поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.04.2013 Җәмгыять

Гаилә – милләтнең нигезе яки татар гаиләсендә бала тууга мөнәсәбәт

Татарстан Республикасында хәзерге демографик вазгыятьне канәгатьләнерлек дип бәяләргә мөмкин. 2007 елның 1 гыйнварыннан «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Федераль закон һәм икенче баланы тапкан гаиләләргә Ана капиталы сертификаты тапшыру турындагы Россия Федерациясе карары гамәлгә керү, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә күпбалалы статусын бирү уңай вакыйга булды.

2012 елның 1 гыйнварыннан өченче бала туган гаиләләргә торак салу яки шәхси хуҗалык эшләре алып барыр өчен бушлай җир кишәрлекләре бирелә башлады. Социаль ярдәм чараларының уңышлы гамәлгә ашырылуы Татарстанда күзәтелгән демографик үсештә дә чагылыш тапты.

2010 елда, Татарстан дәүләт гражданлык халәте актларын теркәү хезмәте мәгълүматларына караганда, 49 512 бала дөньяга килгән, 2009 елга караганда, 2 369 балага күбрәк. 1992 елдан соң, бары тик 2011 елда гына республикада халыкның табигый үсеше күзәтелә башлый һәм 2012 елда туучылар үлүчеләрдән 9 426 кешегә артып китә (56 005 бала туа).

Болары – республика буенча күрсәткечләр. Ә татар гаиләсенең репродуктив максаты һәм халәте нинди? Бу мәкаләдә, 2008-2009 еллардагы тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, без шушы сорауга җавап бирәбез [1].

Репродуктив максатны без «Гаиләдә барлыгы ничә бала булу яхшы?» (идеаль сан), «Барлык зарури шартлар үтәлгәндә, сез ничә балагыз булуын теләр идегез?» (теләгән сан), «Сез ничә бала табарга җыенасыз?» (көтелгән сан) кебек сораулар ярдәмендә ачыкладык [2].

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, татар гаиләләре идеаль сан дип ике баланы саный (60,4%). Бу сорауга җавап кешеләрнең, бернинди тормыш халәтен һәм шәхси мәнфәгатьләрне исәпкә алмыйча, үзләре өчен иң кулай балалар саны турындагы күзаллавын бирә.

Респондентларның (ата-аналарның) гаиләдәге балаларның идеаль саны турында җаваплары



Мәктәп укучылары да балаларның идеаль саны турында шундый ук фикердә тора (59,1% – татар, 52,1% – рус). Мәктәп балаларын сораштыруда кызыклы тенденция күзәтелә: татар балаларында икенче урында өч балалы гаилә булса (17,9%), русларда – бер балалы (17,6%). Бу киләчәктә татар халкының сан ягыннан үсәчәге турында оптимистик прогноз ясарга нигез бирә.

Яшьләребезнең репродуктив максаты турындагы тикшеренүләргә караганда, татарлар урта санда (ике) һәм күпбалалылыкка (өч һәм аннан да күбрәк) йөз тота.

Мәктәп яшендәге рус һәм татар укучыларының гаиләдә баланың идеаль саны турындагы җаваплары



Мәктәп укучыларының һәм студентларның идеаль бала саны турындагы фикерләре бөтенләй тәңгәл килми. Ике балага бер үк сандагы студентлар һәм мәктәп балалары йөз тота (56,2%ка – 59,1%). Әмма татар студентларының өч бала турында хыялланулары (30,9%) мәктәп балаларыныкыннан (17,9%) 2 тапкырга югарырак. Бер бала турында уйлаучы студентлар (4,8%) мәктәп укучыларыннан (6,6%) азрак.

Татар гаиләсенең репродуктив максаты гомумроссия күрсәткечләренә караганда шактый югары. Барлык тикшеренүләрдә дә россиялеләрнең яшенә, җенесенә, гыйлем дәрәҗәсенә һәм матди халәтенә карамастан, гаилә эталоны булып ике бала саналуы күренә. Мондый гаилә тибын респондентларның яртысыннан артыгы өстен күрә (54% – рус, 60,4% – татар). Икенче урынны өч бала алып тора (23% – рус, 27,8% – татар), бер бала булуын 12% Россиядә һәм 3,7% Татарстанда яшәүче респондент өстен күрә. Шулай ук өч һәм аннан да күбрәк бала булуын республикабызда яшәүче 9% гаилә, Россиядә яшәүче 5,9% гаиләләр тели.

«Теләгән» бала саны – индивидның шәхси теләгеннән чыгып, әмма төгәл яшәү шартларын һәм шәхси тормыш юлын исәпкә алмыйча, үз гаиләсендә булдырырга теләгән бала саны. Бу күрсәткеч респондентларның репродуктив мәнфәгатьләре турында төгәлрәк бәяләмә бирә.

Сораштырылган татар студентларының күбесе (55,8%) гаиләдә ике бала булуын яхшы дип саный, 30,1% респондент – өч бала, 5,2% – бер, 4% дүрт һәм аннан да күбрәк бала булуын тели.

Идеаль сандагы кебек үк, күпчелек татар гаиләләре – ике бала (55,8%), икенче урында өч бала (30,8%) тели. Өченче урында бу күрсәткеч (4,6%) тигез бүленгән, ягъни кайбер респондентлар бер бала тели, ә кайберләре – дүрт һәм аннан да күбрәк.

Татар гаиләсендәге мәктәп балаларының, студентларның һәм ата-аналарның идеаль бала саны турындагы фикерләре



Гаиләнең матди хәленә мөнәсәбәтле татар студентларының теләгән бала саны



Күрүебезчә, бу репродуктив максат депопуляциядән котылуда гаиләләрдә бала тудыруның галимнәр исәпләгән эффектив саныннан ерак. Шулай да татар гаиләсе нигезенә җәмгыятьтәге демографик проблемаларны, һичшиксез, хәл итәрдәй күбрәк бала алып кайту теләге салынган.

Татар һәм рус студентлары ике бала булуын тели, әмма беренчеләрендә күпбалалылыкка омтылу теләге өчтән бер өлешкә күбрәк (татарларда – 30,1%, русларда – 19%) һәм бер балалылыкка ике тапкыр кимрәк (татарларда – 5,2 %, русларда – 9,8%).

Рус һәм татар студентларының теләгән балалар саны турындагы чагыштырма җаваплары



«Көтелгән» балалар саны – гаиләнең репродуктив чоры азагына кадәр планлаштырылган балалар хисабы. Бу төгәлрәк күрсәткеч, әмма реаль тормышта ул чынбарлыктагы күрсәткеч белән тәңгәл килми. Р.И.Зиннуров, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге (Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе) хатын-кызларның репродуктив халәтен өйрәнеп, көтелгән балалар санының теләгән балалар санына якын икәнлеген ачыклады [3].

Безнең татар гаиләләрен тикшерүебез Р.И.Зиннуров нәтиҗәләрен өлешчә раслый. Күпчелек татар респондентлары (53%) өчен беренче урында теләгән һәм көтелгән балалар саны – ике. Төрле шартларда респондентларның 31,5% – өч бала, 10,3% дүрт һәм аннан да күбрәк бала булуын тели. Әмма көтелгән балалар саны теләгән балалар саныннан шактый ким. Шулай итеп, 22,4% респондент бер бала булдырырга җыена, бары тик 8,3% өч бала тудырырга теләк белдерә һәм 3,6 % – өч һәм аннан да күбрәк.

Ата-аналарның теләгән һәм көтелгән балалар саны турындагы җавабы



Репродуктив максатны өйрәнеп, без гомуми күрсәткечләр буенча корреляция генә үткәреп калмадык, ә гаиләнең матди кереме, хатын-кызның гыйлем дәрәҗәсе, гаиләдәге халәте белән бәйлелеген дә тикшердек. Болар безгә гаиләләрдә аз балалылыкның сәбәпләрен һәм репродуктив максатка тәэсир иткән факторларны ачыклау мөмкинлеген бирде.

Безнең тикшерү барышында гаиләнең матди хәле буенча гына шактый аермалар булуы ачыкланды.

Татар гаиләләрендә шундый закончалык күзәтелә: никадәр матди халәт түбән, шулкадәр көтелгән балаларның саны күбрәк. Керемнең барлык категориясе өчен дә респондентларның ике балалылыкка ориентлашулары ачык­ланды. Иң зур керемле гаиләләр (20 мең сумнан күбрәк) бер балалылыкка ориентлаша. Матди яктан аз тәэмин ителгән, айлык кереме 10 мең сумнан да ким булган гаиләләр өч бала булдырырга тели.

Гаиләнең айлык матди кеременә бәйле рәвештә көтелгән балалар



Татар гаиләсенең репродуктив халәтен өйрәнгәндә, аеруча зур игътибар репродуктив мотивларны тикшерүгә бирелде. Демография фәнендә репродуктив мотивларны икътисади, социаль һәм психологик төркемнәргә бүлү кабул ителгән.

Мәскәү тикшеренүчеләренең нәтиҗәләре күрсәтүенчә, хәзерге вакытта психологик мотив (50,2%) хәлиткеч роль уйный, икенче урында – социаль мотив (27%), һәм иң азакта икътисади (19,4%) мотив тора [4].

Безнең тикшеренүләрнең дә күрсәт­кече мотивларның әһәмиятлелеге буенча Мәскәү демографлары ачыклаган нәтиҗәләр белән тулысынча диярлек тәңгәл килә. Әмма сайланган мотивларның процент чагыштырмаларында аермалар бар: психологик – 47,1%, социаль – 43,6%, икътисади 9,1% тәшкил итә.

Тикшеренүләребездә түбәндәге психологик мотивлар аеруча ачык чагылыш тапты: гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту (49,3%), үз гомереңне балалар аша озайту (48,5%), балалар – яңалык һәм шатлык чыганагы (34,3%). Шулай ук гаиләдә баланың энесе яки сеңлесе булуын теләве (9,7%), әти-әниләрнең һәм туганнарның теләкләрен исәпкә алу (6%), бердәнбер баланың үлем-китем очрагы булганда, баласыз калу куркынычы (3%) кебек мотивлар да сайланылган.

Күпчелек ата-аналар балалар тууда түбәндәге социаль мотивларны сайлап ала: яртысыннан күбрәге нәсел калдыру идеясен алга сөрә (50,7%), респондентларның өчтән береннән артыграгы (36,6%) бала тәрбияләү чын гаилә тормышы белән яшәү дип саный, респондентларның өчтән береннән кимрәге (29,9%) бала табу кешенең мораль бурычы дип фикер йөртә. Тагын түбәндәге вариантлар да сайланган: балалар мин ирешмәгәнгә ирешәчәк, дигән ышаныч (14,9%), тирә-юньдәгеләр арасында дәрәҗәне һәм хөрмәтне арттыра (4,5%), кайчагында тормыш күңелсезлекләреннән качарга ярдәм итә (3%).

Икътисади мотивлар арасында балаларның тууы бәхетле картлыкка гарантия (7%) дигән фикер өстенлек итә. Тормышны ныгыту (4,5%), йорт хуҗалыгында булышчы булу (1,5%), төрле ташламалар бирү (0,7%) кебек икътисади мотивлар бик аз респондентлар тарафыннан сайлап алынган.

Ата-аналар нинди сәбәп белән бала тудыруын күрсәткән җаваплар



Татар гаиләсендә балалар тууда икътисади мотивлар югары әһәмияткә ия түгел, беренче урынны эмоциональ-психологик мотивлар алып тора. Күпчелек респондентлар өчен татар милләтенең гореф-гадәтләренә хас булганча, үзеңне балаларда күрү, нәселеңне озайту кебек психологик һәм социаль мотивлар зуррак кыйммәткә ия. Традицион булган мотивка «балалар туу – бәхетле картлыкка гарантия» кебек икътисади мотивны да кертеп карарга мөмкин.

«...Татарлар бала картлык көнендә өметем һәм яклаучым булачак дигән фикердә» (53% – татар, 40% – рус), дип язган Н.В.Богачёваның тикшеренү нәтиҗәләре дә кызыклы. Бу – татар менталитетына хас булган күренеш. Балалар – эшләүче гаилә әгъзаларына өстәмә йөк (24% – рус, 16% – татар) һәм өстәмә тынычсызлык, стресс чыганагы (18% – рус, 11% – татар) дип, руслар, татарларга караганда, тормыш авырлыкларыннан ешрак зарлана. Шул рәвешле, Н.В.Богачёва фикеренчә, татар гаиләсендә бала образы уңайрак кабул ителә.

Хәзерге гаилә, традицион гаиләдән аермалы буларак, бала тудыруны, аларның санын, яшь аермасын алдан планлаштыра. Моның өчен балага узудан саклану чаралары яки йөклелекне кисәтә торган методлар кулланыла.

Безгә ир белән хатынның балага узудан саклану чаралары куллану турындагы фикерләре дә кызыклы булды: 51,6% респондент йөклелекне кисәтү чараларыннан файдалана, 48,4% файдаланмый.

Йөклелекне кисәтә торган чаралардан файдалану, бер яктан – матди кыенлыкларга (торак шартлары начар – 20%, күп бала үстерергә акча юк – 11,3%), икенче яктан, сәламәтлек начар булуга бәйле (20%). Шулай ук кайбер респондентлар (12,5%) йөклелекне кисәтә торган чараларны куллануны күп бала тәрбияләргә вакыт һәм көч булмауга бәйләп аңлата.

Гаиләнең матди хәле никадәр яхшырак булса, шуның кадәр респондент көтелмәгән балага узудан саклана. Әйтик, күп респондентларның гаилә кереме 20 001-50 000 сум булса – 66,7% гаилә һәм 10 001-20 000 булса, 57,7% гаилә балага узудан саклана торган чаралардан файдалана. Матди ягы кыенрак гаилә йөклелекне кисәтә торган чараларны азрак куллана. Шулай итеп, алда ук билгеләнгәнчә, күпкеремле гаиләләр аз балага йөз тота. Әлеге сорауга җаваплар янәдән бер тапкыр бу нәтиҗәне дәлилли.

Сораштырылган күп кенә татар хатын-кызларының (30,6%) бар гомерләре буена 2 йөклелек очрагы булган, 20,1% – өч йөклелек, 13,4% – дүрт йөклелек, 8,9% – биш һәм аннан да күбрәк йөклелек.

Гомер буена йөклелекнең саны



Респондентларның беренче йөк­лелеге күп очракта исән бала тудыру белән төгәлләнгән (82,1%). Әмма бала төшү белән тәмамланган очраклар да бар (8,1%), үле бала туу очрагы – 3,3%. Бер өлеш респондентлар өчен беренче балага узу көтелмәгән булган һәм ясалма аборт белән төгәлләнгән (2,4%).

Икенче балага узу, беренчесе кебек үк, күпчелек респондентларның (63,3%) исән бала туу белән төгәлләнгән, әмма шактый респондентлар (20,4%) төрле сәбәп аркасында ясалма аборт ясаткан. Бала төшү очрагы – 6,1%, үле бала туу 1% теркәлгән.

Гаиләнең кереме һәм балага узудан саклану чараларыннан файдалану



Өченче йөклелек күп респондентлар өчен исән бала туу белән төгәлләнгән (59,6%), әмма ясалма абортның саны алдагы күрсәткечләрдән шактый югары (24,6%). Бала төшү очрагы – 7%, үле бала туу 1,8% теркәлгән.

Нәтиҗәдә, йөклелек никадәр күб­рәк булган саен, ясалма абортның да шул дәрәҗәдә күп булуы күренә. Дүр­тенче йөклелек күп респондентлар өчен (53,3%) аборт белән төгәлләнгән, бары тик дүрттән беренең (26,7%) генә исән баласы туган, 6,7% бала төшкән.

Шулай итеп, диннең тыюына да карамастан, күпчелек татар хатын-кызлары һәм ирләре йөклелекне өзү яклы һәм, балага узудан саклана торган чаралардан файдаланып, бала тууны көйли. Болар татар гаиләсендә дини традицияләрнең үтәлмәве турында сөйли.

Респондентларның гаиләләрендәге балалар саны да демографик тикшеренүләрдә шактый әһәмияткә ия. Р.И.Зиннуров башкарган тикшеренүләрдән күренгәнчә, Түбән Новгородта бер татар гаиләсендәге балаларның реаль саны – 1,24. Татарстанда бу күр­сәткеч – 1,65, Удмуртиядә – 1,52.

Гомумән, Россия буенча бер гаиләгә туры килгән бала саны 1,34кә тигез. Безнең тикшеренүләребез буенча, татар гаиләсендәге уртача бала саны 1,87гә тигез. Шулай итеп, татар гаиләсендәге балаларның реаль саны, гомумроссия күрсәткечләренә караганда, шактый югары. Хәтта Мордовия Республикасында да күпбалалы гаиләләр татар гаиләләре икәнлеге ачыкланды.

Татар гаиләсендәге балаларның реаль санының хатын-кыз гыйлеме дәрәҗәсенә бәйлелеге



Без тикшергән шактый респондентларның (59%) гаиләсендә ике бала бар, 29,9% бер бала тәрбияли, 7,5% гаиләнең – өч баласы, 2,2% гаиләнең өч һәм аннан да күбрәк баласы бар. Бары тик 1,5%ның гына баласы юк.

Гаиләдә балалар саны хатын-кызларның гыйлем дәрәҗәсенә дә бәйле. Хатын-кызның гыйлем дәрәҗәсе никадәр югары булса, аның гаиләсендәге бала саны шулкадәр аз. Урта һәм урта махсус белемле хатын-кызларның (64%) гаиләсендә ике бала, 6%ында өч бала, 2%ында дүрт һәм аннан да күбрәк бала. Бер бала тәрбияләү югары белемле хатын-кызларда күбрәк күзәтелә (34,6%).

Шулай итеп, югары белемле хатын-кыз азрак бала таба, чөнки аңа гаилә эшләре белән генә шөгыльләнү икътисади яктан файдалы түгел.

Бүгенге шартларда милли гаилә институты, гаилә әгъзалары сөйләшә торган туган тел, яшәп килгән милли һәм дини традицияләр, милли рухтагы тәрбия, туган-тумачалар белән аралашу – болар барысы да татар милләтен саклауга хезмәт итә. Милләт яшәеше һәм үсеше өчен иң мөһим шартларның берсе булып татарларның саны арту тора. Без укучыларга тәкъдим иткән мәкаләдә демографик торыш белән бәйле кайбер факторларны ачыкладык. Бер яктан алганда, татар гаиләләре хәл итә торган күптөрле һәм катлаулы мәсьәләләр башка милләт гаиләләрендәге кебек үк, әмма шул ук вакытта кайбер аерымлыклар да күзәтелә. Безнең ачышларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – республикабызда көн итүче милләттәшләребез арасында балаларның саны артуга уңай караш яшәү.

Гаиләләре булган күпчелек респондентның ике балага йөз тотканлыгы билгеле булды, икенче урында өч бала алып кайтып, аларны тәрбияләргә теләүчеләр тора. Гомумән алганда исә, күпчелек татарлар урта һәм азсанлы гаиләләрне өстен күрә. Ләкин билгеле шартлар тудырылганда, алар милли аңда салынган күбрәк бала алып кайту потенциалын тормышка ашырырга мөмкин. 2012 елда республикада балалар тууның артуы шушы уңай үзгәрешләрнең мөһим чагылышы, дип әйтергә була. Шунысы да мөһим: татар гаиләләрендә беренче планда матди факторлар түгел, ә хисси факторлар мөһим урын алып тора. Респондентлар балаларында үзләренең дәвамчыларын күрә, аларны милли рухта, милли традицияләргә нигезләнеп тәрбияләргә, балаларына тормыш тәҗрибәсен тапшырырга омтыла. Димәк, илдә алып барылган демографик сәясәт матди шартларны кайгырту белән генә чикләнмәскә, яшь буында күпбалалы гаиләләр булдырып яшәү теләген үстерү, кешеләр аңында баланың чыннан да иң югары кыйммәт булуын ныгыту мәсьәләләрен күз уңына куярга тиеш була.

Искәрмәләр

1. 2008-2009 елларда татар гаиләсен тикшерү берничә этапта узды. Беренче этапта (2008 елда) яшьләрдән сораштыру үткәрелде (Татарстан Республикасындагы мәктәп һәм гимназияләрнең югары класс укучылары). Сораштыруда Казан каласының 9, 51, 72, 139 нчы мәктәп һәм 2, 4 нче татар гимназияләре, шулай ук Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәре, Алабуга, Мамадыш, Саба, Югары Ослан районнары мәктәп укучылары катнашты (447 кеше). Икенче этапта (2008 ел) студент яшьләр өйрәнелде (Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы район һәм шәһәр югары уку йортлары студентлары). Сораштыруда хәзерге Казан федераль университеты составында булган В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, аның Яр Чаллы филиалы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе һәм Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары катнашты (447 кеше). Өченче этапта 18-35 яшьләр аралыгындагы Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга калаларында һәм төрле район авылларында яшәүче парлар өйрәнелде (450 кеше). 2009 елда үткәрелгән дүртенче этапта Казан шәһәрендәге татар гаиләләре анкета ярдәмендә өйрәнелде (450 анкетадан 397 се калды). Тикшерү өчен бер һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр сайлап алынды.

2. Социология семьи: Учебник / Под ред. проф. А.И.Антонова. М: ИНФРА-М, 2007. – С.377.

3. Зинурова Р.И. Этнокультурные и конфессиональные особенности репродуктивного поведения женщин в регионах Российской Федерации (Республика Татарстан, Республика Удмуртия, Нижегородская область) // Этносоциологические исследования в Республике Татарстан: Сб.науч. статей / Сост. и ред. Р.Н.Мусина, Л.В.Сагитова. – Казань, 2008. – С.241-259.

4. Антонов А.И., Медков В.М. Условия жизни и линии репродуктивного поведения городской семьи // Фамилистические исследования. Том 2: Миллион мнений о семье и о себе: сборник / Отв. ред. А.И.Антонов. – М.: КДУ, 2009. – С.60.

Кушымта

2012 елда 1 нче һәм аннан соң туган балалар – процентларда



40%гаиләдә 1 нче бала
10% гаиләдә 2 нче бала
3%гаиләдә 3 нче бала
47% гаиләдә 4 нче һәм аннан күбрәк бала


2011 елда 1 нче һәм аннан соң туган балалар – процентларда

 

39% гаиләдә 1 нче бала
9,7% гаиләдә 2 нче бала
2,6% гаиләдә 3 нче бала
48,7% гаиләдә 4 нче һәм аннан күбрәк бала

Соңгы елларда Татарстан Республикасында яшәүче гаиләләрдә ике һәм аннан да күбрәк бала тууның артуы күзәтелә.
Татарстан Республикасы Гражданлык актларын теркәү идарәсе эшчәнлегенең статистик күрсәткечләре



Татарстан Республикасында 2011 елда 1992 елдан соң беренче тапкыр туу үлем саныннан артып китә, ягъни демографик вазгыять уңай якка үзгәрә.

2012 елда туу, никах һәм аерылышуны теркәгән актлар саны, туу һәм үлем күрсәткечләре арасындагы аермалар



Кызганыч ки, районнар буенча әлеге уңай вазгыятьнең киресе күзәтелә, ягъни авылларда үлүчеләрнең саны туучыларныкына караганда артыграк булып кала бирә. Бары тик Алабуга, Әлмәт, Балтач, Кукмара, Саба, Түбән Кама районнарында гына (таблицада кызыл төс белән бирелгән) демографик хәл берникадәр яхшы.

Кушымтада тәкъдим ителгән мәгълүматлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсеннән алынды.

Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН тәрҗемәсе 


Гүзәл ГАЛИЕВА, социология фәннәре кандидаты
Безнең мирас
№ 3 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»