• 14.10 "XXI гасыр тавышы" аудиокитабының презентациясе. Калеб - Кариев театрында. 19.00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
Туган көннәр
  • 14 Октябрь Раил Садриев
  • 14 Октябрь Ирек Хафизов
  • 14 Октябрь Фәнис Зыялы
  • 15 Октябрь Ландыш Харрасова
  • 15 Октябрь Мәгъсүм Насыйбуллин
  • 15 Октябрь Ришат Хаҗиәхмәтов
  • 15 Октябрь Зилә Вәлиева
  • 15 Октябрь Гөлсем Болгарская (1891-1968)
  • 15 Октябрь Әхмәт Юныс (1916-1976)
  • 16 Октябрь Марсель Әхмәдуллин
  • Тэртипле, начар гадэтлэре булмаган 1 кызга Гарифьянова урамындагы 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм. 8917 8738213 (ватсап)
  • 3 яклы карандаш бура 6 3 ле утын бэясеннэн бирэм арча районында бужа авылы 89869031182
  • Регпалата янында бер бүлмәгә кеше кертәм. 6 мең сум. 89172618276
  • Эш эзлим. Казан кызы. Югары белемем бар. 89625485476 Лэйсэн. Секретарь, офис эшлэрен белэм. Начар гадэтлэрем юк.
  • Казанда квартира эзлибез снимать итергэ,без чшь парлар,икебез дэ эшлибез,вакытында тулибез Ноябрь башында кучергэ карыйбыз,на долгий срок Предложениялар булса ватсапка языгыз!! Риелторлар зинхар шалтыратмагыз!!!! 89063243260
  • Казанда Проспект Победа 139 Жк Победада ике булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ.89375724787
  • Озак вакытка бер булмэлэе фатир сдавать итэм. Казан шэхэре, Карбышева урамы. Барлык унайлыклар да бар (суыткыч, кер юуу машинасы). Якында гына остановка, ТЦ "Горки Парк", метро. Бэясе: аена 16 мен (квартплата кергэн). Телефон: 89276778632 (Watsup).
  • Угез итенэ клиентлар эзлим. ботлата сатабыз. 280,290 сум кг.китереп биру момкинлеге дэ бар. 89520347319
  • Нурлат шәһәрендә Западный(Көнбатыш яки Әфган) микрорайонында йорт сатыла. Бәясе 2 500 000 сум. Җир мәйданы 11 сутый. Йорт мәйданы 98кв метр. Мунча, сарай, теплица бар, индивидуальная канализация бар.Үзәк суүткәргеч, газ тоташтырылган. Бакчада кое 8м.лы, алмагачлар, груша-2. сливалар, кура җиләкләре, карлыганнар, облепихалар, җир җиләкләре бар. Йорт җиһазларыннан кухня гарнитура, караватлар кала. Кем шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган-бу йорт шулар өчен.Шалтыратыгыз! Тел. 89179152168
  • Казан шэхэре ,Мавлютова ост.да общ.дэ булмэ сатам12кв.м керергэ дэ яшэргэ 750 000. реелторлар-зинхар борчымагыз! 89272469637

 

 

 
Архив
 

19.04.2013 Матбугат

Ф.Абдуллина: «Кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый» (+ М.Айтуганова аңлатмасы)

Үткән атнада “Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Татарлар” тапшыруы эфирга чыкмагач, сәбәбен белергә теләп, редакциябезгә шалтыратучылар күп булды. Телевизор караучылар әлегә белмидер, тапшыру чыкмый калу гына түгел, ә аның 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы Флюра Абдуллина “ТНВ”дан киткән. Бу безнең өчен дә көтелмәгән хәбәр булды. Нигә шундый карар кылган, тапшыруның киләчәге, алдагы планнар һәм башкалар турында Флюра АБДУЛЛИНАның үзеннән сораштык.

— 26 ел гомеремне телевидениегә багышладым, — дип сүз башлады Флюра апа. — Шуның 10 елы “Татарлар” тапшыруын эшләп үтте. “ТНВ”дан китү уемда юк иде. Быелгы аттестацияне дә уңышлы уздым. Әмма соңгы арада үземне телевидениедә кирәксез итеп тоя башладым. Сәбәпләрен канал җитәкчеләреннән сорарга кирәктер.

10 ел буе тапшыруга бөтен көчемне бирдем. Начар эшләдем димәс идем. Тамашачыдан гел уңай фикерләр, рәхмәт сүзләре генә ишеттем. Җитәкчелектән дә минем тарафка тәнкыйть уклары яумаган иде. Әмма кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый. Берәү дә: “Кит!” — дип әйтмәде, бу карарга үзем килдем. Дөресен әйткәндә, гомерен телевидениегә багышлаган дикторлардан бер мин генә калып бара идем.

— Алар арасында да гомерен телевидениегә багышлап, соңыннан үзләрен кирәксез итеп тойганлыктан эштән китүчеләр булды. Күңелләрендә авыр хисләре калды. Ә сезнең эчке халәт ниләр кичерә? Телевидениедән башка яши алырмын дип уйлыйсызмы?

— 26 елдан соң яраткан эшен калдырып китәргә карар кылган кешенең күңел халәте ничек дип уйлыйсыз?! Әлбәттә, миндә дә үпкә хисләре бар. Шулай булуга карамастан, үземне тыныч тотам. Журналистикадан ерак торган икенче өлкәгә эшкә урнаштым. Әлегә кайда икәнен әйтмим, сер булып калсын. Ияләшермен дип уйлыйм. Телевидениедә эшләгән кешеләр, гадәттә, югалып калмыйлар.

— “ТНВ”да “Татарлар” тапшыруы гамәлдә калачакмы соң?

— Аның исемен дә, форматын да үзем уйлап таптым. “Татарлар” дигән исемне калдырырга рөхсәт бирдем. Форматын үзгәртәчәкләр дип беләм. Ә яңа алып баручылар турында хәбәрдар түгелмен.

— Татар телле каналлар саны арта бара бит. Әгәр берәрсе сезгә шундыйрак рухта тапшыру эшләү тәкъдиме белән чыкса?

— Белмим. Кабат моңа алыныр идем микән?! Юктыр. Күңел сүрелде. Бөтен көчемне яңа эшкә бирәчәкмен.

“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә АЙТУГАНОВА белән дә элемтәгә кердек. Ул исә Флюра Абдуллинаның эштән шулай кисәк китүенә җитәкчелекнең дә нык гаҗәпләнүен белдерде.

— Җитәкчелек белән Флюра Абдуллина арасында бернинди низаг, конфликт булмады. Аңа: “Кит! Начар эшлисең”, — дип әйткән кеше юк. Һәркемнең үз теләге. Шундый карарга килгән икән, нишләтәсең?! Ул 1 апрельдә, китәм дип, кабинетыма гариза тотып кергәч, аптырашта калдым. Ә 5 есендә инде эштән китте. Тиз арада “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруын алып баручы яшьләрне эшкә җигәргә мәҗбүр булдык. Хәзер андагы состав “ТНВ”да да алып бара. “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруы 30 августтан чыгып килә. Шул вакыт аралыгында гел уңай фикерләр генә ишеттек. Яшьләр командасы да яхшы эшли, сынатмаслар. Бәлки, 10 ел буе шушы тапшыру өстендә үзе генә эшләгәч, Флюра бераз конкуренция сизгәндер. Кешенең күңел халәте турында сүз йөртеп булмый бит. Анысы үзенә генә билгеле. Без исә аны җибәрү ягында түгел идек. Сәбәпләре безгә дә сер булып калды.

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.04.2013
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

№95 (869034) / 12.02.2014 08:15:57

«Һәр хатын-кызның үзен чибәр итеп күрәсе килә» Телевидение, видео, фотография,һәр кешене 8 елга картайтып күрсәтә.Беләсезме көнгә күпме косметика кирәк.

№94 (859514) / 14.11.2013 21:13:56

Флеранын вакыты житмэгэн иде эле Гэрэбэ,пенсия ягына торттеруен булса, ялгышасын.
Ну маладис Флера, лучше ике ел иртэрэк китуен, ике ел сонрак китугэ караганда.
Э остазлыкка килгэндэ,ул бит ана тугел,канал очен кирэк иде.

№93 (859507) / 14.11.2013 20:38:58

Бездә, вакыты җиткәч, эштән үзе белеп киткән кешеләр бик сирәк.Бәтен ил буенча шулай. Тәмам комнары коелганчы йөриләр. Яшьрәкләргә юл куймыйлар. Әмма Флюра ханым , беткә үпкәләп,тунны утка яккан. Шәхси үпкә, мин-минлек милләтеңә. халкыңа зыян китерергә тиеш түгел. Эфирда экранга чыкмаган очракта. киңәшче. остаз ролендә "Татарлар"га хезмәт итеп була иде. Яшьләрдән укучылары булмаган оста чын оста түгел ул. Сез, минемчә, күбрәк шәхси мәнфәгатьләрегезне кайгырткансыз. Яшьләребезнең бик талантлылары бар шул... "Татарлар" да яшәр, иншалла!

№92 (846250) / 23.07.2013 05:44:01

Хатынны куып чыгардым дисең, төнлә берүзең өшемисең мени? Сиңа хәзер яшь кызлар карамый, тизрәк кире алып кайт.

№91 (846239) / 22.07.2013 23:01:53

АБАУ,рәхмәт сорый.Кайчаннан бирле интерга кергәне юк,исәнме юк,саумы юк.Рәхмәт соряй.Тач деревня.
МИнем исемнән язып,хатынны алмаштыр диләр.Кемне,нәрсәгә алмаштырыйм ? Хатынсыз яшим мин,күптә куып чыгардым.Иркә үрәтте.

№90 (846236) / 22.07.2013 22:44:23

кузлек кими язган идем тозэтеп укырсыз инде рэхим итеп

№89 (846103) / 21.07.2013 23:27:18

Авыл апае,сез хэтта яза да белмисез бугай эле!

№88 (846100) / 21.07.2013 23:24:11

флера рэхмэт синен тапшыруларны яратып карый идем.хайран калдым татарчада жунлэп сойлэшэ алмаганикыз тапшыру алып бара.татар тапшыруымы мишэрнекеме анламассын.хэзерге заманда житэкчелэрнен кубесе сатылганнар артыннан этучесе булса ул булдырамы юкмы шуны тургэ утыртып куяларда .узлэре канкалтырап утыралар креслоларында монын лчен арт якка кайчан китереп тибэрлэр микэн дип.эшлэгэн кешене хормэтлэп озатсала яхшы булыр идедэ бит .юк шул алар теге арттан эткэн турэдэн кан калтырап торалар инде.узлэренэдэ эш урыны кирэк бит.югалмассыз башыгыгызны югары тотыгыз сэлэмэтлек ташламасын сезне.

№87 (843049) / 21.06.2013 10:15:56

Бер дә харап инде менә, киткән икән киткән инде, кем әйтмешли, юлына ак җәймә дә алдагы тормышында уңышлар. Китеп кеше куркыта торган замана түгел,бер урынга йөз претендент, талантлылар да, конкуренция шартларында эшләргә сәләтлеләр дә аз түгел. Син эшләгәндә нинди генә гениаль булма, күздән югаласың икән-оныласың.Эштән китеп, элекке җитәкчелеккә үпкә белдергәнче, булган проблемаларны эш барашында хәл итә белү кирәк иде... Ә бу узе аерым талант, акыл...

№86 (840438) / 20.05.2013 13:56:04

,Олыларга суз эйтмэ;олы братка доресен эйтсэн - китте баш киселде муен булыр

№85 (839609) / 07.05.2013 21:47:31

алыштыра курмэ,нужэли сине дэ уздыралар инде,не может быть,хоть стой,хоть падай

№84 (839608) / 07.05.2013 21:44:35

Кит аннан,мин артта калганмын икән.Сине дә уздыралармы ?

№83 (839607) / 07.05.2013 21:39:30

яшьлэр честный дип уйласан, ялгышасын бабай!
Алар безне уздыралар,хэм бик купкэ!

№82 (839606) / 07.05.2013 21:34:11

Дөрес.Алыштырыга кирәк.Яшрәккә,честныйга.

№81 (839602) / 07.05.2013 21:18:29

ара-тирэ хатынны да алыштырып торырга кирэк,яшьрэккэ.

№80 (839601) / 07.05.2013 21:15:13

Ара-тирэ яна сузлэр кертеп жибэрсэк начар булмас бит,класс!
Алайса гел иске сузлэргэ берегеп катканбыз.

№79 (839600) / 07.05.2013 21:01:00

Соңгы татарлар тапшыруында хайванчы?! дигән яңа сүз ишеттем.Класс!Барып чыгабыз ахрысы...

№78 (839390) / 06.05.2013 16:16:07

Флюра, бер дә борчылма! Син югалып кала торганнардан түгел!Ә "Татарлардан китүең яхшы түгел, без, татарлар өчен. Тапшыруларыңны ярата идек.

№77 (838383) / 26.04.2013 14:35:02

Глючит что ли, бу сайт, или минме, кыззык, кичэ минем башта язган сузлэр юк иде, хэзер алар барлыкка килгэн, кичэгесе юк.Админ, ау, бу нихэл бу?

№76 (837945) / 23.04.2013 20:08:52

Гафу утенэм.Сине эзрэк кыздырып алган идем,язма юкка чыкты дип.Монда икэн..гафу,гафу

№75 (837813) / 22.04.2013 22:16:33

балалар цчен кинолар, мультфильмнар булса да яхшы булыр иде.

№74 (837794) / 22.04.2013 21:36:01

тнвда хан заманындагы театрларны күрсәтәләр. Яңа спектаклләрне дә күрәсе килә. искереп беткәч күрсәтүдә ни файда? көн-таң атса хоккей күрсәтүдән бушамыйлар. сиңа миннән сәлам тапшыруында кешенең сөйләмен өзеп кунакка килгән кеше белән сөйләшеп утыру нигә кирәк икән? башкортта бер хатка бер җыр тапшыралар, ә монда 2-3 хатка 1 җыр. акча эшлиләр инде шулай итеп.районнарның концерт, спектакльләрен күрсәтсеннәр иде. Авылда колхозда эшләүчеләрне мактасыннар иде. элек чит илнең тшрҗемәдә күрсәтелгән сериаллары бик яхшы иде, хәзер бер мәгнәсе дә булмаганны күрсәтәләр. атналык күзәтү татарчасы ярты сәгат, урысчасы 1 сәгат. ярым шәрә киенгән моңы булмаган артистларны нигә дип күрсәтәләр икән.акчасы бардыр инде.

№73 (837764) / 22.04.2013 20:25:27

Нигэ монда гел телевидениедэ эшли торган кешелэр генэ язсын эле!? эллэ хэзерге заманда журналистлар гына компъютер каршында утыра диеп белэсезме??? Мин иртэн сэгать дурттэ торып эшлэсэм дэ, коненэ бер тапкыр булса да, донья яналыклары белэн танышып чыгам! Монда телевизордан татарча программаларны бик яратып караучылар яза бит, шуны онытмасагыз иде!

№72 (837726) / 22.04.2013 17:03:41

Мина да эш табып бирмэсме Флюра апа.Нинди сферада эшли икэн?

№71 (837717) / 22.04.2013 15:58:11

Сэлам барыгызга да)))

№70 (837715) / 22.04.2013 15:50:20

исемсез,юкны сойлэмэ.89% Гади халык утыра,чистый халыкны ангырага чыгарып бетердегез,халык берни белми диеп.

№69 (837714) / 22.04.2013 15:37:51

мондагы фикерлэрне узлэре ук ТВда эшлэп киткэн кешелэр яза, ахры...

№68 (837705) / 22.04.2013 14:24:18

Даутнын сузлэре дорес, эшлим дип торган кеше, чын журналистлар аз калып бара ТНВда. Бэлки инде Милэушэнен узен дэ алмаштырырга вакыт житкэндер, анын урынына килергэ телэуче яшьлэр булмый калмас. Энэ Флера Абдуллина урынына жунлэп татарча сойли дэ, текст та яза белмэгэннэрне чыгарып бастырдылар бит. Хет алар урынына тв да эшлэп тэжрибэ туплаган, матур сойлэгэн, фикерли белгэн журналистларны куярга иде. Юк шул андыйлар кулэгэдэ кала бирэ, барысын да блат хэл итэ.

№67 (837701) / 22.04.2013 13:07:09

Гафу үтенәм.Флюра язмасы икәү икән.Икесендә дә №51 бар.

№66 (837700) / 22.04.2013 12:38:50

Кая китте язмам, күзеңне ачып кара: Авыл җиңгәсе№51 (837646) / 21.04.2013 17:42:19.
Әллә реклама өчен гонарарын бирмиме?


№65 (837697) / 22.04.2013 12:25:10

"Безнең гәҗит",Илфат Файзрахманов сүзе кергән фикерләр күркә күзендәге кызыл чүпрәк булып күренә Мруда.Хәзер сөртеп ыргыталар.

№64 (837691) / 22.04.2013 10:18:57

китәләр инде, китәләр инде... саф әдәби телне, халык күңелен, тормышны белгән журналистлар китә. ТНВга белемле, телле профессионаллар кирәк түгел, тәти яшь кызлар-егетләр генә кирәк.Берәүнең берәүсе булса, позитив булса шул җиткән. Чынлап та үзгәрешләр кирәк җиде көнлекләргә!

№63 (837687) / 22.04.2013 02:07:44

Күпләр аңламый ахры. Юк бит ул "Яңа Гасыр" телевизор каналы. Ул каналны ачканда гына: "Яңа Гасыр" каналы ачабыз дип шапырындылар. ТНВ "Яңа Гасырмы" ул?!.
" Яңа Гасыр"ны булдырмас өчен, күрәсең, ТНВ милли җанлыларны читләштерә.

№62 (837666) / 21.04.2013 20:58:19

№51дәге "Җитәкчеләрнең кадрлар белән уйнауларында..".дигән сүздә җитәкчеләр тарафыннан мәкер-хәйлә күрмисезме? Аять бары шуңа гына ишарә иде.

№61 (837665) / 21.04.2013 20:58:05

Болгар FM радиосында сәгать саен бӨрчәгә каршы препарат рекламалыйлар.
Бу бөрчәбез точно шуннан.

№60 (837662) / 21.04.2013 20:40:33

Гөбәй ,дип утыручы бер бөрчә,(Борча да түгел бит әле!),башкаларны матур сөйләшергә өйрәтә!
Сөйләшүең дә,язуың төсле булса,әңгәмәгә кушылып та торма.
Флера синдәй акыллыларга,чынлап та конкурент иде.

№59 (837659) / 21.04.2013 20:16:43

58 гә төзәтү:
милләтебезнең йөзек кашы түгел,
җөмһүриятебезнең йөзе

№58 (837656) / 21.04.2013 19:44:58

Сылукай , алай ук ярамас инде..милләтебезнең йөзек кашы булганнарның берсе бит инде ул..Теләсә кем бит глава була алмый.. Синең белән мине бер вакыттада куймыйлар.

№57 (837655) / 21.04.2013 19:40:43

Ыслушай)))) Бер кайгын да юк икэн! Ул башлыкларны ТЕРЛЕКЧЕЛЭРнеке кебек хезмэт хакына яшэтеп карар идем!!!!Медаль биреп тугел, ботен имуществасын КОНФИСКОВАТЬ итеп куарга аларны!!!!!

№56 (837654) / 21.04.2013 19:23:38

Буаның элкеге башлыгы Әбүзәров пенсиягә киткәндә орден фәлән бирделәр микән.. бирергә иде инде, күңеле булыр иде..все таки кеше бит

№55 (837653) / 21.04.2013 18:52:47

Флюра ТНВ дан китте ни дә китмәде ни, ул барда да юньле тапшыру юк иде, хәзер дә юк. Бөтен сөйләгәннәре "чыктым аркылы күпер" кайда өйрәтәләрдәр шулай сөйләргә. Радио- ТВ га чыкканчы, бераз матур әдәбият укып, сөләм телләрен шулардан өйрәнсеннәр иде ичмасам. Г. Әпсәләмов, Г.Гөбәй, М. Мәһдиев, Батуллаларның теле нинди чиста һәм төзек! Компик каршында сленг б/н сөйләшеп кенә чын татар телен өйрәнеп булмый шул.

№54 (837651) / 21.04.2013 18:23:26

бу Аять белэн нэрсэ эйтмэкче булдыгыз

№53 (837650) / 21.04.2013 18:04:49

"..Кəферҙəр мəкерле хəйлə ҡорҙолар, Аллаһ та уларға ҡаршы хəйлə ҡорҙо. Аллаһ (бөтөн
хəйлəкəрлəрҙəн дə) хəйлəкəрерəктер."(3:54).

№52 (837648) / 21.04.2013 17:59:48

Менә бит, реклама эше гөрләп бара. Ә сез, RIM югалды, имеш.

№51 (837646) / 21.04.2013 17:42:19

"Әйбәт-гайбәт" тапшыруын ябып ТНВ каналы оттырды гына.Ә халык отты.Танылган ,тәҗрибәле җурналист Илфат Файзрахманов тырышлыгы нәтиҗәсендә татарлар яратып укый торган,иманлы "Безнең гәҗит" газетасы илгә таралды.Олысы-кечесе яратып укый торган татарча басма-тиз арада иң күп тираҗ җыйды.
Җитәкчеләрнең кадрлар белән уйнауларында ТНВ хезмәткәрләре гаепле түгел билгеле.Үзебезчә,татарча тапшыруларны яратып карыйбыз,беткә үч итеп,тунны утка ягып булмый,ләбаса.

№50 (837645) / 21.04.2013 17:41:55

Үзәк каналларда гел атыш-үтереш, БСТны куйсаң,анда башкортларны мактыйлар,аптыраганнан ТНВ каналын ачам.Дини тапшырулар,"татарлар","халкым минем","туган җир" тапшыруларын карыйм.Концертларын карамыйм,җүнле җыр җырламыйлар, акча түләп җырлаучыларны чыгаралардыр инде. Былтыр БСТ каналында да шаулашып алдылар,хәтта Президент Хәмитов килде,хәзер тынычландылар бугай,тавышлары ишетелми.

№49 (837643) / 21.04.2013 17:18:48

"Халкым минем" не бетерергэ кирэк иде. анда да сэнэктэн корэк булучы утыра.

№48 (837642) / 21.04.2013 16:57:34

Чыннан да,ТНВ каналында бик ук яхшы атмосфера тугел ахрысы.Уз вакытында,яхшы журналист Илфат Файзрахмановнын "Эйбэт-гайбэт"ен яптылар.Югыйсэ,ул реаль,кеше тормышыннан алынган,тэрбияви,гыйбрэтле материаллар курсэтэ иде.Ул да шул ук ТНВ "башлыкларына" яраксыз булгандыр инде.Флера ханым да шундый булгандыр...

№47 (837639) / 21.04.2013 16:31:26

тнт тугел,тнв дыр.

№46 (837638) / 21.04.2013 16:29:07

Бст ул башкырт каналы,э тнт интернациональ канал,бутэнчэ булуы момкин тугел,татар бит ул куркак халык,старший братны ачуландырырмын дип курка

№45 (837635) / 21.04.2013 15:35:06

Бүген "Татарлар"тапшыруын карадым,начар алып баралар димәс идем.Кемгә ничектер,безгә ошады.Гомер буе бер урында гына эшләп бетермәс кеше,Юк-юкта пенсия яшенә якынлаша Флера ханым да,безне дә бер кеше туйдыра,азрак төрләндерү дә кирәк.Болай да 20 ел инде бер ил башы,телевизорны ачасы да килми,ТНВ ны алай бетереп ташлау кирәкмәс,әлегә яратып карыйбыз.Аерым кешеләр фикере,халык фикере түгел.

№44 (837632) / 21.04.2013 15:07:15

Әнә башлады Салават Хамидуллин.
Бу юлы мишәрләргә Әби патша биргән җирләрне "башкортныкы" дип дәгъвалый.

Кстати, С.Хамидуллин БСТ да православие турындагы тапшыруның да башлыгы икән.К чему бы это?

№43 (837628) / 21.04.2013 14:56:20

күрше.

күптәәннән шул турыда әйтеп киләм. үз юлларыннан як-якка карамый үз милләтләрен күтәрәләр. БСТ башкорт халкы өчен эшләүче канал!!! бусы хак!!!

№42 (837622) / 21.04.2013 12:07:26

БСТ дан хотя бы милләт мәсәләсендә үрнәк алырга кирәк.Начар үрнәк түгел.
Һаман башкортны өскә күтәрүдә эшләре.
Куллары сынса, җиң эчендә дигәндәй.
Алар толерантлык дигән сүзне белми дә бугай.Бездә шул сүзгә ябышып катканнар инде,..кка ябешкән чебен шикелле.Әйе!

№41 (837620) / 21.04.2013 11:21:38

ТНВ хакында дорес язалар.ФЛЕРА кебек прфессиналь шэхесне саклый хэм кадерли алмаганнар.Сезгэ шул бер тиенгэ тормаган фикерсез Татар конгрессы тапшыруы кебеклэр кирэк инде.Купме буш суз, ялагайлык ,куштанлык.Кунел болганырлык.ТВны шул ук халык карый бит инде аны -барысын да курэ хэм анлый.Шуна курэ ХОРМЭТ юк.УЗГЭРЕГЕЗ.ТАТАРны ТАТАР итеп курсэтерлек тапшыру кирэк безгэ, ФЛЕРА ханым тапшыруы кебек.

№40 (837615) / 21.04.2013 09:35:36

Флюра ханымны тапшырулары аша гына белэм - нинди горур, ипле, зыялы ханым дип соклана идем.Кара, бу тапшыруны алып барырга нинди достойный кешене куйганнар бит, дип уйлый идем. Э ул тапшыруны да узе уйлап тапкан булган. Бирешмэгез, Флюра апа!

№39 (837613) / 21.04.2013 01:22:49

Даут хисләнебрәк китсә дә, хаклы. ТНВда булдыклылар калмады. Кемне генә алма, санап чыгып була, киткәннәр зур уңышка ирешә. мисалап тормыйм. Ишеткәнем бар берничәсеннән, ярый әле куганнар, шунда сөрсеп ятар идем, диләр.
Әйдәгез кемнәр ТНВдан киткәннәрне белә? ТНВ җитәкчелегенә исләренә төшерик.
Флера, белүемчә, инде берничә ел каты пресс астында эшләде. Ниһаять ул да түзмәде, элек киткән коллегалры артыннан китте.

№38 (837604) / 20.04.2013 22:37:58

Менэ адвокатлар да телгэ килде.

№37 (837601) / 20.04.2013 22:35:38

Бу Даут дигәненең Айтуганова белән Әминовларга бик зур үпкәсе, шәхси үче бар, булса кирәк. Юкса болай ачынып, яртышар сәгать текст җыеп, гайбәт чәчеп утырмас иде.И-их дөнья, диген...

№36 (837596) / 20.04.2013 22:07:38

Флерага хэтле дэ китуче булды бит.Лэкин бу хэтле тавыш чыкканы юк иде эле.

№35 (837595) / 20.04.2013 22:03:23

"Хәерле иртэ" тапшыруын алып баручы - Ләйсән Бәдертдинова, Эльза Әхмәтҗановалар кая китте? ))))
Болары кайчан алып бардылар сон?
исемдэ юк!

№34 (837594) / 20.04.2013 21:54:21

Даут язганның 100% димим, 50% димим, чиреге генә хак булса да,*Айтуганова, Әминов,шунда тыкшынып йөргән Нәбиуллиннар*, дүшәмбе - эш көнен дә көтмичә, үз теләкләре белән китү турында гариза язганнардыр инде,шәт

№33 (837593) / 20.04.2013 21:30:31

сина даут хэреф саен гонарар тулэмилэрдер бит,куп язганын,куп язу бит эле ул куп белу тугел,даже набарут

№32 (837591) / 20.04.2013 21:27:17

Монда язылган фикерләрнең күбесе Флера яклы. Әлбәттә, аны күрәалмаучылар, "курыккан" "ТНВ" җитәкчелегенә каршы тора ламаган дип язучылар да бар. Ләкин онтымагыз әле бер матур әйтем бар бит, "чүп белән чүп булма".(дөрес. аның тупас итеп әйтелә торганы да бар). Айтугановалар, Әминовлар нәк шундый чүпләр дә инде. Аларның кем икәнлекләрен анда эшләгәннәр генә түгел, татар тапшыоуларын караган һәр тамашачы әйтә ала. Гөлнара ханым Зиннәтуллина ни өчен шундый авыруга дучао булды дисез* Барысы да шул нервлар какшау аркасында. Җир җимертеп эшләп торган, теләсә нинди вакытта, иң сыйфатлы һәм тамашачы яратып карый ала торган тапшырулар әзерләүче алып баручы,мөхәррир иде бит. Мәктәп яшеннән телевидениегә килеп, 40 елга якын шунда көч куйган һәм әле лаеклы ялга чыккач та кызлар кебек җилдереп тапшыру эшли алган Зиннәтуллинаны эфирга чыгудан мәхрүм итеп. кадр артында гына текст укырлык "Яшәсен театр" тапшыру белән калдырды бит шул Миләүшә Айтуганова. Чөнки Миләүшә аңлады, Гөлнара кебек ул үзе үлсә дә тапшыру эшли һәм алып бара алмаячак. Рәйсә Гәрәеваның нинди эчтәлекле "Аура любви" тапшыруы бар иде. Аны ябып, Рәйсәне китәргә мәҗбүр итте шул ук эшлексез Айтуганова һәм Әминовлар. Раиф Гыймадиев нинди эчтәлекле һәм төгәл тәнкйди рухтагы авыл хуҗалыгы тапшыруларны эшли иде. Шул ук Айҗуганова аркасында яраткан телевидениесеннән китәргә мәҗбүр булды. Шул вакытта да Айтуганова хәтта Марат Әхмәтовка ңа матурлап-сырлап, "менә Раиф үзе китәргә теләде бит" дип күзгә төтен җибәргән иде. Наилә Яхинаның проектын тартып алып үәе шул тапшыруны алып барырга маташты, аннан "Кара-каршы"га утырып карады, берсе дә барып чыкмады Миләүшәнең. Чөнки аннан булмады һәм булмаячак та. Аңа хәзер шул артистлардан акча саву гына ләзем һәм шунның барәбәренә яши дә инде. Күптән түгел бер җырчы үзе сөйләп торды. Бүләккә биргән конвертын ачып карагач Миләүшә "рәхмәт, тик сез бары тик бер концертта ("Җомга киче") гына җырлый аласыз һәм без уздырачак берәр мәдәни чарада бушлай чыгыш ясарга тиеш буласыз" дигән. Әлбәттә конвертта Айтуганованы риза-бәхил итәрлек сумма булмаган. Шундый мисалларны күпләп ишетергә була. Яңа ел программасында чыгыш ясау өчен Айтуганова артистлардан "күчтәнәчләрне" инде көз башыннан ук кабул итә башлый. Флера һәм башка программаларның нигә ябылуы, гомумән, ТНВ ның кемгә хезмәт итүе хакында инде Әминов белән Айтуганова күптән бар хадык алдында җавап бирергә тиеш. Пульт артына бөтенләй нейтраль кешеләрне утыртып, экспертлар һәм коррупциягә каршы көрәшүче орган вәкилләрен дә җәлеп итеп, туры эфир уздырырга күптән вакыт. Хәтта Россия Президенты да халык алдында җавап тота. Нигә Айтуганова, Әминовлар чые=кмый гәвам алдына. Куркалар, чөнки эш күрсәткәннәре юк. Заманында мәрхүм ил агасы Туфан ага алардан шулай җавап бирүләрен, ни өчен татар каналы татарга хезмәт итмәвен каралык тапшыру калмавын, концерт та концерткына булуын ачынып сөйләп, шул телевидение сорыкортларының җавап тотуларын сораган иде. Нишләделәр дисез, "әйдә Туфан абый, зурдан купмыйк инде, болай да авыр әле могда, тавыш чыгармыйк, үзең дә бер тапшыру алып бара башларсың" дип аны юандырдылар. Юк, Туфан ага андый "алыш -бирешләргә" риза була торган кеше түгел иде, тик нишлисең. болай да йөрәк чире битәрли башлагач, шулай дәшми башлады. Берара тапшыруны алып барды да, ташлап китте. Аңлагандыр, болар (Айтуганова, Әминовлар, инде күптәннән пенсия яшендә булып та шунда мыштым гына тыкшынып йөргән Нәбиуллиннар) булганда бернәрсә дә үзгәрмәячәген. Ә Флера хакында, аның белән соңгы очрашу хакында берсе дә дөрес түгел Миләүшәнең коменттлары. Хәер Айтугановада кешелк дигән нәрсә булмады һәм булмас та.

№31 (837588) / 20.04.2013 21:17:42

Ни кызганыч, телевидениедә дә, гәҗит-журналларда чын, тирән белемле, матур әдәби телле, зыялы журналистлар калмады, бары көнлекчеләр, бернинди мантыйксыз җөмләләр белән язучы, урыс сүзләре кыстырып, агач тел белән сөйләүче наданнар, Миләүшә, Илшат кебек җансыз акча "капчыклары" калып бара. Әйе, бетерде проектлар "авторы" Айтуганова ТЯГны. Хәер, Аллаһы Тәгалә бар ул, алар да бер мәтәлеп төшәр әле "каланчаларыннан".
Флюра, нык бул, бирешмә күңел төшенкелегенә. Синең кебекләр кайда гына эшләсә ңә югалмый, югала алмый. Без - чордашларың (кайчандыр бергә командировкаларга йөри идек) синең профессиональлегеңне югары бәялибез, хөрмәт итәбез.

№30 (837576) / 20.04.2013 20:36:36

Долой...

№29 (837572) / 20.04.2013 20:31:35

Гнать ТНВдан милэушэ ише эрэмтамакларны.Татар очен тугел,татарга каршы эшли алар.Нэрсэгэ тоталар ул эшсезлектэн аптыручыны?

№28 (837570) / 20.04.2013 20:14:09

"Хәерле иртэ" тапшыруын алып баручы - Ләйсән Бәдертдинова, Эльза Әхмәтҗановалар кая китте? Нигә алар эшләми? Үзләре дә матур, тапшыруны да шәп алып баралар иде!!!!! Рәйсә Гәрәева кая, ул нигә телевидениедә куренми? Алып баручы итеп: сөйләмнәре дә, үзләре дә матур кешеләрне куярга кирәк!!! "Мәдәният дөньясын" алып баручы Сираҗи кая? Шәп алып баручыларны гел кысрыклап куалар телевидениедән!? Бәлки аның җитәкчеләрен алыштырырга вакыт җиткәндер!!!

№27 (837558) / 20.04.2013 18:17:36

Изүгә изүме, әллә якага якамы?

№26 (837553) / 20.04.2013 16:18:41

Ну Милэушэ сойлэптэ курсэткэнсен.

анда идем, яз эле,кызык булып китте.Сез язган сузлэрне ТНВ да эшлэуче кызлардан ишеткэн идем.Милэушэ белэн Флера изугэ изу килгэн икэн.

№25 (837549) / 20.04.2013 15:17:33

бу, Айтуганова кем патронажында сон? Бар булганы-урыс телевидениесеннэн урлап эвэлэгэн эч тиенлек чаралар. Зурдан кубып,проект Айтуганова дип язган була эле.

№24 (837544) / 20.04.2013 13:37:41

эй, !!!!!!!!!!!!!!!!!
син ул кыздан конлэшэсен, да!!!!!!!!!!
менэ мин киресенчэ болгарда дуслар лайфны котеп ала идем. хэзер мин, хормэтле болгарлылар, радионы бииик сирэк ачам. тынларлык тапшыру юк. чэк-чэккэ шул кызны кертеп утыртсала эйбэт конечно

э твдан бик матур сойлэде

№23 (837537) / 20.04.2013 12:21:23

Флюра ханым!Мин сезне кичермибез.Без сезнен тапшыруларыгызны котеп ала идек.Ни очен болай эшлэдегез?Тамашачыларыгыз турында да бераз уйларга иде.Милэушэ кебеклэрдэн внимание булмаганга исегез китмэсен иде..главное,сезне тамашачы ярата,хормэт итэ иде.Милэушэлэргэ аларга тэлинкэ тотучылар ошый...э сез андый тугел.Менэ шул гына сэбэп кебек.Сез оригиналь,интеллигент кеше.Тапшыруларыгыз биик кызыклы,файдалы иде..Иде,иде..ни кызганыч.Ник Милэушэ тоткарламаган,ник китэсен сорамаган?Мина калса милэушэгэ Флюра ханым узе конкурент булгандыр.Кайтарыгыз Флюра Абдуллинаны уз урынына.Илшат Эминов..ишетэсенме???

№22 (837527) / 19.04.2013 23:52:07

Хөрмәтле Флера Ханым!Сезнең алда Татар Иле баш ия!Милләтебезнең,әлбәттә аңлы,зыялы шәхесләрнең,көтеп алган,тирән эчтәлекле,татар халкын тиешле югарылыкта-Бөек Халык икәнлеген исбатлап күрсәтә ала торган иң яхшы "татарлар" тапшыруын алып бардыгыз бит Сез!Бүгенге көндә"Яңа гасыр"телевидениесендә hәркем үз милләте белән горурланырлык тапшыру калмады. Сезне алмаштырырлык,конкурент ЮК анда.Без,Сезнең чордашларыгыз тирән югалту кичерәбез.Безнең илдә намуслы,дөреслекне ярып сала торган,зирәк акыллы,грамоталы белгечләргә-шәхесләргә урын юк.Үзегезнең дәрәҗәгезне белеп,вакытында киткәнсез,афәрин!Сез түгел, телевидение югалткан!Ә безнең шулай ук сайлау мөмкинлегебез бар,әхлаклы,әдәпле тапшырулар күрсәтүче-Башкортстан телевиденисен каравыбызны дәвам итәбез.Уңышлар Сезгә,тагын да биегрәк үрләр яуларга насыйп булсын!

№21 (837525) / 19.04.2013 23:34:20

Шимбэ иртэн тв.ны кабызып жибэрсэм,нинди таныш тавышлы кеше утыра дисэм,теге Болгар радиосында шыр-шыр колеп утыра торган кыз булып чыкты бу. Нинди уку йортларында шулай сойлэргэ ойрэттелэр микэн бу баланы радиода, нэрсэ сойлэгэнен колагы ишетми,хэр суз саен колеп утыра,ярый инде Фаил читкэ ычкындырмый. Ул булмаса капка тобендэ симечка ашап сойлэшеп утыралар иде Ришат белэн. ишетер колагын булса,эллэ нилэр ишетерсен...

№20 (837524) / 19.04.2013 23:33:37

Чәкчәк, эт эчәкләре, НТВ, Яңа гасыр, - нинди уртаклык бар, ни әйтергә телисең соң наныем?
Бер дә фикереңне аңлатып яза белмисең, төрле-мырлы бер-берсенә бәйсез сүзләр, фикерләрне утыртып куясың коммент итеп.

№19 (837523) / 19.04.2013 23:29:21

Флера! Ин мохиме, соныннан укенмэвен!
Калганы ерунда. Гадюшникта закалка алган кешенен тормыш тэжрибэсе яна эшкэ дэ житэр!

№18 (837521) / 19.04.2013 23:10:09

Бәлеш, өчпочмак, чәкчәк пешерүчеләр урынында: эт эчәкләре, хайван калдыклары, ... салып пешерүчеләр көчәя бара
Яңа Гасыр ны НТВ иткән тарафларда.

№17 (837500) / 19.04.2013 21:33:17

татарлар тапшыруы татар халкына хезмәт итте.Халкым минем бер нәрсә дә майтара алмаган,бары кесәсендә акчасы булган буш куыкларны төшеру белән маташа.җәмәгать җырлыйбыз да биебез.

№16 (837499) / 19.04.2013 21:27:02

Кайда эйбэт сон, шунда барыгыз. 60-70 тугел, эле 50 гэ дэ житмэдем. Доресен эйту, туганына да ярамый, ди. Ут куыгым юк шул, алдылар.

№15 (837498) / 19.04.2013 21:19:53

Флюра югалып калмас. Аллаһе тәгалә аңа яңа эшендә өр-яңа уңышлар насыйп итсен. Якты киләчәк, ак юл телим аңа. Без күп еллар аның тапшыруларын ләззәтләнеп карадык. Сыйфат ягыннан аның тапшырулар беренче урында тора. Рәхмәт яусын. Мәңге рәхәт яшәсен.

№14 (837497) / 19.04.2013 21:17:16

Урыс булса, ТНВ ны тот ещё гадюшник дияр иде..
Кара инде, № 11 дәге *ханым*ны. Күпме үт җыеп яткан.60-70 арасындагы карчыктыр, башкача булмас.

№13 (837496) / 19.04.2013 21:06:11

Айтуганова гел шулай инде ул,сотрудникларын жибэрэ дэ,белмим шул ,узебез дэ анламадык дип акланып утыра,донья бу,бер алдын курсэтсэ,биш артын курсэтэ,ул да гел боергэ таянып кына йори алмас эле,эллэ нинди турэлэр дэ мэтэлеп тошэлэр,ТНВ ны колкегэ калдырып бетеручелэр инде алар

№12 (837492) / 19.04.2013 20:08:19

Эштән китүләре бик читен.Мондагыларны күбесе эшләп карамаган салагалар,авызларыннан ана сөте кипмәгәннәр.
Минем өчен вакыт уздырмыйча,эшкә урнашуың бик яхшы. Психология бәлаләреннән котылгансың.Калганын вакыт оныттыра.

№11 (837487) / 19.04.2013 19:35:03

Татарлар белэн Халкым минем тапшыруы минем очен бик охшаш иде...Бер аерма да курмэдем

№10 (837481) / 19.04.2013 19:11:19

Эйе,Флюра дорес эйтэ.Дорестэн дэ, ул анда кирэксез!Энэ бит Житэкчесе М. Айтуганова шундый озак еллар эшлэгэн хезмэткэре турында ник бер унай суз эйтсен. Бу поступокта Айтуганованын компетентсыз житэкче икэнлеге ярылып ята...

№9 (837468) / 19.04.2013 17:46:24

Флюра,сеңлем. Татар халкына тугры хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт.Хаҗга баргач та мин сезгә изге теләкләр генә теләрмен.Рәнҗетучеләр булган икән,ходай белә ул нишләргә кирәклеген.Сезгә тхтирамым зурдан.

№8 (837466) / 19.04.2013 16:44:04

Флера апа, ничэ еллар дэверендэ телевидениядэ куйган хезмэтегез, халык очен диеп чын профессионал дэрэжэдэге тапшыруларыгыз очен, хэмммэсе очен дэ бик зур рэхмэт Сезгэ. Сез Яна гасырнын йозек кашларынын берсе идегез. Куплэрнен кунелендэ озак сакланырсыз. Килэчэктэ Сезнен хэр бер эшегездэ хэм тормышыгызда унышлар телисе килэ.

№7 (837463) / 19.04.2013 16:23:20

Чын асылын белмисез бит, нигэ чэйнисез?Флюрамы конкуренциядэн курка торган кеше?!И бэбекэйлэрем!

№6 (837461) / 19.04.2013 16:10:20

Флерага зинхар таш атмагыз.ТНВ да карарлык профессиональ дэрэжэдэ эшлэнгэн тапшырулар юк.

№5 (837459) / 19.04.2013 16:00:01

Беләсе иде
"Майдан", "ТМТВ" турында ишетканен бармы?

№4 (837452) / 19.04.2013 14:58:48

— Татар телле каналлар саны арта бара бит))))))))
Кайда андый каналлар Йосыпова?Район җирен күздә тотасызмы?

№3 (837451) / 19.04.2013 14:49:57

Сер кайгырма,сезгә дә калды ТНВ,эшләрсез.

№2 (837445) / 19.04.2013 14:09:42

Киткән киткән инде. Гел бер кешегә карап ятмыйлар. Икенчеләр өйрәнсен. алар эшләсен. Иске галушымда да бер генә тишек әле дип, яңа галуш алырга акча җәлләгән мужик кебек утырмагыз. Бәя күтәрмәкче булгандыр да, килеп чыкмагандыр Флүрәнең. Руслар әйтмешли - уходя-уходи, ушел - помалкивай.

№1 (837442) / 19.04.2013 13:52:27

Бик серле хәл булган әле монда. Флүрә курка, шүрлиме инде, кирәксезгә чыкканын ник әйтми? Куркаклар инде бездә! Авызыңны ачкансың икән, әйт инде дөресен, валлаһи! Ә болай, киттем шул, киттерделәр, обидно инде, ну болай тагын да яхшырак эшкә урнаштым...ди..бред!
Айтуганова әйткән ичмасам: конкуренция.Чыны шулдыр инде. Хәзер бит тәти малайлар күп, көйсез хатыннар нигә?

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино