|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2008 Җәмгыять
АЕКЛАР ӨЧЕН ЯҢА ЕЛ ТОСТЫБу ел башын хәтерлисезме? Әле генә Дәүләт Думасын сайлаган идек, инде Россия Президенты сайлауларын да көтеп яши башладык. Дөрес, ил җитәкчесе кем булачагы инде шик уятмый иде, шулай да элеккеге һәм яңа президентларның ничек итеп бергә эшләүләрен бик күрәсе килде. Бүгенгә кадәр президентның премьер-министрга каршы чыкканы әле сизелмәде. Әмма Путинның, "Бердәм Россия"гә кермичә генә, бу партияне җитәкләргә теләвеннән күренгәнчә, ул үз "дәвамчысына" ышанып бетмәде, шуңа күрә закон чыгару хакимиятен тулысынча үз кулына алды. Медведев сайлау алды кампаниясендә илдә демократияне ныгытачагына ышандырды. Ләкин аның, "гыйффәтле" Конституциябезне үзгәртергә тотынып, Президент һәм Дума вәкаләтләрен арттыруын Россиядә демократияне үстерү дип бәяләү авыр шул. Аның каравы быел халыкта ватанпәрвәрлек хисләре ташып торды. Моңа, иң беренче чиратта, инде күптәннән күрелмәгән уңышларга ирешкән спортчыларыбыз сәбәп булды. Россиянең тышкы сәясәттә үзен агрессив тотуы һәм бигрәк тә Кавказдагы канкоеш исә бу хисләрне арттырып та җибәрде. Сугыш нәтиҗәсендә Россия һәм Никарагуа Көньяк Осетия һәм Абхазия дигән ике дәүләтнең мөстәкыйльлеген таныды. Ә февральдә дөнья картасында Косово дигән яңа дәүләтнең дә барлыкка килүен исәпкә алсаң, бу вакыйгалар бәйсезлек турында хыялланган башка халыкларда да яңа өметләр уятты. Кавказдагы сугышның тагын бер нәтиҗәсе – Россиянең НАТО илләре һәм бигрәк тә АКШ белән кискен каршылыкка керүе. Ул көннәрдә кабат "салкын сугыш" ихтималы турында сөйли башладылар. Ләкин шуннан соң күпкә зуррак куркыныч килеп туды – кризис! Бөтен дөньяның бүген әнә шул кризистан коты алынып тора. Хәтта, кечкенә балалар киреләнә башласа: "Әнә Кризис килә!" – дип кенә куркытып тынычландыралар икән.
Бүтән халыкара вакыйгаларга килгәндә, без әле "Америкада сайлау алды кампаниясе" дигән ике елга сузылган озак "сериал"дан соң АКШ Президенты итеп Барак Обаманың сайлануына бик нык сөендек. Ни өчен икәнлеген әле дә аңлый алмыйм: күрәсең, аның негр булуы аркасындадыр инде…
Йоклап яткан кешене, бу исәнме, дип төртеп караган кебек, татарны да быел шулай берничә тапкыр төрткәләделәр. Бу, беренчедән, мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентының сызып ташлану мәсьәләсендә чагылды. Татарның акылы төштән соң: үзебез сайлап куйган депутатларыбыз бу закон өчен тавыш биреп, Путин кул куйганнан соң, компонентны кире кайтару өчен көрәш башладык. Аның иң кызган чагы 18 ноябрьгә туры килә: анда республика Президенты Минтимер Шәймиев мондый стандартларны бернинди шартларда да кабул итә алмаячагыбызны бик кискен формада белдерде. Лицейларда укыткан төрек мөгаллимнәренең һәм тәрбиячеләренең республикадан көчләп озатылуы, Тукай яшәгән "Болгар номерлары"ның җәмәгатьчелек белән киңәшмичә сүтеп ташлануы өчен дә "Ватаным Татарстан" газетасы укучылары белән бергә бик нык борчылды.
Универсиада уздырырга атлыгып торган Казанга бу мөмкинлекне быел, ниһаять, бүләк иттеләр. Без хәзер элекке заманнардагы кебек биш елга алдан план куеп, Универсиада-2013 кә әзерләнәбез. Ул безгә бик кирәк диделәр, чөнки бу ярыш башкалабызны бөтен дөньяга танытачак икән. Ә менә "Рубин", быел Россия чемпионы булып (йә Ходаем, моңа әле дә ышанып бетеп булмый ла!), Универсиададан да популяррак бәйгедә – Чемпионнар Лигасында чыгыш ясап, Казанны киләсе елда ук бөтен Европага танытачак. Татарстанда 2008 елның иң мөһим вакыйгалары арасына мин республика Президентының "үлүе" турындагы имеш-мимешләрне дә кертер идем. Бу дулкынландыргыч көннәрдә без Минтимер Шәймиевтән башка яшәп булмаганлыгын тагын бер кат аңладык бит!
2008 елда нинди даһиларыбыз тугандыр – анысын әлегә белеп булмый, тик быел үлем-китем шактый булуын әйтми мөмкин түгел. Рәшит Ягъфәров, Роберт Әхмәтҗанов, Харрас Әюпов, Наил Әюпов, Мәгъсүм Хуҗин, Алмаз Монасыйпов, Мирза Мәхмүтов, Марс Шабаев, Ринат Фәрдиев һәм татар халкына хезмәт иткән башка күренекле шәхесләребез фани дөнья белән бәхилләште. Бөтен ил халкына кушылып, Александр Абдулов, Михаил Пуговкин, Нонна Мордюкова, Мөслим Магомаев вафаты уңаеннан да кайгы уртаклаштык.
Кем әйтмешли, үлем ул – туу кебек үк, тормышның бер өлеше генә. Безгә исән калырга язган икән, димәк, тормыш әле дәвам итә – 2009 елга керәбез... Яңа ел белән!
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|