|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2008 Бәйрәм
“МАТБУГАТ.РУ”ДАН ЗУР ВИРТУАЛЬ РӘХМӘТБар кулланучыларыбызны, бар дусларыбызны Яңа ел белән котлыйбыз. Һәм, бәйрәм форсатыннан файдаланып, сайтка һәрдаим ярдәм итеп килүче кешеләргә зур рәхмәт белдерәсе килә. Гадәттә, мондый очракта “оптом” рәхмәт әйтәләр. Исемләп тору – бик начар нәрсә, чөнки кем дә булса барыбер онытылып төшеп калачак. Шулай да без “начар” юлны сайларга булдык: рәхмәтне армиядәге сыман исемлек буенча әйтергә исәп. Калган кеше булса – соңрак өстәлер. Бу исемлектә “Матбугат.ру”га даими рәвештә язмалар җибәреп торучы, ток-шок яки җыелышларда (яки “ток-шоу” җыелышларда) безнең сайтны пиарлаучы, реклама табарга ярдәм итүче, “биш минут эчендә логотибыңны җибәр, флаерга кертәбез” диюче, алтын киңәшләрен биреп торучы кешеләр. Бу исемлеккә нинди генә пафослы атама бирсәң дә ким булыр кебек. Шуңа да пафослыларның да пафослысын сайладык.
АЛАР БУЛМАСА – “МАТБУГАТ.РУ” БУЛМАС ИДЕ (алфавит тәртибендә)
Алия Сабирова Алсу Исмәгыйлева Амил Нур Гөлнара Сабирова Земфира Гыйльметдинова Зөлфәт Зиннуров Илдар Миргалимов Илдар Муллин Илнур Фәйзрахманов Илфат Фәйзрахманов Илфир Якупов Ильяс Гаффаров Искәндәр Сираҗи Мансур Кашапов Мансур Мортазин Марат Туктамышев Миңназыйм Сәфәров Наил Зыятдинов Раил Өметбаев Раиф Усманов Рафис Җәмдихан Римзил Вәли Римма Бикмөхәммәтова Рузилә Мөхәммәтова Фирдүс Гыймалтдинов Чулпан Фәттахова
Барыгызга да зур рәхмәт, дуслар! Яңа ел мөбарәк булсын! Алга таба да бергә булыйк!
P.S. Комментарий язучыларга аеруча зур рәхмәт. Әмма аларның исемлеген төзергә җөрьәт итмәдем.
admin |
Иң күп укылган
|