26.04.2013 Сәясәт
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин: Халык белә, дәшми генә
– Әгъзам әфәнде, унбиш-егерме ел артка кайтып, Сезгә авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары сыйфатында “Вамин” язмышын хәл итәргә кушылса, бүлгәләү юлын сайлар идегезме, берләштерү юлынмы?
– Минемчә, “Вамин”ны бүлгәләми генә саклап калырга кирәк. Чөнки ул җитештерү һәм эшкәртүне күз алдында тотып оештырылган иде. Шул ук вакытта аның зур компаниягә әйләнеп китүе эш дәверендә ниндидер кыенлыклар тудыра. Дөрес, киләчәктә барыбер компания эшчәнлеген оештыру һәм аңа җитәкчелек итүнең оптималь вариантын эзләп табарга туры киләчәк. Заманында шушындый инвесторлар булдыру дөрес иде. Ул вакытта күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре (элек алар колхоз, совхоз дип атала иде) бик авыр хәлдә калды. Дәүләт тарафыннан матди ярдәм җитешми иде. Республика җитәкчеләре шушы вариантка тукталып бик дөрес эшләде. Эре инвесторларны кертеп күп кенә хуҗалыкларны саклап калдылар. Ләкин эре инвесторларга ярдәм күрсәтү белән беррәттән алар кермәгән хуҗалыкларны да шушындый дәрәҗәдә финанслаштырырга кирәк иде. Бер үк вакытта шушы эш тә эшләнсә, бүгенге күп кенә фермерларыбызның, калган крестьян хуҗалыкларының икътисадый хәле яхшырак булыр иде, минемчә. Бүген “Вамин”ны таркату аны бөтенләй юкка чыгару булачак. Чөнки элеккеге колхоз-совхозларны тергезеп булмый инде. Дәүләт, субсидия, дотацияләр биреп, бу инвесторларны әле сакларга тиеш. Аның эшчәнлеген этаплап, кабаланмыйча гына үзгәртеп корсыннар иде.
– РФ Федерация Советын, теге яки бу сәбәпләр аркасында, кәнәфиләреннән бушатылган губернаторлар, калын кесәле олигархлар клубы дип әйтәләр. Бу фикергә мөнәсәбәтегез ничек?
– Күпмедер дәрәҗәдә бу гыйбарә җисеменә туры киләдер. Чыннан да, соңгы вакытта шактый гына губернатор Федерация Советы әгъзасы булып килде. Бу бик тә дөрес сәясәт булды, чөнки аларның күбесе – бик тәҗрибәле кешеләр. Хәтерлим әле: берзаман егермеләп элекке губернатор җыелды. Алар Федерация Советын көчәйтте. Дөрес, элек бизнес белән шөгыльләнгән кешеләр дә парламентта бар. Алар да үз вазыйфасын башкара. Моны мин гайре табигый хәл дип санамыйм. Сенатор үз төбәге мәнфәгатьләре белән яши, төбәк куйган таләпләргә җавап бирә икән, нәрсәсе начар?! Дөрес, аларның күбесе Мәскәүдә яки Петербургта яши. Республика-өлкәләрдә туып үскән, шуннан чыккан кешеләр түгел. Минемчә, мондый хәл хупланмаска тиеш. Менә хәзер яңа закон кабул ителде. 1 гыйнвардан Федерация Советы әгъзалары Президент белән бергә сайланачак. Шәт шулай булгач, ул исемлеккә килмешәкләр эләкмәс.
– Ул чагында без 2015 елда Татарстан Президентын сайлаганда үзебездән Федерация Советына әгъза булып барачак кешене дә сайлаячакбызмы?
– Анда Президент белән бер исемлектә тагын өч кеше булачак. Сайлау үткәннән соң, Президент менә шулар арасыннан берсен Федерация Советына әгъза итеп билгеләячәк. Дөрес, беренче вариантта шул өч кешегә халыкның күпме тавыш бирү графасы да бар иде. Хәзер ул юк. Президент өчен генә тавыш бирәләр. Шулар арасыннан ул үзе берсен сайлап ала.
– Халыкка ул өч кешенең берсе дә ошамаса?
– Халыкка Президент ошасын. Үз абруен төшермәс өчен Президент бу исемлеккә теләсә кемне кертмәскә, ышанычлы, мөхтәрәм кешеләргә таянырга тиеш. Хәзер бит кемнең кем икәнлеген халык белә. Халык белми, күрми әле дию дөрес түгел. Халык белә, дәшми генә. Кайберәүләр халыкның түземлелегеннән файдаланып, кешеләр күңеленә хуш килмәгән эшләрен эшли. Тора-бара барыбер халыктан тиешле бәясен алачак югыйсә.
– Кайбер фирка әһелләре Иосиф Сталинның үлеменә 60 ел тулуны билгеләп узды. Сезнең әлеге шәхескә мөнәсәбәтегез?
– Һичшиксез, хәзерге күзлектән Сталин кылган гамәлләргә тискәре карыйм. Шулай да аңа объектив бәя бирү бик кыен. Чөнки безнең тарих шулкадәр буталган. Анда бер-берсенә каршы мәгълүматлар күп. Билгеле, репрессия елларын, егермеләп милләтне туган җирләреннән сөргенгә сөрүне берничек тә аклап булмый.
– Мәскәү авторларының Фикрәт Табиевка багышланган саллы китаплары дөнья күрде. Анда, Фикрәт ага партия өлкә комитетын җитәкләгән чорда Татарстандагы бер генә җитәкчене дә җитди сәбәпсез эштән алмаган, төрмәгә утыртмаган, дип әйтелә. Бүгенге яссылыкта бу раслауга нинди аңлатма бирер идегез?
– Беренчедән, республика башлыгы турыдан-туры беркемне дә төрмәгә утыртмый. Миңа калса, ул вакытта да кайбер җитәкчеләргә җинаять эше ачылмыйча калмагандыр, ниндидер суд эшләре дә булгандыр. Күбесе хәзер онытылгандыр инде. Билгеле, күрсәтмә биреп, кемнедер төрмәгә утырткандыр дип һич тә уйламыйм. Бөтен цивилизацияле илләрдә мондый эшләрне суд хәл итә. Бәйсез суд булырга тиеш. Сүз дә юк, бездәге судларны әле башка илләрдәге кебек бәйсез дип әйтеп булмый. Әгәр хокукый дәүләт турында уйласак, бөтен мәсьәлә суд аша хәл ителергә тиеш. Мин инде ничәнче кеше җитәкчелегендә эшлим: берсенең дә авызыннан теге яки бу кешене утыртырга кирәк дигәнне ишеткәнем булмады.
– Президент администрациясе җитәкчесе безнең республикада, хәер, алай гына түгел, Россия күләмендә үзәк фигуралардан санала. Үз вакытында Сезнең фикерне белмичә җитәкче урынга тәкъдим ителүче булмагандыр. Хәзер, байтак ел узгач, теге яки бу иптәшне җаваплы вазыйфага тәкъдим итеп ялгыштым бугай дип үкенгән чакларыгыз булмадымы?
– Зурдан алганда, үкенгән чакларым юк. Дөрес, кайбер җитәкчеләр җәһәтендә канәгатьсезлек хисләре туа. Бәлкем бу табигыйдер дә. Чөнки кайда гына булмасын, кадрларны сайлап алу, билгеләү – бик катлаулы, четерекле эш. Сүз дә юк, коммунистлар вакытында кадрларга караш, аларны әзерләү җитди куелган, ялгышлык аз була иде. Чөнки һәр булачак җитәкче билгеле бер этапны узарга, иләктән иләнергә тиеш. Гомумән, Россия күләмендә кадрларны эзлекле рәвештә тәрбияләү системасы юкка чыкты диярлек. Кайбер төбәкләрдә әлеге эш бөтенләй алып барылмый, лаеклы булмаганнар еш кына мәртәбәле урын биләп утыра. Республикабызда кадрлар белән эшләү күпмедер күләмдә сакланып килә әле. Әмма бездә дә кыенлаша бара.
– Соңгы сайлау кампаниясе барышында авыл сайлаучыларының, теге яки бу кандидатны яклап, 80-90 процент тавыш бирүе, ә шәһәр җирендә аларның 40-50 процент кына тавыш җыюын ничек аңлатыр идегез?
– Бу – табигый процесс. Авыл кешесенең менталитеты белән шәһәр кешесенең менталитеты нык аерыла. Шул ук авылдан килгән кеше күпмедер вакыттан соң шәһәрләшә, шәһәр менталитетын үзләштерә. Авылда бит барыбер бер гаилә булып яшиләр, күп эш киңәшләшеп эшләнә. Кайберәүләр Сез әйткәнне фальсификацияләү, хәрәмләшү нәтиҗәсе дип күрсәтмәкче. Дөрес, күп кенә җитәкче кемгә өстенлек бирәчәген ачыктан-ачык әйтә, шул рәвешле йомшак йогынты ясый. Әмма сайлау кабинасына кергәч, беркем дә кулыңнан тотып яздырмый, кемгә тавыш бирәсен кеше үзе хәл итә. Коммунистлар өчен тавыш бирүчеләр исә үз ихтыярын яшерми. Шуңа күрә анда бөтенесе үтәкүренмәле. Анда сайлаудан соң килсәң дә, хәтта бюллетеньнәрне, нәтиҗәне карамасаң да, кемнең кем өчен тавыш бирәсен беләсең. Ә шәһәрдә сайлау вакытында кешеләрне сайлауга барырга өндәү – үзе бер зур эш.
– Узган ел сайлаулардан соң байтак кына кеше Мәскәүдә “Намуслы сайлау өчен!”, сайлауда хәрәмләштеләр дип, Болотный мәйданына митингларга чыкты. Әлеге дәгъва белдерүләрне Сез ничек бәялисез?
– Бөтен дәгъваларыбызны сайлаудан соң белдерәбез дип, алдарак әйтеп киттем инде. Бу – алдан әзерләнгән, оештырылган чара. Әмма хикмәт оппозициядә генә түгел. Халык сайлау нәтиҗәләреннән канәгать булмавын күрсәтү өчен генә чыкмады бит. Минемчә, анда чыгучылар нигездә тормыштан канәгать булмаган кешеләр. Соңгы вакытта илдә башланган реформаларның әллә ни уңай нәтиҗә бирмәве күренеше дә бу. Кеше риза булмавын, дәгъваларын белдерә алырга тиеш. Әмма цивилизацияле, тыныч юл белән.
– Дошманнарыгыз бармы?
– Күзгә күренгән, үзем белгән дошманнарым юк. Мин табигатем буенча килешергә, аңлашырга тырышам. Шулай да дошманнарым бөтенләй юктыр дип әйтә алмыйм. Чөнки төрле эштә эшләгән дәвердә, бик киң күңелле кеше булсаң да, бөтен кешегә ярап бетә алмыйсың. Дөрес, кулыңнан килгәнчә мохтаҗларга, үзләрен яклый алмаганнарга ярдәм итәргә кирәк. Әгәр кеше үз карьерасын ныграк кайгырта, үзе турында гына уйлый икән, анда ярдәмчеллек хисе булмый. Кайбер чиновникларга гадәттә принципсызлык, ягъни җил кай яктан иссә шул якка борылу, ул-бу булмагае дип яшәү хас. Бу хис, менталитет кешене боза. Югыйсә кешегә әти-әнисеннән бик әйбәт кешелеклелек сыйфатлары бирелә. Әмма дә ләкин кайберәүләр, бюрократлашып, ниндидер вазыйфа алуга кешелеклелек сыйфатларын югалта башлый. Нишләптер шулай. Андыйларның байтагы эштән китүгә шундый мескен кешегә әйләнә: беркемгә дә кирәк булмый, тормышта үзләрен бөтенләй югалта.
– Сезне җырчы Илсафның яшерен продюсеры дип ишеткән бар. Чынлап та шулаймы икән?
– Илсафның җырлавы миңа бик ошый. Әмма мин аның продюсеры түгел. Ул бит, гомумән, артист түгел иде. Авыл хуҗалыгы институтының механика бүлеген тәмамлап, Чүпрәледә инженер булып эшләгән егет үз талантына ышанып Казанга килде, зур сәхнәгә менде. Ул үз көче белән күтәрелде, үзенә үзе юл ярды. Әйбәт, тыйнак егет.
– Казанга Биектау ягыннан кергәндә, уң кул якта: “Коль скоро богатство – власть, всякая власть прибирает к рукам богатство” дигән юл буе рекламасы тора. Сез бу язуны ничегрәк аңлыйсыз: ярлылардан көлүме бу, капитализмның чын йөзен ачумы, әллә соң башка нәрсәме?
– Минемчә, монда бернинди киная юк. Шулай да мин үзем дәүләт бай булырга тиеш дип уйлыйм. Ләкин дәүләтнең төп вазыйфасы: шушы байлык халыкка хезмәт итәргә тиеш. Илебездә нефть, газ бар. Без бик бай. Тик әлеге байлык – бу безнең җәмгыятьнең зур кимчелеге – халкыбыз мәнфәгатьләренә җавап бирерлек эшләми. Чынлап та, ил бай икән, аның халкы нишләп ярлы соң? Әнә кемдер халыкның 20 проценты, кемдер 30 проценты фәкыйрьлектә яши дип әйтә. Бәлкем, дәүләтнең гаебе дә түгелдер. Минемчә, гаеп түгел, бәлабез бу. Яңа җәмгыять төзи башлавыбызга озак вакыт үтмәде әле. 20-30 ел озак вакыт түгел. Бу чорда байлыгыбызны дөрес итеп кулланып, аны халык мәнфәгатенә җигәргә өйрәнмәдек әле. Минемчә, бу вакытлы хәл. Телевизордан караганда, үзәктәгеләр бөтенесен дөрес сөйли, халык хуплап тора кебек. Әмма сөйләгәннәр тормышка ашып бетә алмый. Сүзебез белән гамәлебез якынаймый, киресенчә, кайвакыт ерагая бара.
– Кешегә еш кына ниндидер карар кабул итәргә, нидер хәл итәргә туры килә. Кайвакытта бер-бер карарга килүе кыен була. Сезгә кайсы карарга килүе аеруча кыен булды?
– Бәхеткә, миңа гел эш тәкъдим иттеләр. Эш эзләргә туры килгәне булмады. Элек ниндидер этаплар аша үткәреп партия эш тәкъдим итә иде. Минем өчен иң кыен карар кабул итүе, Президент администрациясе җитәкчесе булып эшләгәннән соң, Федерация Советына барганда булды. Бу бик җаваплы эш, тормышны кинәт үзгәртү. Дөрес, аңа күнеккән. Миңа күп мәртәбә күченеп йөрергә туры килде. Әмма әлеге яңа эшкә күчсәң, республика мәнфәгатьләрен җитәрлек дәрәҗәдә кайгырта, эшли алырмынмы дип тә уйладым. Мәскәү башка яссылык бит ул. Төрле уеннарга, низагларга юлыкмаммы икән дип тә икеләндем. Хәзер тормыш күрсәтә: дөрес карар кабул иткәнмен икән.
– Куәт-мөмкинлекләрегезнең ничә процентын тормышка ашыра алдым дип уйлыйсыз?
– Әгәр үткән юлга борылып карасаң, ниндидер анализ ясасаң, хәзерге тәҗрибәм белән мин мөмкинлек-куәтемнең бик азын кулланганмын дип әйтә алам. Аның күпме процент икәнен әйтүе кыен. Әмма үземнең гади генә гаиләдә тууымны, авыл мәктәбен тәмамлавымны исәпкә алсам, минемчә, үзем куйган күп кенә максатларымны тормышка ашырдым. Урта мәктәпне тәмамлаганда иң зур максатым югары белем алу иде. Ул вакытта авыл мәктәбен тәмамлап, вузга керү шактый кыен булды. Спорттагы максатым көрәш буенча спорт мастеры булу иде. Мастерлыкны да үтәдем, Россия буенча берничә мәртәбә чемпион булып калдым. Сәясәт белән шөгыльләнермен дип һич кенә дә уема килгәне булмады. Үземне хуҗалык эшендә күрә идем. Әйтик, колхоз рәисе, район хакимияте башлыгы булып эшләгәндә халык мәнфәгатен турыдан-туры күрәсең. Әгәр нидер эшлисең икән, халык шунда ук бәясен бирә. Ниндидер кимчелегең бар икән, аны да шундук әйтәләр. Шактый еллар район, республика дәрәҗәсендә җитәкче булып эшләргә туры килде. Монда инде сине агым алып бара. Шунда үзеңне югалтмаска, үз өстеңдә эшләргә, артта калмаска, бөтен яңалыкларны белеп торырга, тормышның үзагымына ияреп кенә түгел, киләчәкне фаразлап, берничә адым алданрак та барырга тиешсең. Монда үзеңә бәйле һәм бәйле булмаган бик күп шартлар бар. Шул ук вакытта канәгатьсезлек хисе дә кала. Хәер, кеше ирешкәненә канәгатьләнсә, прогресс, алгарыш булмас иде.
– Мөмкинлек, форсат булса, пенсиягә чыккач, кайсы чит илдә яшәр идегез?
– Соңгы елларда, Федерация Советында эшләгәндә бик күп чит илләргә йөрергә туры килде. Андагы тормышны, читтән карап, бераз беләбез инде. Әмма дә ләкин аны тулысынча беләм дип әйтү дөрес түгел. Әгәр ниндидер илгә тулы бәя бирергә уйлыйсың икән, анда яшәп карарга кирәк. Кайбер кешеләр, матур, ошый дип китеп баралар да, барып урнашкач, яши башлагач, андагы менталитетны, тормыш шартларын, үзара мөгамәләне күреп, ялгышканлыкларын аңлый. Олыгайган саен читтәге шартларга яраклашу да кыендыр. Шуңа күрә безнең яшьтә мин бернинди чит илдә дә яши алмас идем. Дөрес, вакытлыча, әйтик, җәен яисә кышын каядыр китеп торырга мөмкин. Тик олыгайгач, туганнар, балалар белән бергә, бер тирәдә яшисе килә.