29.05.2013 Җәмгыять
Балаларга әти-әни һәм өй кирәк
Балалар, аларның тормышы, сәламәтлеге турында кайгырту, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре өчен шартлар тудыру – социаль сәясәтнең мөһим юнәлеше.
Республикабызда гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалар уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Әмма балигъ булмаганнарның хокукларын бозу очраклары да юк түгел.
Балаларны яклау көне уңаеннан 28 май көнне Татарстан Министрлар Кабинетында матбугат очрашуы узды. Балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары һәм мәнфәгатьләре үтәлешенә бәйле җитди проблемалар хакында республиканың бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина сөйләде.
Бар теләкләре – өйле һәм гаиләле булу
Гүзәл Удачина сүзләренчә, бик еш балаларның тораклы булуга хокукы бозыла. Бу мәсьәлә бигрәк тә ятимнәр өчен кискен килеп баса. Әмма гаиләдә тәрбияләнгән баланың мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган очраклар да бар.
Шулай ук һәрбер нарасый гаиләдә үсәргә һәм тәрбияләнергә хокуклы дип кабул ителгән. Әммә нәкъ шушы хокукның үтәлешен тәэмин итү иң авыры. Ятимнәр мәсьәләсе безнең җәмгыять өчен яңа түгел. Әмма проблеманың тулысынча хәл ителә алганы юк әлегә. Татарстанда исәпләнгән 12 меңнән артык ятим баланың 82-84 проценты әти-әниле булуы да борчуга сала.
“Баланың мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле кешеләр – әти-әниләр үзләре үк аларның хокукларын бозуы бик тә үкенечле. Ел саен республикада 1 меңнән артык кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә”, - дип билгеләде Гүзәл Удачина.
Бүгенге көндә Татарстанда 3,5 меңгә якын гаилә социаль яктан авыр хәлдә. Аларда тәрбияләнүче 6 мең тирәсе бала социаль ятимнәр рәтен тулыландырырга мөмкин икән. Шуңа да имин булмаган гаиләләр белән алып барылган эшкә җитди игътибар бирелергә тиеш.
5 мең кеше арасыннан 1 ятимгә әти-әни табылырмы?
Гүзәл Удачина сүзләренчә, Татарстанда 1 ятим балага 5 мең өлкән кеше туры килә. Шуңа да ата-анасыз калган баланың һәркайсына яңа гаилә табу кулдан килерлек эш. Әмма, кызганычка, балалар йортлары бер дә бушап тормый. Аларда тәрбияләнүчеләрнең күбесе (40 проценты) сәламәт булмау да аларга гаилә эзләүне авырайта.
2011 елдан “Пока все дома” программасы авторы һәм алып баручысы Тимур Кизяков тарафыннан “Видеопаспорт” проекты гамәлгә ашырыла. “Ятим бала турында 40 минутлык фильм потенциаль әти-әнигә бала белән танышырга мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде бала хокуклары буенча вәкил. Гаилә эзләүче балалар турында мәгълүматны www.videopassport.ru сайтында карарга була. 2011 елда, әйтик, видеопаспорт ясалган 31 баланың 27се әти-әни табу бәхетенә ирешкән. Узган елны тагын 24 бала гаиләле булган.