29.05.2013 Җәмгыять
Гөлнара апаны күреп шаккатканнар
“Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе журналисты (элеккеге журналисты дип әйтергә тел әйләнми, аны алыштырырдай кеше күренми әле) Гөлнара апа Зиннәтуллина янына хәл белергә барам да, канатлар үскәндәй дәртләнеп кайтам.
Һәрвакыт шулай. Булса булыр икән бу кадәр көләч йөз. Хәтта урын өстенә калып, бәгыренә үткән сызланулар аша да үзендә елмаерга, көләргә көч тапты ул. Хәзер исә килгән кешене ишек төбендә каршы ала, кунак итәргә тырышып, бер алдыңа, бер артыңа төшә. Гөлнара апа белән берничә минут сөйләшеп утырсаң да, кайгың онытыла, шатлыгың арта.
Ул һаман сөйли дә сөйли: “миеломная болезнь” дигән яман чирне ничек итеп әкренләп җиңә баруын, шуның өчен республика клиник хастаханәсендә туктаусыз химия терапиясе алып йөрүен (шушы көннәрдә кабат хастаханәгә керергә җыена), бакчасындагы чәчәкләргә, куакларга карап куануын, иренең аның өчен җан атып, бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырышуын, оныкларына күлмәк, итәкләр бәйләвен... Күп вакыты өйдә – дүрт стена арасында үтсә дә, бөтен дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар. Ә чире хакында инде диссертация яклардай мәгълүмат туплаган. Берәр кайчан шул хакта китап та язып чыгар әле, билләһи. “Эшләгәндә үземне бигрәк кайгырта белмәгәнмен. Хәзер рәхәтләнеп ял итәм. Әле авыруым да булмасамы?..” – ди ул. Хәер, көчле авырту умыртка баганасын эштән чыгармаса, аяктан екмаса, сазлык кебек үзенә суырган телевидениедән китә алмас, ял күрмәс, яңадан-яңа тапшырулар дип чабар иде.
Күптән түгел, телевидениедә бергә эшләгән ахирәт дусты Заһирә Куртаева: “Килә алырсың микән?” – дип борчылып кына юбилеена чакырган. Гөлнара апа исә “юк” дип әйтә белми. Моңа кадәр иреннән башка урамга чыгып йөрмәсә дә, бу юлы тәвәккәлләгән. Табын түренә җыелган кунаклар әлеге “сюрприз”га әзер булмаган, сау-сәламәт чактагы кебек балкып торган Гөлнара апаны күреп шаккатканнар: кайсы кочаклый, кайс ы көлә, кайсы күз яшьләрен тыя алмый икән. Менә Гөлнара апа шундый инде безнең: аның янында уйланасың да, моңланасың да, әмма сагышланырга, кайгырырга гына ирек бирмәячәк.
Үзе исә бик авыр вакытларында ярдәм кулы сузучыларга изге теләкләр тели. “Булышучы булмаса, кечкенә генә гәүдәм белән яман чирне җиңә алмас идем. Миңа яхшы энергия килгәнен һәрвакыт сизеп яшим. Туганнарым, таныш-белеш шалтыратып хәлемне сораша, диңгез ризыклары, уылдыклар, бүтән төрле күчтәнәчләр ташыйлар, дару үләннәре китерәләр, бер белмәгән кешеләр акча җибәрә. Рәхмәттән башка сүзем юк”, – ди Гөлнара апа. Аны ихтирам итүчеләр, игелекле кешеләр бигрәк күп, шөкер. Редакциябезгә даими килеп йөрүче Казанда яшәүче Әнвәр ага Гыйльметдинов кышкы зәмһәрир суык көндә Гөлнара апага дип атап акча китергән иде. Кесәсен актара, акчасын таба алмый. Өендә онытып калдырган икән. Яңадан кайтып килмәкче булды. “Ярар, Әнвәр абый, туңып йөрмә, синең өчен үзебез генә бирик”, – дибез. “Калган эшкә кар ява”, – дип, акчаны тәки шул көнне китерде. Ә Гөлнара апаның сәламәтләнүен теләп дога кылучылар күпме? Шуларга өстәп, үзенең үҗәтлеген дә эшкә җигеп, Гөлнара апабыз аякка басты. Күз генә тия күрмәсен!