30.04.2013 Мәгариф
Без, без, без идек, без укытучы идек
Евгений Ширяев – укытучылар нәселеннән. Аның әнисе дә, әби-бабасы да, әби-бабасының әби-бабасы да, аларының ерак бабалары да гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган. “Исәпләсәң, безнең укытучылар династиясенә 500ләп ел бардыр”, – ди Евгений уены-чыны белән бергә.
Апаларының, абыйларының, җизнәләренең һәм башка бик күп туганнарының да мөгаллимнәр булуын исәпкә алганда, бу гаиләнең “укытучылык стажы” хезмәт юлы, чыннан да, биш гасырга җыела торгандыр...
Акбур – искелек билгесе
28 яшендә генә булуына да карамастан, Евгений Ширяев менә инде елдан артык Югары Ослан районының Макулово урта мәктәбе директоры булып эшли. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлап, бирегә физика-информатика укытырга килгән яшь егетне тиз күреп алалар. Лаеклы ялга китеп барган элекке мәктәп җитәкчесе аны үзенә алмаш итеп калдыра.
Евгений үзенең заманча фикерләве белән мәктәп тормышын һәм уку-укыту процессын заманчалаштыру ягында. “Бүгенге укытучы кулына акбур тотып дәрес алып барырга тиеш түгел, – ди ул һәм һәр кабинетны интерактив такта белән тәэмин итүне максат итеп куя. “Әгәр элегрәк өлкәнрәк укытучылар интерактив тактага сәерсенеп караган булсалар, яшьләрнең аның ярдәмендә дәресне мавыктыргыч итеп үткәрүләрен күргәннән соң фикерләре шундук үзгәрде. Хәзер заманча такта аларга да кирәк!”
Кәгазь эше күп...
Эшли башлавына 6 ел гына вакыт узса да, Евгений Ширяев укытучы һөнәренең шактый катлаулы булуына басым ясап сөйли. “Бүген бигрәк тә авыр, – ди 2010 елда “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңү яулаган егет. – Балаларга белем бирергә вакытыбыз калмый диярлек, кирәкмәгән кәгазь эше бик күп, гәрчә компьютерлар заманында яшәсәк тә”. Шулай да аның үз эшен бик яратып башкаруы сизелә. Әнисенең, абыйсының, әби-бабасының балаларга тәрбия һәм белем бирүен күреп үскән балада ул шулай булырга тиештер дә. Үзе дә бит әнә: “Без энем белән мәктәптә үстек”, – дип шаяртып искә ала. Энесе Александр да 5 гасырлык мөгаллимнәр династиясенә хыянәт итмәгән – Яр буе Морквашы авылы мәктәбендә математика, информатика фәннәрен укыта.
– Мәктәпне тәмамлаганда, укуны дәвам иттерү турында сүз чыккач өйдәгеләр: “Педка гына бармагыз!” – дип кырт киссәләр дә, язмыш безне барыбер мөгаллимлек юлына китереп чыгарды, – дип сөйли Евгений. – Баштарак минем хыялым әтием кебек ветеринар булу иде, аннары фикеремне үзгәртергә туры килде. Энем дә миннән калышмаска уйлады, ахрысы!
Егетләрнең әниләре Марина Михайловна да укытучы юлына очраклы кереп китә. Аның беренче белгечлеге тормыш иптәшенеке төсле – ветеринар. Тик бер авылда ике мал табибы кирәк булмаганга, аны мәктәпкә терлекчелек нигезләре фәнен укытырга дәшәләр. Шунда эшләгәндә ул читтән торып педагогик белем ала һәм бүгенгәчә биология-география укытучысы булып эшли. “Мөгаллимлек чире” бу гаиләнең канына сеңгән, күрәсең. Борма-борма юллар аша булса да, һәркайсы үз тормышын барыбер мәктәп, балалар белән бәйли.
Әти җавабы
Ширяевлар гаиләсе үзләренең нәсел җепләрен ерак буыннарга кадәр белә. Архивларда утырып, алар борынгы бабаларының чиркәүдә эшләп балаларга белем бирүен ачыклаганнар. Әлегәчә берсенең дә үз һөнәренә хыянәт иткәне булмаган.
– Балаларыгызның да укытучы һөнәрен сайлавын теләр идегезме? – дигән соравыма Евгений:
– Һәрхәлдә, каршы килмәячәкмен. Олы кызым булыр да шикелле. Үзенә өч кенә яшь булса да балалар бакчасында үзен чын тәрбияче итеп тота: яшьтәшләрен тезеп бастыра, утырта, кул-битләрен юа, нәрсәдер өйрәткән була. Ә менә тормыш иптәшемнең укытучы булмавына шөкер итәм. Аның белгечлеге туризмга бәйле. Хәзерге вакытта кечкенә бала белән өйдә утыра.
– Авыл җирендә аңа үз һөнәре буенча эш табуы кыен булыр инде, язмыш дигәнегез аны да мәктәп бусагасына китермәсме? – дип сорыйм.
– Юк! Эшсез калыр дип уйламыйм, – дип кырт кисте Евгений. – Хәер, бар да Ходай кулында...