы ашаудан, йөрүдән туктамый, эшлим дигәнгә хезмәт булачак. Мондый гына авырлыкны җиңеп чыгарбыз.

Киләсе елга хыяллар юк түгел, фатир алып булмасмы дип уйлыйбыз. Альбомнар чыгарырга, концертлар белән йөрергә планлаштырабыз.

 

АЛИЯ САБИРОВА, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы:

– Ел минем өчен вакыйгаларга бай булды. Бигрәк тә татар яшьләре тормышы һәм шуның бер өлеше булган музыка өлкәсендә. Быел өченче тапкыр узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы төбәкләрдә милли хәрәкәтнең яшәрүен һәм җанлануын күрсәтте. Форум көннәрендә Казанда Австралия йолдызы Зуля Камалова концерты үтү минем өчен ел вакыйгасы да, могҗиза да. Ул Казанда яшәүче “попса” кысаларына сыймый торган үзенчәлекле җырчыларга этәргеч булды.

Санап карасаң, мондый җанлы татар музыкасы кичәләре быел шактый узды. Иң зурларыннан 3 декабрьдә булган “Яңа гасырда – яңа хәрәкәт!” акциясе быелгы концертлар тезмәсен зур шау-шу белән төгәлләде. Алга таба да без “Яңа гасыр” радиосы белән моңарчы “неформат” саналган музыканы халыкка тарату, аның аудиториясен эзләү, җанлы концертлар оештыру белән туктаусыз шөгыльләнәчәкбез.

Шәхси тормышыма килгәндә, берсүзсез, иң зур сөенечем – кызым Сафия дөньяга килү. Икенче зур вакыйга, ниһаять, руль артына утырдым.

 

ФИРДҮС ГЫЙМАЛТДИНОВ, “Вести Татарстана” алып баручысы:

–  Шәхси тормышымда төп вакыйга – өченче балам, кызым Әминә туды. Гомумән алганда, гади генә булмады ел. Сәламәтлегем дә какшап торды. Бераз төшенкелеккә бирелдем, чөнки яңа сайланган президент Д.Медведевтан берникадәр либеральлек көткән идем, ләкин әлегә бу сизелми.

2008 елда Русия Абхазия, Көньяк Осетияне бәйсез дәүләтләр итеп таныды. Бу – зур прецедент. Аның тарихи бәясен без дә, бәлки, тоемлый алырбыз. Русия аларны таныган икән, бу эшнең дәвамы, һичшиксез, булыр дип өметләнәм. 

 

МАРАТ  НУРИЕВ, Әтнә районы Югары Көек авылы (аның  30дан артык үгез асравы турында 2 майда язган идек).

– Кәбисә елы авыр килә,дип күп сүзләр ишетсәм дә, үземдә сизмәдем. Гадәти эшләр, күнегелгән мәшәкатьләр булды. Хәзер 10 үгез генә калды. Яңа елга барысын сатып бетерәм дә, кабаттан абзарны тутырырмын дип торам. Элеккечә мари якларыннан, үзебезнең район колхозларыннан сатып алам. Бер утыз баш кирәк инде. Аллага шөкер, амбарда өч елга җитәрлек икмәк, фураж бар. Базарда  итнең бер килограммы 130 сум. Ә тере килеш алганда,  65 сум тора.  Финанс кризисы нәрсәләр күрсәтер, белгән юк, ләкин төшенкелеккә бирелмим, бер шөгыльләнгән эшне дәвам итәрмен дип уйлыйм.


---
Ирек мәйданы
№ 26 | 26.12.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»