17.05.2013 Җәмгыять
Александраның йөрәк яралары кайчан төзәлер икән?
Мәскәү телевидениесенең Беренче каналындагы “Пусть говорят” тапшыруында яшь ана Александраның язмышы турында карагач, төне буе йоклый алмадым. Аннан торып утырдым да күңелемдәге авыр уйларымны газета укучылары белән уртаклашырга булдым
Гомер-гомергә ирсез бала тапкан хатын-кызлар “уйнашчы”, “зиначы” исемен күтәреп яшәгәннәр һәм яшиләр. Тапшырудагы бу бичара кыз да шушындый авыр язмышка дучар булган. Мәрхүм әбием безгә: “Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри ул. Балакайларым, кешене хөкем итәргә беркемнең дә хакы юк”, - дип аңлата торган иде.
Ә биредә Александраның “Ана”дигән дәрәҗәсен, алма кисәге кебек игезәк улларын аяк астына гына салып таптамадылар. Тапшыруны караганда иремә:
- Күр инде, без мәктәптә укыган Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” повестендагы Галимә белән Закирның язмышы төсле бит бу. Анда да, наданлык аркасында, сөйләшеп торганда тотылган ике мәхәббәт корбанының йөзләрен корымга буяп, өсләренә пычрак атып, сәләмәләр асып, мәсхәр итеп, урам буйлап йөрткәннәр. Өстәвенә, ул кыргый заманда шундый кызлар яшәгән йортның капкасына дегет буяп китү гадәте дә булган әле. Күпме гөнаһсыз кызларга, аларның әти-әниләренә хөсетлек белән ачу куучы кешеләрдән бинахак сүзләр күтәрергә туры килгән!! - дидем.
Ярый, чагыштыруымны дәвам итеп, шуны әйтәсем килә: ул повестьта бичара кыз янәшәсендә яраткан Закиры да була. Ә хәзер тапшыруга килгәндә, бу игезәк сабыйлар ир-егет (аны шулай дип атарга яраса) катнашыннан башка гына дөньяга тумаганнар бит. Шундый сорау туа: “Ә кайда соң ул сабыйларның атасы?!” Якты дөньяда яшәп тә, исән-сау килеш читтән генә, үз хатыны янәшәсендә тапшыруны карап, бу хәлнең ахыры ни белән бетәсен көтеп утыргандыр, мөгаен.
Ә Александрага килгәндә, аның сабырлыгына, түземлегенә сокланмый мөмкин түгел. Ул күпме исәнлеген бетереп, елап, авылларында гына түгел, бөтен Россиягә күренеп, оятка калырга туры килсә дә, балалары атасының исеменә тап төшермичә, аның гаиләсен таркалудан саклап кала алды. Бу үзе зур батырлык!!!
Тагын шуны әйтеп үтим әле: бар икән әле хатын-кыз затына тирән хөрмәт белән караучы, аны ихтирам итүче, аңа кеше итеп караучы, ир-егет исеменә тап төшерми торган, Александрага чәчәк бәйләме бүләк итеп, аның кулын сорарга дип, Түбән Тагил шәһәреннән килгән Евгений ишеләр. Үзләре кылганнарга тулысынча җавап бирә алырлык чын ир-егетләр шундый булырга тиешләрдер дә инде. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк күпләргә!
Ә Александра - бичара кыз телеканалга мөрәҗәгать итеп, үзен аңлаучы, ярдәм итүче табылыр, дип нык ялгышкан! Аның якташларына килгәндә, әлеге дә баягы, повестьтагы Закир белән Галимәнең авылдашларыннан кимен куймадылар алар. Алдагы тапшырудагы адвокат әйтмешли, олыгайгач үзләренең яшьлек елларындагы гыйшык-мыйшык уйнап хаталанганнарын онытканнар, күрәсең.
Нык кызгандым мин Александраны. Бичарага күпме түзәргә туры килде! Авылыннан читкә китеп, гайбәтчеләрдән котылып, җан тынычлыгы таба алса гына инде. Килер бер көн, аның игезәк уллары чын егетләр булып, үсеп җитеп, яраткан әнкәләрен яклый, саклый алырлар. Ә әниләренә хәсрәт күрсәтеп, рәнҗетүчеләрне кичермәсләр алар!
“Кара йөзләр” повестендагы Закир белән Галимә образына килгәндә, карт ата-анасының гомерлек йөрәк әрнүенә әйләнгән андагы бәхетсез яшь кызның язмышы фаҗигале төстә өзелә. Ә Александраның йөрәк яралары кайчан төзәлер, оныта алыр микән ул шушы авыр вакыйганы?!
Язмама нәтиҗә ясап әйткәндә: кызлар кыл өстендә, кылдан төшкәч... өстендә, дигән әйтем бик дөрес. Аннан соң Филипп кына түгел, башкалары да әйләнеп карамыйлар. Бүгенге көндә яшьләрнең бик иртә, өстәвенә ялгышып, исерек хәлдә, беренче очрашудан ук бергә ятып йоклаулары, кыз балаларның сафлык турында уйламыйча, җиңел юл белән килгән акчага кызыгып, алданып бай ирләр кулында курчак булулары әнә шул чит илдән килгән сабынлы сериалларны һәм интернет челтәрендәге ярамаган нәрсәләрне күрү нәтиҗәседер, дип әйтер идем мин.