14.05.2013 Мәдәният
Һаман яратам (Фәрит Хатыйпов белән ИНТЕРВЬЮ)
Шулай ипле генә туры килеп торуын күр әле. Пар күгәрченнәр кебек гомер кичерүче Татарстанның халык артисткасы, җырчы Рәбига Сибгатуллина белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы, композитор Фәрит Хатыйпов бер елда, бер айда туганнар. Шуңа күрә юбилей кичәләрен дә гел бергә үткәрәләр.
Быел шундый бәйрәм филармония залында үтте. “Һаман яратам” дип аталды ул. Минемчә, композиторның шагыйрь Зөлфәт сүзләренә язылган иң популяр җыры булганга гына да түгелдер бу. Җыр, гомумән, аларның яшәү мәгънәсен ачып бирә.
– Фәрит абый, хәтерлим әле, бу көй мин Арча педучилищесында укыганда пәйда булды. Аны өйрәнмәгән, җырламаган бер генә кеше дә юк иде. Тик, ялгышмасам, без аны “Әллә ялгышым, әллә язмышым...” дип тә җырлый идек бугай...
– Ул, чыннан да, башта шулай атала иде. Музыка училищесында укыганда, үзләренең гармунчылары булмагандыр, күрәсең, мине театр училищесына төрле кичәләргә гармун уйнарга чакырдылар. Бервакыт шулай Фәүзия Бәйрәмовага шушы көйне уйнап күрсәттем. Бик ошатты. Икенче көнне үк шигырь язып китергән. Үзем дә шаккаттым. Шуннан Таһир Якупов бик яратып җырлый башлады моны. Хәтеремдә, халык шашынып-шашынып алкышлый иде. Пермь өлкәсенә концертлар белән барсак, анда да бөтенесе шушы җырны җырлый. Каян беләсез дип сораган идем, Казаннан артистлар килгән иде, яздырып калдык, диләр. Шуннан без дә радио фондына яздырырга булдык. Тик, сүзләре бик пессимистик рухта дип, җырыбыздан баш тарттылар. Шуннан мин Зөлфәт Маликовка мөрәҗәгать иттем, ул шигырьне фонд таләп иткәнчә, оптимистик рухта язды. Менә анысы “Шик туса әгәр...” дип башлана. Әле күптән түгел генә башыма бер фикер килде: баксаң, Зөлфәт Фәүзия Бәйрәмова шигырь-хатына җавап язган икән бит. Ә шигырьнең беренче вариантына башка көй яздым. Аны Флера Сөләйманова җырлый.
– Әле менә җырлар китабын карап утырам. Аның исемен дә “Һаман яратам” дип куйгансыз икән...
– Минем биш китабым бар. Кайберәүләрнең, азсынып: “Бу нишләп йөргән икән?”– дип уйлавы бар. Китапларымның бер-берсенә 100әр җыр кергән. Ә элекке композиторларның җыентыкларында 15-17 шәр генә. Шул исәптән карасаң, димәк, минем биш китабым утызга тора. Якташларга рәхмәт. Гел ярдәм итеп торалар. Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров бишенче китабымны чыгарырга булышты.
– Якташлар дигәннән, Арча районы Иске Иябаш авылы – Рәбига апаның туып үскән җире, ә сез үзегез Теләче якларыннан бит. Анда да сезне бик хөрмәт итәләр.
– Шөкер итеп кенә торам инде. Теләчедә ел саен Таһир Якупов белән минем исемдәге җыр конкурсы үткәрәләр. Гыйнвар аенда гала-концерт булды. Шунда 300 ләп кеше катнашты. Үземнең дә исем китте. Талантлар күп безнең төбәктә. Хәтта район башлыгы Илдус Зарипов та түзә алмады, сәхнәгә чыгып, үзе гармунда уйнап җырлады. Мин үзем 19 йортлы Түлешкә авылында тудым. Кызганыч, хәзер ул юк инде. Уйлап утырсаң, башлар китәрлек бит. Шул кечкенә генә авылда сарык, сыер фермалары бар иде. Техника булса да, әле мин бөртекләрне тубал белән чәчеп йөргәнне дә хәтерлим. Урман буенда – яшелчә бакчасы. Мул сулы Изгеләр чишмәсе, Көмеш чишмә челтерәп ага! Кыскасы, әкият инде. Беренче сыйныфны Максабашка йөреп укыдым. Аннан без Югары Кибәхуҗа авылында яшәдек. Анда Галия апа Газизова дигән укытучым бар иде. Шөкер, бүген дә исән-сау. Ул мине җырларга да, шигырь укырга да, урысча сөйләшергә дә өйрәтте. Тальянда уйный идем. Концертлар белән күрше авылларга йөрдек, хәтта районга да бара идек.
– Ә тальянда уйнарга кем өйрәтте?
– Безнең нәсел-нәсәптә бөтен туганнар гармунчы. Хәзер дә туганнан туган абыйларның, энекәшләрнең кайсы педагогия көллиятендә, кайсы сәнгать мәктәбендә укыта. 2 нче класста укыганда әни миңа Сорочий базарыннан “Вараксин” гармуны алып кайтып бирде. Төймәләренә баса-баса үзем өйрәндем. Иртәрәк алып кайткан булса, иртәрәк өйрәнгән булыр идем, мөгаен.
– Башка берәр һөнәр үзләштерү турындагы уй башыгызга да кереп карамадымы?
– Уйлап торырга вакыты да булмады бугай. Инде мәктәптә укыганда ук районнан Казанга, халык иҗат йортына, баянчылар курсына җибәрделәр. Мактана да алам. Берүзем бөтен фәннән дә “5 ле“гә генә бетердем. Мәдәният министры, мине мактап, хәтта телевидениедән дә сөйләгән иде. Шуннан ничектер бик тиз булды: имтиханнарсыз гына музыка училищесына кабул иттеләр. Армиядә хезмәт итеп кайттым. Кайткач, укып бетердем дә филармониягә эшкә юлладылар. Аңа кадәр үк мин музыка дөньясына баш-аягым белән чумган идем инде. Усман Әлмиев, Таһир Якупов, Динә Сираҗетдинова кебек җырчылар мине бертуктаусыз гастрольләргә чакырдылар. Студентка түлисе юк бит. Акча сорамыйм. Ил гизеп йөрүе үзе кызык. “Һаман яратам”, “Гөлнарым”, “Авылым кызы” кебек популяр җырлар училищеның соңгы курсында укыганда язылды.
– Мин мондый мәхәббәт җырлары Рәбига апага бәйле түгелме икән дип уйлый идем...
– Мин Рәбиганың “Назлы гөлкәем”, “Бер тауда ун чишмә” кебек җырларына очрашканчы ук гашыйк идем. Ә үзе белән очраклы гына күрештек. Филармония янәшәсендә генә Раиф исемле дустым яшәде. Аның янына кергәли торган гадәтем бар иде. Бервакыт шулай аларга туганнары килгән, араларында Рәбига да бар. Аның Мәскәүдә, Бөтенсоюз эстрадасы студиясендә укып кайткан чагы иде. Аннан филармониядә бергә эшли башладык.
– Үзен сәнгатькә багышлаган гаиләнең көнкүреше ничегрәк була икән?
– Елның сигез аен юлда уздырдык инде. Бер чыгуда 2-3 ай йөри идек. Ике атнага кайтып торасың да тагын китәсең. Улыбыз Илнур мәктәпкә кергәнче безнең белән йөрде. Рәбига, ул укырга кергәч, 1-2 ел эшләми торды. Аннан 10 нчы интернат-мәктәпкә бирдек. Атна уртасында кайтсаң, режимны бозасыз дип, малайны җибәрмиләр иде әле. Ял көннәре җиткәнен көтә идек.
– Бөтен нәсел-нәсәбегез музыкант булса да, улыгыз сезнең юлдан китмәгән...
– Улыбыз да сәләтле. Синтезаторда, баянда уйный. Әмма тормышыбыз “көпчәкләр өстендә” үткәч, аның да безнең язмышны кабатлавын, авыр юлдан китүен теләмәдек. Без бит хөкүмәткә эшләдек. Акча аз түләделәр. Яшьлекнең үткәнен дә, баланың үскәнен дә сизми дә, күрми дә калдык. Хәзер генә ул музыкантлар да, җырчылар да үзләренә эшлиләр.
– Әллә үкенәсезме?
– Һич кенә дә юк. Без бит ул вакытта халыкка хезмәт итәбез дип яшәдек. Яшәү төшенчәләре бөтенләй башка иде. Без эшли башлагач та филармониядә яшьләр бригадасы оештырдылар. Илһам Шакиров, Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев кебек җырчылар белән кайларда гына булмадык, бөтен Советлар Союзын иңләдек.
– Фәрит абый, ә сезнең җырчы буларак үзегезне сынап караганыгыз булдымы?
– Илһам Шакиров яңа җырларымны өйрәнә башласа: “Фәрит улым, нота нота инде ул, син үзең җырлап, кассетага яздырып кил әле”,– дип әйтә иде. Аннан тыңлый иде дә: “Синең тавышың бик әйбәт бит. Җырларга кирәк сиңа”, – дия иде. Тыңламадым шул чакта Илһам абыйны. Менә монысына бик тә үкенәм. Хәзер олыгайгач кына җырлаштыргалый башладым. Хәзер тавыш яшь чактагы кебек түгел шул инде. Әмма халык барыбер ярата. Юбилейларга, очрашуларга чакыралар.
– Сәнгать дөньясында кайнаган кеше, минемчә, сәламәтлеге әйбәт булса, пенсиягә чыктым дип, яшәү рәвешен үзгәртмидер, иҗат итүдән туктый алмыйдыр?
– Ял итү турында хәтта уйлаганым да юк. Гел яңа көйләр белән шатландырасы килә. Тик, әйтергә кирәк, яхшы шигырьләр бик аз. Җыр популяр булсын өчен аның бит сүзләре дә, көе дә, җырчысы да әйбәт булырга тиеш. Тик шунысы бар: өч кеше иҗат иткән җыр ахыр чиктә җырчыныкына әйләнә дә куя. Бик тә күңелне төшерә торган күренеш бу. Ярый әле, “ТЯГ” каналы бу хәлгә азрак игътибар бирә. Миңа калса, бу проблеманы югары дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк.