поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.12.2008 Хатлар

"МАТБУГАТ.РУ"ГА БОРЧУЛЫ ХАТ КИЛДЕ: ЖУРНАЛИСТЛАР ЯРДӘМЕ СОРАЛА

Кая барырга? Нишләргә? Кемгә мәрәҗәгать итәргә? Әни кеше журналистлардан киңәш сорый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хөрмәтле редакция!

Без сезгә гаиләбезгә килгән  аяныч хәл белән мөрәҗәгать  итәбез!

Минем улым мәктәпне бетереп, институтка кереп, аны бетерер алдыннан дин юлына басты. Бу юлда да кара көчләр бар икән... Ул озын сакаллар үстереп, чалбарларын кайтарып йөри башлагач, без аптырашта калдык. Сәер фикерләр ишетә башладык. Шул вакытта улыбызның ниндидер гипноз һәм зомбирование тәэсире астында булуын сизә башладык. Безне куркыткан сорауларга, ул үзенең чын мөселманча “Коръән” буенча яшәвен аңлата иде. Ана сүзе барып җитмәде, йөрәген эретмәде. Кеше белән аралашмый башлады, укуын да бетерә алмады. Ике мең сигезенче елның егерме беренче ноябрендә  ул өйдән чыгып китте һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге билгеле түгел. Ул тоткан дин безнекеннән аерыла. Шундый ук хәл безне балалары югалган тагын бер гаилә белән берләштерде.

Бу Казан шәһәрендә һәм Татарстанда бердәнбер очрак түгел. Җимерелгән язмышлар һәм гаиләләр мисалы җитәрлек. Димәк, бу күренеш иҗтимагый төс ала башлаган дип әйтергә нигез бар. Безнең яшьләребезне, балаларыбызны секта-оешмаларыннан һәм зомбированиеләрдән ничек коткарып калырга соң? Бу хәлне без мөрәҗәгать иткән оешмаларда беләләр. Әмма нигәдер ярдәм итә алмыйлармы яки теләмиләрме?

Бәлки, шундый ачы язмышка дучар булган ата-аналар яки якын туганнар бу хәлдән котылу юлын таба алганнардыр. Алар үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашсалар, без бик рәхмәтле булыр идек. Улымны табарга һәм дөрес юлга бастырырга нинди чаралар бар икән? Киңәшләрегез белән, зинһар, булышыгыз!!!

Бу күңелсез күренеш башка гаиләләрдә кабатланмасын иде. Безнең күпмилләтле республикабызда мондый секталарның булуы аяныч һәм куркыныч. Кешеләр мондый күренешләргә битараф калмасыннар иде һәм сак булсыннар иде.


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.12.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»