поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.05.2013 Мәгариф

Исерек бантиклар бәйрәме

Тиздән бар мәктәпләрдә аерылышу сагышы катыш, якты киләчәккә өметләр баглаган Соңгы кыңгырау чыңлар.

Бер караганда, шушы мизгелне тизрәк җиткерәсе килә, имтиханнарны биреп, яңа, олылар тормышы башларга омтыласың. Икенче яктан, унбер ел кайгысын да, шатлыгын да бүлешкән, инде туганлашып өлгергән сыйныфташларыңны, тирән белем, төпле киңәшләрен биргән укытучыларны, балачак хатирәләреңне саклаган мәктәбеңне ташлап китәсе килми. Әле киләчәкнең билгесез булуы да куркыта. Тик шулай да соңгы кыңгырау чыңлаган мизгелдә якты киләчәккә әзер булуыңны сизәсең.

Анысы шулай да, ләкин күп кенә кичәге мәктәп укучылары яңа тормышны үзләренчә аңлый. 25 май халык телендә Соңгы кыңгырау бәйрәме дип түгел, шаяртып, «исерек бантиклар» көне дип йөртелә. Ул көнне чат саен кулына сыра, шампан шәрабе тоткан яшь егет-кызларны күреп, менә шушылардамы безнең киләчәк, дип, көрсенеп куясың. Бәйдән ычкынган эт котырган кебек, алар да «ирек»ләрен ничек кенә бәйрәм итми. Фонтаннарда, шәһәр уртасындагы сулыкларда сыра чөмерә-чөмерә су коенулар дисеңме, җәмәгать транспортында исерек җырларын җырлаумы... Соңыннан, өлкән буын безне аңламый, гел безне начар атлы күрсәтәләр, дип зарланабыз. Моңа без яшьләр үзебез гаепле түгелме соң?!

Әле мин йодрык кадәрле, төчкерсәң дә бар халык белә торган авылларда андый тамаша юктыр дип уйлый идем. Ялгышканмын. Былтыргы Соңгы кыңгырау бәйрәме ел буе сөйләргә җитте. Чыгарылыш сыйныф укучылары барлык мәктәпнең «яшел» укучыларына ничек ял итәсен өйрәтеп китте. Ата-анаңны танымаслык дәрәҗәдә исерү дисеңме, агулану дәрәҗәсенә җитеп тәмәке, әфьюн тарту, кызларның, өске киемнәрен салып, учак тирәли биюе дисеңме (соңыннан егетләр ел буе кайсы кызның күкрәге зуррак дигән темага гәп куертты) – барысы да булды.

Бәйрәм итәсе килгән кешене полиция хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә тыя алмый шул. Яшьләр барыбер алдау җаен таба. Бер иптәшемнең әти-әниләре Соңгы кыңгырауга бик җаваплы караган. «Без дә сезнең белән утырабыз», – дип, яшьләрнең күңелләрен төшергәннәр. Әти-әни янәшәдә булганда, сыра чөмереп тә, башыңа ни килә, шуны эшләп тә булмый бит инде. Ләкин яшьләр хәйләсен тапкан. Берничә «кока-кола» шешәсен бушатып, коньяк тутырганнар. Әлбәттә, бер-ике сәгатьтән балаларының өстәл астында йоклап ятуын, кайсының, чайкала-чайкала, урам буйлап йөргәнен күреп, ата-ана эшнең нидә икәнен аңлаган. Ләкин яшьләр үзенә кирәк кадәр кәеф-сафа корып калырга өлгергән инде. «Шулай итеп, ике куянны бергә тоттык. Әти-әниләр күзендә дә «тәртипле» балалар булып калдык, үзебез дә рәхәтләнеп бәйрәм иттек», – дип шатлана-шатлана сөйли танышым.

Соңгы кыңгырау гомергә бер генә чыңлый шул. Аны яхшылап бәйрәм итмичә булмый. Ләкин катырак бәйрәм итеп, кемдер өйгә корсак «күтәреп» кайтырга, кемдер, «ирек» тәмен тоеп, бөтенләй айнымаска мөмкин. Бер рәхәтнең бер михнәте бар икәнен дә онытмасак иде. 


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»