09.05.2013 Җәмгыять
Ветераннарны эчертмәгез!
Шушы көннәрдә Төмән өлкәсе мөфтие Фатих Гарифуллин Җиңү көнендә ветераннарны “фронттагы йөз грамм” белән сыйлау традициясеннән баш тартырга чакырды. “Бүген сиксән-туксан яшьлек әби-бабайларны градуслы эчемлекләр белән сыйлау фаҗига китереп чыгарырга мөмкин”, – ди ул.
Мондый очраклар чынлап та булган икән. Төмәндәге татар авылларында “фронттагы йөз грамм” традициясеннән баш тартканнар. Җиңү көнен зурлап билгеләп үтүчеләр өстәлгә аракы куймыйлар икән. Фатих хәзрәт шулар үрнәгендә башкаларга да өстәлдән хәмерне алырга тәкъдим итте.
Дөрес, мөфтинең сүзенә карата төрле фикер әйтүчеләр булды. Төмәндәге ветеран оешмалары активистлары: “Бу элекке традицияләрне санламау була. Эчәргәме яки эчмәскәме икәнен һәркем үзе хәл итәргә тиеш”, – дип әйткән. Берәүнең дә авызына коймыйлар анысы. Әмма сугыш кичкән ветераннарны аракы белән сыйлау, бүләккә бер ”ярты” бирү, чыннан да, дәвамлы традициягә әверелеп китте. Гадәттә, Җиңү көненең түгәрәк юбилее уңаеннан, әби-бабайларга бүләкләр тараталар. Минем әбием дә ала ул бүләкне. Биш ел узган саен аракы бирмичә калмыйлар. Гомерендә авызына хәмер алмаган әбием аның белән нишләсен?! Пакетка бер шешә аракы кую, чыннан да, ниндидер бер йоланы хәтерләтә башлады. Мөфтинең бу уңайдан тәкъдим белән чыгуы бик тә урынлы. Башка төбәкләр дә авыз йомып тормасын. Татар авылларының барысы да өстәлгә хәмер түгел, ә тәм-том гына куйсыннар.
Әнә бит Кукмара районы Аш-Буҗи авылындагы кибетләрдә бөтенләй аракы сатылмый. Хәмер эчмичә үлмиләр дә, үпкәләүчеләр дә юк. Авылга аракы кермәскә тиеш дигән канун ниндидер бер традициягә әверелгән. Ул канунны имамнары Мансур хәзрәт керткән. Кибеттән-кибеткә йөреп, аракы сатмагыз, дигән фикерен җиткергән. Дөрес, баштарак күпләргә сәеррәк тоелган бу, әмма авылның лидерына колак салганнар бит.
Димәк, барысы да үзебездән тора. Әгәр бүген оештыручылар, спиртлы эчемлекләрне өстәлгә куймыйбыз, дип карар кыла икән, аларны шешә куймаган өчен берәү дә орышмаячак. Сугыштагы унисигез-егерме яшьлек егет-кызларның традициясенә әйләнгән “фронттагы йөз грамм”ны сиксән-туксан яшьлек әби-бабайга тагып булмый бит инде.
“Бүген Төмән мөфтиенең сөрән салуы нигә кирәк? – ди “Хәтер” мәчетенең имамы Харис хәзрәт Салихҗан. – Бу фикерне моннан егерме ел элек әйтергә кирәк иде. Ветераннар үлеп бетте бит инде. Янгын чыкканнан соң кычкыру нәрсәгә кирәк?”
Харис хәзрәт үзе дә сугышның утын-суын кичкән кеше. “Фронтта йөз грамм салып кую бар иде, – ди ул. – Әмма мин эчмәдем. Менә шулай Дунайны кичкәндә муеннан суда йөздек. Яр буена чыктык. Барыбыз да калтырый, чыдап булмаслык салкын. Егетләргә йөз грамм аракы салып бирә башладылар. Командирга: “Мин – мөселман, эчмим”, – дим. “Коръәнне белмисең икән, – диде ул. – Анда бит гомереңне саклап калу өчен спиртлы эчемлекләр эчәргә дә, дуңгыз ите дә ашарга ярый диелгән“. Үлмәс өчен йөз грамм салып куйдым. Ә Коръәндә җан саклап калу өчен эчәргә дә, дуңгыз ите ашарга да ярый диелгән аять бар.
Харис хәзрәт әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгында Җиңү көненә багышлап бәйрәмнәр уздыралар, өстәлгә спиртлы эчемлекләр куялар икән. “Куймагыз, дип кисәткәнегез булдымы соң?” – дип кызыксынам.
– Мәчеттә хәмергә багышлаган вәгазьләр күп сөйләнә, – ди хәзрәт. – Әмма ветераннар бәйрәмендә андый фикер әйтергә хакым юк. Исламда көчләү юк бит.
Бүген әллә нинди тузга язмаган традицияләр уйлап чыгарабыз да шуңа тугрылыклы булып калырга тиеш дип уйлыйбыз. Ярар, фронтта йөз грамм эчелгәндер, ә аны бит өстәлгә куярга кирәк дигән традиция юк лабаса. Православие динендә дә кеше үлгәч аракы эчәргә дигән бернинди дә канун булмаган. Кешеләр аны үзләре уйлап чыгарган. Мәет өстендә аракы эчү бөтенләй тыелган. Россиядә революциягә кадәр шулай булган да. Икенче Бөтендөнья сугышында үлгәннәрне хәмер эчеп озату ниндидер бер йолага әверелеп киткән. Бүген кабердә эчеп утыру – сугыш кыйпылчыклары.
Әнә шул язылмаган кануннардан чынбарлыкка, тугры динебезгә кайту – дин әһелләребезнең бурычы. Алар фикерләрен җиткереп, һәрдаим аңлатып тормаса, халык яңа традицияләр уйлап табачак. Чөнки динебезнең тамырына балта чапкан чорлардан яңадан асылыбызга кайту өчен нәкъ менә дин әһелләренең кыйблабызны турылап торуы зарур.