16.05.2013 Җәмгыять
Балалар ышаныч телефоны - пицца кирәкме, ярдәмме?
«Мине исерек әти-әниемнән коткарыгыз... Бу тәмугка түзәр чамам калмады, ярдәмгә килмәсәгез, үз-үземне үтерәчәкмен!» - дип өзгәләнә 16 яшьлек кыз. Әле яңа гына 5 яшен тутырган сабый исә: «Минем мәчемне машина таптады. Матур, йомшак пескәем үлде. Аннан башка нишлим инде?» - дип үксеп-үксеп елый.
Моңа охшаш мөрәҗәгатьләрнең барысы да 8-800-2000-122 номеры аша республика балаларының ышаныч телефонына килеп ирешкән. Бу номерны җыеп, һәркем үзенең проблемалары, уй-фикерләре белән уртаклаша, киңәш һәм ярдәм сорый ала.
Бу номер Россия өчен бердәм. Татарстан исә аңа 2010 елда кушылды һәм бүгенге көндә Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге махсус учреждениеләр балаларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Бу турыда журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының өстәмә белем һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе Миләүшә Галиева сөйләде. Чара 17 майда билгеләп үтеләчәк Халыкара балаларның ышаныч телефоны көненә багышланды.
Әти-әнигә сөйләргә оят булса, ышаныч телефонына шалтырат
Кызганычка каршы, әлеге ышаныч телефоны турында Татарстандагы барлык халыкның бары тик 68 проценты гына белән икән. Ләкин шунысы мөһим, әлеге категория арасында бу хезмәт бик популяр. Аның балалар өчен ни дәрҗәдә кирәк булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. 2010 елдан алып 2013 елга кадәр ышаныч телефонына барлыгы 89 меңгә якын мөрәҗәгать килгән.
Балаларны борчыган иң актуаль мәсьәлә - җенесара мөнәсәбәтләр икән. «Балаларның күбесе беренче мәхәббәттән янып-көя, бик зур дулкынлану кичерә, кайчакта исә өмет өзелү, депрессия кебек хисләр белән дә очраша. Кагыйдә буларак, яшүсмерләрнең берсе дә эчке хис-кичерешләрен әти-әнисенә сөйләргә ашыкмый, ояла», - дип аңлатты Миләүшә Галиева.
Чыннан да, балаларның күбесенә хис-кичерешләре белән уртаклашыр өчен әти-әни түгел, ә күренми торган чит бер кеше кирәк. Ышаныч телефоны артында утыручы психолог абый-апалар нәкъ менә шул рольне үти дә инде. Яшүсмерләр алардан оялмый, кем икәнеңне дә әйтеп торасы юк. Үзеңне борчыган мәсьәләләрнең барысын да рәхәтләнеп сөйләргә була.
Телефонда утыручы белгеч профессионал булырга тиеш
Кызганычка каршы, шалтыратучылар арасында дәшми торучылар, шундук трубканы куючылар, уйнап-шаярып: «миңа уенчык һәм пицца алып килегез әле», «иртәгә кайсы аяктан торыйм», «шигырь сөйләгез яки җырлагыз» дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар ди. Әле алай гына да түгел, сексуаль характердагы тәкъдимнәр, аты-юлы белән сүгенүчеләр дә очрый икән. «Әгәр дә бала ышаныч телефоны номерын җыйган икән, бу юкка түгел. Димәк, аның күңелендә әйтәсе килгән фикере бар, аны нидер борчый. Андый очракта вакыйганың алга таба ничек дәвам итәчәге нәкъ менә телефон артында утыручы белгечтән тора. Югары квалификациягә һәм осталыкка ия психологлар андый балалар белән дә уртак тел таба ала», - дип сөйләде Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль социаль яклау министрлыгының методология һәм социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе Татьяна Фомичева.
Аның сүзләренә караганда, балалар ышаныч телефонының төп максаты - нәниләрне үз эченә бикләнүдән саклап калу гына түгел, ә балаларга начар мөнәсәбәт булган гаиләләрне тиз арада ачыклау һәм аларны тиешле тәрбия белән тәэмин итү.