поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.05.2013 Мәдәният

Милли мирасыбыз сагында (18 май – Халыкара музейлар көне)

Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май – Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы биргән мәгълүматларга ка­раганда, бүген республикабызда 128 музей бар. Шулардан 13 музей (32 бүлекчәсе белән) Мәдәният министрлыгы, 49 музей (33 бүлекчәсе белән) муниципаль берәмлекләр карамагында. Алар арасында 4 нәфис сәнгать, 53 тарих-төбәкне өйрәнү, 32 мемориаль музей, 6 музей-тыюлык бар. 27 музей – шәһәр, ә 56 музей авыл җирлекләрендә урнашкан. Музейлар барлык бүлекчәләре белән бергә 259 бинаны биләп тора. Республика һәм муниципаль музейларның төп һәм ярдәмче фондларында җәмгысе 1 769 043 берәмлек предмет саклана. Әле бу саннарга меңнән артык шәхси, төрле оешмалар, мәктәп һәм китапханәләр карамагындагы музейлар, музей-бүлмәләр, музей-почмаклар керми.

Шунысы да игътибарга лаек: Россия Федерациясе, БДБ илләре һәм, гомумән, дөньяның татарлар күпләп яши торган авыл-шәһәрләрендә дә музейлар саны елдан-ел арта. Музейларда халкыбызның милли-мәдәни, матди һәм рухи мирасы саклана. Шулай ук бу оешмалар фәнни-тикшеренү, аң-гыйлем тарату, туризм үзәкләре буларак та халкыбызга хезмәт итә. Ә чит төбәкләрдәге музейлар милләттәшләребезне берләштерә торган үзәк функциясен дә башкара.

Халыкара музейлар көне уңаеннан, без төрле профильдәге музей җитәкчеләренә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттек:

1. Сез җитәкләгән музейның башка музейлардан аермасы, үзенчәлеге нидә?

2. Хәзерге заман музейларының һәм Сезнең карамактагы музейның проблемалары нидән гыйбарәт?

3. Укучыларны, студентларны һәм туристларны музейга җәлеп итү, музейны таныту өчен нинди эшләр башкарасыз?

Тәлгать Гомәров, Арча районындагы Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей-комплексы директоры

1. Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы – шагыйрьнең мирасын һәм шул замандагы истәлекләрне саклый торган иң төп музей. Яңа Кырлай авылында Г.Тукайга багышланган музей экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсендә оештырыла. 1971 елның 30 мартында Г.Тукай музее Казандагы М.Горький музее филиалы статусын ала. 1976 елдан – ТАССР Дәүләт музее филиалы. ТАССР Министрлар Советының 1978 елның 7 декабрендәге «Яңа Кырлай авылын һәм Г.Тукай мемориаль үзәген төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар» карары буенча Б.Урманче проекты нигезендә яңа музей-комплекс бинасы төзелә. Бу бина 1979 елның 25 апрелендә тантаналы рәвештә ачыла. Биредә шагыйрьнең бөтен тормыш юлы гәүдәләндерелә. Уникаль экспонатлар арасында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй кебек татар әдипләренең үзләре исән вакытта басылып чыккан китаплары, шагыйрьнең туганнары (апасы Газизә Зәбировага бүләк иткән шкатулка, калфак, энҗе-мәрҗән) һәм дусларының (Хөсәен Ямашев караваты, одеалы, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның калфагы) шәхси әйберләре, «Болгар» кунакханәсе җиһазлары (өстәл, урындык, кәнәфи) һ.б. бар. Газизә Зәбирова чиккән намазлык та кадерле ядкәрләрдән, аны 1971 елда улы архитектор Хөсәен Зәбиров бүләк иткән. Җаек шәһәрендә дөнья күргән «Әл-гасрел җәдид» «Уклар», «Фикер» газета-журналларын, Казанда басылган «Аң» журналының 1913 елгы апрель санын да (анда Г.Тукай үлеме турында язылган) кадерләп саклыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк: Тукайның казакие, түбәтәе, Петербург балалары бүләк иткән карандаш һәм кара савытлары – болар барысы да әүвәл безнең музейда булган. Алар 1986 елда Татарстан Милли музеена тапшырылган, ә Милли музей Г.Тукайның әдәби музеена биргән. Мин моны дөрес гамәл дип санамыйм. Һичшиксез, бу экспонатлар Г.Тукайның төп музеенда сакланып калырга тиеш иде.

Сәгъди абзый утары комплексына йорт, амбар-келәт, сарай, лапас, абзар, кое керә. Йорт экспозициясендә Казан арты татарларының торак интерьерын торгызырга ярдәм иткән көнкүреш предметлары, ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре, эш кораллары, савыт-саба, көнкүреш җиһазлары, шул исәптән декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре дә урын алган. Утар-комплекс шул вакыттагы игенче тормышын күзалларга ярдәм итә.

Авылдагы Мөхәммәтхан бай йорты ташландык хәлдә иде. Без Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын отып, бу тарихи бинаны үз карамагыбызга алдык һәм фундаментыннан башлап төзекләндердек. Шушы ике тарихи бина ярдәмендә авылның ярлы крестьяны (Сәгъди абзый) һәм бае Мөхәммәтханның ничек яшәгәнлеген, аларның көнкүрешләрен чагыштырып карарга мөмкинлек булдырдык. Музей карамагында иске китапханә бинасы да бар. Аны төзекләндерү сорала. Проект буенча бинаның өске каты чит ил туристлары өчен кунакханә, ә аскы катында буфет булачак.

Бәләкәй Апуш Сәгъди абзый белән су эчкән чишмәне дә торгыздык. Элек ул күз яше кебек кенә агып утыра иде. Өлкәннәрнең күрсәтүе буенча төп чишмә урыны табылды. Ул урынны 1,5 метр казыгач, имән бура килеп чыкты. Бура ләм, балчык белән күмелгән булган, ә без аны чистарттык, төзекләндердек. Биредә Су анасы һәм башка Г.Тукай әкиятләрендәге геройларны ясап, чишмә буен ял итү урынына әйләндерергә дигән хыял белән яшибез.

Музейның үз ашханәсе дә бар. Килгән кунакларны, балаларны шунда милли ризыклар белән сыйлыйбыз.

Шулай ук Сәгъди абзый нәни Апуш белән утырткан нарат агачы, бәрәңге бакчасы һәм Сәгъди абзыйның кабере дә тарихи истәлекле урыннар. Алар да безнең музей-комплекс карамагында.

Кушлавыч авылындагы Тукаевларның музей-йорты да комплексның аерылгысыз өлеше. Кушлавыч авылында 1956 елның 23 сентябрендә шагыйрь туган нигезгә дөньяда иң беренче Г.Тукай һәйкәле куела, ә 1959 елда һәйкәл янәшәсендә яңа ачылган китапханәдә музей бүлмәсе оештырыла. Тукаевларның музей-йорты 1996 елда шагыйрьнең 110 еллык юбилее уңаеннан ачыла. Йортның авыл мәдрәсәсе рәве­шендә корылган ирләр бүлмәсендә шагыйрьнең әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да муллалар нәселеннән булуына игътибар ителсә, хатын-кызлар ягы традицион татар авыл өен гәүдәләндерә. 2011 елда Г.Тукайның 125 еллык юбилее уңае белән Кушлавыч авылында Тукаевларның музей-йорты төзекләндерелде. Төп музей эчендә экспозицияләр өр-яңадан заман таләбенә туры китереп эшләнде, идәннәре алыштырылды. Германиядән ситсы материя сатып алынып, шул чорга туры китерелгән пәрдәләр тегелде. Мондый киҗе-мамык материядән пәрдәләр хәзер Россиядә тегелми икән. Мунча, келәт өр-яңадан ясалды. Мөхәммәтгариф мулланың кабере яңартылды.

Гомумән, Яңа Кырлай һәм Кушлавыч авыллары үзләре үк мемориаль һәйкәл. Биредә бөек шагыйребез Г.Тукайның аяк баскан эзләре саклана.

2. Өчиле авылында да Тукай музее төзү мөһим мәсьәлә. Әлегә авылның тарихи мәчетенә ремонт ясалды, ә Тукай яшәгән нигез урынында нибары бер истәлек тактасы гына тора.

Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Кышкар авыллары буенча үтә торган «боҗра» маршрут булдырылды, туристлар өчен экскурсия текстлары эшләнде. Әмма туристлык фирмалары тарафыннан әлеге проект белән хәзергә артык кызыксыну күзәтелми. Югыйсә бу авылларда тарихи яктан күпме кызыклы әйберләр бар!

Берничә ел элек Тукай фонды оештырылды. Фонд ярдәме белән Россия күләмендә «Сөйкемле Шүрәле» конкурсы үткәрдек, Тукай иҗатын пропагандалау максатыннан, Җаекка, Әстерханга, Түбән Новгородка бардык. Бу шәһәрләрдә милләттәшләребез өчен концертлар куйдык, докладлар сөйләдек, дисклар саттык. Аларда Тукай фондының филиалларын ачтык. Әлеге фондны күтәрергә иде, әмма, ни кызганыч, фондка матди ярдәм итүчеләр юк диярлек. Төрле әдәби, тарихи китаплар, дисклар чыгару акча кытлыгына барып төртелә.

Соңгы елларда «этноавыл проекты»н эшләдек. Аны үстереп җибәрер өчен шактый зур матди ярдәм кирәк. Этноавылның 1 га җире бар, җил, су тегермәне, чәйханәсе, ат сарае, умарталыгы булачак. Биредә Тукай заманы – ХIХ гасыр азагы – ХХ йөз башы татар авылын торгызырга уйлыйбыз.

Чираттагы мөһим проблемаларның берсе – Тукай шәхесенә бәйле тарихи ядкәрләрне саклау өлкәсендә битарафлык. Зыялыларыбыз Болгар номерларын сүткәнне белеп торды, белсәләр дә, конкрет чара күрмәде. Мин моңа шаккаттым: Тукай беркемгә дә кирәк түгел икән! Аннары, Тукайның әдәбият музеен алыйк. Ул музей бүген ярымҗимерек хәлдә кала бирә. Татар халкы үзенең изге булган символларын җимерүгә юл куя икән, моны нәрсә дип әйтәсең инде? Әгәр дә син Тукайга бәйле ядкәрләрне бетерәсең икән, үзеңнең Тукаеңа да булышмыйсың икән, аны күтәрмисең икән, туган тел, милләт дип сөйләп йөрүдән ни мәгънә? 26 апрель көнне зыялыларыбыз безгә киләләр дә Г.Тукай һәйкәленә чәчәк салалар. Ә бит Тукай һәрвакыт күңелдә булырга, аны күтәрү өчен гамәлләр ел дәвамында кылынырга тиеш...

Шулай ук Тукайның китаплары да бик аз басыла. Безгә төрле илләрдән туристлар килә. Алар Тукайның рус һәм чит телләрдәге китапларын сорыйлар. Әмма шагыйребезнең Россия һәм чит ил туристларына тәкъдим итәрлек китаплары юк.

3. Музейның төп эше – Тукай мирасын, рухын, иҗатын югалтмыйча, киләчәк буынга җиткерү. Без Г.Тукай шәхесен һәм иҗатын пропагандалау, музейга халыкны күбрәк тарту өчен, туристлар белән эшләүне оештырдык. Музейда Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрәбез. Ишетеп беләсездер: татар Кыш бабаеның да резиденциясе Яңа Кырлай авылында урнашкан. Комплекста Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ярдәме белән кыш бабайның йорты һәм балалар өчен шәһәрчек төзелде. Ел саен балалар шунда ял иттеләр. Анда төрле уеннар уйнала, Тукай әкиятләре геройлары ярдәмендә спектакльләр куела.

Җәй көне туристлар, палаткалар корып, ял итәләр, көймә-катамараннарда йөзәләр, балык тоталар.

Тукай чорын, шәхесен өйрәнүгә бәйле кичәләр дә халыкны музейга җәлеп итү өчен оештырыла. Күптән түгел генә Сәгъди абзыйның туганнары белән очрашу кичәсе үткәрдек. Кызганыч, бүгенгә кадәр без Сәгъди абзый турында бик аз белдек. Аның каберен 2007 елда гына эзләп таптык. Аннары мәчет картларын бергә җыйнап, бу урынга чардуган һәм истәлек тактасы куйдырдык, кабер иясенең рухына дога кылдык. Сәгъди абзыйның шәҗәрәсен дә эшләдек, аның дүрт туганы исән булуын ачыкладык. Алар без оештырган очрашу кичәсенә бик теләп килделәр. Һичшиксез, Сәгъди абзый – тарихта үз бәясен алырга лаеклы шәхес. Сәгъди абзыйга, Тукайны асрамага алган өчен, имана җире бирелми. Үзенең матди хәле авыр булган килеш ул ятим баланы өч елга якын тәрбияли. Милләткә кылган изге гамәле өчен Сәгъди абзый һәйкәл куелуга лаек!

Кушлавыч авылында «Шушы җирдән, шушы туфрактан без: Әй, Кушлавычым!» дигән фотокүргәзмә оештырдык. Анда авылны күтәргән карт-карчыкларның да, авылның киләчәге булган балаларның да фоторәсемнәре бар. Алар бит үзләренең нәселнәсәпләре белән Тукай чордашлары! Күргәзмәне ачу кичәсенә авылдан чыккан күренекле шәхесләрне дә чакырдык. Бу күчмә күргәзмәне Кушлавыч кешеләре, Тукай замандашларының балалары, оныклары дип теләсә кая алып барып күрсәтергә мөмкин.

Мондый чаралар музейга туристларны, мәктәп укучыларын һәм зыялыларны җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Рафил Җамалиев, Иске Казан дәүләт тарих-мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы директоры

1. Татарстан Республикасының Биектау районында урта гасырларда бу төбәкнең икътисади һәм мәдәни үзәге булган Иске Казан шәһәрлеге урнашкан. Биредә 1992 елда Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгы оештырылды. Музей-тыюлыкның җирләренә Рус Урматы, Татар Әйшәсе, Камай авыллары һәм Иске Казан шәһәрлеге керә. Биредә матур табигать ланшафты һәм Иске Казан зираты, Гайшәбикә кабере, Изге Мулла Хаҗи, Хан, Самовар чишмәләре кебек халык тарафыннан изге саналган урыннар бар.

Тарихи риваятьләргә караганда, Иске Казан кирмәне Батый хан гаскәре 1236 елның көзендә Болгар дәүләтен җимергәч төзелә башлый. Батый хан янында тарихчы-елъязмачы булып торган Әбелгази: «Казан каласын Батый хан нигезләде. Бу урынны бик ошатты һәм соңыннан да Сарай каласыннан монда килеп йөрде», – дип язып калдырган.

Иске Казанны археологлар ике урында дип билгелиләр: беренчесе – Иске Казан (Камай) шәһәрлеге булып, ул Казансу елгасының уңъяк биек ярында 6 гектардан артык мәйданны биләп тора; икенчесе – Камай авылы белән Рус Урматы арасында, Казансу елгасының сулъяк үзәнлегеннән ага торган Урматсуы кушылдыгы буйлап 124 гектар мәйданны били.

Музейның археология бүлегендә кызыклы материаллар шактый. Б.э.к. VI гасырның бронза көзгесе, V гасырның сөн казаны, XIII гасырга нисбәтле Рус Урматы кабер ташы, беләзекләр, төрле төстәге пыяладан эшләнгән муенса кисәкләре, бик кечкенә үлчәү көянтәләре – гаҗәеп кызыклы тарихи ядкәрләр. Шулай ук музей фондлары сугыш һәм көнкүреш хуҗалык әйберләренә дә бай. Алар арасында икеяклы туры кылыч саплары, төрледән-төрле күпсанлы ук очлары, сугыш һәм эш балталары, төрле зурлыктагы пычаклар, йозаклар һәм аларның ачкычлары, чүкечләр, өтергеләр, кадаклар, боҗра һәм прәшкәләр, кармаклар, сука тимерләре, сабан төрәннәре кебек предметлар бар.
Археологик табылдыкларның күбесе – тәңкә акчалар. Алар, нигездә, XV йөзгә карый.

Музейның икенче өлешен этнографик экспонатлар тәшкил итә. Биредә XIX-XX гасыр башында ярлы, урта хәлле, бай катлам вәкилләренең көнкүреше белән танышырга мөмкин.

2. Бүген Республикабызда дәүләт карамагындагы музейлар аз түгел. Аларда халкыбызның яшәү рәвешен ачып бирерлек материаллар шактый. Әле болардан тыш мәктәп музейларында да исәпкә алынып бетмәгән тарихи экспонатлар тупланган. Шунысы кызганыч: бу музейлар экскурсия маршрутларыннан читтә кала. Ә бит аларда дәүләт карамагындагы музейларда очрамый торган экспонатларны күрергә мөмкин. Мәктәпләрдәге музейлар тәрбияви яктан мөһим роль уйный. Ләкин аларга җентекле инвентаризация ясап, кабатланмас, сирәк очрый торган экспонатларның мәктәпләргә күчермәләрен ясап биреп, төп нөсхәләрен дәүләт музейлары карамагына алу отышлы булыр иде.

Республикабызда туристларны җәлеп итәрлек тарихи-мәдәни байлыгыбыз булып та, шуның киң халык массаларына барып җитә алмавы кызганыч. Моның, минем карашка, берничә сәбәбе бар.

Беренчедән, мәмләкәтебездә заман таләпләренә җавап бирерлек эчке туризм концепциясе эшләнмәгән. Бүген музейларыбыз hәрберсе аерым-аерым көн күрә, туристларны җәлеп итү өчен, үзләре генә бәргәләнә.

Иске Казан музей-тыюлыгы тарихи әhәмияте hәм географик урыны белән Казан артының туристлык үзәге булып тора ала. Бу нәрсә дигән сүз? Казан арты районнарында экспонатларга искиткеч бай булган музейлар урнашкан, алар бер-берсен кабатламаулары белән әһәмиятле. Менә шушы байлык, нигездә, әрәм ята. Моның төп сәбәбе – эчке туризм булмау. Ә туристларны һаман читкә ташыйбыз.

Туризм тирә-якны танып-белү, ял итү һәм сәяхәт кылуны үз эченә ала. Шуңа күрә hәр төбәктә, шул исәптән Иске Казан музей-тыюлыгында да туристик үзәкләр төзү отышлы. Без шуны күздә тотып, этноавыл программасын эшләдек. Кыскача аның эчтәлеген әйтеп китәм. Иң әүвәле чын татар авылын аякка бастыру шарт. Ул гамәли булырга тиеш, ягъни төзелгән өйләрдә кешеләр яшәү кирәк. Туристларның монда атна-ун көн торулары, чын татар тормышын күреп, үзләре дә авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашулары мәслихәт. Әйтик, туристлар көн дәвамында истәлекле урыннарда тематик экскурсиядә йөреп кайта. Аннан соң мунча керәләр, ял итәләр, балык тоталар, ат өстендә яки арбасына утырып йөриләр, тимерчелек, тегермән тарту, ашлык сугу, ризык пешерү кебек төрле hөнәрчелек эшләрендә катнаша алалар. Ә кич белән эшләр тәмамлангач, милли киемнәрдән кичке уенда катнашу, җыр-биюле кичәләрдә күңел ачу мөмкин. Икенче көнне тагын сәяхәт һәм авыл хуҗалыгы эшләре, һөнәрчелек белән танышу. Менә шулай эшләгәндә, без милләтебез турында мәгълүматны яңа формада онытылмаслык итеп туристларга җиткерә алабыз.

Республикабызда Болгар музей-тыюлыгын җиренә җиткереп аякка бастыру матур башлангыч булды. Чират безгә дә җитсә иде.

Үзебезнең көндәлек проблемаларны да әйтеп китү урынлы булыр. Соңгы елларда музей-тыюлыкны аякка бастыру буенча күп эшләр эшләнде. Безгә Биектау районының төрле оешмалары, аеруча «Таттелеком» нык ярдәм итте. Тыюлыкта булган чишмәләр, тарихи урыннар төзекләндерелде, хәтта Иске Казан зираты янында мәчет тә төзеп куйдык. Бу урыннар Казансу елгасының уң як ярында, музейдан 4 чакрым читтә урнашкан. Халык менә шул изге урыннарга килергә ярата. Изге чишмәләрдән су ала, зиярат кыла, мәчеттә намаз укый. Казансу елгасы аша күпер булмау (ул җимерек хәлдә), басу юлының начар булуы, аеруча яңгырлы көннәрдә туристларны автобус белән алып барганда, зур кыенлыклар тудыра. Нәтиҗәдә, туристлык оешмалары безнең белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга мәҗбүр була.

2010 елда «Таттелеком» ярдәме белән музей янында 500 метрга сузылган кирмән макеты төзеп куйдык. Аның эчендә тимерчелек, чүлмәк ясау остаханәләре, җил тегермәне кебек этнографик корылмалар бар. Ләкин, ни кызганыч, әлеге дә баягы финанс мәсьәләсе итәктән тарту сәбәпле, бу эш ярты юлда тукталып калды. Бу да туристларны җәлеп итүдә зур кыенлыклар тудыра.

Шунысы куанычлы: соңгы елларда безнең Татарстан дөнья күләмендә таныла башлады. Президентларыбыз күп көч куйды һәм куя бирәләр. Ләкин дөньяга танылу берьяклы гына бара дисәк, хата булмас кебек. Чит халыкларга милләтебезнең тарихын, мирасын, бүгенге уңышларын күрсәтеп бетерә алмыйбыз. Эчке туризмны үстермичә, зур уңышларга ирешеп булмый шул. Кызганыч, миллилекне күрсәтүдә түбәтәй, яулык, тарихи чынбарлыкка туры килеп бетмәгән кием-салым, чәк-чәктән башка ерак китә алганыбыз юк.

Тагын бер актуаль мәсьәлә: республикабызның төрле почмакларында эзлекле археологик тикшеренүләр алып барылмый, бары тик Болгар белән Зөя шәһәрлекләрен казу белән генә чикләнәбез. Безнең җирлектә генә дә никадәр өйрәнелмәгән тарихи серләр ята югыйсә.

3. Безнең музей-тыюлыкта һәр елны республика күләмендә «Иске Казан түгәрәк уены» фольклор фестивале, «Восток – Запад» хәрби-тарихи клублар фестивале, «Трэвол-Эндвок» туристлык фирмасы белән берлектә ел дәвамында «Хан муенсасы» интер­актив программа үткәрелә. Шулай ук ел саен республикабызның төрле почмакларыннан килгән сәләтле балалар безнең музей-тыюлыкта ял итә, тарихи шәхесләр белән очрашулар үткәрелә.

Яшь парлар, юбилярлар, ветераннар өчен сәхнәләштерелгән экскурсияләр, чыгарылыш укучылары өчен фото, видеоязмалар тәкъдим итү дә музейның күркәм традициясенә әверелде.

Ләбүдә Дәүләтшина, Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музее директоры

1. Районыбызның тарихын һәм казанышларын киләчәк буыннарга җиткерү максаты белән, туган төбәкне өйрәнү музее ачу фикере туды. Бик тиз арада, 1870 елгы тарихи бинаның 1 нче катында, 1995 елның май көнендә 300 экспонаты булган музей ачылды. Бүген музеебызга 18 яшь. 2001-2010 елларда бинабыз Татарстан Республикасының архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү «Мирас-Наследие» программасы нигезендә төзекләндерелде, музейның мәйданы зурайды. Хәзерге көндә бездә Кукмара төбәгенең тормышы, күпмилләтле халкының традицияләре, тарихы турында 8 меңнән артык кыйммәтле һәм уникаль экспонатлар тупланган. Экспозицияләр 6 залда урнаштырылган. Килгән кунаклар экспонатлар аша Кукмара төбәгендә яшәүче дүрт төп милләтнең (татарлар, руслар, удмуртлар, марилар) милли киемнәре, йорт кирәк-яраклары, бай нумизматик һәм археологик коллекцияләр, фоторәсемнәр, Бөек Ватан сугышы истәлекләре, районның сәнәгать оешмалары, һөнәрчелек тарихы белән таныша.

Музей хезмәткәрләре даими рәвештә фәнни-тикшеренү эшләре алып ба­ра. Районда 1998-1999 елларда археологлар А.А.Чижевский һәм А.Ә.Борһанов җитәкчелегендәге археологик казу эшләре алып барылды. Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән шәҗәрәсен өйрәнү эше дәвам итә. Галимнәр Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрданов ярдәмендә 1998-1999 елларда оештырылган эпиграфик экспедицияләр нәтиҗәсендә, районның 58 татар зираты өйрәнелде, 284 кабер ташындагы борынгы язулар укылды. Бу экспедицияләрнең күркәм нәтиҗәсе булып музей хезмәткәрләре башлап җибәргән «Рухыма кылыгыз дога...» акциясе тора. Чара барышында зиратларны чистартып, борынгы кабер ташларын, җимерелүдән саклап калу өчен, коймалар белән әйләндереп, район халкына онытыла барган үткәнен тагын бер кат искә төшердек.

«Алар Җиңү белән кайттылар!» («Они вернулись с Победой!») китабына исемлек әзерләү өчен, музей хезмәткәрләре Пенсия фонды архивында 15 меңнән артык шәхси эшне өйрәнде. Шулай ук «Кукмара төбәге» («Кукморский край») китабының I томында, «История Кукмора. Медные заводы» китабында да музей фондында тупланган материаллар кулланылды.

«Кукмара районының танылган шәхесләре» («Знатные люди Кукморского района») китабын әзерләгәндә, музей хезмәткәрләре 248 шәхес турында мәгълүмат әзерләп бирде.
Музей хезмәткәрләре һәр елны район, Казан, Чиләбе шәһәрләрендә уза торган Сабантуйларда катнаша. Анда без районыбызда яшәүче удмурт һәм татар халкының көнкүрешен чагылдырган күргәзмәләр алып барабыз.

Һәр елны мәгариф бүлеге белән берлектә безнең бөек якташларыбыз Үтәмешевларга багышланган «Моё я в большой науке» дип аталган төбәкара конференция үткәрү дә матур традициягә әверелде.

Татарстан Республикасы хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинемотография буенча грантлар игълан итүе музейлар өчен бик зур ярдәм булды. Безнең музей да 3 ел рәттән бу грантка лаек дип табылды. Шуның нәтиҗәсендә экспозицияләребезнең күрке булган Комаровларның итек басу фабрикасында сакланып калган җиһазларга реставрация ясалды һәм музейның ишегалдында «Подворье фабриканта» дип аталган экспозицияне кору өчен келәт төзелде.

Киләчәккә планнарыбыз да бик күп. Шулар арасында, иң беренчеләрдән булып, районыбызда туристик маршрут әзерләү бурычы тора. Кукмара районы территориясенең бакыр ятмаларына бай булуы һәм күп авыллар янында бакыр рудасының чыгарылуы билгеле. Быел Ж.Рудник авылында сакланып калган бакыр чыгару рудникларында фәнни-тикшеренү эшләре уздырырга һәм итек фабрикасы тарихын тирәнтен өйрәнергә ниятлибез.
Барлык эшләребез дә район җитәкчелеге белән киңәшләшеп, алар ярдәме белән башкарыла.

2. Кызганыч, бүген музей хезмәткәрләренең эше тиешле дәрәҗәдә бәяләнми. Төп проблема – хезмәт өчен түләүнең түбән булуы. Шул сәбәпле тиешле квалификацияле кадрларны туплау кыенлаша. Шулай ук Татарстан күләмендә тарихи-мәдәни истәлекләрнең, аеруча архитектура һәйкәлләренең сакланышы начар булу да йөрәкне әрнетә.

Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы елларда Мәдәният министрлыгы тарафыннан музейларның эшчәнлегенә игътибар артты. Татарстан Республикасы музейлары хезмәткәрләре өчен ел дәвамында әһәмиятле темалар буенча өстәмә белем бирү курслары оештырыла, 2012 елда музейлар моноблок, фотоаппарат, ксерокс, принтер кебек оргтехника белән тәэмин ителде.

3. Укучылар, студентлар музейда еш була. Алар күп очракта туган төбәкнең тарихын тирәнтен өйрәнер өчен, бездә тупланган материаллар белән кызыксына. Укучыларны җәлеп итү максатында, даими рәвештә экспозицияләрне тулыландырып, үзгәртеп торабыз. Күптән түгел музей ишегалдында кызыклы яңа экспозицияләр ясалды. Биредә җиһазландырылган келәтне тә, затлы тарантасны да, янгын сүндерү помпасын да, арба-чаналарны да күрергә мөмкин. Кунакларны исә әкият геройлары – Шүрәле, Убырлы карчык, кое янында утыручы Су анасы сыны каршы ала.

Күп кенә яшь парларның туй көнендә кунаклары, дуслары белән музейга керүләре матур традициягә әйләнеп бара. Бу истәлекле көндә без аларны әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныштырабыз, яшь парларның исемнәре чигелгән сөлгене бәхетле тормыш теләп бүләк итәбез.

Яшьләргә һәм районыбызга килгән кунакларга борынгы үрнәкләр нигезендә эшләнгән намазлык, сөлге, чаршау һәм пәрдәләрдән оештырылган күргәзмәбез бик ошый.

Шунысын әйтергә кирәк: бүген музеебыз районда тәрбия һәм мәдәният үзәге булып тора, яшьләрдә әхлак һәм туган якка, аның тарихына, шәхесләренә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный.

Салисә Исхакова, Яшел Yзән муниципаль районының 7 нче гомуми урта белем мәктәбенең Идел буе халыкларының тормышы һәм көнкүреше этнографик музее җитәкчесе

1. 1998 елның 21 августында Идел буе халыкларының тормышы һәм көнкүреше музеена «мәктәпнең этнография музее» дигән исем бирелде һәм Татарстан музейлары реестрына кертелде. Музеебызның төп максаты: халык педагогикасы, гореф-гадәтләребез, бәйрәм-йолаларыбыз нигезендә яшь буынга белем һәм әхлак тәрбиясе бирү, төрле милләтләрнең мирасын саклау. Экспонатларның саны бер меңнән артып китә. Аларның күбесе минем туган төбәгем – Яңа Чишмә районының Зирекле авылыннан.

Музеебызның төп үзенчәлеге шунда: биредәге ике бүлмәдә рус һәм татар халкының тормыш-көнкүреше чагылдырыла, шулай ук башка милләт вәкилләренә нисбәтле экспонатлар да бар. Музейга нинди генә милләт кешесе килсә дә, үзенең рухына яраклы ләззәт таба ала. Экспонатлар уку-укыту процессында да әһәмияткә ия. Укытучылар аларны татар теле, тарих, хезмәт һәм рәсем дәресләрендә куллана, милли киемнәр төрле бәйрәмнәр үткәргәндә файдаланыла.

2010 елдан музеебыз күпмәдәниятле белем бирү үзәгенә әверелде. Бу юнәлештә махсус иҗади төркем эшләп килә. Экскурсияләрне татар, рус, инглиз, немец телләрендә алып барабыз. Виртуаль музейга кергән кунаклар да милли киемнәр бүлегендә үзләре кызыксынган мәгълүматлар белән шушы дүрт телдә тулырак таныша ала.

2. Безнең хыялыбыз – музейга республикабыз һәм күрше төбәкләрдән килгән кунакларны гына түгел, ә чит илләрдән килгән туристларны да кабул итү. Шулай ук киләчәктә чигелгән әйберләрне, суккан сөлгеләрне һәм бизәнү, көнкүреш әйберләрен, рус, татар, немец, инглиз телләрен тасвирлап, www.edu.tatar.ru сайтында урнаштырырга уйлыйбыз. Бу игелекле эшкә мәктәп укучылары да, әти-әниләре дә, эшмәкәрләр дә үз өлешләрен кертер дип уйлыйм.

Музей эшчәнлегендә җитди проблемалар бар дип уйламыйбыз. Фондлар мәктәп укучылары ярдәме белән һәрвакыт тулыланып тора.

3. Музейда төрле фәнни хезмәтләр, чыгышлар языла, әдәби кичәләр, татар теле атналыклары, әхлак дәресләре оештырыла, төрле язучылар, артистлар, ветераннар белән очрашулар үткәрелә.

Марат Баһаветдинов, Казахстан Республикасы Уральск шәһәрендә Г.Тукай музее директоры

1, 2. Шагыйрьнең Уральск каласына килүенә 100 ел тулу уңаеннан, 1995 елда шәһәребездә Габдулла Тукай үзәге оеша, өлкәдәге төбәкне өйрәнү музеенда шагыйрь шәхесе һәм иҗатына багышланган махсус зал булдырыла, ә 1996 елда өлкә күләмендә Тукай елы игълан ителә. 2001 елның 30 октябрендә Уральск шәһәрендә Г.Тукайга һәйкәл ачыла.

Шәһәребездәге Габдулла Тукай музее – Казахстан Республикасы һәм РФ Татарстан Республикасының уртак хезмәттәшлек җимеше. 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев һәм Казахстан Республикасы Президенты Н.А.Назарбаев Уральскида Г.Тукай музее оештыру хакында килешәләр һәм Төхфәтуллиннардан калган тарихи бинада яшәүчеләрне җирле өлкә хакимияте фартирларга күчергәч, реставрация эшләре башланып китә. Музейны оештыруда зур ярдәмне «Г.Тукайның Евразия үзәге» рәисе, профессор Разак Габдрахман улы Әбүзәров, Төбәкне өйрәнү музее директоры Сара Ескаир кызы Танабаева, ТР Милли музееның директор урынбасары Алсу Данил кызы Хәйруллина күрсәтте. Шәһәрдә яшәүче татарлар да үзләренең өйләрендә сакланган тарихи әһәмияткә ия әйберләрне алып килде. Шулай итеп, Уральск каласында Габдулла Тукай музее 2006 елның 12 декабрендә ачылды.

Төхфәтуллиннарның икекатлы агач йортына урнашкан музей берничә бүлектән тора:
– Тукай чорында Уральск каласы;
– Шагыйрьнең укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллинның бүлмәсе;
– Тукай залы (без биредә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйлибез, аеруча аның Уральск чоры иҗатын яктыртуга өстенлек бирәбез);
– Шәһәрнең танылган имамнарына багышланган экспозиция;
– Уральск каласының танылган татарлары турындагы зал. Биредә Нәҗип Җиһанов, Камил Төхфәтуллин (Мотыйгый), Галия Кайбицкая, Хәсән Шәмсетдинов кебек танылган шәхесләрнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Шулай ук безнең музей составына Татар мәдәнияте үзәге; Мотыйгулла хәзрәт имам булган Кызыл мәчет (хәзерге көндә шәһәребезнең иң борынгы мәчете); Г.Тукай 5 ел яшәгән сәүдәгәр җизнәсе Галиәсгар Усманов йорты; шагыйрь наборщик буларак хезмәт юлын башлап җибәргән «Уралец» газетасы типографиясе бинасы; Г.Тукай Уральск каласында соңгы елын яшәгән «Казан» кунакханәсе (нәкъ менә биредә «Шүрәле» һәм «Пар ат» әсәрләре иҗат ителгән) һәм яшь Габдулла рус теленә өйрәнгән, Пушкин, Лермонтов һәм башка авторларның әсәрләре белән танышкан рус мәктәбе биналары керә. Гомумән, шәһәребездәге Татар бистәсен ачык һавадагы һәйкәл дип әйтергә мөмкин. Монда һәр урам, һәр сукмак татар тормышы, аның көнкүреше белән бәйләнгән.

Музей тулысы белән диярлек Татар мәдәнияте үзәге идарәсе рәисе Ришат Ували улы Хәйруллин кебек хәйриячеләр акчасына яши. Хәзерге вакытта музейда ремонт һәм экспозицияләрне яңарту эшләре дә тулысы белән татар эшкуарлары акчасына башкарыла. Безнең музейга керү һәм экскурсияләр бушлай.

3. ХIХ гасыр азагы – ХХ йөз башында Төхфәтуллиннарның йорты Уральск шәһәре татар мәдәниятенең үзәге булган, биредә Мотыйгулла хәзрәтнең балалары Камил, Әдһәм янына татар яшьләре килгән, алар төрле үзешчән спектакльләр куйганнар, әдәби-музыкаль кичәләр оештырганнар, милли җырлар җырлаганнар. Г.Тукай да бу йортка даими рәвештә килеп йөргән. Хәзер дә Г.Тукай музее урнашкан бу бина татар милли мәдәниятенең үзәге булып тора. Биредә төрле кичәләр, хореографик түгәрәкләр, концертлар оештырыла, татар якшәмбе классы эшли.

Музейга халыкны күбрәк җәлеп итү өчен, өлкәнең мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары, техникум студентлары арасында Тукай укулары үткәрәбез. Өлкә туризм станциясе белән дә уңышлы гына эш алып барыла. Алар үзләренә ял итәргә килгән балаларны безгә алып килә. Хәрби хезмәткә яңа алынган егетләрне дә музей белән таныштыру күркәм гадәткә әверелде.

Музейда төрле тематик күргәзмәләр дә оештырабыз. Әйтик, узган ел ХХ гасыр башында безнең шәһәрдә эшләгән татар театры афишалары күргәзмәсе оештырдык. Бу театрда күренекле татар зыялылары Камил Төхфәтуллин, Әдһәм Кайбицкий, Сара Зарова кебек артистларның уйнавы билгеле.

Музейда тарихны өйрәнүчеләр һәм моделизм клубы эшләп килә. Алар тарафыннан хәрби техниканың төрле модельләре эшләнә һәм күргәзмәләргә куела. Әлбәттә, бу күргәзмәләргә шәһәрнең мәктәп укучылары зур кызыксыну белән килә.

Төбәк татарлары турында берәр китап чыга калса, аны тәкъдим итү кичәсе дә безнең музейда була. Узган ел Рөстәм Вафиевның Камил Төхфәтуллинның шәхесе һәм нәшир буларак эшчәнлеге турында «Господин издатель» исемле китабы укучыларга тәкъдим ителде.

Быел 2 июньдә Казахстан Республикасы Сабан туе Уральск каласында үтәчәк. Бирегә Казахстан Республикасы, РФнең Татарстан, Башкортстан республикаларыннан кунаклар килер дип көтелә. Һичшиксез, барлык кунаклар да Тукай музее һәм шагыйрьгә бәйле истәлекле урыннар белән танышачак.

Шушы эшчәнлекләр нәтиҗәсендә, музейдан халык өзелми. Музейда чит милләт вәкилләре «Тукай кем ул?» дигән сорауга җавап таба, ә милли рухны югалтырга өлгергән милләттәшләребез күңелендә күпмедер дәрәҗәдә туган телгә, әдәбиятыбызга һәм тарихыбызга мәхәббәт уяна.

Фотода: Иске Казан дәүләт тарих-мәдәният һәм табигать музей- тыюлыгында җил тегермәне (алгы планда) һәм Казан кирмәне макеты 
 


Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН
Безнең мирас
№ 5 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»