22.05.2013 Мәгариф
Татарстанның үз югары уку йорты булырмы?
Тиздән Татарстанның үз мәгариф учаклары барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә республиканың “Мәгариф турында”гы закон проекты кабул ителсә, субъектка югары уку йорты ачу хокукы да бирелә, хәтта.
21 май көнне Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары чираттагы утырышка җыелды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең иң мөһиме - Татарстанның яңа “Мәгариф турында”гы законын карау булды. Проект белән депутатларны Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары таныштырды.
Беренче сыйныфка кабул иткәндә аерым кагыйдәләр булдыру тыела
Җитәкче чыгышыннан шул аңлашылды - яңа закон проектында үзгәрешләр җитәрлек. Аларның кайберләренә тукталып китик. Канун кабул ителгән очракта, укучыларны 1 нче сыйныфка кабул иткәндә, бер генә мәгариф оешмасы да балаларның белемен тикшерү буенча үз кагыйдәләрен кертә алмаячак.
Тагын бер яңалык – Татарстанның “Мәгариф турында”гы законы республикага үз мәгариф оешмаларын булдыру хокукы бирә. Тели икән, республика җитәкчелеге Татарстанда югары уку йорты ачу карары да кабул итә алачак.
Уку йортлары һәм шәхси компанияләр арасында күпер булдыру мөһим
Бүген республика алдында торган мөһим бурычларның берсе – мәгариф өлкәсендә көндәшлеккә сәләтне үстерү, әлеге эшчәнлекнең сыйфатын яхшырту. Шуңа күрә яңа закон проектына “Мәгариф өлкәсендә дәүләти-шәхси партнерлык” дигән маддә өстәлгән. Исеменнән үк аңлашылганча, әгәр дә бу канун кабул ителә калса, төрле уку йортлары һәм шәхси предприятиеләр арасында үзара хезмәттәшлек өчен тагын да яхшырак шартлар тудырылачак.
Комитетта кунакта – Ирек Миңнәхмәтов
Бу юлы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышка махсус кунак – “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесен чакырган иде. “Безнең комитетта матур традиция яшәп килә - күптән түгел генә эшли башлаган җитәкчеләрне кунакка чакырып, алар белән танышу кичәсе уздырабыз. Бүгенге кунагыбыз – республиканың иң авыр һәм четрекле булган массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсен җитәкләүче Ирек Миңнәхмәтов”, - дип таныштырды аны комитет рәисе Разил Вәлиев.
Ирек Миңнәхмәтов исә, үз чиратында, депутатларны Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге вәзгыять белән таныштырды, киләчәккә планнар турында сөйләде.