16.04.2013 Шоу-бизнес
“Зур концерт” -- күләме белән түгел, мәгънәсе белән зур (ФОТО)
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда “Зур концерт” булып үтте. “Зур концерт” шул ук “Татарча солянка” инде ул, ягъни исеме башка булса да, мәгънәсе шундый ук: тамашада татар эстрадасының төрле җырчылары бер-бер артлы икешәр җыр башкара. Гадәттә, Самарада мондый программаларга шактый халык җыела. Бу юлы да зал шыгрым тулы иде.
Соңгы вакытта мондый “солянка”лардан инде бераз туеп, тамашага теләмичә, эш буенча гына барган идем. Әмма моңа бер дә үкенмим, чөнки концерт күңелдә уңай тәэсир калдырды.
Халык һәрбер җырчыны яратып, ачык йөз белән, бик яхшы кабул итте. Бар көченә озак кына кул чапкан тамашачы өчен концертны алып баручы Гөлназ Сәфәровага һәр артистны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгарырга туры килде.
Бу “солянка”га моңлы, матур тавышлы җырчылар тупланган иде. Аларның һәрберсенең имиджы да үзенчәлекле. Тыйнак, җитди Эльмира Сөләйманова, нәзакәтле, тыныч Диләра Илалетдинова, үткен, тере Айгөл Рәхимова, дәртле, шаян Илназ Баһ, көләч йөзле кокетка Иркә...
Ә бик тә үзенчәлекле җырчы Мөнир Рахмаевны аерым билгеләп үтмичә булдыра алмыйм. Аны төрле кеше төрлечә кабул итә. Кемдер ярата, кемдер үтереп сүгә. Дөресен генә әйткәндә, гламур, нарцисс-егет имиджын сайлап алган Мөниргә бу образ килешеп тора. Сыгылмалы гәүдәсе белән профессионал хореографик хәрәкәтләрен дә бик оста итеп ясый ул. Яшь тамашачылар өчен Мөнир Рахмаев кебек җырчылар да кирәктер.
“Зур концерт” яңалыкларга да бай булды. Шуларның берсе - Самара сәхнәсендә беренче тапкыр безнең тамашачыга инде бик яхшы таныш булган җырчы Раяз Фасыйховның бертуган энесе Рәсим Фасыйховның чыгышы. Гомумән, Фасыйховлар гаиләсенең музыкаль булуы билгеле. Менә энесе дә, абыйсыннан калышмыйча, татар эстрада сәхнәсендә тамашачылар күңелен яуларга керешкән. Моңа кадәр егет Айдар Фәйзерахмановның фольклор ансамблендә эшләп йөргән икән. Моңлы, тигез, җиңел тавышлы Рәсим - әле оста пародияче дә. Бу талантын ул концерт барышында самаралыларга да күрсәтмичә калмады. Шулай ук ул үзе җырлар да иҗат итә. Шуларның берсен, “Яшәр идем сине сөеп” дип аталганын, ул концертта да башкарды.
Самара тамашачысы өчен икенче яңалык - ул шәһәребездә беренче тапкыр җырчы Индиваның чыгыш ясавы. Һинд кызы образындагы бу яшь кенә кызның сәхнәдә ни кыланганын күрсәгез икән! Ут! Аның артыннан хәтта күз ияреп өлгермәде. Менә ул әле генә сәхнәдә әйләнеп-әйләнеп бии иде, ә менә инде залга төшеп, тамашачылар янында бөтерелә. Тавышы да нәкъ теге без карап үскән һинд киноларындагы җырчыларныкы төсле. Һәм, әйтергә кирәк, моңлы, үзенчәлекле аның тавышы.
Индиваның чыгышыннан соң алып баручы Гөлназ Сәфәрова:
- Хәзер сез Әлфинә Әзһәмованың яшь чагында нинди булуын күз алдына китергәнсездер, - дип шаярды.
Ә бит, чыннан да, бу ике җырчы тавышлары белән дә, имиджлары белән дә, тере, дәртле булулары белән дә бик охшашканнар.
Концертта Илназ Баһ белән Эльмира Сөләйманованың дуэты да, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамовның чыгышы да тамашачылар өчен матур бер бүләк булды.
Ә концертта катнашкан барлык җырчылар арасыннан Линар Сәйфиевны тамашачылар аеруча җылы, яратып кабул иттеләр. Үтә дә дәртле бу егет үзенең шундый ук дәртле җырлары белән залны җанландырып җибәрде. Тамашачылар арасында аңа “Молодец!” дип кычкырып, сызгыручылар да булды. Аны алкышларга күмеп, сәхнәгә кат-кат чакырып чыгардылар. Линарга хәтта “Бис!”ка җырларга да туры килде. Сүз дә юк, бу җырчы мондый игътибарга, чыннан да, лаек. Моңлы тавышы, мөлаем йөзе, янып торган күзләре белән ул тамашачыны ничектер үзенә җәлеп итә.
Ә тагын бер шундый ук дәртле җырчы, төз гәүдәле, озын буйлы бик тә чибәр егет Ришат Фазлыәхмәтовка тамашачының күбесе гашыйк булгандыр. Ә тирән, көчле, моңлы тавышы белән башкарылган җырлары яшь кызларның йөрәгенә Амур угы сыман кадалгандыр, мөгаен.
Шулай итеп, “Зур концерт” күләме буенча гына түгел, ә эчтәлеге буенча да зур булып, гадәттәгечә, Әлфинә Әзһәмованың чыгышы белән тәмамланды. Төрле тавышларга, төрле холыкларга, төрле образларга, төрле җырларга бай булган бу тамашаны халык яхшы кабул итте, чөнки “Концерт ошадымы?” - дигән сорауга күбесе: “Әйе, бик тә!” - дип җавап бирде. Шуңа күрә мондый зур концертка - зур юл телик.
Рәсим Фасыйхов
Индива
Эльмира Сөләйманова һәм Илназ Баһ
Автор фотосурәтләре.