30.04.2013 Мәгариф
Бакча кыйммәтләнә, бурычлар арта
Татарстандагы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары бюджетка 32 миллион сум бурычлы. Республика финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, быелның өч аенда әҗәтнең күләме 2,5 тапкыр үскән.
Әйтергә кирәк, 2013 елның башында Татарстанда балалар бакчалары өчен түләү 300-700 сумга арткан. Күрәсең, ул ата-аналарның кесәсенә шактый суккандыр.
Радик Гайзатуллин искәртеп узганча, бер баланы ай буе бакчага йөртү якынча 7 мең сумга төшә (уртача күрсәткеч). Шул ук вакытта чыгымнарның зур өлешен (6,1 мең сум) бюджет үз өстенә ала. Ә калганын ата-аналар түләргә тиеш. Әмма, министр сүзләренчә, алардан акча соңга калып керә. Шуңа да ведомство башлыгы муниципалитетларга ата-аналардан әҗәтләрен түләтү буенча чаралар күрүне, шулай ук алга таба андый проблемага юл куймауны сорап мөрәҗәгать итте.
Казан (17 млн сум), Әлмәт районы (1 млн нан артык), Нурлат (670 мең сумнан артык), Түбән Кама (570 мең сумнан артык), Яшел Үзән (430 мең сумнан артык) ата-аналарының әҗәте аеруча зур. Сарман районы ата-аналарының бюджетка - 300 мең, Сабада – 260 мең, Лаешта - 250 мең, Алексеевскида 220 мең сумнан артык бурычы бар.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегендә әлеге вәзгыятьне шәрехләүдән баш тарттылар. Урыннарда да бу темага теләмичә генә сөйләшәләр, “ата-аналар ягыннан тоткарлыклар юк”, булса да “зур күләмдә түгел” дип белдерәләр. Без мондый җавапны Алабуга, Әлмәт һәм Теләче районнарының мәктәпкәчә белем бирү бүлекләреннән алдык.
Мәгариф өлкәсе җитәкчеләре бурыч, кагыйдә буларак, техник сәбәпләр аркасында килеп чыга дип ышандыра. Әйтик, почта акрын эшләү (түләнгән квитанцияләр бер айдан соң гына килеп җитә) яки банк хезмәткәрләренең хаталары аркасында (түләү турындагы квитанцияләр балалар бакчасының номеры һәм баланың фамилиясе язылмаган килеш алына). Мәгариф идарәләре һәм бүлекләрендә эшләүчеләр ата-аналарның әҗәтләре – гадәти хәл һәм аларны балалар бакчалары өчен түләүнең артуы белән бәйләп карарга кирәкми дип ышандыра.
Чынлыкта бу әҗәт тә түгел, бары акча килеп җитмәү генә, - ди Казан мәгариф идарәсенең план-икътисади бүлеге башлыгы Лилия Башаркина. – Өч айның нәтиҗәләренә карап кына ниндидер проблема турында сөйләү дөрес түгел. 9 ай, иң яхшысы бер елда алынган нәтиҗәләр буенча гына тулырак картинаны күзаллап була. Әйтик, 2012 ел йомгаклары буенча да без хәтта дебетта калдык – ягъни, ата-аналар артык акча түләгән булып чыкты. 2013 елның беренче өч аенда ата-аналарның бурычлары турында сөйләгәндә, гыйнварның бу уңайдан бик проблемалы ай икәнен истә тоту зарур, чөнки Яңа ел каникулларына бәйле рәвештә, күпләр балаларын бакчага йөртми һәм түләми. Еш кына ата-аналар түләүне кичектерә, аннары берьюлы өч ай өчен түли... Мин Казанда бурычның күпме өлеше техник сәбәпләр аркасында тупланганлыгын әйтә алмыйм: моның өчен һәр квитанцияне анализларга кирәк, ә бездә 56 мең бала тәрбияләнә.
Түбән Каманың үзендә бакча өчен түләүгә бәйле проблемалар юк, ә менә районда бар, - дип белдерде Түбән Каманың мәктәпкәчә белем бирү идарәсенең ата-аналар бүлеге башлыгы Сирень Мәҗитова. – Тик тоткарлык, кагыйдә буларак, бер айдан артмый һәм ата-аналар аңлатканча, бу аларның хезмәт хакы кичектерелүгә бәйле.