14.05.2013 Җәмгыять
Акчалары көл булды
“Яңа Тура” сәүдә технополисында килеп чыккан янгын сатучыларга бик нык зыян салырга мөмкин. Кызганыч, эшкуарларга ашыгыч ярдәм генә ашыкмады.
“Intertat.ru” хәбәрчесен бу көнне “бәхет” басты. Яшел Үзән шәһәреннән кайткан чакта миңа “Яңа Тура”дагы янгынны күзәтергә мөмкинлек туды. Кап-кара төтен болыты Яшел Үзәннән чыкканда ук күренеп тора иде. Юлда ашыкмый гына бер-ике янгын сүндерү машинасы бара. Ашыгыр иде, искелекләре күзгә ташланып тора. Җитмәсә, суы да агып бара. “Яңа Тура”га барып җиткәнче күпме суы калгандыр – белмим.
Ә базар янында мәхшәр. Бик күпләр телефонына фото һәм видео төшерә. Кешеләр йөгерешкәнен күреп, мөгаен, янгыннан качалардыр дигән уй туды. Әмма алар, киресенчә, янгынга таба ашыгалар иде. Сатучылар икән, моны йөзләренә карап ук әйтергә була. Күбесе – вьетнамлылар. Ара-тирә үзебезнекеләр дә һәм үзбәкләр дә очрап куя. Йөзләре борчулы, хатын-кызлар елый-елый йөгерә, Казан ягыннан килүче транспорт каршы як полосадан бара... Баксаң, бу көнне базарда санитар көне булган икән, ягъни сатучылар эш урыннарында булмаган.
Әйе, сатучы халкы ашыга-ашыга янгын эченә омтылды. Ярты сәгатьләп күзәттем бу мәхшәрне. Шул вакыт эчендә аларның саны күбәйгәннән-күбәя генә барды. Алар, әлбәттә, үз товарларын коткарырга тели. Шунысын да искәртергә кирәк, иртән генә сатучылар бирегә яңа товар алып кайткан булалар. Алары да янган дигән фараз бар. Гомумән, имеш-мимешләрдән ишетелгәнчә, ут очкыннары “зәңгәр” блок-базарның икенче этажында – товар куелган бүлмәләрдә чыккан икән.
Кыскасы, сатучылар дистәләгән миллионнарын югалтты бу көнне. Күпләрнең яңа базарга урнашу өчен зур бәяләр түли-түли кергәннәре мәгълүм. Абсолют күпчелеге миллионнарны кредит рәвешендә алганлыгы да билгеле. Әнә шуңа да сатучыларның янгынга карап “акчам яна” диюләрен аңларга була иде.
Кайда ярдәм?
Әйткәнемчә, биредә ярты сәгатьләп басып тордым. Кызык эзләүчеләр дә, кайгы уртаклашучылар да җитәрлек иде янымда. Күпчелекне бер генә сорау борчый иде: кайда соң ярдәм күрсәтергә тиешле кешеләр, техника... Соңрак янгынны сүндерергә вертолет та ярдәмгә килгән, диделәр. Әмма мин шушы вакыт эчендә берничә янгын сүндерү машинасын гына күрдем. Ә бит гадәттән тыш хәлләргә әзерләнү (репетиция) вакытында бар да әзер, бар да өлгер, ярдәм дә вакытында күрсәтелә.
Аннан килеп, тагын бер проблема барлыгы ачыкланды. Сәүдә комплексы бик тиз янды, дөрләп янды, озак янды. Мактаныша-мактаныша ачкан иделәр бит аны. Ышанычлырак, янгынга түзем материалдан ясап булмадымы икән дигән сорау туа. Нанотехнологияләр вакытында яшибез түгелме соң? Һичьюгы, оператив янгын сүндерү җайланмалары куеп булмадымы икән?
Ә бит базарчыларны шәһәрдән куганда, төп сәбәпләрнең берсе итеп куркынычсызлык мәсьәләләре аталган иде.