08.05.2013 Мәдәният
Альбина Гайзуллина: «Рольләрем төшемә керә»
Матур кеше белəн матурлык турында сөйлəшми буламыни? Г.Кариев театры артисткасы Альбина Гайзуллина белəн дə матурлык серлəре турында сүз куерттык. Бала тəрбиялəүгə кагылышлы киңəшлəрне дə урап узмадык. Альбина ире Рөстəм Гайзуллин (К.Тинчурин театры артисты) белəн ике малай үстерə. Бу киңəшлəргə игътибар бирмəү ярамас, яңа театр династиясен булдырырлык егетлəрне тəрбиялəүче əни бит ул!
«Хатын-кыз һəрчакта да чиста-пөхтə, гүзəл булырга тиеш. Аны күрүгə кəеф күтəрелергə, күз сөенергə тиеш. Лəкин тышкы кыяфəт белəн генə ерак китеп булмый, хатын-кызның эчке дөньясы да гүзəл булсын иде. Акыл, зирəклек, уйлап эш итү – болар барысы да хатын-кызга хас сыйфатлар. Нəкъ менə шушы сыйфатлар хатын-кызны бизи дип уйлыйм.
Хатын-кызны чəчəккə тиңлəр идем. Роза чəчəклəренə исем китми, лилия чəчəклəрен яратам. Үземне дə лилия чəчкəсе итеп күзаллыйм».
«Дөнья булгач, мəшəкатьлəре дə төрле. Ике малай үстерəбез, аларны бакчага илтергə, алып кайтырга кирəк, өйне дə карыйсы бар. Ə бит шушы мəшəкатьлəрдəн арынып сəхнəгə чыгарга, бар дөньяны онытып спектакль уйнарга кирəк була. Шушындый тыгыз график белəн яшəүчелəргə һəр нəрсəгə дə өлгерер өчен мин кичтəн үк иртəге көнне планлаштырып куярга киңəш итəр идем. Үзем иртəгəмнең һəр минутын уйларга тырышам: ничəдə чыгып китəсен, ничəгə барып өлгерəсен. Спектакль уйныйсы көнне юлда ук ролемне уйлап барам. Кайчакта рольлəрем хəтта төшемə керə».
«Ир балага беренче чиратта əти тəрбиясе кирəк дип саныйм. Улларым нишлəргə генə телəсəлəр дə, башта əтилəреннəн рөхсəт соратам. Икесе дə ир бала булгангамы, улларыбыз бик дус. Яшь аралары да зур булмагач, бер-берсен яхшы аңлыйлар. Кичлəрен алар безне диванга тезеп утырталар да «концерт» куялар. Эстрада җырчыларын исемлəп белəлəр, нəкъ алар кебек кыланалар, бөтен җырларын җырлыйлар, үз-үзлəрен «сəхнə»гə чакырып чыгаралар, кул чаптыралар! Мəш килəлəр!
Үскəчрəк улларыбызны төрле түгəрəклəргə йөртербез, дип хыялланабыз. Малайлар тəрбиялəгəндə иң мөһиме буш вакыт калдырмаска кирəк, дип уйлыйбыз».
«Хатын-кыз ул берьюлы ашарга да пешерə, телефоннан да сөйлəшə, шул ук вакытта телевизор кабызып берəр рецепт язып алырга да өлгерə. Ə ирлəр бераз хатыннарына салынган, иркəрəк, салмаграк булалар, ике эшне берьюлы эшли алмыйлар. Тормыш башлаганда шушы үзенчəлеклəрне истə тоту кирəктер. Вазыйфаларны төгəл билгелəргə дə, юк-барга тавыш чыгармаска, бер-береңнең кəефен кырмаска. Менə, мəсəлəн, йорт – минем өстə, ə ирем Рөстəм эшли – əле съемкада, əле сəхнəдə. Өйдə иремнең бердəнбер вазыйфасы – чүп ташлау. Биш тапкыр əйткəннəн соң ул аны алып чыгып ташлар... бəлки».
«Кеше белəн танышканда иң беренче чиратта аның күзлəрен күреп аласың. Хатын-кызның да матурлыгы, беренче чиратта, күзлəрендə чагыладыр, моңа зур игътибар бирергə кирəк. Туташларның тагын бер байлыгы – озын чəч. Театр училищесына кергəндə мин кыска челка йөртə идем. Чəчем «под каре» кистерелгəн, мин аны хна белəн уттай янып торган җирəн төскə буйый идем. Образым шундый иде. Укырга кергəч, мастерыбыз Тəслимə Хəнəфовна Фəйзуллина безгə: «Актрисаның тышкы кыяфəте матур булырга тиеш. Матур булыр өчен йөзегез ачык, чəчегез озын булсын», диде. Без, курстагы кызлар, ике ел буе чəч үстердек. Аннан соң кайсыбыз түзмəде – кистерде, кайсыбыз башка төскə буяды. Ə мин ул вакытны курсташым һəм булачак ирем Рөстəм белəн йөри башлаган идем. Рөстəм миңа чəчне кистерергə дə, буярга да рөхсəт итмəде. Чəчем билемə кадəр төшеп җитте! Туй ясар вакытыбыз җитте – чəч төсем ошамый, үзгəртəсе килə. Рөстəмне озак кына үгетлəгəч күндердем – чəчне чем карага буяп куйдым... Шаккаткыч булды ул! Хəзер андый экспериментлар ясамыйм, табигый төсемне саклыйм. Чəчем сəламəт булсын, ялтырап торсын өчен ике атнага бер маска ясарга тырышам. Майонездан бик гади маска ясап була. Ярты уч чамасы майонезга бераз зəйтүн мае кушып чəчкə сыларга. Иң мөһиме масканы чəч төплəренə сеңдерергə. Шуннан чəчлəрне пакет белəн төреп бер 15 минут тотканнан соң юып төшерергə».
Блиц-киңәшләр
Карарга: комедиялəр, мелодрамалар, һинд фильмнарын, театраль премьераларны.
Укырга: Т.Миңнуллин пьесаларын, А.Пушкинның мəхəббəт лирикасын.
Тыңларга: Раяз Фасыйховны, Асылъярны, «Казан егетлəре»н, «Болгар» радиосыннан ирем сөйлəгəнне, улларым куйган «кичке концерт»ларны!
Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 4 |