поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2013 Бәйрәм

95 еллык юбилейга "Ватаным Татарстан"лылар эстрада йолдызлары белән дуэтлар башкарды (АУДИО)

Каушыйбыз, дулкынланабыз. Шулай булмыйни, Татарстан халык артистлары, эстраданың танылган җырчылары белән студиядә җыр яздырып кара әле? “Ватаным Татарстан” газетасының 95 еллык юбилеенда журналистлар һөнәр алыштырырга булды. Тәвәккәлләдек тә, студиядә танылган җырчылар белән җыр яздырып, “Йолдызлар ышыгында” дип аталган проект эшләргә карар кылдык. Ходай рәхмәте, булып чыкты кебек. Ниһаять, җыр җыентыгыбыз дөнья күрде. Без аны сату өчен түгел, ә үзебезгә, иң актив һәм тугры укучыларыбызга, редакция дусларына истәлеккә дип әзерләдек.

“Әртистләнү” җиңел түгел икән ул. Яшь чагыннан ук җырчылар белән гастрольләрдә йөргән Риман Гыйлемханов та югалып калды хәтта. Редакция коридорларында җырның ике сүзен генә әйтеп көйләп йөргән журналистыбыз Римма Ибраһимова белән дуэт җырларга дип карар кылгач та, җыр сүзләрен истә калдыра алмый интекте. Ахыр чиктә барыбер: “Студиядә мине күрмиләр”, - дип кәгазьдән карап җырлады. Озак еллар Сара Садыйкова хорында йөреп шомарган, чая мишәр кызы Миләүшә Исмәгыйлева да микрофон каршына килеп баскач, беразга каушап калган иде. “Эстраданың иң чибәр егете белән җырлап кара әле син?!” – диде ул. Рөстәм Асаев турында әйтүе иде. Рим Хәсәнов көенә Наҗар Нәҗми иҗат иткән “Кышкы романс” җыры дуэтка, Миләүшә апа әйтешли, “мач килде”. “Бу җырның иң популяр вакыты безнең яшьлеккә туры килде бит, - диде ул. - Көне-төне шуны җырлый идек. Хорда йөргән вакытлар искә төште”.

– Миңа бу проект ошады, һөнәр алыштырулар кирәк ул, - ди Рөстәм җырчы Асаев. – Журналистларның җырчыларның эчке кухнясын белүе бик кирәк. Читтән генә карап тору бик җиңел бит ул. Күпләр: “Әй, моның кебек мин дә җырлый беләм бит”, - дип әйтергә ярата. Ә монда журналистлар күз уңында торган җырчылар урынына үзләрен куеп карады, алар роленә керде. Һәм моның белән җырчы һөнәренең никадәр җаваплы икәнен аңлады”.

Чыннан да, студиядә җыр башкару, тавышны уйнатмыйча, тигез генә җырлау өчен шомару, дөресрәге, репетиция таләп итте. Аранжировщик егет: “Башта куркуыгызны алырга кирәк”, - дип әйткәч, мин тагын да сискәнеп киттем. Каушаган килеш җыр башкарып булмаячагын аннан гына аңладым.

Ә Камил Сәгъдәтшин тамчы да каушамаган икән. “Үзем язган шигырьгә җыр башкару, аны йөрәгең аша үткәрү – шулкадәр күңелне тетрәндерде, - диде ул. – Миңа шулкадәр ошады. Әллә җырчы гына булып китимме икән?!”

Дуэтка Зөһрә Шәрифуллинаны сайлавы да очраклы гына түгел. Чөнки Камил абый язган шигырьләргә иҗат ителгән җырлар җырчының репертуарында шактый икән.

Илнар Хөснуллин белән Айгөл Сагынбаева пары да күңелләргә хуш килерлек. “Бервакыт телевидениедә җитәкчеләр һәм җырчылар дуэтларыннан торган үзгә проект барлыкка килде. Үземнең дә шунда катнашу теләге туган иде, - ди Илнар. - Тели белеп теләсәң - теләк, теләмәсәң – имгәк, диләрме әле?! Хәзер инде үзебез шул проектны тормышка ашырдык. Газетаның 95 еллыгына җырчылар белән бергәләп җырлаган булсак, “Ватаным Татарстан”ның 100 еллыгына клип та төшерербез, бәлки”.

Журналистлар шулкадәр азартка кереп китте ки, аларның башларында әллә нинди теләкләр пәйда булды, күңелләре шулкадәр үсенеп китте. Һәркем үз хыял-теләкәре белән уртаклашып ашыкты. Риман Гыйлемхановның шулкадәр яшьлек хисләре яңарган. Ул хәтта редакциядәге хезмәткәрләрнең үзләренең студиядә җырлатып, җыр җыентыгы чыгарырга һәм районнар буйлап концетлар куярга хыяллана. “Журналистлык һөнәрен ташлыйк. Хәзер бит бераз гына мыгырдап куючылар да рәхәтләнеп акча эшли. Син бит әле баянда да шәп кенә сыздырасың. Музыкант эзләп аптырыйсы да юк”, - дип шаяртам Риман абыйга.

Ә ул чынлап торып сөйли. “Бу концерт кына түгел, ә район, авыл халкы, ягъни укучыларыбыз белән дә аралашу булыр иде”, - ди. Журналистлар гына түгел, газетага килгән мәкаләләрне, хатларны компьютерда җыючы Фәнисә Хәйретдинованың да хыялы тормышка ашкан. Яраткан җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллин белән җырларга хыялланган булган ул. “Аның репертуарындагы җырларның барысын да яратам. Моңа кадәр өйдә көйләп кенә йөргән булсам, үзе белән студиядә дә җырларга туры килде”, - ди.

“Йолдызлар ышыгында” проектында газетабызның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровның катнашуы күпләргә сюрприз булачак. Җыр-моңга гашыйк редактор редакциядә иңгә-иң терәп эшләгән хезмәткәрләре белән шундый җыентык чыгаруыннан шулкадәр канәгать иде. “Редакциядәге мәҗлесләрдә журналистларның һәвәслекләрен белә идем, - ди ул. – Аннан җырчылар һәрдаим чараларыбызга килеп, үзләренең җырлары белән сөендереп китәләр. Шуңа күрә бу проектка без әкренләп килдек. Җыентыктагы җырларны тыңлаганда, карале, Миләүшә, Риман, Фәнисә, Алсу, Илнарлар сәхнә тотса, алардан нинди җырчылар чыгар икән, дип уйлап утырдым. Табигый талантлар бит! Аннан үзең студиядә җырлагач, бүгенге җырчыларга булган мөнәсәбәтне чынлап торып аңлый башлыйсың икән. Яңа гына сәхнәгә аякка баскан яшь талантларга каты бәрелергә кирәк түгел икәненә төшенәсең, җырчы булам дип кенә җырчы булып булмаячагына инанасың. Әлеге проект кызык өчен дә, кемнәрнедер уздыру өчен дә эшләнмәде. Шуңа күрә “Йолдызлар ышыгында” дип атала да ул. Аларның ышыкларына гына ышыкланып җырладык. Бу үзенә күрә һөнәребезнең дәвамы кебек, мәкаләләребез, язмаларыбыз кебек ихлас булды дип уйлыйм”. Җыр җыентыгы нәкъ менә Миңназыйм Сәфәров белән Алсу Әбелханованың “Сорамагыз хәлләремне” җыры белән башланып китә.

Җыр сайлау һәм аны парыңның тавышына туры китерү иң авыры булгандыр, мөгаен. Студиягә барып җыр яздырганчы, аранжировщик ярдәме белән әнә шул процессны үттек. Зөһрә Сәхәбиева белән дуэт җырлавыбыз да очраклы түгел. Хәйдәр абый белән аларның җыр җыентыклары өстәлемнең түрендә тора. Гаҗәеп талантлы, югары зәвыклы җырчылар. Аларны тыңлаган саен шуңа тагын да күбрәк инанасың, милли, професиональ сәнгать нәкъ менә шулай булырга тиеш дигән нәтиҗәгә киләсең. Баштарак, Зөһрә апага: “Ике хатын-кызның дуэты сәеррәк булмасмы?” - дигән сорау биргән идем. Ул тыйнак кына елмайды да. “Әгәр тавышың туры килеп, шәп җыр сайлыйсың икән, нишләп җырламаска?” - диде ул. Берничә җырга тукталганнан соң, Зөһрә апаның репертуарын бизи торган “Яшьлегем хисләре”н сайларга булдык. “Минем яшьлегем син булырсың”, - диде ул елмаеп.

Бүген “Ватаным Татарстан”ның юбилей кичәсе. Инде тагын бер серне ачарга ярый. Кайбер дуэтлар бүгенге бәйрәмдә дә яңгыраячак хәтта. Студиядә җыр яздыру каушаткан булса, сәхнәгә чыгу икеләтә дулкынландыра. Аллага тапшырдык!

P.S. Безнең “иҗат җимешләребезне” бүген үк vatantat.ru “Ватаным Татарстан” сайтында (“Видеохәбәр” бүлеге) яки youtube.com сайтының vatantat каналында тыңлый аласыз.

 

Җыентыкка нинди җырлар керде?
1. Рөстәм Асаев – Миләүшә Исмәгыйлева “Кышкы романс”
2. Нәфкать Нигъмәтуллин – Фәнисә Хәйретдинова “Сандугач моңы”
3.  Алсу Әбелханова – Миңназыйм Сәфәров “Сорама хәлләремне”
4. Айгөл Сагынбаева – Илнар Хөснуллин “Эзләмә син кабат очрашулар”
5. Римма Ибраһимова – Риман Гыйлемханов “Әллә нигә сине яратам”
6. Зөһрә Шәрифуллина – Камил Сәгъдәтшин “Яшик әле сөенеп”
7. Зөһрә Сәхәбиева – Алсу Хәсәнова “Яшьлегем хисләре”

Кайбер дуэтлар:

Алсу Әбелханова - Миңназыйм Сәфәров "Сорама хәлләремне": 

Зөһрә Шәрифуллина - Камил Сәгъдәтшин "Яшик әле сөенеп":

Зөһрә Сәхәбиева - Алсу Хәсәнова "Яшьлегем хисләре": 

Римма Ибраhимова - Риман Гыйлемханов  "Әллә нигэ сине яратам": 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.05.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»