19.04.2013 Матбугат
“Ел китабы-2011” республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды
Конкурста Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең 182 китабы катнашкан.
“Ел китабы-2011” республика конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта “Татар-информ” МАна ТР Милли китапханәсендә хәбәр иттеләр.
Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган. 2011 нче елда басылып чыккан китаплар хакында 2012 нче ел дәвамында укучылар арасында сораштырулар уздырылган.
Бу юлы конкурска 182 китап тәкъдим ителгән булган, шуларның 53-е – чәчмә әсәрләр (проза), 55-е тезмә әсәрләр (шигърият), 48-е балалар әдәбияты, 26-сы рус телендә чыккан матур әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2011 нчы елда дөнья күргән, 2012 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашкан.
2013 нче елның 10 апрелендә Дамир Шакиров җитәкчелегендә жюри җиңүчеләрне билгеләгән.
Чәчмә әсәрләр: 1 урын - Нәбирә Гыйматдинова, «Синдә минем хакым бар»; 2 урын - Зифа Кадырова,«Язмыш сынавы»; 3 урын - Рәмзия Габделхакова, «Тау артында кояш бар».
Тезмә әсәрләр: 1 урын - Разил Вәлиев, «Көз балкышы»; 2 урын - Фәнис Яруллин, «Мәхәббәткә илтә юлларым»; 3 урын - Шәмсия Җиһангирова, «Илаһият».
Кызыксындыру бүләге - Лена Шагыйрьҗан, «Хуш исләре җиһан гөлләренең».
Балалар әдәбияты: 1 урын - Хәкимҗан Халиков, «Ничек тизрәк үсәсе?»; 2 урын - Ркаил Зәйдулла, «Сабантуй сөлгесе»; 3 урын - Рабит Батулла, «Шаян бака».
Рус телендә чыккан матур әдәбият: 1 урын - Әхәт Мушинский, «Яблони цветут в октябре»; 2 урын - Сергей Малышев, «Какого цвета жизнь?»; 3 урын - Наилә Ахунова, «Ветер с Казанки».