16.04.2013 Сәясәт
Хакимият вәкилләре узган елгы керемнәре турында хисап тотты
Түрәләр байлыкларын күрсәтә. Узган атна ахырында хакимият вәкилләре узган ел күпме керем алганнары турында хисап тота башлады. Президент Администрациясе, Федерация Советы һәм Хөкүмәт вәкилләре гади халыкны кызыксындырган мәгълүматларны җиткерде инде.
Әйтик, былтыр Владимир Путин 5,79 миллион сум акча эшләгән. Ә Ямал-Ненец автономияле округы сенаторы Дмитрий Ананьев 751 миллион сумга баеган.
Әлегә барлык түрәләр дә узган елгы керемнәре турында хисап тотарга өлгермәде. Әмма атна ахырында пәйда булган мәгълүматлардан бигрәк тә Федерация Советы вәкилләренең күрсәткечләре игътибарны җәлеп итә. Зур вазыйфа биләүче җитәкче хатыннарының да ирләреннән күпкә баерак булуы гадәти хәлгә әверелеп бара. Инде аерым җитәкчеләргә килгәндә, былтыр Россия Президенты Владимир Путин 5,79 миллион сум акча эшләгән. Чагыштыру өчен: ил башлыгы 2011 елда 3,7 миллион сум керем алган булган. Аның хатыны исә былтыр 121 мең сумга баеган. Шунысы гаҗәп: Украина президенты Виктор Януковичның узган елгы кереме Путинныкы белән чагыштырганда 20 тапкыр күбрәк булып чыга. Аның каравы, Россия Президентының 1,5 мең кв.метрлы җир кишәрлеге, 153 һәм 77 кв.метрлы ике фатиры, “ГАЗ-М21”, “ГАЗ-М-21-Р”, “Нива” маркалы машиналары һәм “Скиф” прицебы бар. Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев исә былтыр 5,8 миллион сум акча эшләгән. Премьер-министрның хатыны да, улы да узган ел керем алмаганнар.
Медведевның 49 елга арендага алган 4,7 мең кв метрлы җир кишәрлеге, 368 кв метрлы фатиры, “ГАЗ-20” һәм “ГАЗ-21” маркалы ике машинасы бар икән.
Шувалов барысын да уздырган
Президент һәм Хөкүмәт башлыгы белән чагыштырганда, аларның кулы астында эшләүче түрәләр күпкә баерак булып чыга. Әйтик, Президент ярдәмчесе Юрий Трутнев узган ел 210,6 миллион сум күләмендә керем алган. Ә Россия Президентының контроль идарәсе башлыгы Константин Чуйченко былтыр 30 миллион сум акча эшләгән. Россия Президенты идарәсе җитәкчесе, элек Дәүләт Думасында вице-спикер вазыйфасын башкарган якташыбыз Олег Морозов былтыр 8 миллион сум акча эшләгән. Аның хатыны исә 12,3 миллион сумлык керем алган. Инде Хөкүмәт вәкилләренә килгәндә, араларыннан узган ел иң зур керем алганы беренче вице-премьер Игорь Шувалов булып чыга. Узган ел ул 226 миллион сум акча эшләгән. Шуваловның хатыны исә 222 миллионга баеган. Путиннар гаиләсе белән чагыштырганда 75 мәртәбә күбрәк! Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров былтыр – 103,8 миллион, ә вице-премьер Александр Хлопонин 65,3 миллион сум акча эшләгән. Федераль Хөкүмәткә узган ел күчкән якташыбыз – Россиянең элемтә министры Николай Никифоров исә 3,7 миллион сум күләмендә керем алган. Ә иң аз күрсәткеч табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойныкы. Былтыр ул 1,8 миллион сум акча эшләгән. Аларның гаиләләрендә хәтта машина да юк икән.
Минһаҗевның кереме кимегән
Федерация Советы вәкилләре исә барысын да уздырган. Әйтик, Ямал-Ненец автономияле округы сенаторы Дмитрий Ананьев узган ел 700 миллион сум акча эшләгән. Аның хатыны да 57,9 миллион сум күләмендә керем алган. Виктор Пичугов 523,6 миллион сумга баеган. Андрей Гурьевның байлыгы исә 14 миллион сумга гына арткан. Аның каравы, бу сенаторның хатыны 709 миллион сум акча эшләгән. Валерий Пономарев узган ел 456,6 миллион сум керем алган. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко узган ел 2,7 миллион сум чамасы гына акча эшләгән. Аның ире дә 410 мең сум гына керем алган. Инде безнекеләргә килгәндә, соңгы вакытта акча белән бәйле рәвештә еш искә алынган Вәгыйз Минһаҗев былтыр 1 миллион 980 мең сум акча эшләгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, Минһаҗевның кереме 1,4 миллион сумга кимегән. Ә менә хатынының кереме 10 тапкыр арткан. 2011 елда ул 200 мең сум акча эшләгән булса, былтыр бу күрсәткеч 2 миллион 274 меңгә җиткән. Сенатор Вәгыйз Минһаҗевның күчемсез милеге һәм автомобильләре юк икән. 242 кв.метр мәйданлы фатиры – хатыны, ә Mercedes Benz автомобиле – улы исеменә теркәлгән. Моннан тыш, кече Минһаҗев гомуми мәйданы 7 мең кв. метр чамасы булган 4 җир кишәрлеге һәм гомуми мәйданы 1683 кв. метр булган 2 төзелеп бетмәгән йорт хуҗасы икән. Федерация Советындагы тагын бер якташыбыз – Яшел Үзән районының элеккеге башлыгы Сергей Батин былтыр 2 миллион 182 мең сум акча эшләсә, сенаторның хатыны 3 миллион 928 мең сумга баеган.
36 мәртәбә күбрәк!
Кичә Дәүләт Думасы депутатларының да керемнәре билгеле булды. Әйтик, Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин узган ел 3,9 миллион сум акча эшләгән. Әмма аннан күпкә уздырган депутатлар да бар. Григорий Аникеев, мәсәлән, 1,1 миллиард сумга баеган. Николай Борцов – 970 миллион сум, аның хатыны исә 187 миллион сум керем алган. КПРФ лидеры Геннадий Зюганов 2,46 миллион сум акча эшләгән. Владимир Жириновский 2,56 миллион сум керем алган. Безнекеләргә килгәндә, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган Ирек Богуславский – 389 миллион, Айрат Хәйруллин – 207 миллион, Фатыйх Сибагатуллин – 34 миллион, Ришат Әбүбәкеров – 28 миллион, Ринат Хәйров – 19,7 миллион, Алинә Кабаева – 9,8 миллион, Александр Сидякин – 8,4 миллион, Әлфия Когогина – 7 миллион, Радик Ильясов – 5,4 миллион, Василий Лихачев – 3 миллион, Виктор Пешков – 2,3 миллион, Марсель Галимәрдәнов – 2,7 миллион, Тимур Акулов, Марат Бариев һәм Илдар Гыйльметдинов 2шәр миллион сум акча эшләгәннәр.
Губернаторларның барысы да хисап тотарга өлгермәде. Әлегә Мәскәү өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Андрей Воробьевның күрсәткечләре игътибарны җәлеп итә. Узган ел ул 74,8 миллион сум акча эшләгән. Бу – 2011 ел белән чагыштырганда, 36 мәртәбә күбрәк! Томск өлкәсе башлыгы Сергей Жвачкин былтыр 70,1 миллион сум акча эшләгән. Күрше Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов исә узган ел 5,5 миллион сум керем алган. Аның хатыны 126 мең сум акча эшләгән. Бу язма әзерләнгәндә Татарстан Президентының рәсми сайтында былтыр Рөстәм Миңнехановның күпме акча эшләгәне турында мәгълүмат юк иде. Парламент һәм Хөкүмәт вәкилләре дә хисап тотарга өлгермәде. Моның өчен вакыт бар әле.