поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.05.2013 Мәдәният

Бу музейга җан да, кан да тарта

...Апрель башында Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбендә ачылган этнографик музей тупсасын атлап кереп, зур мичне күрүем булды, әбиемнең

Тук-тук, тукран,
Тукылдатып утырам,
Мичтә бәлеш пешә микән,
Шуны көтеп утырам…

дигән такмагы исемә килеп төште.

Изрәп пешкән бәлешнең мичтән чыкканын көтеп утырганда гел шуны кабатлый идек бит...

Көнкүреш шартлары яхшырган саен, иске әйберләр яңаларына алмаштырыла бара. Тормыш җиленнән кача алган сирәк өй җиһазлары гына музейга эләгә һәм әби-бабаларыбыз төсе булып, гасырларда саклана. Менә бу музей, мәсәлән, үткән гасыр башындагы чын татар өе.

...Сул якта – аш почмагы. Ап-ак мичкә табагач, кисәү агачы сөялгән, өстәрәк - керосин лампасы, мич буендагы эскәмиядә – чүлмәкләр, гөбе, тәпән, күмер белән җылына торган үтүкләр, җиз самавыр, бизмән, кул тегермәне, комган. Авылда туып-үскән олы яшьтәге апа-абыйлар өчен яхшы таныш һәм күңелләренә якын бу җиһазларны шәһәр оныкларының күргәне дә юктыр әле.

Уң якка карасаң, чигүле эскәтер белән капланган аш өстәле, чаршау артында агач карават, аның өстенә тукыган палас җәелгән, сандык өстенә чиккән тышлы мендәрләр өелгән. Әлбәттә, бишеге дә бар, ул чыбылдык белән капланган.

Алгы бүлмәдә чигүле һәм тукыган сөлгеләр белән тулы сандыкка, "Zinger" фирмасында җитештерелгән тегү машинасына, милли кием кигән курчакларга, манекеннарга, диварларга эленгән шәмаилләргә тап буласың. Бу байлыкның хуҗабикәсе - Асия Госман кызы СӘЙФЕТДИНОВА. Ә музей экспонатлары “Яктылык” мәктәбе ачылган көннән бирле тупланып килә икән. Без Асия Госмановнадан бу әйберләрнең кайдан һәм ничек җыелулары турында сөйләвен үтендек.

- 1997 елда шушы бинада “Яктылык” мәктәбе ачылган көннәрдә беренче директорыбыз Хәридә Габделҗан кызы Дашкина, татар җыр-биюләреннән, фольклорыннан, музееннан башка татар мәктәбе була алмый, дип әйткән иде. Ә Дания Мидхәт кызы Әбдерәхимова музей өчен бер бүлмә бушатты, агач эшләрен эшләтеп калдырды, ә инде өченче җитәкчебез Радик Рәфгать улы Газизов музейны ачты. Шулай итеп, бер музейны ачу эше өч директорга җитте.

1998 елда мәктәптә Рәсимә Алюшева җитәкчелегендә “Халкым тарихыннан” дип аталган этнография түгәрәге эшли башлады. Анда балалар татар тарихын өйрәнделәр, “Поиск” мәктәптән тыш үсеш үзәгенең “Шире круг” проектында катнашып, шәһәр балаларына татарларның үткәнен сөйләделәр, үзләре дә башка милләтләр тарихы белән кызыксынып, белемнәрен баеттылар.

Җәйләрен татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗева җитәкчелегендә балалар этнографик экспедицияләргә чыгып йөри башладылар. Иске Мәчәләй һәм Тупли авылы халкына без бигрәк тә рәхмәтле. Әгәр музейның “Основные фонды” журналын ачып карасак, без исемлекнең һәр битендә шушы авыллардан килгән әйберләрне күрә алабыз. Шулай ук Камышлы районының Иске Ярмәк, Балыклы, Яңа Усман, Байтуган авылларыннан килгән экспонатлар да байтак, Челно-Вершины районының Хөсәен авылында яшәүче абыем Камил һәм Ибраһим абый Гарифуллиннар да күп экспонатлар бирделәр. Әнисә апа Камалетдинова әбисеннән калган шәмаилне бүләк итте.

“Яктылык” укытучыларының бу эшкә керткән өлешләрен сөйләмим дә инде, барысының да җан җылысы тигәндер. Гөлчәчәк апа Нуруллина, мәсәлән, бик сирәк әйберләр - әнисенең күкрәкчәсен һәм кияүгә чыкканда иренә бүләк иткән чигүле балтыр уравычын, сандыгын алып килгән иде, Большая Черниговка районында туып үскән Фәнүзә Шакирова тукыгыч (гөбе) һәм башкорт курчакларын, Изидә Хуҗина киндер сөлгеләр, чигүле пәрдәләр, ашъяулыклар, челтәрле япмалар һәм өр-яңа сырган юрган, Хәридә Дашкина Пермь крае татарларына хас рәсемнәр белән тукылган сөлгеләр һәм чигешләр китереп бирде. Рәсимә Алюшева кызыл башлы сөлгеләр, чигелгән мендәр тышлары, сугыш вакытында татар хатыннары фронтка бәйләп җибәргән өч бармаклы бияләй, 5 нче сыйныф укучысы Зарипова Юлиянең Әсәкәйдә яшәүче Мансур бабасы урак, комган, кул сепараты җибәрде, Рәхимә Хәерова Кошман авылында яшәүче әбисенең киндердән тукыган кызыл бизәкле сөлгеләрен китерде, Дания Әбдерәхимова озын балтырлы оекбаш, шәмаил каба күтәреп килде ...

Гомумән, “Яктылык” укытучыларының һәрберсе иртәдән кичкә кадәр шушында эшләде, музей булсын дип тырышты. Ишекләрен генә карагыз әле! Аларны милли бизәкләр белән бизәп тарих һәм обществоведение укытучысы Вагыйз Хәйруллов үзе ясап куйды бит.

Түр бүлмәдәге музыка инструментлары да бик истәлекле әйберләр: “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә милли көйләребезне башкарып танылган мәрхүм Абдулла абый Акмаевның Саратов гармуны, мандолинасы һәм скрипкасы саклана биредә. Ә менә бу татар күлмәге яңа булса да, безнең өчен бик истәлекле. Аны вафатына 3 ай кала бөтен нечкәлекләрен туры китереп, олы яшьтәге Зөһрә апабыз Шаркаева тегеп биргән иде. Карагыз, ыштаны да бит киң төпле, чын татарча итеп тегелгән!

Ә иң зур рәхмәтебезне безнең укучыларыбыз Иридә һәм Эльвира Йосыповаларның әтиләре Марс Мәҗит улына әйтәсебез килә. Менә бу агач стеналарга сертификатлы лаклар сеңдереп, зарарсызлыгы турында кәгазь юнәтеп, ул эшләп бирде. Почмактагы мичне дә, кул тегермәнен дә ул ясады. Бигрәк ярдәмле кеше инде ул Марс, үзенең балаларын да, киләчәк буын турында да кайгырта белә.

Самара өлкәсе авылларыннан гына түгел, Оренбург, Ульян, Уфа, Пермь якларыннан, Татарстаннан кайтарылган экспонатлар белән бизәлгән музейдан чыгасы да килми. Бу җыйнак ике бүлмәне музей дип атавы да кыен, чөнки биредә үзеңне авылыңа кунакка кайткан кебек хис итәсең. Без Асия Госмановна белән музейны тагын да киңәйтү, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында материаллар туплау, милли үзаңыбызны үстерү өчен җан аткан, Самара татарлары өчен тырышкан шәхесләр турындагы истәлекләрне, аларның орден-медальләрен, шәхси әйберләрен музейга кую кирәклеге турында да сөйләшеп тордык. Әлбәттә, бу киләчәк эше һәм аны башкарып чыгара алырлык кешеләребез бар.

Югарыдагы рәсемнәрдә: Музей хуҗабикәсе Асия СӘЙФЕТДИНОВА һәр әйбернең тарихын белә.



Аш почмагында.

Автор фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»