17.05.2013 Җәмгыять
Татарстанга 19 мең эшче кадр таләп ителә
Бүген республика уку йортларын тәмамлаучыларның һөнәри әзерлеге эш бирүчеләрне канәгатьләндерми. Шуңа күрә, югары квалификациягә ия кадрларны мәктәптә үк әзерли башлау мөһим. Бу эшкә төрле завод һәм предприятиеләр үзләре алынырга булган.
Республикада эшче һәм инженер профессияле белгечләр җитмәү проблемасы һаман да актуаль булып кала бирә. Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республиканың 97 сәнәгать предприятиесе катнашында махсус тикшеренү уздырган һәм 2014-2016 елларга эшче һәм инженер һөнәрләренең җитешмәү дәрәҗәсен ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бүген республикага барлыгы 19 меңнән артык эшче көч таләп ителә. Аларның 14 меңе (!) - башлангыч һөнәри белеме булган белгечләр.
Яшь белгечләр эшли белми... Кем гаепле?
Әлеге өлкәдәге актуаль проблемаларның тагын берсе - уку йортларын тәмамлап чыгучыларның күбесе эш бирүчеләр куйган таләпләргә җавап бирми. Алар я теорияне яхшы белгән, әмма практикада бернәрсә дә үзләштермәгән «белгечләр» яки инде 5 ел дәвамында университетның коммерция бүлегендә укып, диплом «сатып алган» кичәге студентлар.
Тик бу очракта гаепне яшьләрнең үзләренә генә тагып калдыру дөрес түгел. Уку йортларының күбесендә укыту программалары җитештерүчәнлек өлкәсендәге инновацион яңалыклар белән тәңгәл килми. Нәтиҗәдә, студентлар иске программа буенча укырга мәҗбүр.
Завод һәм предприятиеләр мөгаллимнәргә укытырга «булыша»
Шуңа күрә соңгы елларда предприятие һәм заводлар уку йортларына югары квалификацияле кадрлар әзерләргә «булыша» башлады. Алар билгеле бер белем бирү учреждениесе белән хезмәттәшлек итә. Студентлар исә шул завод һәм предприятиеләрдә практика уза. Әле алай гына да түгел, кайбер оешмалар югары әзерлекле кадрларны мәктәп бусагасыннан ук әзерләү кирәк, дип саный. Мәсәлән, Казан вертолет заводының 18 нче гимназиядә махсус «вертолет сыйныфлары» бар. Аларда белем алучыларның барысы да диярлек инженер һөнәрен сайлаячак.
«Без бу эш белән инде берничә ел дәвамында шөгыльләнәбез. Әйтергә кирәк, 18 нче гимназия укучыларының күбесе гуманитар фәннәргә өстенлек бирә иде. Без мәктәпкә үзара хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясадык. Нәтиҗәдә, физика, математика дәресләрен тирәнтен өйрәнәчәк махсус класслар булдырылды. Аларда гади укытучылар гына түгел, ә профессор һәм танылган галимнәр дә белем бирә. Ул сыйныф укучылары үзләренә «вертолет сыйныфы» дигән исем кушты. Шул классны беренче тәмамлаучылар арасыннан 18 укучы КАИга укырга керде», - дип сөйләде Казан вертолет заводының генераль директоры Вадим Лигай журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган очрашуда. Быел исә бу гимназиядә белем алучыларның 40 проценты физика буенча БДИ берергә теләк белдергән.
100 мең сум акча отасың килсә, язмаңны татарчадан русчага тәрҗемә ит
Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева сүзләренә караганда, эшче һәм инженер профессияләрне популярлаштыру дәүләт структуралары һәм төрле оешмалар үзара берләшеп эшләгәндә генә мөмкин хәл. Массакүләм мәгълүмат чаралары исә бу эшчәнлектә аеруча зур роль уйный. Шуны истә тотып, Казан вертолет заводы журналистлар арасында бәйге игълан итте. Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру турындагы иң яхшы басма, радио һәм телетапшыру авторлары 50 мең сум күләмендә премияләргә лаек булачак. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең барысы арасыннан исә иң-иңе сайлап алыначак. Шул эш авторы Гран-прига лаек була. Аны 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
Шунысы кызганыч, бу бәйге татар журналистлары өчен каралмаган. Ягъни әгәр дә татар телендә язучы журналистның бу бәйгедә катнашасы килсә, аңа үз язмаларын рус теленә тәрҗемә итәргә туры киләчәк. Конкурсны оештыручылар әнә шулай дип белдерде. Күрәсең, Казанның вертолет заводында татарча аңлаучы кеше юктыр...