поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.04.2013 Җәмгыять

Алай түгел, болай ул

Ярдәмгә мохтаҗ балаларга карата кызык мөнәсәбәт хәзер безнең илдә: балалар йортындагыларны кемгә ничек итеп тәрбиягә биреп бетерергә белмиләр, шул ук вакытта кайбер гаиләләрдән нарасыйларны тартып алулар да ешайды. Ата-анасы барып чыккан эчкече гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне алуны аңларга мөмкин әле. Ә бит яшәү шартлары туры килми дигән сылтау белән, нормаль гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан, туганнарыннан мәҗбүри тартып алу очраклары да җитәрлек.

Әйтерсең лә, балалар йортындагы яхшы кием, урын-җир, калорияле азык гаилә җылысын алмаштыра ала. Язмыш сынавына дучар булган әлеге балаларның теләге белән дә хисаплашып тормыйлар теге опека һәм попечительлек бүлекләрендә эшләүче ханымнар: балалар йортына барасың киләме-юкмы дип сорау юк.

“Пусть говорят” тапшыруында бу темага әллә ничә сюжет күрсәтелде инде. Тормышлары ярлырак булган өчен генә балалары тартып алынган аналарны, үзләре тәрбиясендәге оныкларын биреп җибәрергә мәҗбүр булган әби-бабайларны, ятим калган энесеңелләрен җан-фәрман туган йорттан аермаска, аларны үзе тәрбияләргә тырышкан өлкән балаларны аңларга мөмкин. Бит һәркемнең дә суыткычы бертөрле генә була алмый: тулып та тора ул, кайчак саега да. Кием-салым да, урын-җир дә, норма буенча тиешле квадрат метрлар да җитеп бетми. Балаларны гаилә җылысыннан аерыр өчен генә нигә ул күрсәткечләрне тикшерә башлыйлардыр? Соң алайса, хөкүмәт бик кайгыртучан икән, балалар үсүче барлык гаиләләрне дә кайгыртырга кирәктер. Ипотекага баткан кайсы гына яшь гаиләдә ул квадрат метрлар нормага туры килә дә, кайсысының гына балаларына даими рәвештә витаминлы җиләк-җимеш ашатып торырга хәленнән килә икән? Менә безнең сугыштан соң туган буын гади азыклар белән тыйнак кына тукланып, абый-апалардан калган ямалган кием киеп үсте. Җиләк-җимеш төшкә дә кермәде. Шулай да безнең буын сау-сәламәт – малайлары армиядә хезмәт итәрлек, кызлары бер авырлыксыз гаилә тормышы алып барырлык булып җитеште. Ул чорда дөм ятим калган бик сирәкләр генә балалар йортында тәрбияләнде. Бөек Ватан сугышында алган яраларыннан вакытсыз үлеп киткән ирләрнең хатыннары ялгыз гына бишәр-алтышар бала үстерделәр, әби-бабай, туганнары тәрбиясенә калганнар да байтак иде. Кайчак уйланып куям: әле ярый без үскәндә әлеге опека һәм попечительлек бүлекләре булмаган, югыйсә, авылыбызның барлык бала-чагасын җыеп, балалар йортына алып китәсе булганнар бит! Кемнең генә тормышы тиешле шартларга җавап бирде икән ул чорларда? Безнең буынның бәхете – гаиләләрдә тәрбияләнүдә иде. Тулы гаиләме ул, түгелме – мөһим түгел. Иң мөһиме – балаларның кешеләр белән аралашып, тормышны өйрәнеп, физик эшләргә күнегеп үсүе. Бу исә һәр яшүсмернең киләчәгенең нигезе булып тора.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә балигъ булгач олы тормышка кереп китүе авыр, әлбәттә. Шуңа күрә дә соңгы берничә елда тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең артканнан-арта баруы куанычлы күренеш. Әмма бу процесс җиңел генә бармый шул. Җәмгыятебездә тәрбиягә бала алучыларга карата тиешле караш формалашмаган әле. Нигәдер балаларны акча өчен алалар дип уйлаучылар күбрәк. Ә бит чынлыкта тәрбиягә алган балалар пособиесе ярдәмендә капитал туплау мөмкин түгел, чөнки бирелгән акчаның һәр тиене өчен исәп-хисап тотасы. Закон нигезендә, хөкүмәт тарафыннан бирелгән акча балага тулаем тотылып бетәргә тиеш. Шуңа күрә дә тәрбиягә бала алганнар кибеттән нәрсә генә сатып алсалар да, чекларны җыеп баралар икән. Алай гына да түгел, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында капыл гына килеп кереп, суыткычлардагы ризыкларны, урын-җирне тикшерә башлыйлар икән. Әле балаларны аерым бүлмәгә берәмләп чакырып алып, тәрбиягә алучы әти-әниләрнең аларга карата мөнәсәбәтен дә ачыкларга тырышалар. Болар кагыйдәләрдә каралган гамәлләр, әлбәттә, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләрен гаепләү урынсыз. Әмма, икенче күзлектән караганда, тискәре гамәл, чөнки яңа әти-әнисенә нәрсәгәдер үпкәләгән бала моны үч алу максатында да файдаланырга мөмкин. Балалар дигәч тә, алар арасында да әллә нинди характерлылары бар бит.

Бала көченнән килгәнчә эшләп, эш тәртибен белеп үсәргә тиеш. Күрше-тирә тәрбиягә бала алучы кеше үз баласын эшләтсә моны гадәти хәл дип саный, әмма тәрбиягә алган баласына берәр эш йөкләсә, шундук шау-шу куптарырга ярата, имеш, ятимне кыерсыталар. Бу турыда матбугатта язмалар күренгәләп тора.

Төп фикерем балаларны кайчак гаиләдән урынсыз аеру турында иде. Мисал өчен бер гаилә язмышын китерәм. Моннан байтак еллар элек мин яхшы белгән бер кыз бер яшь ир белән танышты. Дөресрәге, хатыны үлеп, күкрәк баласы белән калган ир баштарак вакыт-вакыт кечкенә кызны карашырга ярдәм итүен генә үтенгән иде аннан. Тора-бара әлеге яшь иргә гашыйк булды ул, өйләнештеләр. Кечкенә кыз да аны әни дип белеп үсте. Гаиләләренә куаныч өстәп, уртак кыз бала туды. Ике бертуган кыз бик матур гына үсеп киләләр иде дә бит, бәхетсезлек кабат гаилә ишеген шакыды – ирне машина бәреп китте. Ике кызны да бергә апалы-сеңелле итеп үстерүдә иде яшь хатынның исәбе, иренең туганнары да каршы түгел иде, әмма опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре бүтәнчәрәк фикердә булып чыкты. Мәрхүм ирнең туганнарын җыеп, алты яшьлек кызны елата-елата сеңлесеннән аерып, мәҗбүри диярлек ирнең апасына тәрбиягә биреп җибәрделәр. Туганнарны аерырга ярамаганлыгын, бергә үсәргә тиешлекләрен аңларга тиешләр иде дә соң, әмма кануннар кешелеклелек хисеннән өстен чыктылар – ике кызны аердылар.

Таныш ханымны күптән түгел генә очратып, кызлары турында сорашмакчы идем дә, йә газетага язарсың дип, сөйләүдән баш тартты. Шулай да аңладым: инде җиткән кыз булып үскән өлкән кыз фатирдан өлешенә тигән акчаны сорап, дәгъва белдергән. Акча бирелгән, ике бертуган кыз арасындагы туганлык җепләре өзек, мөгаен, гомерлеккәдер. Хәер, формалаша алмаган да бит инде ул туганлык җепләре икесе ике җирдә тәрбияләнгән балалар арасында. Югыйсә, ике генә бөртек бит инде алар, бер атадан туган балалар. Кызларны гаепләү дә мөмкин түгел, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре теге вакытта мәсьәләне кешечә хәл иткәндә, бергә бер гаилә булып үскәндә, бүген кызлар аерым яшәмәсләр иде дә бит. Нишлисең, язмыш...

Балаларны тәрбиягә алу, яисә яшәгән гаиләсеннән аеру четерекле мәсьәлә. Бу проблемага караш, законнарга гына нигезләнеп, берь-яклы гына булырга тиеш тә түгелдер. Бәлки кайчак алай түгел, болай ул дип әйтә белергә дә кирәктер, ни дисәң дә, балалар язмышы, аларның киләчәге хәл ителә бит.  


Җәүдәт ХАРИСОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»