поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.12.2008 Шоу-бизнес

"ТАТАР ҖЫРЫ-2008" ХРОНОЛОГИЯСЕ ГӨЛНАРА САБИРОВА КҮЗЛЕГЕННӘН

Инде гадәткә керде: Яңа ел җитә икән, димәк, “Пирамида” күңел ачу комплексын “Татар җыры” шаулатып алачак. Димәк, кабат зал тутырып халык җыелачак, хатын-кызлар матур киемнәрен күрсәтү, ирләр акча янчыклары калынлыгы буенча “көч сынашачак”, журналистлар “Алтын барс” алган җырчыларны берсеннән-берсен уздырып йә сүгәчәкләр, йә мактаячаклар... Быел да шулай булды.

 

 

 

 

 

 

 

 

18 ДЕКАБРЬ

 

“Татар җыры” – гүзәллек бәйгесе түгел, ул эстрада фестивале, әмма матурлык конкурсларыннан һич кенә дә калышмый. “Барс-медиа” компаниясе безне акрын гына ярым шәрә җырчыларга да, биючеләргә дә (алар үзләре моны заманчалык дип атый) ияләштерә бара. Хәер, быелгы фестиваль шәрәләр күргәзмәсенә әйләнмәде. Бөтен хатын-кыз җырчылар озын, кичке күлмәкләрдән, ир-атлар барысы да диярлек костюмнардан иде. Шортылар, оят җирләрне “каплаучы” үтә-күренмәле ефәкләр юк. Баксаң, итәге идәннән сөйрәлеп йөрүче озын күлмәк белән дә гәүдә матурлыгын күрсәтеп була икән!

 

Биючеләр генә үзгәрмәгән: алдагы рәтләрдә утыручылар биюче кызларның ыштан төпләрен карады. Һәр җыр саен 5-6 биюче йөгереп чыга, кая сикереп була,шунда сикерәләр, кызларның озын ботлары түшәмгә кадәр күтәрелә. Мин гала-концертны беренче рәттән караганда янәшәмдәге ир-атлардан оялып утырдым. Дөрес, кием саны белән алдырмасалар да, быелгы “подтанцовкалар” узган елдагылардан күпкә эчтәлеклерәк иде.

 

Сценарий да әйбәт язылган. Тозсыз мәзәкләр, урынсыз паузалар юк, мәгънәлелек тә җитәрлек. Күренеп тора: оештыручылар көчләрен дә, акчаларын да кызганмаган. Кыскасы, бөтен вак-төяк уйланылган, бәйләнерлек җир юк.

 

Быелгы “Йолдызлар фабрикасы” шактый саллы: җиңүчеләр барысы да музыкаль белемле. Узган еллардагылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк иде. Быелгыларның белеме, ким дигәндә, ТДГПУның музыка факультеты. Бары бер генә “фабрикант” – Динара Тимергалиева гына мәктәп укучысы, ул да музыка мәктәбенең виолончель бүлеген тәмамлаган. Тик... узган елгы “фабрикантлар” арасында шактый көчле тавышлылар булса, быелгыларының барысы да бертөрле: йөзләрен күрмәсәң, тавышлары буенча гына аера алмыйсың. Чыгып җырлыйлар да, кереп китәләр, күңелеңнең бер генә  кылы да селкенми. Аеруча кызлар җансыз. Егетләр көчлерәк, әйтик, “тавышы куе, иркәли торган” Наил Әнәсов.

 

Роберт Ямгуровның җырлау стиле татар сәхнәсенә шактый ят, әмма егет эмоциональ, башкалардан үзен сәхнәдә иркен тотуы, “терелеге” белән аерылып тора.

 

Флорид Гыйздәтуллин да истә калды. Кечкенә генә, ябык кына бу егетнең тавышы шактый көчле, дөрес репертуар сайласа, киләчәктә үзен ача алачак.

 

Кызлардан  Ләбибә генә истә калды. Тавышы әлләкем булмаса да, аңарда халыкчанлык бар. Ул – Салаватның хатын-кыз варианты – кул тотышларына кадәр шуныкы.

 

“Йолдызлар фабрикасы”нда Айдар Галимов алып баручы буларак  калыкты. Аның кулдашы Гөлназ Сәфәрова өчен борчыла-борчыла, шактый нервымны туздырдым. Хет үтерегез, әмма  Айдар – алып баручы түгел!!! Моның шулай икәнлеге Гөлназ янында бигрәк тә нык сизелә.

 

19 ДЕКАБРЬ

 

Икенче көнне, “тере” концертта Гөлназ икенче кулдашы – Эдуард Үтәгәнов белән чыкты. Эдуард, Айдарга караганда, остарак, актерлыгы сизелә, әмма тамашачыга Гөлназ Сәфәрова-Искәндәр Хәйруллин тандемы якынрак. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлый һәм тулыландыра, экспромт-мизгелләрне "ә!" дигәнче эләктереп ала. Икесе дә оста шаярта, ясалмалык юк. Гала-концертны алар икәү алып барганда, сәхнә терелде һәм табигыйләнде.  Быелгы “Татар җыры”ның бер көне “тере” тавыш белән узачагы турында язган идек инде. Матбугат конференциясендә фестивальнең генераль продюссеры Фәрит Таишев тамашачының “тере” тавышлы концертларны яратуы турында шаккатып сөйләгән иде. Гадәти булырга тиешле әйбер хәзер менә шулай яңалык һәм искитәрлек вакыйга буларак тәкъдим ителә. Җырчыларга Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестры һәм “Барс-медиа” компаниясенең инструменталь ансамбле уйнады. Шулай да бәйрәмнән иң зур ләззәт алган кешеләр баянчылар Рөстәм һәм Ринат Вәлиевлар (бертуганнар түгел) булды бугай. Әй, рәхәтләнделәр алар баяннарын сузып... Йөзләреннән елмаю һәм канәгатьлек китмәде. Рәхәтләнмичә... Сәхнәне “япон”тартмалары басып алган чорда, түргә кабат баяннар чыксын әле.

 

Дөрес, яшь башкаручылар тамашачыны уята алмады. Алып баручылар “моң”, “татар моңы” дип күпме генә тәкърарласалар да, бүгенге яшьләр моңның ни икәнен белми. Алар аны кычкыру дип саный: күпме катырак кычкырсаң, димәк, тавышың да шулкадәр моңлырак. Шуңадыр, Ильвина, Илдар Әхмәтов, Венера Шәмиева, Алинә Сафиуллина, Дилә Нигъмәтуллина, Гүзәл Уразова, Алинә Шәрипҗановалар җырлаганда күңелгә нидер җитмәде. Әйе, заманча аранжировкалар белән җырлаганда аларның тавышлары бар кебек, тик менә инструменталь ансамбльгә кушылуга әллә кая юкка чыгалар, тавышлары менә-менә өзелеп китәр төсле. Хәтта зур сәхнәгә беренче тапкыр чыкканда “Сәхралар” җырын аккапеллога җырлап тамашачыны шаккатырган Асылъяр “Сөю хакына” җырын башкарганда "сүнде". Хәер, бу җырчыларның ачыла алмавын аңларга да мөмкин: фонограммага җырлаганда, дөбер-шатр тавыш астында микрофонга авыз ачып тору күпкә җиңелрәк чөнки, анда синең тавыш түгел, ә музыка өстенлек итә. Ә ансамбль, оркестрга  кушылып җырлау, биниһая зур осталык, җаваплылык сорый.

 

Дөрес, Илшат Вәлиев “Әдрән диңгез”не бик тыныч һәм җиренә җиткереп башкарды. Әмма барыбер алкышларга күмелә алмады, һаман нидер җитми калды. Сүз дә юк, Илшат дөрес итеп, әйбәт җырлый, тавышы да бар, тик аңа сәхнә өчен бик кирәкле җан җылысы җитми.

 

Иң күп алкышларны Раяз Фасыйхов җыйды (Салаватка да ул хәтле кул чапмадылар). Күпләр килешер: Раязда артист өчен кирәкле бөтен сыйфатлар тупланган. Ниһаять, сәхнәгә – карасаң, күзне иркәләрлек, тыңласаң, тавышы йөрәккә май булып ятарлык ир-ат чыкты.  Гомумән алганда, бу көнне концерт әйбәт булды. Инде онытыла башлаган җырлар яңгырады. Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рәсим Низамов, Идрис Газиев, Салават Фәтхетдинов кебек  җырчылар чыгыш ясады. Илһам Шакиров исә концертка “Идел буе каеннары” җыры белән нокта куйды. Аңа Раяз Фасыйхов һәм Илшат Вәлиев кушылды, шулай итеп, Илһам абый эстафетаны яшьләргә тапшырды.  Сөенәсе килә: ниһаять, “барслар” да сәхнәгә чүп-чар түгел, ә чын татар җыры чыгарырга кирәклеген аңладылар бугай. Татар эстрадасында бердәнбер эре һәм көчле компания булган “барслар” бәлки киләчәктә дә бу юнәлештә эшләрен дәвам итәрләр. 

 

Дөрес, фестивальнең татарлыгы “тере” концерт, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова чыгышлары белән бетеп тә китте. Әлфия апага быел “Татар җыры легендасы” номинациясендә “Алтын барс” бирделәр. Узган ел ул бүләкне Илһам абый алган иде.

 

Ике көн бик заманча булды. Әмма бу инде арзанлы һәм каяндыр күчерелгән заманчалык түгел. Быелгы концертларда, әйткәнемчә, бөтен нәрсә үз урынында. Шул ук кием мәсьәләсен генә алсак та, “Барс-медиа” компаниясе сәхнәнең тәрбияви миссия дә үтәвен аңлаган кебек. “Барс-медиа”  үз эшчәнлегенә тугызынчы тапкыр йомгак ясады, тамашачыга кемнәр белән эшләгәнлеген, кемнәрне үстергәнен күрсәтте һәм бер урында таптанмавын раслады.

 

20 ДЕКАБРЬ

 

Киләсе елга “Барс-медиа” компаниясенә 10 яшь тула, шул уңайдан “10 еллыкның сүнмәс хиты” номинациясе булдырылган. Тамашачы берничә ел югалып торган Вәсилә Фәттахованы күрде. Аның  беләген чапылдатып башкарган “Туган як” җыры сүнмәс хит булып чыкты. “Ел җырчысы” исә – Салават Фәтхетдинов белән Зәйнәп Фәрхетдинова. Алар, чыннан да, әлегә беренчеләр. Әмма Зәйнәп Фәрхетдинованың киенүе гел кәефне төшерә. Дөрес, аның күлмәкләре бик кыйммәтле һәм танылган модельерлардандыр, әмма җырчы һаман үз кием стилен  таба алмый. Былтыр ул төнге күлмәккә охшаган костюм кисә, быел “фабрикантлар” белән чыгыш ясаганда кигән җиңел күлмәге аның шактый тазарып киткәнлеген күрсәтте. Гала-концертта исә “авыр” күлмәге белән шаккатырды. Бу көнне ул халат тибында тегелгән озын, кара күлмәк киеп чыккан һәм монашкаларга охшап калган иде. Зәйнәп Фәрхетдинова тавыш ягыннан да, чибәрлек ягыннан да беренче җырчы, нәкъ менә шуңа күрә аңа бер вак-төякне дә күздән ычкындырырга ярамый.

 

Резидә Шәрәфиева һәрвакыттагыча оригиналь булды. Өч көндә кигән өч күлмәге дә бик килешле, затлы, зәвыклы иде. “Алтын барс”ны ул “Халык мәхәббәте” номинациясендә алды. Шул ук номинациядә Айдар Галимов та җиңүче дип табылды. Айдарны кайбер журналистлар чәчәкле-чуклы киенә дип, тәнкыйтьләсәләр дә, аңа бу килешә, чөнки Айдар – уңай энергетикалы, позитив һәм ир-атлар арасында бии белүче бердәнбер җырчы. “Иң халыкчан җырчы” дип Алинә Сафиуллина һәм Илшат Вәлиев табылды. Чыннан да, үз яшьтәшләре, ягъни яшь җырчылар арасында аларда ниндидер халыкчанлык бар.

 

“Иң яхшы альбом” – Асылъяр һәм Илнар Сәйфиевнеке. Икесен дә тыңламадым, шуңа күрә берни әйтә алмыйм Әмма, алып баручылар әйтүенчә җиңүчеләр иң күп сатылган альбомнар, хит-парадларда алдынгы урыннарда торган җырлар буенча  сайланган. Шулай булгач дөрестер инде. Илнар Сәйфиев быел ярыйсы гына костюм кигән иде, шуңа күрә юанлыгы бик сизелмәде. Асылъяр һәрвакыттагыча күз явын алырлык күлмәге белән сокландырды.

 

“Елның музыкаль ташкыны” – Алинә Шәрипҗанова. Алып баручылар “тере” концерт көнне тамашачыларны: “Пыяла әйберләрегезне ераграк салып куегыз, Алинә иң югары ноталарны алганда бардагы стаканнар да да ярыла”, – дип куркытканнар иде. Аның хәтле кычкыруга... Ярылыр да. Тавышы бар, моңы гына юк...

 

“Ел ачышы” – Раяз Фасыйхов һәм Диләрә Илалетдинова. Раяз турында яздым инде, кабатлап тормыйм. Диләрәдә исә тавыш бар, буй-сын бар, чибәрлек бар, артистлык бар. Дөрес, без әле аның бер генә җырын – “Кирәк миңа игътибарың”ны гына беләбез.   “Иң яхшы автор-башкаручы” – Илназ Сафиуллин, “Иң яхшы клип – Ильвина (“Артларымнан йөрмә”), “Иң яхшы саудтрек” – Иркәдән (“Яннарыңа чакыр”), “Иң яхшы дуэт” – Венера Ганиева белән Мөнир Рахмаев (“Ак каен”).

 

“2008 елның иң популяр җырлары” – Илдар Әхмәтов башкаруында “Көтмәгәндә”, Гүзәл Уразованың “Язмыш йомгак сүтә”, Зөфәр Билаловның “Миләшләр” һәм Хәния Фәрхинең “Аңлыйсыңмы?” җырлары. Килешәсезме-юкмы – сезнең эш, әмма болары да – сез сорап алган җырлар.

 

Нигездә, менә шулар. Гөлназ Сәфәрова өч көндә биш төрле күлмәк киде. Алып баручы ир-атлар өчен икешәр костюм тегелгән. “Татар җыры-2008”дә 300ләп артист катнашты.   Җырчыларга 41 концерт костюмы теккәннәр. Биючеләр исә 24 биюдә 24 төрле кием алыштырды. “Алтын барс” сынының гомуми авырлыгы 475,11 грамм. Шуның 45 граммы – алтын, 198 граммы – көмеш, 232 граммы – бәллүр һәм ике бриллиант (барсның күзләре). Билет бәяләре  18 декабрьдә – 600 сумнан алып 1800 сумга кадәр, 19ында – 700-2200, гала-концертка – 1000 сумнан 4000 сумга кадәр иде.  Зал шыгрым тулы булды. Узган еллардагыдан аермалы буларак быел тәкәббер абый-апалар  алкышларын да, елмаюларын да, чәчкәләрен дә кызганмадылар. Әллә без “Барс-медиа” концертларын карарга ияләшеп беттек, әллә алар тамашачы теләгәнне күрсәтергә өйрәнде – белмәссең.

 

Матбугат конференциясендә “Барс-медиа” компаниясе генераль директоры Марат Гәрәев: “Татар эстрадасында “Евровидение”гә җибәрерлек, ким дигәндә, өч җырчы бар, сез аларны “Татар җыры”нда күрерсез”, – дигән иде. Әмма бу өч җырчы, хикмәти хода, нишләптер күзгә-башка чалынмады.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 77 | 27.12.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»